Мәдрәсә ябылды

Хокук саклау органнары Нурлаттагы мәдрәсәне яптырды. Аны лицензиядән мәхрүм иткәннәр. “Интерфакс” агентлыгы хәбәренә караганда, төп сәбәпләрнең берсе – биредә укып чыккан яшьләрнең экстремистик агымнарга кереп китүе. “Аерым алганда, 4 егет Әфганстан һәм Пакистан зонасындагы террорчылык базаларында өйрәнү үткән. Икесе төрле бәрелешләрдә һәлак булган, берсе хәзер чит илдә, тагын берсе Нурлатта яши”, – дип яза агентлык. Нурлаттагысы белән хокук сакчылары тиешле аңлату эшләре үткәргән инде.

Халык аттестациясе

Татарстанда хезмәткәрләренә бәяне гади халык бирә алачак. Моның өчен Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына шалтыратырга яисә рәсми сайтка кереп хәбәр калдырырга мөмкин. Конкрет фамилияләргә карата шикаять яисә мактау сүзләре җентекләп тикшереләчәк. Моны министрлык эшчәнлегенә җәмәгатьчелек контролен булдыруның бер ысулы дип атыйлар.

Ирең футболчы булсын…

Санкт-Петербург шәһәрендә “Рубин” футбол командасы уенчысы Алан Касаев исеменә теркәлгән “БМВ Х6” машинасын урлаганнар. Аның белән спортчының хатыны Марина йөргән була. Хәзер машинаны милиция эзли. Әлеге автомобильнең бәясе, ким дигәндә, 4 миллион сум.

Тукай елы

2011 ел Татарстанда елы дип игълан ителде. Бу хакта Указны Президент имзалады. Быел бөек шагыйрьнең 125 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Республиканың гына түгел, дөньяның төрле илләрендә дә Тукаебызга багышланган чаралар үтәчәк. Халыкара төрки мәдәният оешмасы шулай ук бу елны Тукай йолдызлыгы яктысында үткәрәчәк.

Чаманы белсеннәр

ЛДПР партиясе вәкилләре Дәүләт Думасына яңа закон проекты кертте. Аның нигезендә чиновникларга 4 айдан да озаграк авырып яту тыела. Депутатлар әйткәнчә, кайбер түрәләр, эш урынын саклап калу өчен авыруга сабышып, “больничный”га китә, айлар буе чыкмый, катлаулы чорның узганын көтеп тора да янә кәнәфиенә кайта. Закон нигезендә, “больничный”дагы кешене эшеннән алырга ярамый. Шуңа да аның срогын дүрт ай белән чикләргә тәкъдим итәләр.

Татарстан олигархлары

“Финанс” журналы Русиядәге миллиардерлар исемлеген төзеде. Анда Татарстаннан яңа исем бар – Алексей Семин. Ул заманында республиканың банкротлык комитетын җитәкләгән иде. Журнал исәпләгәнчә, иптәш Семинның байлыгы – 30,5 миллиард сум, күләмендә ул 113нче урында тора. Аннан соң “ТАИФ” холдингының директорлар советы рәисе Рөстәм Сультеев һәм “ТАИФ”ның генераль директоры Альберт Шиһабетдинов исемнәре телгә алына. Аларга 24,7 миллиард сум “эләккән”. Айрат белән Радик Шәймиевләр 220нче һәм 221нче урыннарда: 14,6 миллиард сумлык байлыклары бар икән. Татарстандагы миллиардерлар исемлеген 495нче урын белән “КамАЗ”ның генераль директоры Сергей Когогин тәмамлый – аңа “нибары” 4,6 миллиард сум “тәтегән”.

Яр Чаллыга күченергәме?…

“Росгосстрах” оешмасы үткәргән социологик сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, илдәге халыкның 81 проценты тормышыннан тулысынча канәгать икән. Шунысы да бар: иң бәхетле кешеләр Төмәндә яши, алардан кала мәскәүлеләр, ә инде өченче урында – Яр халкы. Әллә анда күченеп, рәхәт тормыш татып караргамы?…

Су басачак…

Казанны су басмасмы? Әлеге сорау шәһәр түрәләрен дә борчый. Язгы ташудан саклану өчен, 9 миллион сум акча бүлеп бирәчәкләр. Бигрәк тә шәһәр яны бистәләрендә хәлләр хөрти булырга мөмкин диләр, аерым алганда, Салмач бистәсендә. Суга батудан котылып калу – батучының үз эше диләрме әле? Узган дүшәмбедә мэриядә үткән киңәшмәдә халыкка алдан хәстәр күрергә киңәш ителде. Ерганаклар ачып кую, баздагы азык-төлекне чыгару, бер дә зыянга булмас. Түрәләр милекне су басудан страховкаларга да чакыра.

Грипп котыра

Грипп һәм инфекцион авырулар котыруы республикада тагын ике атнадан гына кими башларга мөмкин. Бу хакта сишәмбедә Роспотребнадзор белгечләре әйтте. Хәзер сезонлы чир 34 мең кешене аяктан еккан. Эпидемия чиге 99 процентка артып китте. Чучка гриппы да артканнан-арта бара. Аны йоктыручылар эре шәһәрләрдә генә түгел, Арча, Тәтеш, Чистай, районнарында да бар.

“Вамин”га җәза юк…

“Вамин-Татарстан” оешмасы элеваторларыннан региональ фондка салынган 53 мең тонна игеннең кинәт юкка чыгуы хакында хәбәр иткән идек. Әлеге ашлыкка беркем дә кагылырга тиеш булмаса да, кемдер аны билгесез урынга олактырган. Әлеге факт буенча җинаять эшләре дә кузгатылды. Тик әлегә кадәр кемне җавапка тартасы ачыкланмаган. Узган атнада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, әлеге вакыйгага аңлатма биреп, “Вамин” җитәкчелеге яңа уңыштан, ягъни көзгә 53 мең тонна ашлыкны кире кайтарырга вәгъдә итте, дип белдерде. Шулай итеп, тавыш-тынсыз, матур гына килешерләр дә җавапка тартырдай кеше табылмас шикелле…

Сайлау нинди?

Элекке Советлар берлеге Президенты Михаил Горбачев: “Русиядә 2012 елгы Президент сайлаулары вакытында чын сәяси көндәшлекне көтеп булмый”, – дип белдерде “Азатлык” радиосына. Аныңча, Русия җитәкчеләренең үзара киңәшләшеп, президентлыкка кемнең чыгачагын хәл итәчәкләре – “оятсызлык”. “Алар икесе хәл итәчәк. Ә кайда без, 140 миллион? Бу миңа ошамый”, – диде Горбачев.

КамАЗ белән МАЗны кушалар?

Русиянең “Ростехнологии” дәүләт ширкәте Белоруссия җитәкчелегенә йөк машиналары ясаучы КамАЗ белән МАЗны берләштерергә тәкъдим итте.

“Ростехнологии” башлыгы Сергей Чемезов әйтүенчә, кушылган очракта, КамАЗ МАЗның 100% акцияләренә ия булачак. Ә МАЗның хәзерге хуҗасы, Белоруссия хөкүмәте яңа, берләштерелгән ширкәтнең акцияләрен алачак.

Хәзер КамАЗның иң зур хуҗалары – “Ростехнологии” белән “Тройка Диалог” ширкәтләре. Беренчесе 50%тан аз гына кимрәк, икенчесе 27% акцияләргә ия.

Чемезов “КамАЗ”ның калган хуҗаларының да кушылуны яклавын белдерде.

Комментарии