- 15.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №11 (16 март)
- Рубрика: Архив
«Татарстан – Яңа Гасыр» (ТЯГ) телеканалында үзгәрешләр. Бер яктан, урысча яңалыклар – «Новости»ны алып баручыга кастинг үтсә, икенче яктан, татарча «Хәбәрләр» һәм «Новости» бүлекләрендә эшләүчеләр белән өч айлык килешү төзиләр. Озын сроктан баш тартып, өч айлык килешүгә ризалашмаучы хезмәткәрләр дә бар. Кайберәүләр хәтта ачлык белән дә яный.
«Өч айдан соң нәрсә буласын беребез дә белми. Күрәсең, KZN каналыннан килгән яңа җитәкчеләр безне эштән җибәреп, әлеге канал хезмәткәрләрен алырга җыена. KZNны бетә икән, дип тә сөйлиләр», – дип борчыла яңалыклар хезмәтендә штатта торучы журналистлар белән операторлар. Алар озын сроклы килешүдән мәҗбүри рәвештә баш тарттыруны канун бозу, дип тә саный.
ТЯГда яңа килешүгә утырту 14 мартта төгәлләнергә тиеш иде. «Хәзер яңа җитәкчелек безне кысып чыгару өчен төрле юлларга барырга мөмкин», – ди алар.
«ПРОФЕССИОНАЛЛАР БОРЧЫЛМАСЫН!»
ТЯГ җитәкчесенең мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Мәдинә Тимерҗанова «Азатлык»ка өч айлык килешүгә күчүне хезмәткәрләрнең үзләре ягыннан үсәргә теләкләре бармы-юкмы икәнен белү өчен эшләнде, дип белдерә.
– Без беркемне дә эштән җибәрергә дигән максат куймадык. «Хәбәрләр» бүлеге тулысынча эшли. Монда тәгаен аерым кешеләргә генә сорауларыбыз бар безнең. Алар берничә генә. Өч ай «без үз һөнәребезгә лаеклы», «без яхшы эшлибез» дигәнне дәлилләү өчен җитәрлек вакыт. KZN каналыннан хезмәткәрләрне ТЯГга күчерү булмаячак, – ди Тимерҗанова.
Аның сүзләренчә, кадрлар бүлегенә барып, килешүләрне үзгәртүгә кадәр ул барлык хезмәткәрләрне дә җыеп аңлаткан, килеп туган сорауларга җавап биргән. «Үз эшен яраткан һәм җиренә җиткереп башкарганнарга монда борчылыр әйбер юк», – ди ул.
Барлык хезмәткәрләрне дә, өч айлык килешүгә этәреп, күпләрне борчуга салганчы, һөнәри яктан компаниягә туры килеп бетмәгәннәрне генә җитәкчелеккә чакырып сөйләшү кулайрак булмас идеме? «Азатлык» әлеге сорауны да Тимерҗановага юллады.
– Эшләргә теләүчеләрдә бер генә сорау да тумады. Алар шунда ук гаризаларын язды. Үз карашларын ачыктан-ачык белдергәннәргә мин бик рәхмәтлемен. Бу шулай ук безгә мәгълүмат булып тора. Әгәр йомшак урын бар икән, ул шулай ук күренә. Ниндидер ачлык игълан итү турында сүзләргә килгәндә, алар киреләнеп калучылар. Ә нигә аларга бу яңалыкны хупламаска? Кирелек бернәрәсәне дә үзгәртмәячәк, хезмәт хакларын да, сюжетлар өчен өстәмә акчаларны да, – ди Тимерҗанова.
«РЕЙТИНГНЫ КҮТӘРҮ КИРӘК»
Җитәкче алга таба ТЯГда хәбәрләрнең профессиональ яктан яхшы эшләнгән булуын тели. «Монда беркадәр торгынлык (застой) бар. Репортажлар, сюжетлар ясауны да арттыру кирәк. ТЯГ республика каналы булганга, яңалыкларның рейтингын күтәрү кирәк, алар төп хәбәрләр булырга тиеш. Яңалыклар – иҗади төркемнең җимеше. Максатыбыз – тапшыруларны тагын да профессиональрәк итү», – ди ул.
