Акча турында гына түгел, кеше иминлеген дә уйласыннар

Шәһәр транспортында юл йөрү бәяләре арта дигән хәбәр кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Моннан 9-10 еллар элек газель маршрут автобусларында урталай бөкләнеп, дыңгычланып йөргән вакытлар белән чагыштырганда, бүгенге автобуслар бик уңайлы, шөкер… Шулай да бүгенге автобус йөртүчеләрнең гамәлләре шул чактагыдан бер дә аерылмый. Кулыма 2003нче елгы гәҗит килеп эләкте. Журналист ханым бер автобус йөртүчегә «ГАЗ»ель автобусларын дыңгычлап тутыру кемгә кирәк? Пассажирлар иминлеге өчен йөртүче борчылмыймы?» – дигән сораулар белән мөрәҗәгать итә. Шофер кеше: «Предприятие хуҗасына без 1700 сум (ул чактагы бәяләр. – Авт.) алып кайтып бирергә тиеш. Күп вакыт өчәр мең эшлибез. Калган 1300 сумны кондуктор белән бүлешәбез. Шуңа күрә халыкны дыңгычлап тутыру кондуктор белән шоферга отышлы да инде», – дип җавап бирә.

Мәзәккә тиң бер хәл истә калган: ишектән иелеп керүгә, кондуктор «артка, артка үтегез», дип команда бирә. «ГАЗ»ельнең арткы өлеше рәтләп бикләнмәгән булган, күрәсең. Дыңгычлана торгач, арт ишек ишелеп ачылып китә һәм бер ир кеше барган уңайга арттан мәтәлеп төшеп тә кала. Көлсәң – көл, еласаң – ела.

Без – шәһәр транспортында көн саен йөрүчеләр – тормышыбызны автобус йөртүчеләргә ышанып, барасы җиребезгә исән-имин барып җитәрбез дип өметләнеп утырабыз. Өстә телгә алган «ГАЗ»ель шоферлары шыплап халык тутырса, бүгенгеләре исә, икенче автобус күренсә, мәче күреп күзен-башын тондырып чапкан эт сыман, зур тизлектә җилдерә. Кая инде пассажирлар иминлеге турында уйлап тору. Бары тик акча, акча…

Бервакыт 5нче маршрут автобусында иң алгы утыргычка утырып барам. Автобус йөртүче кабинасын кара пәрдә белән томалап бетергән. Кул яссылыгы ачык калган җирдән күренеп тора: ике куллап планшет тотып, барган уңайга уйнап бара. Рульне терсәге белән әйләндерә. Без тавыш куптаргач, кабинасын бөтенләй каплап бетерде.

Автобуслар бервакыт бөтен тәрәзәләрен калын пәрдәләр белән каплап бетергәннәр иде. (33нче маршрутта андый автобус әле дә бар). «Нигә тәрәзәләрне пәрдә белән каплап бетерәсез?» – дип кондуктордан сораган идем, ә ул: «Өегездә пәрдә корасыздыр бит», ди. «Таптың чагыштырыр нәрсә. Бу бит синең йокы бүлмәң түгел, җәмәгать транспорты», – дим. Мин автобус йөртүченең кабинасын да каплаттырмас идем. Пассажир рульдә утыручыны күрергә тиештер.

«Тәмәке тарту рөхсәт ителми» дигән нәрсә инде көлке булып тоела. Автобус йөртүчеләрнең һәммәсе диярлек тарта. Бервакыт тәмәке тартуга көрәш көне уңаеннан, йөртүчедән журналист: «Ни сәбәпле тартасыз?» – дип сорый. «Конкурентлар нервыларны ашый, тәмәке тынычландыра», – дип җавап бирә ул.

Автобусларның кеше төшеп беткәнен дә көтмичә, ишекне ябар-япмас дәррәү кузгалып китүе үзе үк җинаять бит. Аягың йә киемең эләгеп калды исә, көпчәк астына шуып кына кереп китәсең. Бер-берсен куа-куа, светофорга туктагач, үзен узып киткән автобус йөртүчесе белән тәрәзә ачып, үзара кычкырыш-сүгенү башлана.

Күптән түгел бер кондуктор хатынның сүзләре өнсез калдырды. Өлкән яшьтәге бер хатын белән әйткәләшеп китте болар. Теге олы апа кондукторга: «Мин кайчаннан бирле сумкамны җайсыз тотып, юл йөрү картасын сузып торам, ә син дөньяңны онытып, шаркылдап көлә-көлә, телефоннан сөйләшәсең», – ди. Шактый әйткәләшкәч, кондуктор үз урынына килеп утырды да: «Шәһәр транспортында йөрүче категория кешеләреннән курка башласаң… Әллә кемгә санамасыннар үзләрен», – ди. Менә сиңа мә. Җәмәгать транспортында йөрүчеләр, аныңча, түбән катлам. Алайса, кондуктор үзе кайсы катламга керә соң?

Автобус йөртүче дә, кондуктор да акча җыю белән генә шөгыльләнеп калмыйча, пассажирлар иминлеге өчен җаваплы да булырга тиештер. Халык арасында, бигрәк тә миллионлы зур шәһәрдә транспортта эшләргә алынгач, алар бераз кеше белән эшләү кагыйдәләрен, әдәп, этика дигән нәрсәне дә белсеннәр иде.

Без – шәһәр транспортында йөрүчеләр өчен кондуктор, автобус йөртүченең милләте, расасы мөһим түгел. Итагатьле, игътибарлы, кешелекле булсалар, шул җитә.

Шәһәр түрәләре, транспорт предприятиесе җитәкчеләре: «Юл йөрү бәясен күтәрергә кирәк: акча юк, запас частьлар кыйммәт, автобуслар ватыла», – дип зарланалар. Берәр атна шәһәр транспортында йөрсәләр, алар үзләре дә автобусның ни өчен еш ватылуын, автобус йөртүченең, күз тондырып чабып, авария ясавын, тукталышларның алдан игълан ителмәвен, пычраклыкны күрерләр иде, бәлки.

СӘРВИНАЗ,

Казан шәһәре

Комментарии