- 15.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №15 (16 апрель)
- Рубрика: Архив
Русиядә соңгы мода – ватанпәрвәрлек. Кайбер мәктәпләрнең югары сыйныфларында «Без бергә» исемле яңа дәрес башланган. Аның максаты – балаларга «Кырымның Русия белән берләшүен» аңлату.
Мәскәүнең Кырымны үзенә кушуы тарих дәреслекләренә кергәнче үк, мәгариф түрәләре яшь буынның «дөрес сәяси сабак алуын тели». Кайбер мәктәпләрдә бу дәресләрне «Бердәм Русия» фиркасе вәкилләре алып бара. «Элек укытучы булып эшләгән кеше буларак, мин Украина, Кырым һәм Русиядә булып яткан хәлләрне укучыларга да аңлатырга кирәклеген яхшы аңлыйм. Аларга президентыбызның сәясәтен аңлатырга кирәк», – диде Русия журналистларына Думадагы «Бердәм Русия» депутаты Николай Булаев.
«ПРЕЗИДЕНТЫМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ»
Себернең 28нче мәктәбендә дәрес бара. Тарих укытучысы Любовь Москалева балаларга соңгы хәлләрне аңлата:
– Дөньяның кайбер илләре Русияне, тышкы сәясәтен үз мәнфәгатьләрендә алып баручы, көчле дәүләт итеп күрергә теләми.
Русия өчен мин бик бәхетле, президентыбыз белән горурланам, – ди, хисләрен яшерә алмаган укытучы ханым.
Аның бу сүзләре укучыларга барып җитәрме-юкмы, билгесез. «Аларның күбесе үз уйларына чумган, сайлап алынган кайберләре Кырым икътисады, тарихы һәм географиясе турында ятлап килгән мәгълүматларны тиз-тиз сөйли», – дип күзәтүләре белән уртаклашты әлеге дәрестә булган «Азатлык» хәбәрчесе. Бу дәрескә шәһәр идарәсе вәкиле дә килгән.
Себернең икенче бер мәктәбендә – 1нче гимназиядә әлеге дәрес җанлырак үткән. «Кырымны алу (гафу, аның Русия белән берләшүе) – ул Русиянең көнчыгыш Украинаны алуга таба беренче адымы. Анда да референдум уздырып, күпме халыкның Русия белән берләшергә теләвен белергә кирәк. Күпчелек моны яклаячак», – дигән укучыларның берсе Егор Цветков.
Укучы хәрби көч куллануны хуплавын, Русия белән Украинаны берләштерү өчен, үзе дә сугышка барырга әзер булуын әйткән.
Арсений исемле икенче бер укучы аңа каршы бәхәскә кереп, Кырымның аннексияләнүенә кискен каршы булуын белдергән.
«Мин үз илемне яклыйм, әмма көнбатыш белән каршылыкка керүне ахмак әйбер дип саныйм. Кризистан тыныч чишелеш табылыр дип өмет итәм», – дигән Арсений.
КЫРЫМТАТАР ДЕПОРТАЦИЯСЕ «ЮГАЛГАН»
«Без бергә» дәресләренә башка төрле карашта торган укытучылар да бар. «Башка сыймаслык бу. Балаларның баш миен юдыру!» – диде «Азатлык»ка Мәскәүнең 567нче мәктәбенең тарих укытучысы Тамара Эйдельман. Аның сүзләренә караганда, әлеге дәрес планында Икенче дөнья сугышы вакытында кырымтатар халкының сөргенгә куылуы турындагы мөһим тарихи факт юк. Үзе ул ватанпәрвәрлек дәресләрен укытуга бик теләп алынырга риза, ләкин үз программасын төзеп. «Мин балаларга башка төрле аңлатыр идем. Шуңа миңа кушмадылар да инде», – диде ул.
«Башка төрлелек» Русиядә куркыныч була бара. Русиянең Кырымга гаскәр кертүен тәнкыйтьләгән Архангельск мәктәбенең тарих укытучысы Михаил Копицага аңлатма яздырганнар. Бу укытучы барыбер үз максатын «балаларны Русия мәгълүмат чараларының пропагандасына каршы торырга өйрәтү», дип билгеләгән.
Казан мәктәпләрендә «Без бергә» дәресләре башлануы турында хәбәрләр юк. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәскәүдән андый боерык килмәде, дип белдерде. Ләкин балалар укытучыларыннан Кырым турында күп ишеткән. «Гадәттә алар телевидениедә күргәннәрен сөйли. Безгә әллә ни кызык түгел», – диючеләр булды.
Алсу КОРМАШ.
Кырымтатарлар арасыннан террорчылар эзлиләр
Кырымда урланган мөселман җәмәгать эшлеклесе Абу Йосыфтан кырымтатарларының теракт оештырулары турында әйттерергә теләгәннәр. Хокук яклаучылар аның югалуы турында тавыш куптарганнан соң, аны җибәрергә мәҗбүр булганнар.
