Татар теленнән олимпиадада катнашу өчен… урысча белергә кирәк!

Татар теленнән олимпиадада катнашу өчен… урысча белергә кирәк!

Япониядән Татарстанга килеп, татар телен өйрәнгән һәм хәзер Япониядә татар теле дәресләре алып баручы Юто Хишияма «Фейсбук» сәхифәсендә менә шундый язма калдырган. Аның дусты – шулай ук япон егете татар теленнән халыкара олимпиадада катнашырга уйлаган. Һәм олимпиаданы оештыручыларга (күрәсең, сайтта күрсәтелгән телефон номерынадыр) татарча сорау язып җибәргән. Татарстандагы «күркәм гадәт» буенча, татарча соравына урысча җавап алган. Бу смслар интернетта таралгач, «Сорау техник бүлек хезмәткәрләренә кергән, алар татарча белмәскә дә мөмкин, оештыручылар татарча белә», – дигән җаваплар күренә башлады. Болай дип язучылар олимпиаданы оештыруга катышы булган кешеләрдер, күрәсең. Татарча белмәсәң, ул сорауны татарча белгән кешегә күрсәтеп булмый микәнни? Юктыр, ахрысы. Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашу өчен, урысча белергә кирәк булып чыга инде монда.

Комментарии