Керәшен бәйрәме төнлә үтә

Керәшеннәр – бәйрәм итәргә бик хирыс халык. Соңгы елларда рухи кыйммәтләр югала барса да, алар инде онытылып барган бәйрәмнәрен дә яңадан кайтара. Әнә районының Янсуар, Кукмараның Түбән Чура һәм башка бик күп авылларда Питрау бәйрәме үтте. Питрауның иң мәртәбәлесе районы Җөри авылында быел 10нчы тапкыр узды. Бәйрәмдә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.

ПИТРӘЧ РАЙОНЫ ЯНСУАР АВЫЛЫ ПИТРАУЫНА ӘЛЕ 3 КЕНӘ ЯШЬ. Шулай да, мәйдан тутырып халык җыя ул, алай гына да түгел, бөтен Питрәч районы, хәтта күрше-тирә яклардан да кунаклар килә.

Быел Татарстанда Питрауны бөтен авылларда да диярлек бер көндә – 11 июльдә үткәрделәр. Юкса башта Җөри авылында 12 июльдә булачак дип сөйләгәннәр иде. Зур түрәләр килгән бәйрәмне дә бер күреп кайтасы килә бит. Әмма үзеңнеке үзәктә дигәндәй, Янсуарга гына барырга булдым.

Бәйрәмне башыннан ук карар өчен, Янсуарга сәгать биш тулып киткәч үк барып җиттем. Бәйрәмнәр берәр сәгатькә соңарып башланса да, Питрау солдат вакыты белән төгәл ачылды. Дөрес, халык әллә ни күп җыелмаган иде. Моңа да карамастан, Питрәч районының биш авылыннан ( Сәрдәсе, Кибәч, Янсуар, Көлкәмәр, Кәвәл) килгән фолкьлор ансамбльләр түгәрәк тирәли җырлары җырлап әйләнә башлады. Халыкның бәйрәмгә күпләп җыелмавына эч пошып куйды. Дөрес, моның үз сәбәпләре бар инде. Авыл кешесенең эше бетәмени аның?! Кичен көтү кайта, мал-туар да карыйсы бар. Әнә бит бөтен авылны яңгыратып ишетелә башлагач, халык төркем-төркем мәйданга агылды. “Безнең ил” җыры Янсуар авылын уятты. Биредә түгәрәк яулыклы керәшеннәр, түбәтәйле мөселманнар да бар иде. Питрау халыкны берләштерде. “Туганнарның сагынган чагы, туганнарның җыелган чагы” дип белми генә җырламый инде керәшеннәр.

5 АВЫЛДАН КИЛГӘН ФОЛЬКЛОР АНСАМБЛЬЛӘР БӘЙРӘМНЕ КЫЗДЫРА. Ләкин Питрәч районында керәшеннәр авылы бишәү генә түгел. Әнә Талкыш, Әлбәден авылларыннан вәкилләр килгәне юк. Питрауда күренмәү авылларның бетеп баруын да күрсәтә.

Питрауда Керәшен Сәрдәсенең “Чулпы” халык ансамбленә тиңнәр булмады инде, билгеле. “Чулпы”лар үзләре әйтмешли, солистлары да бик уңган, җитәкчеләре Анна Никифорова да сәләтен кызганмый.

Алай да Көлкәмәр авылыннан килгән “Яшьлек” ансамбленә бәйрәмне оештыручылар да, халык та игътибар итте. Башкалардан аермалы буларак, “Яшьлек” сигез кыздан тора. Бу инде авылның киләчәге барлыгын күрсәтә. Дөрес, әбиләрдән торган төркемнәр дә җырларны җиренә җиткереп башкара.

Узган елларда “Питрау чибәре” ярышы үтә иде. Быел исә моны “Уңган килен”гә үзгәртергә булганнар. Ә керәшеннәр арасында уңган киленнәр буа буарлык, диде ярышта катнашучылар. Алар өлкән яшьтә булуларына карамастан, яшьләрдән кимен куймый җырлады да, биеде дә. Калын тәбә (түгәрәк ипи), итле бөккәннәр пешереп килгәннәр.

ПИТРАУ БӘЙРӘМЕ – ЧӘЧӘК БӘЙРӘМЕ

Гадәттә, Сабантуй ише бәйрәмнәр кич түгел, ә көндез үк башлана дип уйлап куйгансыздыр. Моның үзенең аерым бер тарихы бар. Керәшеннәрнең бөтен бәйрәмнәре диярлек чиркәү көннәренә туры китереп уздырыла. Питрау бәйрәме белән дә шул ук хәл. Әлеге бәйрәмне дә мәҗүси Чәчәк бәйрәме көненә туры китергәннәр. Чөнки фольклорчылар сүзенә караганда, мәҗүси бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә христиан дине әһелләре рөхсәт итмәгән. Ә чиркәү бәйрәмен уздырырга каршылык күрсәтелмәгән. Менә шулай итеп, бер керәшен абзые әйтмешли, керәшеннәр бик хәйләкәр булып чыккан. Үзләренекен дә онытмаган, чиркәүнекен дә кире какмаган. Әмма ничек кенә булмасын, бәйрәмдә милли төсмерләр күбрәк чагылган. Һәм бу хәзер дә шулай.

