Хәрамләшүләр фаш ителә

Хәрамләшүләр фаш ителә

Самарадагы бер бүлгесе рәисе Ирина Колпакова 4 декабрьдәге Дума сайлавы барышында протоколын хакимият фиркасе файдасына үзгәртүне таләп итеп үзенә басым ясалганлыгын киң җәмәгатьчелеккә белдерде. Интернетка чыгарылган видеода Колпакова үз бүлгесендә сайлауны гадел үткәргән, «Бердәм Русия»гә өстәмә тавышлар язмаган өчен президент сайлауны оештыруда катнаштырылмавын да әйтә.

Сайлауны оештыручыларга Владимир Путинның беренче турда ук җиңүен ил буйлап тәэмин итәргә дигән күрсәтмә килүе турында хәбәрләр таралганда, Колпакованың әлеге белдерүе аеруча зур игътибар уята.

Колпакова җитәкчелегендәге сайлау бүлгесендә коммунистлар – 356, «Бердәм Русия» 232 тавыш җыйган булган. Шуннан соң аны һәм «Бердәм Русия» аз тавыш җыйган башка бүлгеләр җитәкчеләрен район хакимияте бинасына чакыртып алганнар һәм анда сайлау протоколындагы саннарны хакимият фиркасе файдасына үзгәртүне таләп иткәннәр. Колпакова әйтүенчә, шуннан соң аны 4 мартта үтәчәк президент сайлауны оештыруда катнашудан читләштергәннәр. Протоколларны чакыртып алынган башка сайлау бүлгесе башлыкларының ничәсе үзгәрткәнлеге билгесез.

​​Путин сүзчесе Дмитрий Песков Колпакованың бу белдерүләрен «провокация» дип атады. Колпакова сөйләгәннәрнең дөреслеген башка бәйсез чыганаклар аша тикшереп булмый. Әмма, әгәр дөрес булса, бу очрак Русиядә сайлау хәрамләшүләрен күзәтүчеләрдән читтә хакимият бинасында ябык ишекләр артында ничек итеп үткәрү механизмын шактый ачык итеп күрсәтә. Элегрәк интернетта кешеләрнең автобуслар белән төркем-төркем бер сайлау бүлгесеннән икенчесенә йөреп күп тапкыр тавыш бирүен сурәтләүче видеолар чыккан иде. Колпакова очрагы Русиядәге «идарә ителә торган демократиянең» сайлау көнендә ничек идарә ителүен сурәтли.

Тугызынчы февральдә Gazeta.ru интернет газетасы Петербургтагы сайлау комиссиясе хезмәткәре Татьяна Ивановага «Бердәм Русия»гә тавышларын арттырып ярдәм итү өчен 70 мең сум тәкъдим ителгәнлеген язып чыкты. Иванова бу тәкъдимнән баш тарткан һәм нәтиҗәдә эшеннән куылган. «Коммерсант» газетасы сайлау хезмәткәрләренә Путинның беренче турда ук җиңүен оештыру өчен басым ясалу гына түгел, кызыксындыру чаралары да тәкъдим ителүен язып чыкты.

Бу язмага караганда, Ставрополь краенда төбәк сайлау комиссиясе әгъзаларына, әгәр Путин беренче турда җиңеп чыкса, икенче тур сайлауны үткәрмәү нәтиҗәсендә янга калган акчаны сезгә премия итеп бирәчәкбез, дип әйткәннәр.

Колпакова Путинның беренче турда җиңүен оештыру өчен басым ясалганлыгын белүен, һәм Путин тәкъдиме белән тавыш бирү урыннарына видеокамералар куелуга карамастан, сайлауны оештыручыларның җиңел генә халыкны алдый алачагын әйтә.

Наиф АКМАЛ.

Митингка җыю ысуллары бар

Русия Президентын сайлау якынлашкан саен, Кремль канаты астындагы оешмалар хөкүмәт башлыгы Владимир Путинга теләктәшлек белдереп, моңа кадәр күрелмәгән күп кеше катнашында чаралар узачагын белдерә.

Путинның сайлау алды штабы башлыгы урынбасары Алексей Анисимов 23 февральдә Мәскәүдә «Ватанны саклыйк!» дип аталган чарада 200 мең кеше катнашачагын әйтте. Анисимов сүзләренчә, алар Русиянең төрле төбәкләреннән бу чараны үткәрү кирәклеген әйтеп язылган хатлар алган.

18 февральдә Петербургта Путинга теләктәшлек белдереп шулай ук күп кеше катнашында митинг оештырырга җыеналар. Әлегә халыкның күпме булачагы әйтелми. Шулай да, Петербург һәм Ленинград өлкәсенең бәйсез һөнәр берлекләре җитәкчесе Владимир Дебрин бу чараны үткәрүгә багышланган киңәшмә вакытында, һәр бизнесмен да митингка йөзәр кеше алып килергә тиеш, дип күрсәтмә биргән.

