- 15.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №14 (13 апрель)
- Рубрика: Архив
Казанның тынычлык саклау һәм хокук яклау үзәге рәисе Герман Алеткин, хәрби комиссариатлар үзләре үк чакырылыш канунын боза, дип белдерә. «Язгы чакырылышта студентларның хокуклары нык бозыла. Укулары беткәнче, аларны чакыру кичектерелгән. Шулай булуга карамастан, февраль-март айларында ук комиссия узарга йөртә башлыйлар. Укып бетерүгә үк, алар армиягә җибәреләчәк. Студентка аспирантурага керү мөмкинлеге калмый. Хәзер Болон системасында укыганнар бакалаврдан магистратурага күчә алмаячак. Мәктәп укучылары белән дә шундый ук проблемалар.
Әле генә бер егетнең әнисе шалтыратты. 18 яше тулганчы ук, аның сәламәтлеген тикшергәннәр. Укуны тәмамлау белән, аны хәрби хезмәткә җибәрү карары чыгарылачак.
Язгы чакырылышта Татарстаннан хәрби хезмәткә кимендә 7,5 мең егет китәчәк, дип хәбәр ителде. Татарстан хәрби комиссариаты сүзчесе Владимир Логачев, бу сан тәгаенләнмәгән әле, ди.
Татарстаннан алынучылар елдан-ел арта бара. 2008 елда 9 мең егет хәрби хезмәткә җибәрелде. 2009 елда – 13 мең, ә 2010 елда бу сан 16 мең кешегә җитте.
Татарстан планны арттырып үтәргә ярата. «Татарстан армиягә җибәрүне яхшы үтәгән өчен, әләмчекләр (вымпеллар) белән бүләкләнеп тора. Татарстан җитәкчелеге өчен, республика халкына караганда, әлеге әләмчекләр кадерлерәк булып чыга. Халык һәм түрәләр киртәнең төрле ягында кебек. Гади халыкның теләген чиновниклар ишетергә теләми. Татарстан прокуратурасының, әлегә кадәр, студентларның, мәктәп укучыларының хокуклары һәм хәрби хезмәткә алу кануны бозылуга игътибар иткәне юк. Хәрби комиссариатларга тикшерү белән барганда, алар чакырылучыларның шәхси эшләре төпләнмәсен генә карап кайталар», – ди Г.Алеткин.
АРМИЯ МАКТАЛА, ҖИТЕШСЕЗЛЕКЛӘР КҮРСӘТЕЛМИ
Хәрби комиссарлар Русия армиясенең бары тик яхшы якларын гына күрсәтергә тырыша. Күпме солдат рәнҗетелүе, аеруча, тәртипсез бүлекләр, кайлардан мәетләр кайтуы телгә алынмый.
Быелгы язгы чакырылыш башлангач та, Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин татарстанлылар бары тик яхшы нәтиҗәләр генә күрсәтә, дип белдерде.
Тик беркемгә дә сер түгел, Русиядә барысы да тәртиптә булган бүлекләр бик аз. Казанда яшәүче Динар Фәйзрахманов аларга эләгү өчен, әшнәлек кирәк, ди. «Түрәләр үзләренең балаларын яхшы урынга җибәрә. Менә минем дустым хезмәт итә торган бүлек – хәрби сафтагы генерал, полковникларның уллары хезмәт итә торган урын. Мәскәү янында ул. Элит бүлекләрнең берсе санала», – ди Динар. Аңа – 24 яшь. Югары белемле. Татарстандагы торак төзелеше оешмасында эшли. Сәламәт булмаганга хәрби хезмәттән калдырылган. Халык телендә әйткәндә, «ак билет»ы бар. Аны алу өчен, танышларына мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Динар сүзләренчә, яшьләр арасыннан беркем дә армиягә барырга атлыгып тормый. «Минем туганым, хәрби хезмәткә бармас өчен, документлар ясап йөри инде. Булган бөтен авыруларын күрсәтергә тырыша. 30лап якын дустым бар. Аларның берсе генә үз теләге белән китте. Тәртип булмау, «дедовщина» армиягә барырга теләмәүгә төп сәбәп булып тора. Өлкән солдатлар, яңа килгәннәрне мыскыллый. Яшьләре «олыгайгач», аларны алыштыра», – ди Динар.
ЮГАРЫ ХӘРБИ ҖИТӘКЧЕЛЕК «ДЕДОВЩИНА»НЫ БЕТЕРЕРГӘ ҖЫЕНМЫЙ
Кайбер бүлекләрдә солдатларга хәрби прокуратурага шалтырату мөмкинлеге дә булдырылды, әти-әниләре белән бәйләнештә торсыннар, дип кесә телефоннары йөртергә рөхсәт ителде. Әмма аларны да күп очракта командирлар җыеп алды. Хәрби бүлекләрдән шалтыратып, шикаять итүчеләрне «бабай»ларның («дед»лар) үтерәм, дип куркытулары турында да сөйлиләр.
