Татарстан авылларындагы Сабан туйларының беркемгә дә кирәге юк – акча да бирмиләр, санын да белмиләр

Татарстан авылларындагы Сабан туйларының беркемгә дә кирәге юк – акча да бирмиләр, санын да белмиләр

«Бездә Сабан туе булмый, финанс юк дип әйтәләр», – узган атнада берничә укучыбыздан шундый шалтырату алгач, Сабан туйлары турында язма әзерләргә алынган идек. Финанс кына түгел, республикадагы Сабан туйлары белән кызыксыну да юк икән, җәмәгать. Карашлар да чит илләрдәге Сабан туйларына юнәлгән, бюджет акчалары да…

ЗУР ФИНАНСЛАР КИРӘКМИ…

Коры сүз генә булып калмасын өчен, иң элек кайлардан шалтыратканнарын языйк әле. Аксубай районы, Татар Сөнчәлесе авылыннан шалтыраттылар. «Сельсовет главасы Татьяна Викторовна Зюзина, авылда Сабан туе булмый, диде. Финанс юк, имеш. Ә авыл халкы һәм читтә яшәүче авылдашлар ел буе көткән иде. Озак күрешмәгәннән соң, сагынып кайтып очраша, бер-береңнең хәл-әхвәлен сораша торган бәйрәм бит ул Сабан туе. Аңа күп акча да кирәкми бит инде, авыл халкы үзе җыярга да әзер аны. Тик Сабан туена акча җыярга ярамый, диләр. Кызганыч, спонсорларыбыз юк», – дип сөйләде исемен әйтергә теләмәгән бер апа.

Аннан соң озак та тормый тумышы белән Буа районы, Иске Суыксу авылыннан булган, бүген шәһәрдә яшәүче бер апа шалтыратты. «Безнең авыл шундый зур, матур, бай. Заманында Ленин орденнары да алган. Менә шундый авылда берничә еллар инде Сабан туе уздырылмый. Авыл җирлеге рәисе, акча юк, ди. Башка авыллар бит табалар акча. Эшләргә эш булмагач, авылдан чыгып китеп, бүген төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр шул Сабан туен көтеп алып, якыннар белән күрешергә, дип кайта идек. Туганнарны, дусларны күреп киләм дисәң дә юк. Югыйсә шундый матур Сабан туе урыныбыз да бар. Әгәр «акча юк, әйдәгез, һәркем кулыннан килгәнчә җыелыйк әле» дисәләр, җыелырга да әзер без. Тик әйтүче юк бит, үткәрәм дип торучы юк. Адәм көлкесе бит инде бу!» – дип ярсып сөйләде ул.

Кызганыч, бу авыллар караган җирлекләргә күпме генә шалтыратсак та, телефонны алучы булмады. Сабан туе алдыннан да (ягъни 8-9нчы июньгә кадәр), артыннан да шалтыратып карадык. Сабан туе оештырасы булмагач, авыл башлыклары «сельсовет»та гына утыралардыр инде, дигән идек – булмады, урыннарында тота алмадык. Хәер, «тотсак» та, яңа сүз ишетмәс идек инде: акча юк, спонсорлар да булышмады, шуңа бәйрәмне уздырып булмады шул, диярләр иде.

Һәм хаклы булырлар иде: Сабан туен уздыру өчен бер тиен дә акча бүлеп бирелми бит. Бирелергә тиеш тә түгел кебек – бәйрәмне элек-электән халык үз көче, үз тырышлыгы белән уздырган. Өйдән-өйгә йөреп, бүләк җыйганнар, уеннарда катнашканнарга шул ситсы-сөлге ише бүләкләрне биргәннәр, мәйданда авылның үзешчән җырчылары җырлаган. Сабан туеның төп максаты – еракларда яшәүче туганнарның, дусларның җыелышып авылларына кайтуы, очрашуы, хәл-әхвәл белешүе, дисәк, андый Сабан туен зур финансларсыз гына да уздырып була бит.

Өйдән-өйгә йөреп бүләк җыю гадәте бүген дә сакланган: кайда әрәпә диләр аны, кайда – бирнә җыю, мәйданга җыю дип атыйлар. Хәзер халык ситсы белән сөлге генә биреп калмый, кием-салым, кәнфит ише әйберләр бирәләр. Кибет тотучы шәхси эшмәкәрләрнең электр чәйнеге, үтүк ише техника биргәнен дә күргән бар. Ниндидер кыйммәтле бүләкләр бирергә димәгән.

Аннан соң шул ук Иске Суыксу авылында гына да 6 кибет бар, шуның бишесе – шәхси. Авыл башлыгы шуларның хуҗалары белән матур итеп барып сөйләшсә, Сабан туена дип нүжәли берничә мең сум акча яисә бүләккә берәр нәрсә бирмәсләр иде икән инде? Спонсор шул була бит инде ул, миллионнар бирергә кирәкми. Авылда Сабан туе узу ул кибетләрнең үзләренә дә файдалы бит: шунда төшеп сату итсәләр, берничә айлык табышны бер көндә алалар.

