- 15.05.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №20 (16 май)
- Рубрика: Архив
Татарларны «чаплашка» дип атаган Ольга Гавриленко-Зыятдиновага экстремизмда (Җинаять кодексының 282нче маддәсенең беренче өлеше) гаепләү белдерелгән. Бу хакта «Idel.Реалии»га Татарстан тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.
Гавриленко-Зыятдинова «ВКонтакте» социаль челтәрендә татарларны мыскыллаган язмалары өчен гаепләнә. Андрей Шептицкий әйтүенчә, лингвистик экспертиза аның язуларында милләтара нәфрәт тудыру чалымнарын тапкан. Элегрәк Зыятдинова-Гавриленко «ВКонтакте»дагы язмаларны улы язуын әйткән иде.
Ольга Гавриленко-Зыятдинованың «ВКонтакте»дагы аккаунтында татарлар «чаплашкалар», «немытые» һәм башка мыскыллы сүзләр белән аталган иде, февральдә әлеге сүзләр өчен җинаять эше ачылды. Ә аңарчы Гавриленко-Зыятдинова, улы сигез ел татар теле укырга мәҗбүр булган өчен, 2 миллион 750 мең сум компенсация сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Мәхкәмә аның шикаятен кире какты.
Моның белән генә дә бетми әле. Мәхкәмә 48 яшьлек Ольга Гавриленко-Зыятдинованы Җинаять кодексының 135нче маддәсе нигезендә (балигъ булмаганнарга карата көч кулланмый гына азгын гамәлләр кылу) сак астына алу карары чыгарды. Бу эш турында әлегә башка мәгълүмат юк.
Урыс телле ата-аналар милли телләрне ихтыяри рәвештә шимбә укытырга тәкъдим итә
Татарстан, Башкортстан һәм Бурятиядән бер төркем урыс телле ата-аналар Русия Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәпләрдә шимбә көнне ял кертү тәкъдиме белән чыкты. Алар бу көнгә ихтыяри рәвештә ана телләрен укытуны калдыруны сорый.
Әлеге идеяне алга сөрүче Башкортстан укучыларының хокукларын яклау комитеты вәкиле Галина Лучкина балаларның шимбә дә укырга мәҗбүр булуы ана телләре белән бәйле дип саный. «Хәзерге вакытта мәҗбүри ана телен уку аркасында гомуми программага башлангыч сыйныфларда гына да 2-3 сәгать өстәлә. Шул сәбәпле безнең балалар атнасына алты көн укыйлар. Әлеге мәсьәләдә милли республика мәнфәгатьләре белән бәйле фәннәрне шимбәгә калдырып, аларны ихтыяри итүгә күчәргә кирәк дип саныйбыз», – ди Лучкина. Бу хакта UfaCity News яза.
Мөрәҗәгать авторлары шимбә укуны ихтыярига калдыруны һәм бу көнне ана телен, республика мәдәниятен һәм тарихын өйрәнергә тәкъдим итә.
Урыс телле төбәкләрдә бу көнне кайбер фәннәрне тирәнтен укытуны оештырырга була дип саный активистлар. «Милли телләрне өйрәнүдә төбәкләр этнократиясенең карашлары һәм гамәлләре Русия Президентының ана телләрен ихтыяри өйрәнү турындагы сүзләренә каршы килә, гражданнарның конституцион хокукларын боза. Ярты ел эчендә безнең иҗтимагый фондка Татарстан һәм Башкортстан ата-аналарыннан төбәк телләренең Русия дәүләт теленнән өстен куелуы турында бик күп мөрәҗәгать килде. Ләкин рәсми затлардан аңлатмалар алырга тырышу нәтиҗә китермәде», – дигән «Гражданский патруль» хокук яклау оешмасы башлыгы Ростислав Антонов.
Активистлар фикеренчә, милли телләрне «таяк белән» өйрәтү урыс телле халыкны республикалардан күчеп китәргә мәҗбүр итә”.
10нчы апрель көнне Русия Думасының алты депутаты парламентка республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның дәүләт телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны факультатив итү карала. Әлеге инициативага милли республикалар җәмәгатьчелеге, рәсми хакимиятләр дә каршы чыкты. Урыс телле ата-аналар үзгәрешләрне хуплый.
Русиялеләрнең 56 проценты үзләрен халыкара изоляциядә дип саный
Ил халыкара изоляциядә, дип санаучы русиялеләр саны 56 процентка җиткән. Бу хакта «Левада үзәге» уздырган сораштыру күрсәтә.