Халык тапшыруларда проблемалары чишелүен, җитешсезлекләрнең күбрәк яктыртылуын, мәнфәгатьләре кайгыртылуын көтә. Алга таба ТЯГда өстән төшкән, хакимиятне күрсәткән яңалыклар күбрәк булачакмы, әллә проблемаларга күбрәк урын биреләчәкме?
– Мин һәрвакыт теге ягы да, бу ягы да булсын, дигән карашта. Без республиканың дәүләт каналы буларак, һичшиксез хакимиятнең ни белән шөгыльләнгәнен яктыртырга тиеш. Килешерсез, аны төрлечә яктыртып була. Үз темаларын тапкан һәм аны күтәргән журналист кына чын журналист. Аннан кала, кешеләр үзләре дә безгә килеп борчулары турында сөйли. Аларның ничек яктыртылуы бигрәк тә мөһим. Һәр теманың яшәүгә хокукы бар, әмма язмада низагтагы барлык яклар һәм белгеч фикере дә күрсәтелергә тиеш, – дип белдерде Тимерҗанова.
12нче март көнне ТЯГда «Новости» тапшыруларын алып баручыга кастинг үтте. Тимержанова сүзләренчә, 150 кеше телевидениедә эшләргә теләк белдергән булган, яртысын кире какканнар. Узган шимбәдә 75 кеше бәйгегә чакыртылган. «Алар арасыннан, иң күп дигәндә, 10-15е генә чираттагы турга үтәр, дип уйлыйм. Без сайтта да сайлау мөмкинлеге тудырачакбыз», – ди Тимерҗанова.
Бүген күп кенә каналлар журналист булып эшләгән, инде танылганнарны, төрле сюжетларны бәйләү осталыгына ияләрне, дөнья яңалыкларын да, төбәкнекен дә яхшы белгәннәрне алып баручы итеп куя.
– Бу яхшы күренеш, мин аны хуплыйм. Журналист та алып баручы була ала. Безнең профессиядә барысы да мөмкин. Иң әһәмиятлесе, ул заманча, акыллы, иҗади, креатив һәм үз һөнәрен бик яраткан кеше булырга тиеш. ГТРКда әгәр син корреспондент һөнәрен белмәсәң, алып баручы булып эшли алмыйсың. Яңалыкларны бары тик аларны яхшы белгән кеше генә тәкъдим итә ала, – ди Тимерҗанова.
KZN, ягъни, «Казан» телерадиокомпаниясен оештырган һәм ун ел аның җитәкчесе булган Мәдинә Тимерҗанованың 20нче гыйнварда ТЯГның генераль директоры урынбасары итеп билгеләнүе мәгълүмат чаралары өлкәсендә көтелмәгән хәл булды. Аннары бер ай да узмады, KZNнан «Адымнар» тапшыруын алып барган Сәрия Хәбибуллина ТЯГга күчеп килде. Ул татарча «Хәбәрләр» һәм урысча «Новости» бүлекләренең башлыгы итеп куелды.
ТЯГ җитәкчесе Илшат Әминов Тимерҗанованың килүен «Мәдинә белән бергә эшләячәкмен, ул тырыш кеше», – дип бәяләгән иде. Ә Хәбибуллина турында: «Сәрия урысча да, татарча да белә. Мин әллә кайчаннан бирле инде ике телне дә яхшы белгән кешене эзләдем», – диде.
Наил АЛАН
Касьянов: «Хакимияткә килсәк, милләтләрнең хокукларын яклар идек»
ПАРНАС фиркасе башлыгы Михаил Касьянов сайлау алды кампаниясе буенча Казанда да булып китте. Аның тарафдарлары хакимияткә үтеп керү теләге турында әйтеп килә.
