СУБСИДИЯ АЛДЫМ – ЫШТАНСЫЗ КАЛДЫМ!

СУБСИДИЯ АЛДЫМ – ЫШТАНСЫЗ КАЛДЫМ!

Компакт дисклар сатып торучы әби игътибарымны җәлеп итте. Гадәттә, мондый урында яшьләр басып тора, әбиләрне көн дә күрмәссең. Якынрак елыштым. Әбием мин уйлаганнан да кәттәрәк булып чыкты. Өстәлендә эстрада җырчылары дисклары түгел, ә башка төрлерәкләре җәелеп ята.

Әйтик, «10 көн эчендә ничек ябыгырга?», «Диеталар», «10 көндә корсактан ничек котылырга?», «Фитнес», «Инглиз телен бер ай эчендә» кебек һәм башка файдалы дисклар тупланган монда. Арада «Дәүләт акчасына үз эшеңне ничек ачарга?» дигәне, күзне «ертып», үзен кулыма алырга мәҗбүр итте.

– Акыллы кыз икәнсең, – диде әби, нәрсә белән кызыксынуымны күреп. Менә минем кыз да дәүләттән акча алып, шушы ноктаны булдырды, үзе эштә булгач, аның урынына мин торам инде.

– Дәүләттән күпме акча алды инде ул?

– Ник, вак эшмәкәрлекне үстерергә ярдәм итүче 58800 сум турында бер дә ишеткәнең юкмыни?

Менә нинди хикмәт икән бу, дидем дә, теге дискны кире урынына куеп, үз юлым буйлап киттем. Беләм мин ул әйберне, бик яхшы беләм!

КӘГАЗЬ БОТКАСЫ – БЕРЕНЧЕ ЧОКЫР

Әлеге субсидияне алу өчен, кимендә ярты ел чамасы, үз районыгызның Мәшгульлек үзәгендә эшсез кеше буларак исәптә торырга кирәк. Бу бер дә җиңел эш түгел, чөнки анда шул вакыт дәвамында теләсә кем исәптә тора алмый. Моның өчен хезмәт кенәгәсен кулыңда йөртеп, рәсми рәвештә эшсез саналырга, 16 яшьтән кечерәк (яки пенсия яшендә) булмаска, берәр уку йортының көндезге бүлегендә укымаска, шәхси эшмәкәр яки ҖЧҖ оештыручыларның берсе булып тормаска, эшләмәүче төркемгә караган инвалид булмаска, декрет ялында исәпләнмәскә… кирәк. Саный китсәм, тагын әллә ничә дистә шарт яза алам әле. Шул шартларга туры килсәгез, бик күп документ җыярга, үзегезнең шул шартларга туры килүегезне дәлилләргә дә туры киләчәк.

Инде Мәшгульлек үзәгенә урнашсагыз да, 10 көн эчендә, сезгә тәкъдим ителгән ике төрле эштән баш тартасыз икән, күпме генә тырышып урнашкан булмагыз, күпме генә кәгазь җыеп чапмагыз, ул Мәшгульлек үзәгендәге исемлектән чыгарылачаксыз.

Берәр җаен табып, анда калу бәхетенә ирешсәгез, ярты ел чамасы Мәшгульлек үзәгендә торсагыз да, дәүләт бирә торган субдсидияне нәкъ менә сез алачаксыз, дигән гарантия юк. Эшмәкәрлекне үстерү өчен бирелә торган бу субсидияне алу өчен, кемдер беренчел тестны уза алмый, кемнеңдер бизнес-план төзүдә кыенлыклар туа, ә кемдер шуны төзеп тә, комиссия әгъзалары каршында яклаганда, аларның сорауларына җавап бирә алмый. Хәер, бизнес-план төзү әллә ни катлаулы эштер, дип куркып калмагыз, аны төзүдә сезгә Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре ярдәм итәчәк. Алар хәтта, шушы эшне өйрәтү өчен, махсус укулар уздырырга да бурычлы әле.