«Берләшкән ватандашлар» фронты лидеры Ольга Курносова фикеренчә, 4 февральдә Петербургта Путинга каршы чарага күпләрнең чыгуы хакимияттәгеләрне өркетеп җибәргән. «Аларның кәефләре хәзер төшенке. 20 градус салкында Путинга каршылык белдереп шулкадәр күп кеше чыгар дип көтмәгәннәр иде. Мәскәүдә бит Путинга каршы һәм аны яклап та чаралар узды. Петербургта Путинга каршылар күп булмас дип аны яклау чарасын оештырып тормадылар. Путинга каршыларны күргәч, алар үзләренең штабларын ныгыта башлады», – ди Ольга Курносова.

4 февральдә Мәскәүдәге Тәүбә тавына кешеләрне мәҗбүри һәм шулай ук акча вәгъдә итеп җыюлары турында яңадан-яңа фактлар ачыла бара. Митингка кеше җыюны оештырган Сергей Морозов радиобызга, «Бердәм Русия» фиркасеннән булган Женя исемле берәүнең 4 февральдә булачак чарага 250 кеше җыеп китерергә һәм, аларга 500 сум түләнәчәк, дип әйтергә кушканлыгын белдерде. Морозов сүзләренчә, вәгъдә ителгән акчаларны 85 кешегә генә биргәннәр, ә калган 160лап кеше акчасыз калган.

«Бердәм Русия» фиркасе Тәүбә тавына кеше җыюны кире кага. Әлеге фирканең Мәскәү бүлеге сүзчесе Наталья Бурцева радиобызга: «Беркемне дә мәҗбүр итмәдек, теләүчеләрне чакырдык кына һәм алар килделәр дә», – дип белдерде.

Русия җәмәгать пулаты укытучылар өчен ачкан ышаныч телефонына шалтыратуларга нәтиҗә ясады. 200ләп укытучы шалтыратып Тәүбә тавына барырга мәҗбүр итүләрен белдергән. Укытучыларны эштән куу белән куркытканнар, кемнәргәдер өстәмә ял көне дә вәгъдә иткәннәр. Җәмәгать пулаты вәкилләре шулай ук бюджеттагы башка оешмалардан да шалтыратулар булганлыгын әйтә. «МосЭнерго» ширкәтендә эшләүче Елена – шулай ук 4 февральдә Тәүбә тавында үткән чарага китерелгәннәрнең берсе. Аларны митингка оешкан төстә автобуслар белән алып барганнар. «Безгә бу чарада катнашкан өчен ике көн ял вәгъдә иттеләр», – ди Елена.

Наил АЛАН.

Күп балалы гаиләләргә җир

Бүген Татарстанда 21752 күп балалы гаилә исәпләнә. Боларның 5501е үзләренә җир кишәрлекләре бүлеп бирүне сорап гариза язган инде. Халык арасында моның кадәр гаиләгә кайдан гына җир табып бетерерләр икән дип сөйләшенсә дә, түрәләр исә бар гаиләгә дә җир җитәчәк дип ышандыра. Мондый гаиләләргә республика буенча – 3314, ә Казан буенча 600 гектар җир табылырга тиеш.

Өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре тапшыру эше быелның декабрендә үк тормышка аша башларга тора, чөнки федераль канун, төбәк хакимиятләренә җир сорап язылган гаризаларны 1 ел эчендә канәгатьләндерүне таләп итә. Җир кишәрлекләре 6 сутыйдан алып 20 сутыйга кадәр.
Күп балалы гаиләгә үз җирен алу өчен берничә этапны узарга кирәк. Алар иң башта җир кишәрлеге алуга хокукы булучылар өчен төзелгән исемлеккә кертеләчәк. Аннан соң ул кишәрлекләр гаиләгә тәкъдим ителү өчен формалаштырылачак. Бу эшне һәр район җитәкчелеге үзе башкарачак. Алга таба җир кишәрлеге сайлап алынып гаиләгә тәкъдим ителәчәк. Бу тәкъдим 3 тапкыр белдереләчәк. Әгәр гаилә өч тапкыр ясалган чакыруга да җавап бирми икән, бу хокукыннан мәхрүм булачак. Ә иң ахыргы этапта җир кишәрлеген гаиләгә тапшыру өчен карар кабул ителеп, җир хокукы булган гаиләгә тапшырылачак, дип белдерде 9 февральдә Татарстан дәүләт шурасында үткән матбугат очрашуында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов.

