Бала җенесен сайлама икән!

Бала җенесен сайлама икән!

– тормышымның мәгънәсенә әйләнде. Төшләремдә сабыйлар күреп саташсам, өннәремдә аларны сөеп туя алмыйм. Авыр хезмәт башкармыйм, сәламәтлегем яхшы, ирем кул күтәрми, ләкин һәр туарга тиешле сабыем төшә бара.

24 яшемдә, яратып кавышкан ирем белән килешеп, балага узарга булдым. Инде өйләнешүебезгә дә 1 ел булып киткән, тору урыны да җайлашкан иде. Саклану чараларын өзгәннән соң, һәр ай саен, могҗизаның чынга ашуын көтә башладык. Ләкин, моннан соң да, ярты ел балага уза алмадым. Кайнаналар ягыннан да онык сөяр көннәр җитүен санаучылар булды. Хәтта корсагымны да тикшерә башладылар. Хатын-кыз табибына барырга үгетләделәр. Бардым, тикшерендем, бар да яхшы диделәр. Беренче елларда ук, балага узарга кирәклеген аңлаттылар. Шулай да, өметләнергә кушып кайтарып җибәрделәр.

Ул көн килде. Шатлыгымны безнең һәм ирем ягына, шулай ук, бөтен танышларыма җиткерергә ашыктым. Улым булачак, иремә охшаячак дип хыялландым. Әтисез үскәнгәме, ир балаларны күбрәк яраттым. Кибетләрдән булачак улыма киемнәр дә алдым. Ашыкканмын икән, дүртенче аемны тутырып килгәндә, тиктомалдан балам төште.

Ул көннәрдә елый-елый шешенеп беттем. Инде беленә дә башлаган корсагымның бушап калуын сиздем. Сабыемның юклыгын белүдән дә авыр нәрсә юк иде миңа. Җитмәсә, табиблар да, яңадан ел ярым сакланырга кушты.

Ел ярым – көткәннәр өчен озак вакыт. Миңа да нәкъ шулай тоелды. Билгесезлектән тизрәк арынасым, тизрәк бала сөясем килде…

Табиблар әйткән вакыт үтүгә, кабат балага уздым. Үземнең йөкле булуымны иремнән башка беркемгә дә әйтмәдем. Узганында да бик авырга туры килде. Ярамны кабат-кабат яңартып, теңкәмә тиделәр. Ә бу юлы исә, шатлыгымны озак вакытка эчемә яшердем. Минем бит улым булачак, улым, дидем.

Тагын баласыз калдым… Нинди гөнаһларым өчен безгә бала сөяргә язмаган икән? Әллә мин аңа сәләтсезме? Бәлки, табиблар нәрсә дә булса яшерәдер?

Ярый әле янәшәмдә ирем булды. Иң зур терәгем иде ул минем. Өметсезләнгән күңелемә һаман дәрт биреп торучы да ул иде.

Тумаган балаларымнан соң, өченчесенә тагын уза алмый азапландым. Төннәрен балам юк дигән уй саташтырып уята, эсселәп, акылдан язарлык хәлгә киләм. Ирем ташлап чыгып китмәсме икән дип куркып ятам.

Инде күпме вакыт үткән, ә мин көткән бәхет юк та юк. Мин дип әйтүем юкка түгел, ирем бу турыда артык пошынмый кебек иде. Көне эштә уза да, кичләрен миңа эштәгеләрен сөйли-сөйли йоклап китәбез.

Бервакыт иптәш кызым: «Сине бозмадылармы икән», дип, күңелгә шик кертте. «Каян килсен миңа бозым», – дип җавапласам да уйлана калдым. Мәчетләргә барып, хәерләр салып кайттым, бозымнар турында дини китаплар укыдым. Әллә яулык бәйләргәме икән дигән уй да килде. Ирем каршы төште: «Яшь бит әле син», – диде. Ирем яратмас дип, бу уйдан кире кайттым.

Вакыт үтә торды, инде 25 яшьнең дә аръягына чыктым. Дөрес булса, бу вакытта инде балага узу авырлаша икән. Әни генә: «Җүләрме әллә син, мин сине утызда таптым, узарсың, табарсың әле», – дип юатты. Шулай итеп, өмет чаткыларын кабызды. Узып та, үземдә бала йөртә алмаганга күрә, дәвалаучы әбиләр янына барып карарга булдым…

Ярый барганмын! Гомере буе дин тоткан олы яшьтәге бу бернинди акча турында уйламыйча, кешегә төрле яклап ярдәм итү өстендә эшли иде. Мин дә үз борчуымны әйтергә ашыктым. Хәлемне аңлагандай итте. үзе кияүгә чыкмыйча, гомере буе кыз булып калган. Шулай да, гомере буе баласыз булуына уфтанып яшәгән. «Яшь вакытта аны-моны уйламыйсың, ә олыгайгач, балаларның бик тә кирәк булуын аңлыйсың», – диде ул. Ә мин аны яшь булсам да, аңлый идем.

Озак итеп сөйләшүдән соң, әби миңа: «Балаңның җенесен сайлама, Ходай үзе белер», – диде. Мин аптырап киттем. Әбинең ни турында әйтүен аңламадым. Әби исә: «Синең бик тә малай табасың килә, ә синдә гел кыз бала ярала. Шуңа күрә, ул синнән аерылып чыга да инде», – диде.

Бу очрашудан соң, минем белән әллә ни булды. Туачак баламның малай яки кыз булуы минем өчен мөһим түгел иде. Булсын гына! Сәламәт, бәхетле булсын!

Аллаһ кушып, әби янына барып кайтканнан соң, нәкъ бер ел узгач, кыз бала таптым. Куанычыбыз җаныбызга сыймады. Бүгенге көндә ике кызыбыз бар. Икесен дә бик яратабыз. Исән-сау гына булсыннар. Бала кайгысы күрсәтмәсен Ходаем!

ГӨЛНАЗ.

Балтач районы.

Комментарии