Базардан алган товарны алыштырып буламы?

– Кибеттән алган товар туры килмәсә яисә өйгә кайткач кына берәр җитешсезлеге барлыгы ачыкланса, аны 14 көн эчендә алыштырып булуын беләбез. Ә базардан алган товар белән нишләргә? Кайвакыт базардан әйбер алып кайтасың, йә аның үлчәме, йә төсе туры килми. Алыштырырга яки акчаны кайтарырга дип баргач, сине тыңлап та тормыйлар. Бу – базар, базарның үз законнары, дип кенә җавап бирәләр. Базарда кулланучы хокукы дигән нәрсә юк булып чыгамыни?

ГӨЛНАРА,

Казан шәһәре

Укучыбызның соравына Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан идарәсе эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Марсель Тәлгать улы ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә:

– Русия Федерациясенең «Кулланучы хокукын яклау турында»гы Законы бөтен ил күләмендә эшли. Базарда эшләүчегә дә, кибеттә эшләүчегә дә канун бер. Әлеге Законның 25нче маддәсе нигезендә, сатып алучы үзенә туры килмәгән товарны, сатып алган көнне санамыйча, 14 көн эчендә алыштыра яки акчасын кайтаруны таләп итә ала. Товар базарда алынган булса да! Базарда товар сатып алганда сатучыдан чек сорарга кирәк, товарны кире кайтарырга туры килгәндә, ул эшне җиңеләйтәчәк. Әгәр инде чек бирелми икән, гарантия талоны яисә товарның сатып алынуын раслый торган башка бер документ сорагыз. Товарны алыштырырга кирәк булганда базарга шушы документ белән киләсе. Алыштырырга шундый ук товарлары юк икән, өч көн эчендә товарның акчасын кайтарырга тиешләр. Әлбәттә инде, товар кулланылышта булмаган, тартмасындагы этикеткалары алынмаган булырга тиеш.

Әгәр инде чек бирелмәгән (яки бирелеп тә сакланмаган икән), сез шаһитләр алып килә аласыз – алар сезнең товарны нәкъ шушы сату ноктасыннан алганны раслый алырга тиеш. Алар биргән күрсәтмә товарны алыштыру өчен нигезләмә булып тора.

Әгәр сатучы товарны алыштырудан баш тарта икән, хәлнең ничек булганын аңлатып, дәгъва кәгазе (претензия) языгыз. Аның берсе сездә кала, икенчесе сатучыга тапшырыла. Әгәр сатучы ул кәгазьне дә алудан баш тартса, аны заказлы хат итеп сату ноктасының хуҗасына, ягъни шәхси эшмәкәрнең юридик адресына юлларга кирәк. Аны базар хакимиятеннән белешергә була.

Комментарии