Депутат Валерий Васильев сүзләренчә, алга таба Казан янында күп балалы гаиләләр яши торган бистәләр дә барлыкка килергә мөмкин. Әмма моның өчен башта җирләрнең тиешле гаиләләргә тапшырылуы кирәк.

Гаиләләр бу җирләрне үзләренә документлаштыргач, аларны теләсә ничек файдалана алачак. Тели икән, йорт төзи, бакча итеп куллана, тели икән, балалары 18 яше тулгач, аларның теләкләре белән сатып та җибәрә алачак. Бу хәл спекуляцияләрне булдырмый калу өчен эшләнә, дип белдерде депутат Илсур Сафиуллин.

Аның сүзләренчә, хакимият бу җирләргә су, газ, канализация челтәре кебек инфраструктураны үз хисабыннан үткәрәчәк.

Түрәләрнең сүзләренә караганда, гаиләгә җир кишәрлеге тапшырылганнан соң, аны беркем дә тартып ала алмаячак. Ул җирне буш яткырма, анда йорт төзе дип мәҗбүр итә алмаячак. Шунысы да бар: дәүләт бу җир урынына аның бәясен гаиләгә тәкъдим итә алмаячак. Чөнки канунда күп балалы гаиләгә җир биреләчәк дип катгый рәвештә язылган, дип белдерде депутатлар. Түрәләр күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирелүгә кагылышлы күп сорауларга җавапларны Татарстан җир һәм мөлкәт министрлыгы сайтына кереп табып булачагын да искәрттеләр.

Райнур ШАКИР.

Петербургка китте

Яман шеш аркасында инвалид арбасына утырган яшь журналист Айнур Галимов Петербург шәһәренә очты. Егет анда кабат тикшерү уза.

Петербургтагы Роман Вреден исемендәге травматология һәм ортопедия фәнни-тикшерү институтына барырга аларга Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы киңәш иткән. Айнурны тикшертү, яман шешне өйрәнү чыгымнарын министрлык үз өстенә алган. Галимовлар бу хәрәкәтләр республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәэсирендә эшләнүен әйтә.

Узган айда Айнур Татарстан җитәкчеләреннән ярдәм булмауга зарланганнан соң, Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов бу эшне үз карамагына алган иде.

​​«Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары шалтыратты, Арчага мине күрергә Казаннан табиблар килде. Петербург шәһәренә тикшерелергә барырга кирәк дигән тәкъдим булды. Әгәр үз белдегең белән чит илгә чыгып китсәң, бездән ярдәм өмет итмә, дип кисәттеләр», – ди Айнур. Ул исә бу тәкъдимне авыр кабул иткән, кирәкле күләмдә акча җыелып, Германиягә барып булмасмы дип уйлаган.​

«Бер карасаң, үзләренең туганы авырый калса, Петербургка җибәреп тормыйча, шундук чит илгә озатырлар иде. Әгәр ул үзәктә тикшерелгәннән соң дәвалый алмыйбыз дисәләр… Аннан чит илгә китү мәсьәләсе тагын сузылачак, ә минем өчен ничек тизрәк, шулай яхшырак. Германиягә барган хәлдә дә янәдән тикшерелергә кирәк, анда ул күпкә сыйфатлы дип уйлыйм. Баш каткан, министрлыкка ризалык бирдем инде аптырагач», – диде Айнур Галимов сәфәргә чыгар алдыннан. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы юлны тәэмин итәбез, табибларның кесәләренә бер тиен дә акча саласы булмаячак дип ышандырган. Ләкин юлны Айнур үзе түләгән. «Юл чыгымнарын социаль ярдәм идарәсе капларга тиеш иде, тик алар үзләре түләде. Чөнки ике ел элек, инвалидлык алганда Айнур үзе юл акчаларыннан баш тарткан иде. Петербургта тикшерелү үзәгенә икәүләп бардылар, беркем озатып йөрмәде. Айнурның әтисе чыгымнарын үзе каплый. Хастаханәдән ерак түгел кунакханә табып әлегә шунда урнаштылар», – диде Айнурның йөргән кызы Лилия Абдуллина. Ул Казанда калган, ярдәм итәргә теләүчеләр аның аша да акча тапшыра ала.

Пәрәвездәге pomozhem-ajnuru.ru сәхифәсендә Айнурны дәвалау өчен өч миллион өч йөз меңгә якын акча җыелган. Бигрәк тә Яңа елдан соң күп нольле суммалар арткан, мәсәлән, Саба районы халкы 60 мең, «ТАИФ-НК» ачык акционерлык җәмгыяте 150 мең, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды 200 мең сум акча күчергән. Гомумән, кем күпме булдыра алган, шуның кадәр ярдәм иткән. Айнур аларга чиксез рәхмәтен җиткерде.

Рөстәм ИСХАКЫЙ.

Комментарии