Инде хәзер Русия хәрби көчләр генштабы башлыгы урынбасары Василий Смирнов «дедовщина» атамасын «казармадагы хулиганлык» дип алыштырырга тәкъдим итә. Янәсе, бер чакырылыш белән аннан соң булган чакырылыш арасы әллә ни зур түгел. Алдан хезмәт итә башлаганнар картаерга, ягъни “дед” булырга өлгерми. «Дедовщина»ны Смирнов урамнан кергән тәртипсезлек дип атый. Русия армиясендә “чәчәк аткан” мыскыллаулар икәнен танырга теләми.
Язгы чакырылыш башлангач ук, төрле форумнарда яшьләр үзләренең «ядрә өчен ит» («пушечное мясо») буласылары килмәү турында кызып-кызып фикер алыша башлады. Русиядә ватанпәрвәрлек хисләре тудыру өчен зур көч куелса да, ул сүздә генә кала. Хәрби хезмәткә бару күкләргә күтәреп макталса да, яшьләр андагы хәлләрне яхшы белә. Бармас өчен төрле юллар эзли.
«Армиядә төрле реформалар ясасалар да, ул хәлне үзгәртмәде. Яшьләр ышанмый, һәм шуңа барасылары килми», – ди Динар. Аның сүзләренчә, Татарстанда хәрби билет ясату, иң кимендә, 100 мең сум тора. Хезмәт хакыннан икенче хезмәт хакына кадәр яшәүчеләрнең уллары, сәламәтлеге яхшы булмаса да, армиягә алына. «Ядрә өчен ит» үк булмасалар да, мыскыллаулар, түбәнсетүләр нәтиҗәсендә гомерлеккә рухлары сындырыла. Табутта кайтучылар да кимеми.
Тынычлык саклау һәм хокук яклау үзәге телефоны – +79178573657
Наил АЛАН.
Рус телле ата-аналар татар теленнән зарлана
Татарстандагы рус мәдәнияте җәмгыяте вәкилләре мәктәпләрдә рус теленә игътибарның аз булуына шикаять белдергән иде. Татарстан Мәгариф министрлыгында алар Татарстан фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов, урынбасары Данил Мостафин һәм башка түрәләр белән очрашты.
Ябык ишекләр артында узган җыелышта Татарстан фән һәм мәгариф министры белән очрашырга килгән ата-аналар үз балаларына татар теленең күбрәк, ә рус теленең ким укытылуыннан зарланган. Тик очрашуга килүче кайбер ата-аналарның балалары әлегә мәктәптә бөтенләй укымый булып чыкты. Ягъни укырга керергә әзерләнә генә икән әле. Бу хәл журналистлар арасында сәерсенү китереп чыгарды: «Ничек инде мәктәпкә укырга кермәгән баланың әнисе проблема бар, дип сөйли ала?» – дип, матбугат әһелләре бер-берсенә карашып куйды.
Министрлыкның рәсми мәгълүматларына караганда, башлангыч гомум белем бирү уку йортларында рус телен өйрәнүгә дә, татар телен өйрәнүгә дә 405 сәгать бүлеп бирелгән. Ә ике телнең дә әдәбиятлары өчен 270 сәгать каралган. Беренче сыйныфта татар теле өчен күбрәк дәрес укытылса да, нәтиҗәдә, икенче сыйныфта бу аерма рус теленең күбрәк укытылуы белән бетерелә. Ә укучыларның ата-аналары бу аерманы күрми, яисә күрергә теләмиме, әмма, нәтиҗәдә, татар теленә күбрәк дәрес бирелә, дип зарлана.
Татарстан фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов, сөйләшү файдалы узды, ди. Аның сүзләренчә, очрашуда ата-аналарга мәктәп программасы турында җентекләп аңлатылган.
«Без тел мәсьәләсендә тигез сәясәт алып барабыз», – ди министр.
Татарстан фән һәм мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин да, республикада ике дәүләт теле дә, Конституция кушканча, тигез дәрәҗәдә укытыла, ди.
Д.Мостафин, татар телле һәм рус телле балаларга татар телен өйрәтүне сыйфатлы итеп алып барырга кирәк, ди. Аның сүзләренчә, быел беренче сентябрьдән мәктәп укучыларына татар теле гадирәк программа белән укытыла башлаячак. Министр урынбасары, ата-аналарның тавыш куптарулары мәсьәләнең нигезен аңламаудан, яисә аңларга теләмәүдән килеп чыга, дип белдерә.
Райнур ШАКИР.