Милләте белән урыс булган һәм ислам динен кабул иткән Иван Селенцов (Абу Йосыф) Кырымда 17нче мартта югалган иде. Селенцов «Читай» проекты кысаларында Коръәннең урысча тәрҗемәсен тарату белән шөгыльләнә, аеруча урыслар арасында эш алып бара. Шуңа күрә, аның югалуы социаль челтәрдә зур шау-шу уятты. Хокук яклаучы, Селенцовның адвокаты Эмиль Курбединов «Азатлык»ка әйтүенчә, нәкъ шул тавыш куптару гына аны соңыннан азат итүгә сәбәп булган.
«Абу Йосыфның сүзләренә караганда, аны өч көн ФСБда тотканнар. Коръәнне тарату эше өчен газаплаганнар, «чиркәүгә барып чукынсаң, җибәрәбез, син бит урыс-сатлыкҗан», дигәннәр.
Аннары аның ноутбугындагы социаль челтәрләрдәге, телефонындагы кешеләрнең кем булулары, алар белән ничек һәм кайда танышуы турында сораганнар.
Тоткарлануының икенчеме, өченчеме көнендә видеокамера алып килеп, аны төшерәчәкләрен әйткәннәр. «Уң сектор»дан корал алып, кырымтатарлар терактлар әзерли, АТР каналы бронижелетлар сатып ала, Кырымда кораллы теракт әзерләнә дип әйтергә кушканнар. Әгәр каршы килсәң, без сине «югалтачакбыз», дигәннәр. Ул баш тарткан. «Нишләтсәгез дә – эшләтерсез, әмма мин моңа бармыйм», – дигән. «Күрәсең, ниндидер провокация әзерләнгәндер. Бәлкем, әгәр ул ризалашса, Кырымда хәзер бөтенләй башка хәл булган булыр иде», – ди Курбединов.
Аның сүзләренчә, Селенцовны кыйнаганнар, электрошокер кулланганнар. Аннары өенә алып килеп мыскыл иткәннәр.
«Җәмәгатьчелектә тавыш купкач, алар аны тоткарлауны ничек тә канунлы итү өчен, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән һәм хөкемдар аның ниндидер вак хулиганлык кылуы турында карар чыгарган. Имеш, ул җәмәгать урынында сүгенгән һәм кешеләргә бәйләнгән икән. Шулай итеп аны Акъярда 15 тәүлеккә изоляторга ябып куйдылар.
Әлеге вакыт узганнан соң, без Абу Йосыфны каршы алырга килгәч, аны бер сәгать элек ишектән чыгарып җибәрүләре турында әйттеләр, бу шулай ук ялган булып чыкты. Аны изоляторның ишегалдыннан машина белән алып китеп, Украина чигенә чыгарганнар. Анда «Сине 30 елга депортацияләдек, әгәр кайтсаң, үтерәбез, дип янаганнар. Хәзер ул Киевта. Хатыны – алман. Ул бер анда, бер монда яши», – ди Курбединов.
Билгеле, депортацияләү турында Селенцовка бернинди юридик документ та бирмәгәннәр. Бары тик, Кырымга кайтса, үтерәчәкләре белән куркытканнар. «Ул милләте белән урыс һәм хәзер Кырымда нәкъ шундыйларга карата эзәрлекләүләр башланды. Бу татар җәмәгатьчелеге тавыш куптармасын өчен эшләнә, чөнки урыс булгач, битараф калачаклар, дип саныйлар. Русиядә дә бит ислам кабул иткән этник славяннарга карата басым көчле», – ди Курбединов.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Русия телеканаллары ялганы: бер үк кеше ике төрле рольдә
Русия телеканаллары Украина вакыйгаларын яктыртканда хастаханә ятагында яткан бер үк кешене күрсәтә. Ул кеше һәр канал өчен аерым роль башкара. НТВ аны «Правый сектор» «сугышчылары» («боевиков») остазы итеп тәкъдим итсә, «Россия» каналында ул «Украинаны федеральләштерү» тарафдары һәм «Правый сектор» сугышчылары кыйнап аңа зыян китергән.
НТВда актер «берничә ил» ватандашы ролен уйный. Ул «Правый сектор»га Германиядән 500 мең евро акча китергән һәм аларны кешеләрне яралау серләренә өйрәткән. «Россия»дә исә бу кеше «Украина хакимиятләре шәһәргә китергән «Правый сектор» әгъзалары тарафыннан кыйналган. Ике сюжетта да бу каһарманны Андрей Петков дип атыйлар.
Бу ике сюжет интернетта шау-шу уятты. «Боз өстендә цирк дип әйтер идем мин моны. Шул ук кешене НТВ һәм «Россия» тәкъдим итә. Беренчесендә «бандеровчылар» ягында булса, икенчесендә шулардан зыян күргән Николаев кешесе. Хәтта декорацияне дә алыштырып тормыйлар», дип яза Рөстәм Әдһәмов.
Кирилл Мартынов фикеренчә, бу видеолар Украина вакыйгаларына карата Русия пропагандасының чын йөзен күрсәтә һәм моннан да зуррак оят була алмый. «Россия» һәм «НТВ»га төшү әлеге актерның тәүге рольләре түгел. 9нчы апрельдә ул НТС – «Независимое телевидение Севастополя» телеканалы сюжетында да катнашкан.
Наил АЛАН.
Тукай бүләге исемлегенә музыка антологиясен кертү – зур хата
Йолдыз Исәнбәт Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән «Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе» – исеменә җисеме бөтенләй туры килми торган җыентык, дип белдерә. Исәнбәт бүләкне Фатих Сибагатуллинга бирүгә дә каршы. Ул Тукай бүләге дәрәҗәсенең нык төшүен әйтә.
– Йолдыз ханым, сәнгать белгече һәм Тукай бүләге иясе, татарның күренекле улы – Нәкый Исәнбәтнең кызы буларак, бу исемлекне ничек бәялисез?
– Тулы исемлеккә карата фикер әйтә алмам, чөнки мин якыннан таныш булмаган өлкәдәге кешеләр дә бар. Ә музыка өлкәсендәге намзәтләр турында әйтә алам. Бу өлкәдән тәкъдим ителгән өч кеше арасыннан Рафаэль Ильясовны гына Тукай бүләгенә лаеклы дип исәплим. Калган ике намзәт турында сөйләп торуны да артык саныйм. Фән Вәлиәхмәтов үз өлкәсендә билгеле булса да, үзешчән сәнгатьтән артык күтәрелмәгән кеше. Александр Сладковскийның тәкъдим ителгән әсәре – бөтенләй юк нәрсә. Алар антология дип атаган әйбер – татар музыкасының антологиясе түгел, турыдан-туры күзгә карап алдау гына. Беренчедән, татар музыкасы антологиясен өч сәгатьлек дискларга язып бетереп булмый. Икенчедән, татар музыкасы бик күп кырлы. Монда опералар, балетлар, музыкаль драмалар, инструменталь әсәрләр бармы?
– Бу тупланма татар музыкасы түгел, ә «Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе» дип атала бит...
– Татарстан композиторлары музыкасы дигән сүз дә – ялган. Антологиядә урыс музыкасы күрсәтелмәгән бит. Монда Лупов, Миргородский, Анисимова – бары тик өч урыс фамилиясе генә бар. Аларның әсәрләренең урыс музыкасына бернинди бәйләнеше дә юк. Ике әсәр татар музыкасына карый, ә өченчесе – чуаш музыкасы. Бу әсәрләр урыс әсәре дә түгел, татар әсәре дә түгел. Алар әллә ничек, ике уртада гына эленеп калган.
– Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулла «Азатлык» белән сөйләшкәндә Тукай бүләге комиссиясендәге күпчелекнең әдәбияттан, сәнгатьтән бихәбәр икәнен белдергән иде.
– Ул бик дөрес бәяләгән. Бу комиссиядәге 15 әгъзадан сәнгатькә якын ике генә кеше бар. Алар режиссерлар: Фәрит Бикчәнтәев һәм Александр Слабудский. Бер музыкант, бер артист юк. Комиссиягә төрле түрәләр, дәүләт хезмәтендәгеләр тулган. Алардан тыш, биш иҗат берлеге рәисе дә түрә (чиновник) дәрәҗәсендә йөри торган кешеләр. Алар ирекле түгел, алар үз фикерләрен әйтә алмый. Бу комиссиядә, 15 кешедән, татарча китап укый алырлык ике-өч кеше бар. Алар ничек итеп татар язучысының әсәренә бәя бирә ала? Бу мөмкин хәл түгел.
– Хәзер Тукай бүләгенең дәрәҗәсе кими, ә бирелә торган акча арта бара, диючеләр дә бар.
– Тукай бүләгенең дәрәҗәсе төшүдә премия комиссиясе генә гаепле түгел. Дөресен әйтсәк, хәзер Тукай бүләге бирерлек әсәрләр бетте. Өлкән буын язучылар бакый дөньяга күчеп бетсә, композиторлар арасында да, башкаручылар арасында да алардан соң килүчеләр юк. Бездә 30 белән 50 яшь арасында бер җырчы да юк. Музыка һәм әдәбият өлкәсендә алга барышны түгел, ә күп әйберләрнең үлеп баруын күрәм. Ә кешеләрне аздырып ел саен премия өләшәләр. Адәм көлкесе! Урыслар әйтмешли, пир во время чумы!
– Бәлки Тукай бүләген бирүне, лаеклы намзәтләр булмаганга, туктатып торыргадыр?
– Аны, ике елга бер тапкыр һәм бер кешегә генә бирелә торган итеп калдырырга кирәктер. Менә хәзер алар Сибагатуллинга премия бирер өчен һәм, моңа сүз әйтмәсеннәр дип, халыкның авызын каплар өчен, бүләкнең бәясен төшереп, дүрт-биш премия тоттырачаклар. Тукай бүләге ике премия дип куелган икән, алар икедән артырга тиеш түгел.
Үлеп беткән сәнгатькә премия биреп үз-үзебезне юатабыз, йә булмаса кешеләрнең күңелен күрәбез. Алар, шулай алдап, Тукай бүләге алып, аның медален таккач, аларны бөтен ил зур кешегә саный дип уйлый. Ул кешеләрдән җирәнәләр генә…
Наил АЛАН.

Комментарии