ПОПЛАР ПИТРАУГА КИЛМИ

Бүген исә дин әһелләре Питрауга каршы да төшми, фатыйха да бирми. Быелгы Питрауда да поплар күренмәде. Ни өчендер, алар милли бәйрәмнәрне хуплап бетерми. Әмма хәзер мөселман авылларында Сабантуйларны азан, вәгазь, дога белән башлау гадәткә кереп бара. Никтер, бездә генә болар кулланылмый. Юкса моңа беркем дә каршы төшми. Мәйдан тулы халык – әйтер сүзең булса әйт. Кемнедер сүгәргә, ялгыш эшлиләр дип гаепләргә кирәкми. Ә халык динне беркайчан да онытмый ул.

Дин әһелләренә Питрауның 11 июльдә ураза вакытында оештырылуы ошамый. Алар исә мәйданга чыкканчы, чиркәүгә килүне хуплый. Дөрес, аларны да аңларга кирәк. Әмма милли гадәтләр онытылырга тиеш түгелдер. Югыйсә христиан дине милли бәйрәмнәргә каршы көрәшмибез дип әйтергә ярата. Питрау да милли бәйрәм бит инде. Бер ягы гына бар: ул чиркәү көненә туры китереп уздырыла. Анда дини йолалар беркайчан да башкарылмаган дип тә әйтәләр. Шуңа күрә һәрнәрсәнең үз урыны булырга тиеш. Керәшен хәрәкәте үз эшен, чиркәү үз йоласын үти. Әмма аңлашып эшләүгә ни җитә соң?

ПИТРАУ ТАҢГА КАДӘР БАРА

Питрауны икенче төрле төнге Сабантуй дип тә йөртүләрен әйткән идем. Чираттагы бәйрәм дә таңга кадәр барды. Элеккеге гадәт буенча зур учак яктылар. Таңга таба Питрау яшьләр кулында калды. “Питрауда кызлар сайлыйлар, Пыкрауда туйлар ясыйлар”, – ди бит керәшеннәр.

Бәйрәм итүен иттек. Берәр борынгы җыр, гадәт отып калдыкмы соң? Картлар китә – яшьләр кала. Киемнәргә, җыр-моңга искелек калдыгы итеп кенә карамабызмы? Хәзер башкаларныкына табына, үзеңнекен типкәли торган заман бит.

Саша ДОЛГОВ

-Питрәч-Янсуар-.

Питрау дигәннән…

Бөтен черки-кигәвене, колорадо коңгызы, чүпле бакчасы, печән өсте мәшәкате, хисапсыз бакча эшләре аша да яратам мин җәйне. Корткыч бөҗәкләрне, эш-мәшәкатьне искә алуым юкка гына түгел. Кешенең – кимчелеген, ел фасылының авырлыгын күреп яратсаң гына, яратуың ихлас була бит ул.

Җәй дигәннән… Инде анысы да узып китте. Питрау үтте – җәй бетте, ди халык. Керәшеннәрнең Яфрак бәйрәменнән соң, кошлар сайраудан туктый, үсемлекнең яфрактагы шифасы да тамырга кача. Шуңа да бит мунча себеркесен Питрауга кадәр җыярга кушалар.

Питрау дигәннән… районы Түбән Чура авылында аны аеруча зурлап уздыралар. Атнаның кайсы көненә туры килсә дә, һава торышы нинди булса да, Питрау бары тик бер көнне – 12 июльдә бәйрәм ителә иде, быелгысын 11 июльдә дә үткәрделәр.

Керәшен халкы җыр-биюгә оста бит ул. “Тәңкәләр”, “Карендәшләр” фольклор ансамбле чыгышын карап куандык. Ә халык аларга кушылып биеде. Зоя түтинең чабата биюе бу бәйрәмнең традицион номеры дисәм һич арттырмам. Аңа ничә яшь икәнен фаразлаучылар да булмады түгел. Берсе аңа җитмеш яшь диде, икенчесе тагын да арттырып, сиксәнне сылады.