Үзе җитәкләгән сәяси көчнең Татарстанның дәүләтчелеге, милли республикаларга карашы турындагы сорауларга Михаил Касьянов «Азатлык» радиосына эксклюзив җаваплар бирде.
– Русия сәясәтчеләренең, демократлармы, патриотлармы, евразиячел карашта торучылармы – барысының сәяси карашлары нык аерыла, әмма Русиянең бербөтенлеге мәсьәләсендә алар бердәм. Шул ук вакытта татарлар дәүләтчелеккә лаек түгел дигән фикер яшәп килә. Әмма татарларның күңелендә дәүләтчелек хыялы әле дә сүнмәгән. Татарстан мөстәкыйль дәүләт булган очракта, сез һәм ПАРНАС партиясе аны яклар идеме? Татарлар иртәгә ук аерылып чыгарга җыенмый, әлбәттә, әмма өстенлекләр, өстәмә вәкаләт бирү мәсьәләсенә карашыгыз күпләрне кызыксындыра.
– Мин Татарстанны Русиядән тыш күрмим. Минемчә, Татарстанда яшәүчеләр үзләре дә Русиядән аерым булырга теләми. Татарстан үзенең проблемаларын федератив дәүләт кысаларында хәл итә ала. Татарстан Конституциясендә республикага үзенең милли үзенчәлекләрен исәпкә алу һәм үстерү мөмкинлеге каралган. Татар милләте – Русиянең нигезен тәшкил итүче халыкларның берсе.
– Хәзерге Русия хакимияте әле патша заманнарыннан башланып киткән урыслаштыру сәясәтен дәвам иттерә. Аңа бик күп мисаллар китереп була. Татарларга латин графикасына күчү тыелды, татар телендә укытуга каршы хәрәкәт бара, рус телен укыту турындагы дәүләт концепциясе өлгесендә милли телләрдә укыту бөтенләй каралмаган иде. Сезнеңчә, Русиянең күп милләтле булуы бу илнең өстенлегеме яки кимчелегеме?
– Безнең федераль нигезле дәүләттә хакимият милләтләрне, аларның хокукларын якларга тиеш, бу федераль хакимиятләр бурычы, бу Конституциядә язылган. Монда бу хакта борчылырга бернинди сәбәп булмаска тиеш. Без хакимияткә килгән очракта, Конституция тулысынча үтәләчәк һәм Татарстанның хәзерге кебек хокуклары булачак. Хәзер алар, сез әйткәнчә, төрле кануннар белән төрле яклап кысыла, барлык республикалар федератив дәүләт кысаларында үз хокукларын яклый алырга тиеш, минемчә. Русиянең күп милләтле булуы – бу бик яхшы күренеш, без гасырлар буе бергә яшибез бит.
– Сәясәтче Михаил Прохоров милли республикаларны бетерергә кирәк дигән белдерүләр ясаган иде. Сез аның белән килешәсезме?
– Юк, мин катгый рәвештә бу концепция белән килешмим. Русия федератив дәүләт һәм ул шул рәвешле үсәргә тиеш.
– Бүгенге көндә Русиядә федерализм да җуела бара. 1990нчы елларда Татарстан, салымнарны тулысынча Мәскәүгә җибәрмәгәнгә күрә, башкалардан баерак яши башлаган иде. Хәзерге вакытта салымнарның күпчелек өлеше федераль үзәккә китә һәм кире акчаны төрле программалар ярдәмендә генә сорап ала алалар. Сезнеңчә, Татарстан, Башкортстан һәм башка донор төбәкләр өчен нинди саннар, нинди тәртип гадел булыр иде?
– Мин, гомумән, салым түләү тәртибен үзгәртер идем. Төбәкләргә салым 50гә-50 исәбе белән түләү дөрес булыр, минемчә. Бу, үз чиратында, җирле хакимиятләрне дә ныгытачак. Әмма Татарстан, Башкортстан һәм Чечняга ниндидер өстенлекләр бирергә ярамый, дип саныйм. Чөнки бу бердәм икътисади тирәлекне какшата.
