- 15.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №6 (16 февраль)
- Рубрика: Архив
Советлар берлеге заманында паспортта кешенең милләте язылса да, хәзер бу турыда мәгълүмат юк. Әмма Русиядә яшәүче барлык халыкларны да “россиянин” дип атарга тырышулар торган саен күбрәк көн үзәгенә чыгарыла. 11 февральдә Башкортстан башкаласы Уфада Русия Дәүләт Шурасының милли мәсьәләләргә багышланган җыелышта да бу атаманы тикшерделәр. Әмма бу сүзгә татар зыялылары төрле карашта. Алар үзләрен, беренче чиратта, “мин – татар кешесе” дип белдерә.
Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев:
– Русиядә милли мәсьәләдә сәясәт уйланып бетмәгән, эзлексез алып барыла. Миннән үзегезне иң беренче кем дип саныйсыз дип сорасалар, иң элек татармын, мөселман, аннан соң гына Русиядә яши торган кеше, дип әйтер идем. Әйтик, туган авылыма кайтам икән, “Син кайда яшисең?” – дип бала-чагадан сорасаң, ул иң элек: “Мин Ташлык авылыннан”, – диячәк. Аннан соң гына Түбән Камадан, Татарстаннан, Русиядән дип өскә китәчәк.
Ә бүген Русиянең кайбер сәясәтчеләре шуны кире якка әйләндереп куймакчы. Өстән түгел, астан башларга кирәк.
Татарның да төрлесе бар бит. Әгәр дә татар кешесе чын мәгънәсендә үз халкы, үз милләте язмышы турында уйлый икән, ул беренче чиратта үзен татар дип атарга тиеш һәм аны да беренче чиратта татар дип атарга тиешләр, – ди.
“Милли үзаң булмаса, канун белән генә алга китеп булмый»
Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Разил Вәлиев «россиянин» атамасын кертү милләт үзаңына сугачак, дип саный. «Әгәр дә татар дигән исемне юкка чыгаруны күздә тотып, аны «россиянин» дип кенә атарга ниятлиләр икән, бу, чыннан да, фаҗига булачак. Бездә татарны татар итү, аңа милли аң кертү өчен кайбер хәрәкәтләр булды. Кануннар да, программалар да кабул иттек. Мәскәүгә дә үз тәкъдимнәребезне җибәрдек. Мәктәпләребездә дә милли мәгарифне үстерергә тырышып карадык. Әмма бер төп нәрсәне эшли алмадык. Ул да булса, халкыбызның милли аңын күтәрү өстендә башкарылган эшләр җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Без нинди генә яхшы кануннар, яхшы программалар кабул итсәк тә, әгәр дә халкыбыз шушы кануннар белән яшәргә теләрлек дәрәҗәдә милли аңда булмаса, безнең эшләр барыбер уңышлы булмаячак”, – ди ул.
“Татарстан телевидениесен тамырдан үзгәртергә кирәк»
Разил Вәлиев милли телевидениенең әһәмияте турында да әйтеп китте. «Без милли үзаңны саклап калырга телибез икән, иң беренче чиратта, матбугат чаралары аша милли аңны үстерә торган тапшырулар, мәкаләләр, тарихыбызны өйрәнә торган тапшырулар белән халыкны тәэмин итәргә кирәк. Бүген иң тәэсирле мәгълүмат чарасы – телевидение. Татарстан телевидениесен тамырдан үзгәртеп корырга кирәк. Телевидениедәге һәр тапшыру милли рухта һәм милләткә хөрмәт белән сугарылган булырга тиеш. Безнең газета-журналларыбыз, радиоларыбыз да шушы юнәлештә эшләргә тиеш.
Аннан соң безнең халык – шәрык халкы бит. Өстәгеләргә карап яшәргә өйрәнгәнбез. Күптәннән әйтеп киләбез: Татарстан Республикасында дәүләт хезмәткәрләре, һичшиксез, мәҗбүри рәвештә ике дәүләт телен белергә тиеш. Әмма, никтер, бу эшне азагына кадәр җиткерә алмыйбыз. Бүген безнең тәкъдимне күтәреп алып хуплаучылар әле җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Безнең бу өлкәдә эшлисе эшләрнең иге-чиге юк”, –ди ул.
Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, җәмәгать эшлеклесе, драматург Туфан Миңнуллин үзен русияле дип әйтергә мөмкинлек бирелмәве турында әйтә. «Үземне беренче чиратта татар малае дип саныйм. Кайберәүләр кебек минем дә үземне русияле дип әйтәсе килә анысы. Тик миңа хокук бирмиләр. Чөнки телемне кискән илне атап, ничек үземне русияле диим? Аның өчен кеше һәм милләт буларак хокукларым тәэмин ителгән булырга тиеш. Мин килмешәк түгел. Бу – безнең җир. Монда борынгыдан ук безнең ата-бабалар яшәгән. Мин әллә нәрсә таләп итмим. Шушы җирдә үз телемдә сөйләшеп, гореф-гадәтләрне үтәп һәм анда яшәүчеләрнең барысын да хөрмәт итеп яшисем килә. Русын да, чуаш, мари, чукчасын да хөрмәт итсәләр, үземне русияле дип әйтә алыр идем, – ди Туфан Миңнуллин.
Райнур ШАКИР
Русиянең иң начар юллары Казанда
Казан юллары кеше иминлеге өчен куркыныч тудыра. Русия төбәк-шәһәрләрендә уздырылган тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Казан юл иминлеге ягыннан Русиянең 25 төбәге арасында иң ахыргы урынны били.
Башкаладагы юлларның чисталыгы машина йөртүчеләр белән беррәттән җәяүлеләрне дә борчый. Бигрәк тә кар ява башлагач, юлларда йөрү авырая. Казанда бүген төп урамнар кардан бераз чистартыла башласа да, шәһәрнең үзәктән читтәрәк урнашкан урамнары һаман да кар эчендә кала бирә.
Бер караганда, салымны бар кеше дә түли бит. Алай гына да түгел, җир салымы өчләтә кыйбатрак салына. Шәһәр башлыгы моңа уңай караса да, гади халыкта зур салым түләү канәгатьсезлек тудыра. Түрәләрнең бер җыелышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу хәлгә карата үз ризасызлыгын белдерде. Башкаладагы юлларның чистартылмавын, гомумән, начар торышта булуын бу көннәрдә “Русия юлларының иминлеге өчен” регионара иҗтимагый үзәк биргән мәгълүмат та яхшы күрсәтте. Әлеге үзәк Русия юлларының сыйфатын билгеләгән тикшерүнең нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. Анда Русиядә 2010 елда иң яхшы һәм иң начар юллар санала.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Авиатөзелеш районы матбугат хезмәткәре, өлкән лейтенант Рамис Насыйров сүзләренчә, 2010 елда Казан шәһәрендә начар юллар аркасында 495 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 24 кеше һәлак булган, 580 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Тикшерү үзәге мәгълүматларына караганда, Казандагы юл-транспорт һәлакәтләренең 84%ы начар юллар аркасында килеп чыккан. Ә имин юллар исемлегенең иң беренче урынында торган Төмән өлкәсендә бу күрсәткеч нибары 5% кына. Исемен Ранис дип әйткән бер студент: “Юллар чистартылмый. Бераз гына кар яуса, Казан шәһәре туктап калгандай була. Менә без Четаев урамына укырга йөрибез. Тулай торактан шунда бару өчен генә сәгать ярым вакыт үтә. Шәһәрнең үзәгендә генә юллар бераз рәтле. Ә шәһәр читендә юлларны кар каплаган. Юлларның төзексезлеген түрәләрдән сорарга кирәк. Җаваплы түрәләрне җитәкче итеп билгеләргә кирәк”, – ди.
Рөстәм исемле бер машина йөртүче дә: “Казан юлларының начар булуында түрәләр гаепле, алар эшләргә теләми. Аннан соң машина йөртүчеләр дә кагыйдәләрне боза. Ләкин шулай да юл фаҗигаләренең күп булуында начар юллар сәбәпче”,– дип белдерә.
“Русия юлларының иминлеге өчен” регионара иҗтимагый үзәк мәгълүматларыннан аңлашылганча, 2010 елда Русиядәге юл-транспорт һәлакәтләренең 21%ы начар юллар аркасында килеп чыккан. Татарстан башкаласында бу күрсәткеч 4 мәртәбә артып киткән.