Күпчелек авылларда, Сабан туе үткәрелмәсә дә, электән калган мәйданы бар. Күбесендә колга да, авыш багана да, утыргычлар да исән. Әз-мәз төзекләндерәсе булса, үзара салымнан җыелган акчаның күпмедер өлешен тотарга була. Моңа халык та каршы килмәс иде. Әлегә референдумда ул мәсьәлә куелмый гына, юл салу, зират коймасын рәтләү кебек эшләр генә атала. Алары һичшиксез мөһим, ләкин берничә меңне халык бәйрәменә тоту да закон бозу булып саналмыйдыр бит?

Фәлән мең түләп, җырчы да чакыртасы юк. Һәр авылда эстрада йолдызларыннан да матуррак җырлый торган җырчылар, теле-телгә йокмый торган сүз осталары була. Алар бит акча да сорамый, рәхәтләнеп чыгып җырлыйлар, алып та баралар. Казаннан артист чакырту ул «күршедән күрмәкче» ярышына әйләнеп калды инде.

Кыскасы, менә шушылай халыкчан бәйрәм итеп тә уздырып булыр иде ул Сабан туйларын. Әгәр чит илләрдәге Сабан туйларына күпме акча бүлеп бирелгәнен белмәсәң…

КИРӘКСӘ ДӘ ЭЛӘКМИ…

Моннан бер ай тирәсе элек дәүләт сатып алулары сайтында чит илдә Сабан туйларын уздыруга тендер игълан ителгән иде. Дөрес аңладыгыз: Сабан туе – читтә, акчасы – бездән. Киң күңелле Татарстан бөтен илләрдәге Сабан туйларына да үз өлешен кертә бит. Татар артистлары чит илләрдәге милләттәшләребез янына барып, бер-ике җыр башкарып кайтсын өчен, республиканың Мәдәният министрлыгы 8,9 млн сум бүлеп бирергә әзер, диелгән иде ул тендерда (узган ел бу максатта тоту өчен 4,7 млн гына бүленгән булган. – Авт.). Иң зур делегация Казахстан һәм Төркиягә очачак. Берничә кеше – Израиль, Австрия, Бөекбритания, Германия, Франция, Испания, АКШ һәм башка илләргә.

Ул Сабан туйларының кайда узасы, ничек узасы, хәтта ничә кеше киләсе дә билгеле. Бөтендөнья татар конгрессы үз сайтында Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә буласы Сабан туйлары графигын элгән. Әйтик, 23нче июньдә милли бәйрәмебез Бельгиянең Брюссель шәһәрендә узачак, анда 150 татар бар. Ярый, күрше-тирәдәге Франция, Люксембург, Германиядән килсәләр, бер 300 кеше җыелырга мөмкиндер инде. Хәер, Германиянең дә, Франциянең дә үзендә Сабан туйлары узачак, шуңа күрә Бельгиягә кадәр барып йөрмәүләре дә ихтимал. Германиядә – 500, Франциянең Париж шәһәрендә 100 татар бар, диелгән сайтта.

Испаниядә – 50 татар, Швейцариядә – 100, Швециядә – 100, Кипрда – 300, Венгриядә – 200, Бөекбританиядә 250 татар яши, диелгән конгресс сайтында. Татарстан менә шулар өчен бәйрәм оештыра. Тагын шуның хәтле кешене – түрәләрне, артистларны һәм анда ничек барып эләккәне бөтенләй аңлашылмый торган кайбер кешеләрне – Татарстан үзе җыеп алып килә. Рәхәтләнеп бәйрәм итәләр.

Ә бу вакытта авыл апалары: «Сабан туеннан да мәхрүм иттеләр бит», – дип, елап, «Безнең гәҗит»кә шалтырата. Сез һәм без түләгән салым акчасына Париж һәм Рим татарларына Сабан туйлары оештырасылары бар бит, шуңа күрә түрәләрнең «финанс юк» дигән җавабын йотып, өегездә генә утырып торыгыз инде яме, апакайлар. Париж Сабан туеннан сюжет күрсәтми калмаслар, телевизордан карап булса да тоярбыз бәйрәм тәмен.

Чит ил Сабан туйларына бүлеп бирелгән ул акчалар кая китә, дисезме? Күпчелек сумма – самолет һәм поезд билетына (тендерда «эконом-класс» билеты дип аерып әйтелгән, бизнес-класс белән очалардыр инде, дип ачуланырга ашыкмагыз). Шулай ук тендерда күрсәтелгәнчә, «артистларга һәм Сабан туе кунакларына өч йолдызлыдан да ким булмаган кунакханә, 2013нче елдан да «картрак» булмаган автомобильләр (кондиционеры булу шарт!)» әзерләнәчәк. Без шул тендерда күрсәтелгәнне генә исәпли алабыз инде, акчаның аннан тыш тагын нәрсәгә тотылганын ачыкларга алынмыйбыз.