Әлеге вазгыять өчен борчылучылар саны да соңгы ел эчендә, 12 процентка артып, 37 процентка җиткән, дип китерә «Ведомости» газетасы сораштыру нәтиҗәләрен.
Шул ук вакытта Русиягә Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрен ныгытырга кирәк дип санаучылар саны 66 проценттан 54 процентка калган.
Көнбатыш илләренә тискәре бәя бирүчеләр саны, гомумән, арткан. Русиялеләрнең якынча 40 проценты, Көнбатыш илләренә кызыгырга кирәкми, дип саный. Сораштыруда катнашучыларның дүрттән бер өлеше, Көнбатышта Русиягә курку белән карыйлар, дип белдергән. Респондентларның 21 проценты Русиягә шомланып, ә 16 проценты илгә нәфрәт белән карыйлар, дип саный.
2014нче елда Көнбатыш илләре Кырым һәм Украинада фетнәчеләргә ярдәм итүе өчен Русиягә чикләүләр кертте. Әлеге вакытка кадәр санкцияләр озайтылып тора. 2018нче елның апрелендә АКШның финанс министрлыгы Русиянең Америка Президентын сайлау барышына тыкшыну ихтималы булган 38 эшмәкәренә, түрәсенә һәм ширкәтләренә чикләүләр кертте. Моннан тыш, Көнбатыш илләре һәм Русия арасында мөнәсәбәтләргә Британиядә элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальне агулау да тискәре тәэсир ясады. 30лап ил Русия дипломатларын илләреннән чыгару турында белдерде. Моңа җавап итеп, Русия көнбатыш дипломатик миссия хезмәткәрләрен илдән чыгара башлады.
2018нче елда пенсияләрне киметү, иминлек структуралары һәм армия чыгымнарын арттыру карала
Русия Финанс министрлыгы 2018нче елда пенсия өчен чыгымнарны 51 миллиард сумга киметергә тәкъдим итә. Шул ук вакытта дәүләт иминлеген тәэмин итүче куәт оешмаларына чыгымнарны 20 миллиард сумга арттыру күздә тотыла.
Гомумән алганда, Финанс министрлыгы социаль сәясәт өлкәсе өчен чыгымнарны 53 миллиард сумга киметергә тәкъдим итә. Әлеге төзәтмәләр хокукый актлар порталында урнаштырылган.
Социаль тәэминат чыгымнарын биш миллиард сумга, ә инвалидларга ярдәм чыгымнарын ике миллиардка киметү каралган.
Шул ук вакытта дәүләт иминлеген тәэмин итүче куәт оешмалары өчен чыгымнарны 20 миллиард сумга арттыру күздә тотыла. Гаскәр өчен 2,3 миллиард сумга күбрәк акча тотылачак, дип яза «РИА Новости». Шулай ук җәзаларны үтәтү системасы өчен дә чыгымнар 4,5 миллиард сумга артачак. Гомумән, куәт оешмаларына, гаскәргә хөкүмәт биш триллион сум тирәсе акча бүләргә җыена. Әлеге сумма бюджетның 29 процентын тәшкил итә.
7нче майда Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә 2024нче елга Русияне дөньяның иң зур икътисадлы биш иле арасына кертүне, гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр җиткерүне, пенсияләрне инфляция дәрәҗәсеннән арттыруны һәм фәкыйрьлекне ике тапкырга киметүне тәэмин итәргә кушып фәрман имзалаган иде.
Премьер-министр Дмитрий Медведев, хөкүмәт пенсиягә чыгу яшен арттыру турында канун өлгесе әзерләячәк, дип белдерде.
Уфа татарлары Тукай һәйкәлен кую урыны турында төрле фикердә
Башкортстан республикасы Мәдәният министрлыгы Тукай һәйкәле эскизына бәйге игълан итте. Һәйкәлнең Уфа «Нур» татар дәүләт театры каршына куелачагы әйтелгән иде. Ләкин җәмәгатьчелекнең бу урын уңаеннан фикерләре төрле.
Филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров һәйкәлне башка урынга кую яклы: «Нур» театры төзелгәндә аның ике як диварына ике шәхеснең һәйкәлләрен кую планлаштырылган иде. Бер якта – Габдулла Тукай, икенче якта – Галимҗан Ибраһимов. Бина өстенә дә сын кую каралган иде. Ләкин эш барышында күп кенә кыскартулар булды. Театрның эчен төзүдә дә тормышка ашырылмаган урыннар калды. Бүген Тукай һәйкәлен ул рәвешле кую дөрес тә түгелдер. Тукайга аерым зур һәйкәл булырга тиеш. Ләкин куелачак урын уңаеннан фикерләр төрле. Мин, шәхсән, һәйкәлне Тукай кайчандыр йөргән, Гафури белән очрашкан шәһәрнең иске өлешендә кую яклы».