Иң начар юллар Казан, Түбән Новгород, Уфа шәһәрләрендә булса, иң имин юллар исемлегендә исә Төмән, Сембер, Екатеринбург шәһәрләре килә.
Казанны Русиянең өченче башкаласы дип атап йөртсәләр дә, юлларның иминлеге ягыннан ул иң куркыныч шәһәр булып кала бирә.
Райнур ШАКИР
Башкортстанда элекке түрәләр гаепләнә
Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов вазифасына керешкәндә яңгыравыклы эшләр булачагын ышандырган иде. Бу сүзләр буш сүз булып чыкмады.
Республика хөкүмәтенең элекке башлыгы Раил Сарбаевка карата җинаять эше ачылырга мөмкин. Бу хакта федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе республика прокуратурасына мөрәҗәгать күндергән. Сарбаев вәкаләтләрен бозып, республикага бүленгән акчаның бер өлешен коммерция оешмаларына, банкларга тапшырган. Шулай ук аның тагын берничә финанс хилафлыгы ачыкланган. Хәзер прокуратура җинаять эшен ачу-ачмау мәсьәләсен карый.
Башкортстанның элекке төзелеш министры Равил Ибәтуллинның да кырын гамәлләре ачыкланган. Ул ярты ел вакыт эчендә дистәләрчә миллион сумлык зыян китергән.
Башкортстанның мәдәният министрлыгын тикшерү барышында да канун бозулар ачыкланган. 12 июнь Русиянең бәйсезлеге һәм Уфа көнен уздырырга бүленгән 14 миллион сум акчаның яртысы диярлек читкә шуган. “6 миллионы Бөтендөнья башкорт корылтаена бирелгән, аннары ул акча аерым кесәләргә кереп югалган”, – ди тикшерүчеләр. Гаеплеләр ачыклана.
Элекке мәгариф министры Аллаяров һәм министр урынбасары Ибәтуллиннарга да җинаять эше яный. Алар да финанс мутлыкларга барган. Атап әйткәндә, мәктәпләр төзүгә бүленгән акчаның 7,6 миллионына аю мае сөрткәннәр.
Мөнир ВАФИН
Социаль челтәрләр дә күзәтү астында?
Көч структуралары: «Террорчыларны яллауга социаль челтәрләр дә үз өлешен кертә”, – дип саный. “Домодедово”дагы шартлаудан соң алар Җинаять кодексына чираттагы тапкырүзгәрешләр кертмәкче.
Бу юлы алар игътибарын социаль челтәрләргә юнәлтте. Имеш, ул террорчыларны яллауда еш кулланыла торган чарага әйләнгән. Белгечләр исә хәзер көч структуралары интернетны күзәтүне арттырырга мөмкин, дип борчыла. Хәбәрдарлыкны яклау фонды президенты Алексей Симонов сүзләренчә, моңа инде аптырыйсы түгел. “Террорчылык белән көрәш өчен кешенең тормышы яхшыртырга, эш урыннарын булдырырга, сәяси мөмкинлекләрне киңәйтергә кирәк. Боларның берсе дә террорчылык яки экстремизм белән көрәштә кулланылмый диярлек. Иң кулай юл ул – тыю. Менә хәзер көч структуралары тәкъдиме моңа тагын бер мисал булып тора. Моның белән нәрсә эшлисең инде? Шулай яшәргә язгандыр”, – ди ул.
Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБ канунсыз мәгълүмат тарату һәм саклау өчен интернет кулланучыларны гына түгел, ә аның хуҗаларын да җинаять җаваплылыгына тартмакчы. Әлегә бу Русия канунында юк.
Ландыш ХАРРАСОВА
Студент-шагыйрь Миңнехановка сабак бирә
25 гыйнварда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 80нән артык студент һәм аспирантка укуда, фәндә ирешкән уңышлары өчен 20-30 мең сумлык махсус премияләр тапшырган иде. Казан гуманитар педагогика университеты студенты яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин бүләк алганнан соң форсаттан файдаланып, мөнбәргә күтәрелеп, “Язучылар хәерче, шуңа күрә алар хәерчелек турында яза”, – дип, Миңнехановка мөрәҗәгать итте.
