Ул япон тәрбиясен алган!

Үзенчәлекле көчле тавышы белән күпләрнең игътибарын җәлеп иткән Зиннәт, «тере тавышыңны» кайда ишетеп була, дигәч, ялындырып тормый, иҗат юлына сукмак салырга ярдәм иткән «Арлекино»ны җырлый башлады.
– «Азалия» исемен сүзендә торучан, үз дигәненә ирешүчән дип характерлыйлар…
– Әйе, бу сыйфатлар миңа хас. Бар әйберне дә үзем эшләргә, проблемаларны үзем хәл итәргә тырышам. Монда әти-әнием тәрбиясе зур роль уйный, дип саныйм. Безнең гаиләдә методы тәрбиясе өстенлек итте. Безгә беркайчан да «юк» дип әйтмәделәр. Эшлисе килгәнне эшләдек, ашыйсы килгәнне ашадык. Тик әти-әни ирек бирүенә карамастан, мин «ярый-ярамый» дигән чикне узмый идем.
– Әти-әниең сиңа ышанган, димәк…
– 13 яшемдә апам, әтием белән Казанга килгән идек. Әти үз эшләре буенча бармакчы була. Без, кызларның, Бауман урамында йөрисе килә. Әти, ике дә уйламый, безне Бауман урамында икебезне генә калдырды. Ышану булмаса, алай тыныч күңел белән үз эшләре буенча йөри алмас иде ул (көлә).
– Үз балаларыңа да япон методы тәрбиясе бирәчәксеңме?
– Әлбәттә! Үземнән чыгып әйтә алам, андый метод бик сыйфатлы.
– Әти-әниең тормышыңны музыка белән бәйләвеңә каршы булмадымы?
– «Бүтән һөнәр сайламыйсыңмы, синең бит мөмкинлекләрең күп», – дип әйттеләр. Ләкин мин үземне кечкенәдән үк музыка белән бәйләдем. Музыка мәктәбендә белем алдым, гитарада уйныйм. Башка уку йортларына да документларны тапшырган, кайберләренә үткән дә идем.
– Венера Ганеева җитәкчелегенә ничек килеп эләктең?
– Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының туризм факультетына керергә уйлаган идем. Ачык ишекләр көнендә Венера Ганеева җитәкчелегендә факультет булуын белгәч, сөендем. Бернинди әзерлексез Венера Әхәтовнага «Арлекино» җырын башкарып күрсәттем. Шулай итеп, язмыш мине Венера Ганеева кулларына тапшырды.
– Югары уку йортын тәмамлагач, аспирантурага да кергәнсең…
– Мин бик тә укырга яратам (көлә). Фән белән дә кызыксынам, төрле тикшеренүләр алып бару ошый. Икенче югары белем турында да уйлаганым булды. Якын киләчәктә бу уйларымны тормышка ашырырмын, дип ышанам.
– Азалия, сиңа нинди ял якын: активмы, әллә пассивмы?
– Буш вакытым бик аз була. Уку, эш бик күп вакытны ала. Әлбәттә, актив ял якын миңа. Йога белән шөгыльләнергә, йөгерергә, дусларым, туганнарым белән ял итәргә, көзге урманда гөмбә җыярга яратам.
– Чит илдә яшәр идеңме?
– Үзебезнең илдә дә матур, игътибарга лаек урыннар бик күп. Үз әйләнә-тирәбезне белмичә, чит ил белән хозурланырга ашыгабыз. Чит илгә күп чыкканым булды: Италия, Кипр, Төркия һәм башка илләр. Кайбер илләрдә яңалык, тәҗрибә алыр өчен 1-2 ай яшәп карар идем. Тик киләчәктә Русиядә яшәргә телим.
– Чит илдә яшәр өчен чит телләрне дә белү кирәк бит…
– Мин барлыгы өч тел беләм: татарча, русча, инглизчә. Мәктәптә инглиз телен яхшылап өйрәндек. Телләрне камил белү өчен практика булу кирәк. Күп кенә дусларым белән социаль челтәрләрдә инглиз телендә хат алышабыз, скайп аша аралашабыз.
– Азалия, телевидениедә тапшыру алып барыр идеңме?
– Кызык идея бит бу! (көлә) «Яңалыклар» тапшыруын яхшы алып бара алыр идем, дип уйлыйм. Яңалыклар белән даими кызыксынам мин. Шулай ук, «Хәерле иртә» тапшыруын алып бару да бик кызык булыр иде.
– Ә син үзең иртә торасыңмы?
– Әйе. Беркая да барырга кирәкмәсә, сәгать сигездә торам. Әгәр дә инде юлга чыгасы булса, 5-6да да тора алам. Ашык-пошык җыенып, берәр нәрсәне онытып калдырганчы, ашыкмыйча бер-ике сәгать җыенуны кулай күрәм.
– Шоу-бизнеста нинди булырга кирәк?
– Көчле кеше булу мөһим! Үз–үзеңә ышану, үзеңне ярату кирәк. Әлбәттә, башкалардан сине аерып торган үзенчәлеккә ия булу мәҗбүри.
– Ә барыннан да арыган чакта…
– Беркайчан да төрле сынаулар алдында бирешергә ярамый. Һәрчак үсештә, үзгәрештә булырга кирәк.
– Азалия, киләчәктә дә үз-үзеңә ышану хисен югалтмавыңны, иҗатта яңа үрләр яулавыңны телим.
Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

Комментарии