- 15.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №23 (14 июнь)
- Рубрика: Архив
2012 елның 10 маенда Бөтентатар иҗтимагый үзәге Татарстан президентына ачык хат җибәргән иде. Бу хатта яңа өч метро станциясенә исем бирү турында сүз бара. Халык тыңлаулары үткәрмичә, татар җәмәгатьчелеге, тарихчылар фикерен белмичә, интернетта тавыш бирү белән Татарстан башкаласы өчен бик әһәмиятле мәсъәләне хәл итү дөрес түгел дип язган идек. Татарстан башкаласы булган Казан шәһәре метросында татар тарихына багышланган бер исем юк. Оят бу, хурлык, татар халкын мыскыл итү!
14 майда бу хатка җавап килде. Анда хатның шәһәр мэрына юллануы әйтелгән. 18 һәм 25 майда Бөтентатар иҗтимагый үзәге Мэрия каршында үз таләпләрен ап-ачык аңлатып пикет үткәрде.
Безнең тәкъдимнәр язылган хат Казан башкарма комитеты хезмәткәренең кулына тоттырылды. Казан шәһәре башлыгы Метшинның, башкарма комитет җитәкчесе Песошинның, топонимика комиссиясе рәисе Андрееваның татар җәмәгатьчелеге фикерен ишетергә һәм чаралар күрергә бар мөмкинлеге дә бар иде. 23 майда Шәһәр Думасының топонимика комиссиясе утырышы булды. Бөтентатар иҗтимагый үзәге вәкиле шунда 3 метро станциясе исеме турында фикер алышырга тәкъдим итте. Комитет рәисе Андреева «бу мәсъәлә белән башкарма комитет шөгыльләнә» дип сылтау табып, тәкъдимне карарга теләмәде. Шулай итеп, Метшин, Песошин, Андреева татар халкының фикеренә игътибар итүне кирәк дип тапмадылар. Нәтиҗәдә яңа станцияларгә иске «совет» исемнәре бирделәр. 10 метро станциясенең берсе генә татар исемле. Әллә Метшин, Песошин, Андреева Казанда татар тарихын юк итүне максат итеп куя инде?
Татар халкы бик түземле һәм әдәпле халык. 2002 елда «приведение в соответствие» дип Дәүләт суверенитеты турында Декларацияне һәм 1992 елда кабул ителгән Конституцияне юкка чыгардылар, Мәскәү латин алфавитын тыйды, Русия Дәүләт Думасы Татарстан дәүләте президенты Мәскәүдән куелырга тиеш дигән карар кабул итте, 2007 елда Дәүләт Думасы татар мәгарифен, телен үтерүче №309нчы канун кабул итте, Татарстан дәүләтенең башлыгын «президент» дип атауны тыйдылар, Маңкорт татар түрәләре татар халкының изге ядкәре булган «Болгар» номерларын җимерделәр – татарлар каршылык күрсәтмәде. Тик Казан мэриясы һәм башкарма комитетының татар җәмәгатьчелеге фикеренә кимсетеп карарга хакы юк. Тарихыбызны онытмау, хөрмәт итү, бөек шәхесләребезнең исемнәрен саклау – безнең Конституция биргән хокукыбыз һәм без аның өчен көрәшәчәкбез. Татарлар түземле, әдәпле, шуңа күрә аларны кимсетергә, мыскыл итәргә ярый дип уйлаучы мэрия, башкарма комитет әфәнделәре ялгышалар. «Без исән әле, без исән!»
Метшинны Казан халкы мэр итеп сайламады, шуңа күрә ул һәм аның хезмәткәрләре халык фикеренә битараф. Феодал сәяси система хөкем сөргәндә, сәяси көндәшлек, гадел сайлаулар булмаганда хакимият халыкка чүп дип карый. Казан мэрын халык турыдан-туры сайларга тиеш дип ничә еллар өндибез – игътибар итүче юк.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге таләп итә:
- Интернетта тавыш бирү нигезендә кабул ителгән яңа өч метро станциясенең исемнәре турында карарларны канунсыз дип танырга.
- 3 яңа метро станциясенә исем бирү турында халык тыңлаулары оештырырга.
Казан мэриясы һәм башкарма комитеты татар җәмәгатьчелегенең фикеренә кимсетеп карасалар, без Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа Советына, Халыкара студентлар спорты федерациясенә, демократик илләрнең парламентларына мөрәҗәгать итәчәкбез. Безнең таләп: 2013 елда булачак Универсиадага бойкот игълан итәргә! Демократия булмаган, төп халыкларның дәүләтчелеген, милли мәдәниятен, мәгарифен, телен, милли тарихын җимерә торган дәүләттә спорт бәйрәме үткәрү – җинаять. Хакимият халык фикеренә төкерә торган, гадел сайлаулар үткәрелми торган, сайлау нәтиҗәләрен даими ялганлап күрсәтә торган шәһәрнең Универсиада үткәрергә хакы юк!
Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге белдерүе ,
Комментарии