Купшы киемле һәм акчалата бүләк алучы яшь шагыйрьнең бу шелтәсенә Миңнеханов уңай җавап бирде, гонорарларны арттыру турында кәгазьләргә кул куюын әйтте.
“Идел” журналының февраль санында Рүзәл Мөхәммәтшинның Казан Кирмәнендәге чыгышы турында мемуарлары басылып чыккан. Ул үзенең чыгышын аңлаешлырак һәм матуррак итеп сөйләп чыккан: “Рөстәм Нургалиевич, сез – акыллы кеше, мөмкинлегем булса, мин сезнең белән бик теләп тагын бер сөйләшеп алыр идем”, – дигән студент-шагыйрь. Һәм аның кыю сүзләре, мөлаем йөзе “Идел” журналының тышлыгында урнаштырылган.
Болай булгач, Рүзәл Мөхәммәтшин гыйсъянчы шагыйрьләр, хакимнәргә, патшаларга туры сүз әйтүчеләрнең язмышларын кабатлар кебек. Хәзер мондый язмыш сирәк булса да, кыю йөрәкле иҗатчыларга бирелә. Аңа язучылар идарәсенә, аннары депутатлыкка сайлану, шәһәр үзәгендә затлы фатир, коттедж һәм үзе исән чагында күп томлыклар чыгару насыйп итсен.
Римзил ВӘЛИ
Милләт тирәсендә сәер болгану
Рус булмаган милләтләргә кырын карау җәмәгатьчелекне борчый. Радио, ТВ тапшыруларында, матбугатта “россиянин” кушаматының мөһимрәк булуы турында кабатлап торалар. Бу нәзберек темага әйткән һәркем милләтара ызгыш чыгаручы экстремист чараларында гаепләнергә бик мөмкин.
“Толерантлык” дигән хикмәтле сүзне хәзер онытып баралар. “Башинформ” агентлыгының 10 февральдә бастырып чыгарган бер хәбәре зур кызыксыну уятты. Уфа шәһәр думасында “Гадел Русия” фиркасе депутаты Иосиф Марач Андрей Балабановның атаклы “Туган” (“Брат”) дигән фильмы турында Русия генераль прокуроры Юрий Чайка исеменә мөрәҗәгать җибәргән икән.
Депутат зур кино бәйгеләрендә бүләкләнгән фильм баш каһарманының “Син миңа туган түгел, ә кара артлы бер серкә” (“Не брат ты мне, а гнида черножопая”) дигән җөмләсендә экстремизм һәм милләтара ызгыш чыгару билгеләре барлыгын тәгаенләүне сорый.
Милләтара мәсьәләне тикшергәндә, чыннан да, гайбәт-коткы тарату үзе бер куркыныч корал булып тора. Әмма чынлыкта башка милләт кешеләренә “гнида”, ”чурка” дип атау кебек үк, хәтта аннан да куркынычрак кушамат тагучылар бар.
Соңгы вакытта Regnum.ru интернет-сәхифәсендә көн саен диярлек милләтчеләр, сепаратистлар фаш ителгән, чынлыкта тикшерелмәгән мәгълүмат куела. “Азатлык” радиосына да еш кына агулы сәламнәр килеп тора.
“Татар милләтче-сепаратистлары Мисырдан үрнәк алырга чакыра” (“Татарские национал-сепаратисты призывают следовать примеру Египта”) дигән мәкаләдә “Азатлык” радиосы бу чыгыш һәм өндәмәләрне трансляцияләгән дип акка кара белән язып куелган. Әгәр дә кайда да булса Мисырдагы вакыйгалардан үрнәк алып тәртипсезлекләр башланса, моның өчен радио гаепле, имеш.
Чынлыкта исә, “Азатлык” радиосы мондый өндәмәләрне һәм мөрәҗәгатьләрне эфирда трансляцияләмәде, ә инде интернетта таралган фикерләр, сүзләр – алар бөтен дөньяга бер тоткарлыксыз сибелә. Әгәр дә халыкны 1937 ел тәртипләре буенча җавапка тарттырсаң, хәзерге мәгълүмат агымы өчен берничә миллиард кешене утыртып куярлар иде.
Римзил ВӘЛИ
Комментарии