Һай җәмәгать, мәйданга чыккан Мөнир Рахмаев турында язарга онытканмын бит. Әлеге чыгышларга кадәр аның кыланмышын карап эчләр катты. Ул мәйданга чыгып, башларын чайкап, кулларын болгап, ботларын аерып, аякларын күтәреп үрле-кырлы сикерә башлагач, артта утырган бер әби: “Кызым, бу нинди клоун соң?” – дип миңа төртте. Ул әбигә бу җырчының кем булуын атарга өлгергәнче, җырчыбыз тугыз-ун “круг” ясарга, биш-алты мәртәбә “алкышлар!!!” дип кычкырырга өлгерде әле. Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина әйтмешли, татарның Майкл Джексоны инде ул Мөнир. Сикерсен әйдә! Кызык бит! Аның “Ак каен” җырын шул Сабантуйда гына да берничә мәртәбә ишеттем. Башта мәйданда шул җырга сикергәләсә, соңрак бу җыр өч мәртәбә “КамАЗ” сәхнәсеннән дә яңгырады. Мәйданда чабулаганда микрофон чыбыгын өзеп чыгара язгач, алып баручы Илнур Фәйзрахманов: “КамАЗ” сәхнәсе чыдасын гына моңа”, – дип борчылган иде шул. “КамАЗ” арбасын сәхнә иткәннәр, концерт программасы шунда дәвам итте.

Алып баручы дигәннән… Теле телгә йокмаган радио хезмәткәрен халык бик яратты. Билләһи менә! Илнур Фәйзрахманов көрәш хакында шундый зур аппетит белән сөйләде ки, бөтен Сабантуйда баш батыр калып, бар гомерен көрәшкә багышлаган кеше диярсең. Алып баручысы шундый оста булгангамы, үзем дә көрәшне башыннан ахырына кадәр карадым. Әле һаман да үз-үземә аптырыйм: көрәш караганда да шулкадәр азарт туар икән. Илнур Фәйзрахмановның биш-алты сәгать буе аяк өстендә торуы, көрәшчеләрнең исем-фамилиясен бер ялгышмый исендә калдыра алуы бер генә тамашачыны да битараф калдырмады дип беләм. Чөнки Түбән Чура Сабан туе алып баручысын икенче көнне дә мактап сөйләүчеләрне очраттым әле.

Мөнир Рахмаевка капма-каршы персонаж – Вадим Захаров! Ул калын тавышы белән озын көйләрне сузып, байтак моңланды. Азат Хәлимов исә берсеннән-берсе кечкенә гармуннарда уйнады.

Керәшен Сабан туендагы иң кызык уен – мәйданда дуңгыз куу. Дуңгыз баласын кем тота – шуңа була. Башта ирләр дуңгыз куды. Куды дисәң, хәтерең калыр! Чучка баласын җибәрүләре булды, ул урыныннан да кузгалмады. Бер төркем ир аның өстенә ташланды. Борынгы бабаларыбыз ауга шулай йөргәндер, дип тарихка чумып хыялланып утырганда, дуңгыз өстенә беренче булып сикергән ирне башкалар астыннан тартып алдылар. Дуңгызын кочаклаган да һич җибәрми теге.

Икенче булып мәйданга хатын-кызлар чыкты. Аларның чучкасы алдагысы кебек шаккатып карап тормады – элдерде генә. Аны берьюлы өч-дүрт эләктереп, дүрт аягыннан тотып, дүрт якка сөйри башлады. Чүт сугышмадылар! Алып баручы “зәңгәр күлмәкле хатынның” беренче булып ябышканын күргән икән. Аның хөкеменә башкалар да буйсынды. Шунысы кызык: алдагы чабышта дуңгызны әлеге хатынның ире эләктергән булган. Шулай итеп, бер гаиләгә ике дуңгызны төяп тә киттеләр.

Питрауның баш батыры Кукмара районы авылыннан Фәнил Исмәгыйлов булып, биш центнерлы атны ул алып кайтып китте.

Төнге дискотека хакында да әйтми булдыра алмыйм. Анда да халык Мөнир Рахмаевка кушылып сикерде. Аның гел русча гына сөйләшүен бик аңлап та бетермәдек инде. Әллә керәшен халкының татарча белүен белми шунда, әллә үзе татарча ике генә сүз белә… Гел-гел “алкышлар” һәм “рәхмәт” дип тукымас иде.

Керәшеннәр – киң күңелле халык. Сабантуйлары да бик күңелле булды. Мамадыш районының Җөри авылындагы Питрауда да булдым. Анда да кызык уеннар булды инде. Капчык-капчык он күтәреп йөгерделәр, хатын-кызлар бил алышты… “Питрау чибәре”н билгеләп кинәнделәр. Лидия Әхмәтова милли киемнән чыгыш ясады. Ләкин Түбән Чурадагы кебек күңелле, кызык, кабатланмас бәйрәм әле күргән юк. Кичке Сабантуйлар булмый тормас. Әмма бу җәйнең иң күңелле вакыйгасы инде артта калды. Эх!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Кукмара-Түбән Чура-Казан.

Комментарии