Ир затыннан минем гайрәтем чикте инде

Без мәхәббәт турында күп сөйлибез. Язучылар да бу теманы үз әсәрләрендә күп күтәрәләр. Тотрыклы гаиләләр турында матбугатта язмалар еш күренә. Менә хикәянең мондые белән танышыйк әле.

«…Бу дөньяда ярты гасыр яшәсәм дә, -атларны күрәлмадым. Мин аларны күңелемнән мәңгегә чыгарып ташладым. Нәрсә генә булмасын, -атны кеше рәтенә кертә алмыйм, күз алдымда алар начарайганнан-начарая, төссезләнгәннән-төссезләнә бара.

Безнең әти гомер буе эчте. Әнине кыйнады, аңа бер рәхәт күрсәтмәде. Әни әйтә иде:

– Менә, кызым, күр әтиеңне, нинди начар кеше ул. Кияүгә чыкканнан бирле изелеп яшим. Кияүгә чыкма, ир-ат хайван белән бер ул, үзен генә ярата. -кызга хөрмәт юк.

Әнинең әйткән сүзләре күңелгә сеңде, ахры. Мин инде 10 яшемдә үк үземнән кечкенә малайларны тотып кыйный идем. Әни үзе дә сизмәстән, кечкенәдән үк кыз балада ир-атларга карата нәфрәт хисе тәрбияләде. Әнинең сүзләре, күңелгә кереп, ир-атларга карата мөнәсәбәт формалашуда үз ролен уйнамый калмагандыр.

…Малайлар мәктәптә кызлар белән шаяралар. Шундый «шаярулар» аркасында, сыйныфташ кызның бер бармагын сындырдылар. Бик озак төзәлмәде, сызлады. Аның ул бармагы кәкрәеп калды. Шуннан соң ир-егетләргә ничек хөрмәт белән карарга мөмкин?

Өлкән сыйныфларда укыганда, бервакыт авылдашым озата кайткан иде. Мине үбәргә дип, иреннәремә сузылып, башымны боргалап бетерде. «Үптер», – дип теңкәмә тиде. «Юк», – дидем. Төртеп җибәрдем. Менә нинди бит егетләр. Имеш, көчсез кыз баланың башын бора-бора үбәләр. Кыз баланы үсеп утыра торган чәчәкләргә тиңләргә кирәк.

Юк шул, юк чын ир-егетләр. Кыз вакыттан ук егетләргә карата йөрәгем катты. Икенче бер авылдашым да клубтан соң озата килгән иде, анысы чишендерә үк башлады. Бирдем кирәген. Гомергә онытылмаслык иттем. Мин төшеп калганнардан түгел. Үзләрен тота белмәүчеләрнең арт сабакларын тиз укыта идем. Әле егетләр арасында берьюлы биш «итәк» артыннан чабучы «коллекционерлар» да бар бит. Күп кызлар шуларның матур сүзләренә ышанып, «ятьмәләренә» эләгә. Кыскасы, хатын-кызларның түбән тәгәрәвенә ир-атлар гаепле.

Апам кияүгә чыкты, кемгә дисәгез, исереккә. Рәхәт күрдеме? Юк. Шул ирнең пычрагын җыеп йөрде. Ир булса иде. Гомер буе үз хуҗалыкларында бер кадак какмады. Балаларны карашмады. Аларга гомерендә бер бүләк тә алып кайтмады. Апа ике урында эшләп, исерек ирне асрап ятты, карады. Алла сакласын, мин аны ир дип тотаммы? Үз-үзен, гаиләсен карый алмаган ир нәрсәгә кирәк ул? Апага: «Аерыл!» – дидем. Шуларны күреп үскәч, ир-егет халкына минем нәфрәтем зур булды.

Хәзерге ирләр аракы кисмәгендә йөзәләр. Әгәр нәфис затлар кайгы килгән саен эчсәләр, бу дөньяда бер генә аек хатын-кыз да калмас иде.

Күрә алмыйм мин ир-атларны. Карт кыз булып калсам калдым, кияүгә чыкмадым. Кияүгә чыгып кем рәхәт күргән? Иллегә җитсәм дә, теләгемә ирешеп яшәдем. Кайда теләсәм, шунда ял иттем. Хәзерге ирләр белән торганчы, үзең генә яшәвең артыграк. Кияүгә чыгып, кулыңны-аягыңны гына түгел, җаныңны да богаулап куйганчы, ялгыз яшәвең мең өлеш артыграк. Ир белән йокларга кирәк булса, бер күз кыстыңмы, алар йөгерә-йөгерә килә. Фатирың булса, эш ирләргә төртелми. Бергә үскән иптәш кызларымның тормышларына карап, аларны ничек кызганганымны белсәгез иде.

Иң якын дус хатыныма кунакка барган идем, ире эчә, әле чит хатыннар янына да йөри икән. Дус хатынымны кызганудан елап ук җибәрдем. Аларның читлектәге коштан бернинди аермалары да калмый.

Яшьрәк вакытта бөтен ирләр дә хатыннарына хыянәт итә, дигән сүзләргә ышанмый идем. Өйләрендә алма шикелле хатыннары канәгатьләндермиме әллә? Юк, хәзерге ирләр азган. Ир-атка барыбер нәрсәдер җитми.

Бу хатын-кыз акылга җиңелрәкме әллә, дип уйлый күрмәгез. Табиблар мине, нормаль кеше, диләр. Танышларым да минем турында, бөтен яктан да килгән, сөйкемле туташ, диләр. Кызыгып йөрүче ир-егетләр булды. Яшь вакытта да егетләрем булмады түгел. Ләкин мин чын ир-егетне очрата алмадым. Чын ир-егетнең холкы, минемчә, «сыгылмалы-бөгелмәле» булырга тиеш түгел. Хәзерге заман ирләре арасында ир-егет сыйфатына ия булганнары аз. Көчле зат дип саналган ир-егетләр юк диярлек. Хатын-кызны ихтирам итә алмаган, нәфис затка карата игътибарсыз булган ирләр буа буарлык. Мин ирсез рәхәтләнеп яшәдем, яшәячәкмен. Ир затыннан гайрәтем чикте инде…»

Бу ханымның ир-егетләр турындагы фикерләре шундый. Исемен күрсәтмәүне үтенде. Мондый «геройлар» хатын-кызлар арасында аз. Үз гомеремдә ирләргә карата булган каршылыклы фикерле ике хатын-кызны гына очраттым.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре.

Комментарии