Кызыл автобус йөзне кызарта

урамнарында йөрүче кызыл автобуслар тирәсендәге җәнҗал шәһәр мэры Илсур Метшинның транспорт реформасы нәтиҗәләрен юкка чыгарырга мөмкин, дип хәбәр итә “Бизнес онлайн” газетасы. Кытай автобуслары бер генә тапкыр кулланырга яраклы, дип бәяли интернет сәхифә.

Казан әлеге автобусларга мылтыктан ату тарихын, бу автобусларга кинәттән ут кабу вакыйгаларын онытырга өлгермәде, инде менә транспортчылар Кытай автобусларын кулланудан баш тарта. Моның сәбәпләре күп төрле. Күп кенә транспортчылар лизинг килешүен үти алмый. Икенчедән, автобуслар бик еш ватыла һәм маршрутка чыга алмый, иң аянычы: ватылган автобусларны ремонтлавы да мөмкин түгел. Гаҗәбе шул: Кытай автобусларын лизингка сатып алу схемасын әзерләгән кешеләр бүген мэриядә эшләми. Әйтик, элеккеге сити-менеджер Марат Заһидуллов Дәүләт Думасы депутаты, ә мэриянең элеккеге баш финансисты Оскар Прокопьев күптән түгел Лондонга китте.

Хәер, килү белән башланган транспорт реформасы матбугатта бик зур шау-шу уяткан яңалык булды. Бу пассажир ташу базарында алыш-биреш мөнәсәбәтләрендә шикле уйлар тудырды. Юлда хезмәт күрсәткән эшмәкәрләр эшсез калды, халык маршрутларда буталып бетте, әле дә кайсы автобусның кая йөргәнен аңлап бетерү җиңел түгел. Ә иң шау-шу кузгатканы – Кытайдан алынган 800 автобус булды. Югыйсә Кытайдагы сыйфатсыз товарның кемгә кирәге булгандыр?! Өстәвенә, үзебезнең КамАЗда ук “НефАЗ”лар җитештерелә. Дөрес, ул чагында бүгенге “Татарстан товарын сатып алыгыз” лозунгы модада түгел иде шул. Аннан кесә мәнфәгатьләре дә катышкандыр. Чөнки ул чагында бик катгый шарт куелды: әгәр кызыл автобусны сатып алмасаң, син пассажир ташу базарында эшли алмыйсың. Инде “Дортранспорт” һәм “КазГорТранс” ширкәтләре маршруттан 50 автобусны алган һәм “Лизинг-трейд” компаниясе белән лизинг килешүен өзгән.

“Лизинг-трейд” компаниясе бурычлар булуын таный. 3 айда гына да пеняларны исәпләмәгәндә 15 миллион сумга якын бурыч җыелган. Бүген предприятиеләрдә лизинг бурычын каплау өчен генә дә, ягулык һәм чыгымнарын исәпләмичә, бер автобус 50-100 мең сум табыш китерергә тиеш. “Лизинг-трейд” инде транспортчылар белән суд телендә сөйләшә башлаган. Бурычны шулай кайтармакчы.

Заманында арзан дип кызыгып алынган автобуслар бүген бик кыйммәткә төшә. Ике генә ел үтүгә карамастан, бу автобусларның инде бөтенләй яраксызлары бар. “Дортранспорт”та автобусларның ай саен икешәр атна гаражда ремонтта ятуларын әйтәләр. Баксаң, бу автобуслар заводта бер генә ай чыгарылган икән. Хәзер аңа запас частьләр Русиядә генә түгел, Кытайның үзендә дә юк. “Бездә ике ел дәвамында линиядә ике генә ай эшләгән автобуслар да бар”, – диләр “Дортранспорт”та. Ширкәттә хәзер ватык Кытай автобусларын үзебезнең “НефАЗ”ларга алыштырырга җыеналар. Тик монда да кыенлыклар бар. Казан транспорт һәм элемтә комитеты алар белән контрактны өзәргә мөмкин.

Автобус маршрутларында ниләр булыр, анысын вакыт күрсәтер. Әмма халык та Кытай автобусларына канәгатьсезлек белдерә. Биек баскычлардан өскә үрмәләве, салонның уңайсыз булуы, гомумән, маршрутларның буталып бетүе, өйрәнелгән схемаларның юкка чыгуы халыкны сөендермәде. Димәк, Казан шәһәре пассажир транспорты реформасы уңышлы булдымы дигән сорауга җавап анык: әлегә уңай нәтиҗә күренми.

Комментарии