ИКЕНЧЕ АКЫЛ – САЛЫМ ТҮЛӘМӘГЕЗ

Комиссияләрне узгач, өч көн эчендә, сезнең бизнес-план якланганмы, юкмы икәнен хәбәр итәрләр. Ә бу инде сезнең хисапка тиздән акча күчереләчәк, дигән сүз. 58800 сум гына да түгел. Чөнки алдан ук аңлап, бөтен әйберне өйрәнеп эш йөрткән булсагыз, дәүләт пошлинасы, нотариус хезмәте, мөһер ясату, төрле кәгазьләр алу, хокукый һәм техник характердагы барлык чыгымнарны каплау өчен өстәмә акча да биреләчәк. Әгәр сез, шушы ук Мәшгульлек үзәгендә торучы тагын берәр кешене үзегезнең әле генә ачылган эшмәкәрлек ноктасына эшче итеп аласыз икән, ул кеше өчен дә 58800 сум сезгә биреләчәк.

Акчаны алдым да, эше бетте түгел! Өч ай эчендә сез, Мәшгульлек үзәгенә, шушы акчаларыгызны ничек тотачагыгызны дәлилләгән кәгазьләр китерергә тиеш.

Исегездә калдырыгыз: Мәшгульлек үзәгеннән алынган субсидиядән салымнар түләнми. Әгәр сездән салым сорый башласалар, урысчалатып: «Письмо Минфина РФ от 27.08.10 №03-11-11/224» карагыз, анда салым түләнми, дип әйтелгән!» – диегез. Тик аңарчы «УСН»га күчәргә онытмагыз. Анысының ни икәнен салым хезмәтендә аңлатырлар.

ӨЧЕНЧЕ «ӘКИЯТ» – ПЕНСИЯ ФОНДЫ

Шул ук акчадан сезгә Пенсия фондына да акча күчереп барырга туры киләчәк. Узган атнада гына Саба районыннан бер хатын шалтыратып, октябрь аенда Мәшгульлек үзәгеннән 58800 сум акча алуы һәм хәзер Пенсия фондына ай саен 3 мең сум тирәсе түләргә мәҗбүр итүләре хакында сөйләде. «Мин аны түләргә тиешме соң? – дип сорады ул. – Минем бизнес-планда бит Пенсия фондына 17208 сум гына түләнәчәк диелгән, ә монда хәзер 36 мең сумга якын килеп чыга. Калган акчага нинди бизнес эшләп булсын?»

Шушы сорау белән Казан шәһәренең Совет районы Пенсия фондына шалтыраттым. Менә монда иң кызыгы башлана да инде. Пенсия фондында эшләүче өлкән белгеч Роза Җәүдәт кызы Минапова аңлатуы буенча, сез аны тулаем түләргә тиеш буласыз.

– Әле узган ел гына шушы субсидияне алучылар Пенсия фондына елына 17 мең 208 сум акча күчергән булса (чөнки Мәшгульлек үзәге белән төзегән килешү буенча сез шәхси эшмәкәр булып 1 ел торырга тиеш!), яңа елдан кергән үзгәрешләр нәтиҗәсендә бу сумма нәкъ ике тапкыр артып, 36 мең 665 сумга җитте. Ягъни, 2013 елның 1нче гыйнварыннан башлап, шәхси эшмәкәр булып саналган һәркем Пенсия фондына ай саен 3 мең сум күләмендә акча күчерергә тиеш булып чыга. 2015 елга әле бу артым 3 тапкыр булыр, дип фаразлана, – диде ул.

Арттырсалар да, анда инде эре эшмәкәрләр генә исән калыр, мөгаен, алар андыйга гына түзәр. Ни өчен дигәндә, яңа закон үз көченә кергәннән бирле, шушы ике ай эчендә генә дә, Русиядә 208 меңнән артык вак эшмәкәр үз эшчәнлеген туктаткан икән инде. Әле бу сан алга таба да үсәчәк. Берәүләр законлы эшчәнлеген туктатып, күләгәдә генә эшмәкәрлек итеп ятачак, икенчеләр… Алары ҖЧҖгә күчеп бетәчәк. Менә монысы хакында бераз соңрак.