Яз җитә: Татарстанга сыерлар «очып кайта»
Татарстан Австралиядән 5 меңләп баш сыер сатып алырга җыена. Ике ел элек аннан бер өлеше кайтарылган иде инде.
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Русиягә сыерлар китерү белән шөгыльләнүче арадашчы фирма – «ExpoТrade Pty Ltd» ширкәтенең коммерция бүлеге башлыгы Андрей Вакулин белән бу хакта сөйләшеп куйган. Татарстан җитәкчелеге, терлекне Австралиядән кайтарту үзен аклый, ди. Чөнки андагы мал-туарның генетик потенциалы көчле икән.
Андрей Вакулин, элегрәк 3 мең АКШ доллары торган сыерларның бәясе хәзер инде 5 мең долларга күтәрелүен әйтә. Моңа юл чыгымнары да кушылырга мөмкин. Сыерларның бер өлеше Татарстанга очкычлар белән китереләчәк – буазлары шулай итеп, үзенчә «бизнес-класс»ка лаек булачак. Ә таналарны диңгез аша көймәдә җибәрергә җыеналар.
«ExpoТrade Pty Ltd» Татарстанга бер тапкыр сыерлар сатты инде. 2008 елда булды андый хәл. Ул вакытта Татарстанга кайткан сыерларның 1240 башы Апас районындагы Кормаш авылы фермасына урнаштырылды.
Әлеге фермага гади кешеләрне якын да җибәрмәделәр, ферманы автоматлар белән сакладылар, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде. Ничә баш сыерның Татарстандагы һава шартларына ияләшә алмыйча, иткә китүе, аларның уңышлары, гомумән, чит ил «мөһаҗирләре»нең хәлләре зур бер сер итеп сакланды.
Апас районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ильяс Заһидуллин 4 апрельдә Кормаштагы фермаларны карап кайткан. «Анда һәр баш терлек 25 литр сөт бирә. Бар да нормаль кебек, терлекләр ияләшкән инде», – ди ул.
Чит ил «мөһаҗирләре», авылдагы гади ферма сыерлары белән чагыштырганда, үтә дә яхшы шартларда яши. Алар өчен бик яхшы терлек сарайлары төзелә, терлекне карау эше компьютерлаштырыла. И.Заһидуллин да, аларга балансланган үзгә азык кына ашатуларын әйтә. Сер түгел, әлеге терлекләрне карау бик кыйммәткә төшә.
ТАТАРСТАННЫҢ ҮЗ ТОКЫМЫ БУЛДЫРЫЛГАН
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галиме Равил Хәйретдинов, мисал өчен, нәкъ Татарстанны үз итә торган «Татарстанский тип» дигән токым булдырган. Әлеге сыерлар кайбер районнарда уңышлы сынау да узган. Сөтне дә җитәрлек бирә, үзләре чыдам да икән.
Ветеринария академиясе проректоры, галим Али Волков: «Читтән килгән сыерларның икенче, өченче буыны инде начарлана, алар күп сөт бирә алмый, бозаулаганда проблемалар туа, – ди. – Алар безнең климатка, азыкка, биналарга яраклашмаган. Бу эш үз-үзен акламый. Затлы терлекне Маҗарстаннан, Германиядән һәм башка җирләрдән китереп карадылар бит инде. Алар бетеп бара. Кайсысы үлә, кайсыларын, икътисади яктан үз-үзен акламый башлагач, иткә җибәрәләр».
Галимнәрнең фикере хәлләр иң соңгы чиккә барып терәлгәч кенә кирәк. Кулларында акча булганда, беркемне дә тыңламыйлар. Димәк, моннан кемдер үз файдасын күрә», – дигән фикергә килгән А.Волков.
2008 елда Татарстан Австралия белән килешүләр төзегәндә, Көньяк Австралия татарлары ассоциациясе президенты Рөстәм Садри да, ике якның эшләрен җайлап җибәрү өчен, тырышлык куйган булган. Шулай да ул, Татарстанга сыерларны ерак Австралиядән кайтаруны хуплап бетерми.
«Сөтне күп бирә торган һәм токымы яхшы булган хайваннар алар. Анысы аңлашыла, әмма аларны диңгезләр аша китерү бик кыйммәткә төшә. Бәлки, Татарстанның үзендә андагы табигатькә җайлашкан хайваннарны тоту арзанрак та һәм уңышлырак та булыр иде», – ди ул.
Австралиядән, йә булмаса башка бер илдән терлек китертү Русиянең үзендә токымнарны затландыру фәненә игътибар бирмәүне, аны бөтенләй санга сукмауны күрсәтә. Һәм затлы вә шактый кыйбат мал-туарны очкычларга утыртып, ерак Австралиядән алып кайтулар – бу бер коррупция схемасы түгел микән, дигән шик уята.
Наил АЛАН.

Комментарии