Бу 9 млн сум белән генә бетми, әле тагын 9,1 млн сумны Русия төбәкләрендәге Сабан туйларын уздыру өчен бүлеп бирә Татарстан. Шуның 5,9 млн сумы – юл хакы. Исәпли башласаң, аңлашыла да ул, кайбер җиргә бару өчен аерым самолет яки поезд ук яллыйлар бит. Мәсәлән, Новосибирскида узачак федераль Сабан туена Түбән Камадан гына да 520 кешелек делегация (оештыручылар) барган, аларга Түбән Кама казнасыннан 16,6 млн сум бүлеп бирелгән. Шул акчага махсус поезд яллаганнар. Бу берничә ел шулай кабатлана инде, федераль Сабан туен оештырырга дип Татарстаннан ел да тулы бер поезд кеше китә (әле болары – «кара халык», түрә-кара самолет белән килә. – Авт.). Шул ук федераль Сабан туенда катнашачак артистларга Мәдәният министрлыгы 5,2 млн сум акча вәгъдә иткән иде. Федераль Сабан туе батырларына велобайк һәм автомобиль бирелде, алары да Татарстан бүләге дип беләбез.

23нче июньдә Казанда узачак Сабан туена 38,6 млн сум тотарга җыеналар. Шушы акчага алыначак ризыклар исемлегенә генә күз салыйк. Тендерда берничә меню күрсәтелгән. Мәртәбәле 300 кунак өчен әзерләнәчәк өстәлдә диңгез ризыклары, өй токмачыннан салынган тавык ашы, өчпочмак һәм башка татар ашлары, ананас, төче чия, кура җиләге, морс һәм минераль су булырга тиеш, диелгән. 50 кеше өчен махсус меню төзелгән, тендерда язылганча китерәбез, чөнки кайбер ризыкларны ашау түгел ишеткәнебез дә юк: «слабосоленый омуль, муксун, угорь, осетр горячего копчения с томатами черри и зеленью, лосось слабосоленый с каперсами, сервелат из конины с душистым перцем, окорок говяжий, язык отварной с хреном и домашней горчицей, утиная грудка подкопченная на ольховой стружке, тартар из тунца с кунжутным маслом и авокадо, фруктовое ассорти с ягодами, нарезка домашних сыров». Моннан тыш тагын 20 вип-кунак булачак, ди. Алары нарат җиләге соусында төнәтелгән үрдәк, бәлеш, бозау һәм каз итләре, яшелчәләр белән томалап пешергән ат ите, кәрәзле бал, чикләвек, как һәм пәхләвә ашаячак икән. Белдегезме?! Монда фәлән төрле балык кына да кайтартасылары бар, ә сез авылда Сабан туе уздыруны сорап ятасыз…

ПАРИЖНЫКЫН БЕЛӘБЕЗ, АВЫЛНЫКЫН БЕЛМИБЕЗ

Димәк, Татарстанның финансы бар булып чыга инде. Ә үзебезнең авыллардагы Сабан туйларына «финанс юк» кына да түгел, кызыксыну юк. Быел республиканың ничә авылында Сабан туе буласын ачыклый алмадык! Чөнки ул сан бездән кала берәүгә дә кирәкми булып чыкты. Татарстанның Мәдәният министрлыгына шалтыраттык: «Без Русия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге Сабан туйлары белән генә шөгыльләнәбез», – диделәр. Татарстандагы Сабан туйларын санап та тормыйлар икән! «2019нчы елда Русиянең 56 төбәгендә – 288, 29 чит илдә 84 Сабан туе үтәчәк», – дип мактанган Бөтендөнья татар конгрессына шалтыраттык – үзебезнең авыллар турында бер мәгълүматлары да юк булып чыкты. Авылларда Сабан туйлары оештыру өчен муниципалитетлар җаваплы, төгәл санны алар белә торгандыр, дип, берничә районның социаль мәсьәләләр һәм мәдәният бүлекләренә шалтыратып карадык – анда да белүче булмады. «Бөтен авыл җирлегендә дә «тучны» үтә инде», – дигән җавап ишеттек. Ә бит бер җирлектә берничә авыл, бәлки, берничәсендә Сабан туе үтәдер? Бу сорау район җитәкчеләрен дә тупикка кертте.

Менә шуннан соң хәлне үзегез аңлагыз инде. Тагын бер нәрсә бар: 7нче июнь көнне кайбер авылларда милли бәйрәм узды, ләкин аны да Сабан туе дип түгел, «авыл көне», «авыл бәйрәме» дип атадылар. Дөрестерме-юктырмы, Президент Рөстәм Миңнеханов имзалаган «Сабан туе турында»гы Указда күрсәтелгән көннәрдән тыш (8-9нчы июнь көннәре) уздырсаң, Сабан туе дип атарга ярамый икән, имеш. Анысы кем чыгарган сүздер тагын, шәхсән без андый закон кабул ителүе турында ишетмәдек. Тик 7се көнге Сабан туйлары Сабан туе дип аталмады инде, 15-16сы көнне узачаклары да игъланнарда «авыл бәйрәме» дигән мескен сүзтезмә белән аталган. Без Сабан туе дип язып чыккан өчен штраф салмасалар ярый менә.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Татарстан авылларындагы Сабан туйларының беркемгә дә кирәге юк – акча да бирмиләр, санын да белмиләр, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии