Хәйлә

Мунчага төрлечә керелә. Шулай бервакыт филармониядә эшләгән чак, концертлар куеп йөрибез.

Мин әле администратор да. Концертлардан соң кассадагы акчаны җыеп йөрим. Акчаның байтак тупланган чагы. Мамадышта мунча керәбез. Кунакханәдә бүлмәгә бикләп калдырырга ярамый, андагы администраторга ышаныч юк, шуңа күрә бер букча акча үзебез белән йөри. Егетләр чишенеп мунчага кереп китә, ә мин шәрә килеш букча күтәреп йөрим. Парнойга керсәм, анда алып керәм, юынганда янымда тора, кызык инде. Ярый безнең егетләр аңлый, әле бит башкалар да бар — мамадышлылар. Бик сәерсенеп карап торганнары да булды букчага. Төртеп күрсәтә-күрсәтә сөйләшеп тә алгалыйлар. Анысы ярый, менә битне ничек сабынлап юарга? Егетләргә: «Менә хәзер битне сабынлыйм, сез карап торыгыз әле!» — дип киңәшләшергә дә була үзе. Вакланасы килми. Шул вакыт эчендә генә кем алсын инде букчаны дип тә уйлыйсың. Җаваплылык зур шул — хөкүмәт акчасы. Урлатсаң, түләргә гомерең җитмәс. Җаен таптым, башта ярты башны, бер күзне сабынлыйм да юам, аннан икенчесен. Егетләр көлә: «Без, — диләр, — сабынлап башыңны юганда букчаңны шаяртып урларга исәпләп тора идек, бик хәйләкәр булып чыктың», — диләр.

Комментарии