Хәзер дәүләтнең вак эшмәкәрлекне үстерү өчен биргән 58800 сумына карагыз да, икенче кулы белән үк Пенсия фонды аркылы тартып алган 36 мең 665 сумына карагыз. Якынча 22 мең сум акча кала. Авыл җирләрендә бу акчаны нәкъ менә кече фермерлык төзү өчен, дип алалар да. Әйтегез әле, 22 мең сумга кече фермерлык төзеп буламы? 20 мең сумга ике кечкенә бозау алып куйсаң да, аларны ашату өчен азык каян аласың? Димәк, бу файдага түгел, ә зыянга гына булып чыга түгелме?

АКЫЛ БЕЛӘН ХӘЙЛӘ КОР

Монда инде бераз гына акыл булса һәм хәйләгә керешсәң, акчаның байтак өлешен үзеңә саклап калып була икән үзе. Менә, мәсәлән, субсидияне алганда ук «ИП» теркисе урынга ҖЧҖ (ООО), ягъни җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять итеп теркәлсәгез, Пенсия фондына 36 мең сум түләп ятмас идегез. Әйе, «ИП» теркәгәндә 400 сумлык пошлина түләсәң, ҖЧҖ өчен 4000 сум түләргә кирәк, шулай да 36 мең түгел ич инде…

Шул ук узган атнада гына, тагын бер укучыбыз 58800 сум буенча шалтыратып:

– Мин узган елның ноябрендә генә шул акчаны алган идем, хәзер аның файдасы булмавын аңладым, «ИП»ны ябып кына куйсам, Пенсия фондына акча түләмичә калсам ярыймы? – дип сорады.

Җавап бирәм: юк, сез «ИП»ны яба алмыйсыз. Сезнең Мәшгульлек үзәге белән төзелгән килешүегездә, бу шәхси эшмәкәрлек вакытыгыз кимендә 1 ел дәвам итәчәк, дигән пункт та бар. Әгәр сез, «ИП» эшчәнлеген туктатасыз икән, алган субсидиягезне дә тулаем кире кайтарырга мәҗбүр булачаксыз.

Әле бу акчаны алып өлгермәгән, ләкин алырга ниятләгән башкаларга файдалы киңәш: кече фермерлык өчен алмагыз аны. Әгәр башка бер бизнес проекты уйлап чыгара алмасагыз, интернетка кереп эзләнегез. Анда нәкъ менә шушы 58800 сум өчен төзелгән проектлар бик күп. Менә мин дә тулы бер исемлекне карап, үземә туры килердәй бизнес-план эзләп утырдым әле. Ателье ачу, гөмбә үстереп сату, макулатура җыю, ачкычлар ясау, маникюр хезмәте, массаж кабинеты, попкорн ясап сату, хотдог/шаурма/гриль, шиномонтаж үзәге, мамык-йон эшләнмәләрен реставрацияләү, түләүле биобәдрәф ясау… Карый башласаң, ниләр генә юк монда!

НӘТИҖӘ

Авыл халкы шул 58800 сумны да күпме йөреп, эш өчен алырга теләсә дә, шуның яртысыннан артыгын дәүләткә тапшырырга мәҗбүр. Шул ук вакытта, Русия күләмендә миллиардерлар саны арта, дип мактаналар. Менә быел да долларлы миллиардерлар Татарстанда өчәү булган, ди. Бу сумнарда гына түгел, бу –долларларда! Шул миллиардерлар исәбендә Алексей Семин атлы кеше дә бар.

«Образование» фонды акцияләрен хәтерлисезме? 1990нчы еллар хакында сүз бара. Менә шушы фонд нәкъ менә Семинныкы. Кемдер үз акцияләре өчен 1-2 сум дивиденд ала алмый тилмергәндә, шул акция хуҗалары миллиардерлар булып йөри.

Миллиард дигәннән… Акча артмый бит ул. Бары тик, кайчандыр гади халык кулында булган акча шулар кулына күчә генә, дигән сүз. Байлар белән ярлылар арасындагы упкын торган саен тирәнәя генә. Кемнәрдер череп байый, кемнәрдер тормыш төбенә тәгәри. Шулай да без тигез. Барыбыз да бер Кояш астында, барыбыз да бер Аллаһ хозурында.

Илдинә ЯДКӘРОВА.

Комментарии