– Сезнең Кырымны аннексияләүгә карашыгызны беләбез. Андагы кырымтатарлар хәзер сезнең потенциаль сайлаучыларыгыз була ала. Матбугат очрашуында хакимияткә килгән очракта, Украина белән килешү төзеп, канунилыкны торгызу теләге турында әйттегез. Сез моны ничек күз алдына китерәсез? Кырымны кайтарыр идегезме?
– Минемчә, Русия белән Украина арасындагы килешү булырга тиеш һәм анда Кырымны 2014нче елның аннексиясенә кадәр булган хәлгә кайтару турында әйтелер иде, мөгаен. Монда бернинди гаҗәпләнерлек әйбер юк. Кырымтатар автономиясе – анда яшәүче халыкларның табигый теләге.
– Сез хакимияттә булсагыз, кырымтатарлардан дошман мөһерен алыр идегезме?
– Әлбәттә, Русиядә барлык халыклар акланган. Сталинны хөкем итү һәм сталинизм корбаннарын аклау – бу безнең өчен нигез бурычларның берсе. Ленин җәсадын Кызыл мәйданнан чыгару – тагын бер зур мәсьәлә. Без күптән әйтеп киләбез, без бу чорга нокта куярга тиешбез.
– Сез Кырымдагы хәлләрне күзәтеп барасызмы? Кешеләр югала, тентүләр, җырчы Җамалага басым ясала.
– Әйе, кызганыч, бу шулай, күзәтеп барабыз. Бу – канунсызлык, башбаштаклык, хокук яклаучылар да анда эшли алмый. Анда кырымтатар каналы зур кыенлыкка тарыды. Русия ватандашлары булсын, Украина ватандашлары булсын, андагы халыкларга теләкләшлек белдерәбез.
Дуңгызчылык комплексы башка районда төзеләчәк
Татарстанның Тукай районы Калмаш авылы халкы якында дуңгызчылык комплексы төзү планына каршы чыккан иде. Төрле җыеннар уздыру белән бергә алар республика җитәкчелеге исеменә төзелешкә каршы хатлар язды, имзалар җыйды.
Әлеге проектка каршы чыгучы инициатив төркем җитәкчесе Гөлчәчәк Ибраһимовага Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хазиповтан хат килгән. Анда «Камский Бекон» җәмгыятенең яңа дуңгыз комплексы төзелешен Минзәлә яки республиканың башка районына күчерү мөмкинлеге турында әйтелә. Инвестор хәзер бу мәсьәләне тикшерә.
Нәселле дуңгызчылык комплексын төзү фикере ул вакыттагы Русия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровның Тукай районына эш сәфәреннән соң туды. Әлеге мәсьәлә федераль үзәк һәм Татарстан хөкүмәте дәрәҗәсендә хәл ителә.
Узган елның 10нчы ноябрендә Тукай районы Калмаш авылы халкы, хакимиятнең полиция җибәрү белән янавына карамастан, үз авылларында дуңгыз үрчетү фермасы булдыруга кагылышлы җыен оештырды. Күпләп килгән халык бертавыштан төзелешкә каршы тавыш бирде.
Авыл халкы белән Тукай районы башлыгы Васыйл Хаҗиев та очрашып, уртак тел табарга тырышып карады. Проблема Калмаш авылы җирлегендә яшәүчеләрнең урам җыеннары оештыруга кадәр барып җитте. Ахыр чиктә, хокук сакчылары канунсыз митинг оештыруда авыл имамы Әхмәтбизан Борһановны гаепләде. Тик Тукай районы мәхкәмәсе мулланы аклап чыкты.
Күптән түгел Интернетта Татарстан Президенты һәм башка түрәләр исеменә әлеге төзелешкә каршы петициягә имза җыю башланды.

Комментарии