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, композитор Алик Локманов та һәйкәлне «Нур» театры бинасы каршында куюга каршы булуын әйтте: «Нур» театры урнашкан бистә – шәһәрнең чагыштырмача яңа районы. Мин һәйкәлне Тукай кайчандыр булган тарихи иске өлешкә кую яклы. Анда Тукайның эзләре саклана, анда Тукай урамы урнашкан. Икенчедән, бина каршында татар театрында уйнаган беренче хатын-кыз, Уфада 1912нче елда «Нур» труппасын оештырган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга һәйкәл кую дөресрәк булыр иде. Чөнки театр каршында Тукайга куелса, Волжскаяга куелмаячак», – диде Алик Локманов.
Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов «Нур» янында куюга каршы булуның кире нәтиҗәләргә китерү ихтималлыгын әйтте. «Без биш ел элек Башкортстан телевидениесендә татарча тапшырулар оештыру мәсьәләсен хәл иткән идек. Рөхсәт тә булды. Тапшыруны алып баручы да билгеләнде. Ләкин үзебезнең арада алып баручыга риза булмый, кастинг уздырырга тәкъдим итүчеләр табылды. Кастинг узды. Алып баручы мәсьәләсендә Башкортстан телерадиокомпаниясе җитәкчеләре белән безнең арада каршылык чыкты. Вакыт сузылды. Нәтиҗәдә, татарча тапшырулар сүздә генә калды. Без бүген дә хөкүмәт карарына каршы үз дәгъваларыбызны белдерсәк, кире нәтиҗәләр булмагае дип куркам», – диде Заһир Хәкимов. Ул шулай ук «Нур» театрының татар халкы күпләп йөри торган урын булуын да әйтте.
Башкортстан язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе рәисе, шагыйрә Фәния Габидуллина һәйкәлне «Нур» каршында куюны яклый: «Нур» Уфадагы бөтен татар халкының Мәккәсе кебек. Язучылар, сәнгать әһелләре анда үзләренең кичәләрен үткәрергә хыяллана. Матәм кичәләре дә уздырганыбыз бар. Татар туйлары да «Нур»га кереп чыкмый калмый. Кыскасы, «Нур» бар Уфага нур чәчеп тора. Анда Тукай һәйкәлен дә кую ул нурны тагы да көчәйтәчәк. Ул барлык татар халкының үзәгенә әйләнәчәк», –диде Фәния Габидуллина.
«Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм дә «Нур» театры бинасы янына өстенлек бирүен әйтте. «Сүземне бер хәдис белән башлыйм. Вөҗүдемнең (гәүдәмнең) һәр кылы телгә килсә дә, шөкер итә алмам нигъмәтләреңә. Шөкер итәргә кирәк. «Нур» театры бинасы каршы – яхшы урын. Тукай урамында яки башка урында куюның да уңай һәм тискәре яклары бардыр. Ләкин мин өстенлекне театр янындагы мәйданга бирәм. Чөнки тамашачылар театрга килгән саен Тукайны сәламләячәк. Анда татар туйларының да узуын, барлык милләттәшләребезнең тартылуын искә алганда, мин өстенлекне шунда бирәм», – диде Мөхәммәт Галләм.
«Тулпар» журналының проза бүлеге мөхәррире, язучы Дилбәр Сөләйманова: «Тукай һәйкәле театрны саклаячак. Чөнки, белүебезчә, театрда узган татар телендәге балалар тамашаларына йөрүчеләр юк дәрәҗәсендә. Шуңа татар театры Яңа ел тамашаларын ике телдә үткәрергә мәҗбүр. Балалар туган телне белмәсә, театрның киләчәге дә юк. Ягъни аның язмышы кыл өстендә. Бердәнбер көнне театр форматын үзгәртергә, бүтән телгә күчәргә мөмкин. Шуңа күрә мин Тукай һәйкәлен анда кую яклы. Тукай һәйкәле янында бүтән милләт театры була алмый. Аның шәһәрнең үзәгендә урнашкан булуын да онытырга ярамый. Бу урында Тукай булмаган, ул иске Уфа территориясендә генә булган, диючеләргә мин шулай дияр идем. Тукай Төркиядә дә булмаган, ләкин анда аңа һәйкәл куелган. Ул гына да түгел, заманында Тукай «китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен, мондагы бер урынына анда унбиш шпион» дип Төркиягә китәргә кушучыларга җавап биргән», – дигән фикердә.
Мөнир ВАФИН
Комментарии