- 15.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №11 (16 март)
- Рубрика: Архив
Владимир Путинның Сүриядән Русия гаскәрләрен чыгарырга карар кылуы дөнья җәмәгатьчелеге өчен дә, сәясәт белгечләре өчен дә көтелмәгән хәл булды. Хәтта әлеге илнең башлыгы Башар Асад та, мөгаен, андый «сюрпризга» әзер булмагандыр.
Дүшәмбе кич Русия Президенты саклану һәм тышкы эшләр министрларын үзенә җыеп, 15нче марттан ук гаскәрләрнең төп өлешен Сүриядән чыгара башларга әмер бирде. Һәм билгеләнгән көнне беренче очкычларның «туган якларына» әйләнеп кайтуы турында матбугатта хәбәрләр чыга башлады.
Баш командующий фәрманында сүз Сүриядән бөтенләй үк китү турында бармый, чөнки андагы хәрби базалар безнең ил карамагында кала. Димәк, аларны карап тору, саклау өчен ниндидер контингент таләп ителәчәк, тик ул сугыш операциясендә катнашкандагы кебек зур булмый (чит ил мәгълүмат агентлыклары Сүриядә барлыгы 4 меңгә якын Русия хәрбие хезмәт итә, дип бәяләгән иде. Башар Асад армиясенә безнең 70 очкыч, берничә хәрби судно, «Панцирь-С», С-400, «Бук-М» саклану системалары ярдәмгә җибәрелде).
Җәмгыятьнең хәрбиләшү чирен йоктырган «аеруча патриот» өлеше Путинның бу адымын хупламый. Әйтик, Владимир Жириновский «Безгә Сүриядән чыгып китәргә иртәрәк әле», – дип белдерде. Аның сүзләренчә, Совет гаскәрләре Әфганстанны калдырып, берничә ай узуга президент Нәҗибулланы Кабул шәһәре уртасында баганага асып җәзалаганнар. «Безгә Әфганстаннан чыгасы түгел, киресенчә, гаскәрләрне арттырып, Пакистанга таба юнәләсе иде», – дип белдерде ЛДПР башлыгы сишәмбе көнне Думада узган пленар утырышта. Һәм «Русиягә, һичшиксез, хәрби хәрәкәтләр театры кирәк», дип өстәде.
Ә андый театр кыйммәткә төшә, әлбәттә. Көненә 2,5 миллион долларга, дип исәпләде РБК телеканалы. Хәрбиләр арасында да югалтулар булды: Русиянең 4 кешесе үлү турында рәсми хәбәр ителә.
Сүриядә корал куллануны чикләү илебездәге икътисади проблемаларга бәйле булырга мөмкин. Хәрби операциянең узган елның 30нчы сентябрендә башланганын исәпкә алсак, аның бюджетка инде 400 миллион долларга (30 миллиард сумга якын) төшкәнен чамаларга була. Әле бу турыдан-туры югалтулар гына. Сүз уңаеннан, бу низаг рубль бәясенә дә йогынты ясады. Чөнки берәр ил сугышта катнаша икән, аның валютасы ышанычлы санала алмый. «Акча тынычлыкны ярата» дип юкка гына әйтмиләр.
Кайбер белгечләр Сүриядән китүебез сәбәбен якынлашып килүче Дума сайлауларында күрә. Янәсе, Владимир Путин игътибарны тышкы сәясәттән акрынлап эчкесенә күчерә. Хәзерге шартларда протест көчләре артырга мөмкин, һәм Кремль бөтен ресурсларны шуларны булдырмауга юнәлтәчәк.
Бер яктан, халыкта күп кенә сораулар тудырган хәрби операцияне «Бердәм Русия» көндәшләре (ЛДПРдан кала, әлбәттә) үз файдасына кулланырга мөмкин. Икенче яктан, Путинның кискен рәвештә Сүриядән гаскәр чыгаруын аның чираттагы дипломатик җиңүе итеп күрсәтергә була. Илбашы рейтингын саклап калу өчен бүген барлык чаралар да эшкә җигелә. Президент сайлаулары узасы 2018нче елга күп калмады.
Хәер, Сүриягә әйләнеп кайту ихтималы да инкарь ителми. Моңа Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко ясаган белдерү ишарәли. Ул президентка чит илдә хәрби көчне куллану хокукын бирә торган Федерация Советы карарын гамәлдән чыгару кирәк түгел, дип саный. Димәк, Путинга кирәк чакта очкыч һәм корабларыбыз яңадан шул төбәккә таба юнәлергә мөмкин. Тик шунысы: бу кыланмышлар өчен үз кесәсеннән кабат гади халык түләячәк.
Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии