Татар ата-аналары: милли телләрне саклауда дәүләткә ышаныч юк

Татар ата-аналары: милли телләрне саклауда дәүләткә ышаныч юк

Узган елның 18нче ноябрендә Казанда «Татар ата-аналары» төркеме зур җыенын уздырган иде. Әлеге очрашудан соң ике айлап вакыт узды. «Татар ата-аналары» төркемендә «Азатлык»ка әйтүләренчә, якын киләчәктә алар Казандагы татар мәктәпләрендә балаларын укытучы татар телле ата-аналар белән җыелышлар, түгәрәк өстәл утырышлары уздырырга җыена. Бу хакта Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов белән дә сөйләшү булган.

«Без татар мәктәпләрендәге очрашуларны гыйнвар аена планлаштырган идек, әмма башта Яңа ел бәйрәмнәре булды, хәзер күп мәктәпләрдә укучылар авырый. Шуңа февральгә калды», – диде «Татар ата-аналары» төркеме әгъзасы Ксения Зарипова.

Ноябрьдә узган утырышта катнашкан ата-аналар «Азатлык»ка киләчәктә әлеге төркемнең эшчәнлеген ничек күзаллаулары турында да сөйләгән иде. Хәзер аларның фикерләрен тәкъдим итәбез.

Алия ИСРАФИЛОВА (җырчы):

– Татар телен саклауда кемгәдер салынып ятарга ярамый. Татар теленә гаиләдә игътибар булырга тиеш. Моны кулдан ычкындырып җибәрергә ярамый. Ирем белән татарча сөйләшсәк тә, бала урыс мохитендә сөйләшеп кайта. Балалар бакчасында, мәктәптә урыс мохите бит инде, уку урысча. Өйгә кайтуга без дә, үзебез дә сизмәстән, урысчага күчәбез. Мин моны сизеп алдым һәм үз кулыма алу инде авыр булды. Шуңа бер секундка да бу мәсьәләне контрольдән чыгарырга ярамый. Татарча китаплар алып укыйбыз. Кайвакыт аларны көчләп укыту да була инде, ләкин киләчәктә бала моның өчен миңа рәхмәт әйтәчәген беләм. Үз телен, үз тарихын, үз мирасын саклап калуда өлеш керткәнем өчен рәхмәт әйтер, дип өметләнәм.

– Математиканы татарча укырга кирәк, диючеләргә белгеч, ул фәнне өйрәнгәндә тел кирәкми, ә акыл кирәк, диде. Сез ничек уйлыйсыз?

– Мин үзем татар гимназиясендә белем алдым. Биология, химия, математика кебек фәннәрне татарча укыдык. 8нче сыйныфтан урыс теленә күчтек. Татар теленнән урыс теленә күчү өчен миңа бер-ике атна вакыт җитте. Аннары рәхәтләнеп урысча аңлап бардым. Кем моңарчы татарча начар укыган булса, урыс теленә күчкәч тә начар укыды. Яхшы укучылар урысчага күчкәч тә әйбәт укуын дәвам итте. Шуңа, татарча укыганга гына мин бу фәннәрне белмим, дип әйтүчеләр – ялкаулар. Бу булдыксызлыкны аклау өчен генә әйтелә торган фикер дип уйлыйм.

– Җыенда әйтелгән нинди тәкъдимнәр ошады?

– Кызганычка, бүген татар телен укыту мәсьәләсендә балалар белән ата-аналар икәүдән-икәү генә калды. Татар телен саклап калу өлкәсендә дәүләттән ярдәм юк, һәрхәлдә мин аны сизмим. Без ата-аналар буларак бу мәсьәләне үз өстебезгә алырга тиешбез һәм татар телен укытуны мөстәкыйль рәвештә алып барырга кирәк. «Татар ата-аналары» төркемнәрендә активрак катнашырга кирәк. Татар телле лагерьлар бар, анда балаларны йөртергә исәплим.

Заһир ХӘСӘНОВ (татар телле сайтлар алып баручы):

– Мин үземнең балаларымны татарча укыту яклы. Шуның өчен олы улымны Казанның икенче гимназиясенә бирдем. Гәрчә ул безгә бик ерак, чөнки без шәһәр читендә торабыз. Гимназиягә кергәч, коридорда балалар урысча сөйләшеп йөри. Бу бик көендерә. Өйдә инде һәрвакыт татарча сөйләшәбез. Балалар бакчасыннан, мәктәптән ияртеп кайткан урыс сүзләрен төзәтеп торабыз. «Татарча сөйләшегез» дип үгетлибез.

– Балаларын татарча өйрәтү өчен ата-аналар тагын нишләргә тиеш?

– Балаларны татарчага өйрәтүдә ике тараф бар. Аның берсе – мәктәп булса, икенчесе – контент. Күпчелек рәвештә шул мультфильмнар, китаплар җитми. Мин мәктәп, җәмәгатьчелек ягыннан татар телен бирүне бик хупласам да, ул якка бик кереп китә алмыйм, чөнки үзем контент алып баручы. Шуңа бераз пассиврактыр. Шул мультфильмнар төшерү, тәрҗемә итү, китаплар чыгару. Бүгенге яшьләргә кызык булган әйберләрне чыгару яклы.

Эльвира БАЙНАЗАРОВА (Башкорт корылтае каршындагы ата-аналар комиссиясе рәисе):

– Без Башкортстанда ата-аналар комиссиясе бер ел дәвамында эшлибез. Тәҗрибә уртаклашу өчен Татарстанга килдем. Монда килүнең максаты – бер-беребезгә ярдәм итү. Телләрне саклау өчен төрле юнәлештә эшләр алып барабыз: ата-аналар белән очрашып аңлатабыз. Без куркыныч хәлне ата-аналарга җиткерә алырбыз һәм телебезне саклап калырбыз, дип ышанам.

– Телне үстерүнең иң яхшы юллары нинди дип саныйсыз?

– Бер ел дәвамында бу проблеманы чишеп йөргәндә, бер нәрсәгә килеп төртелдек: мәктәп директоры, сыйныф җитәкчесе һәм ата-ана. Шушы өч кешене үзебезнең телебезгә юнәлтсәк, без укыта алачакбыз.

– Ә дәүләт?

– Дәүләткә ул бүген кирәкми. Дәүләт телен саклап кала алмыйлар. Гаризаларны бит үз телебездә язарга мөмкинлек бар. Шул ук мәхкәмәләр, прокуратурага яза алабыз, әмма юк бит.

– Яңа башлык килгәч бәлкем хәлләр үзгәрер?

– Ул бит (Радий Хәбиров – ред.) куелган кеше. Сез җитәкчене билгеләп куйсагыз, ул җитәкче кемгә хезмәт итәчәк? Әлбәттә, ул сезнең эшегезне эшләячәк. Бүгенге көндә дәүләт шундый шартлар тудырган. Кануни рәвештә мөмкинлек шундый күп кебек, ә чынлыкта…

Надия ГАЛИЕВА (гид, Биектау):

– Баланың игътибарын җәлеп итә торган мультфильмнар, тапшыруларның барысы да урыс телендә диярлек. Инглиз телендә булганнарны да күрсәтергә тырышабыз. Баланың бөтен китаплары да татарча, бер-ике инглизчә бар. Әлбәттә, бала татар теле белән генә чикләнеп калсын димим. Иң мөһиме – ул туган телен белсен. Минем улым Биектау авылындагы «Петушок» бакчасына татар төркеменә йөри. Формаль рәвештә татар булса да, бакчада төп тел – урыс теле. Төркемгә урыс балалары да йөри. Әлбәттә, тәрбиячеләр индивидуаль рәвештә татар балалары белән татарча сөйләшә, ләкин гомумән алганда, балага татар төркеменә йөреп тә татарча аралашу мохите юк. Татар балалары белән алар урысча сөйләшә, чөнки шулай үзара сөйләшергә ияләшкән. Икенче яктан караганда, бу – глобальләшү. Урыс теленә дә тискәре карарга ярамый, әмма балага туган теле беренчел булырга тиеш.

Бер ел элек бу канун (милли телләрне ихтыярига калдырган – ред.) кабул ителгәч, мин үземне шундый ялгыз хис иттем. Мин генә түгел, мондый кешеләр тагын булгандыр. Татар телен саклап калырга омтылган бер ялгыз кеше кебек тойдым үземне. Балалар бакчасында хәзер дә шулай итеп тоям. Чөнки ата-аналар белән сөйләшү булды. Үземчә аларны татар теленә өндәп тә карадым. Татар телендәге төркемне булдырыйк, дидем, ләкин ата-аналар моңа тискәре карашта булды. Бөтен дөньясы урыс булганда, ни өчен татар төркеме булдырырга, дип җавап бирделәр.

Ләйсән БОГДАНОВА (педагог-оештыручы, Урыссу):

– Кызыксындыру мөһим. Дәресләрне кызыклы итеп үткәрү кирәк. Уен формасында үтсә, бала теләп өйрәнәчәк. Берничә тел үрнәгендә татар телен бирү мөмкин. Хәзер балаларга авыррак, үземнең балаларым да урыс телендә сөйләшергә омтыла. Баламның берсенә 18 яшь, кече улыма биш яшь һәм ул татар балалар бакчасына йөри. Мондый конференцияләр ешрак алып барылсын иде, чөнки мондагы ата-аналар белән сөйләшкәч, бик рәхәт булып китә. Ютазыда урамнарда халыкның 50 проценты татарча сөйлидер, урыслашканрак район. Урыс теленә күчеп барабыз дип әйтә алмыйм. Әле яхшырта алырлык хәлдә.

Илназ КАДЫЙРОВ (чәчтараш):

– Өйдә без татарча гына сөйләшәбез. Күбрәк өч яшьлек кечкенә улым белән шөгыльләнергә туры килә. Мин аның белән уен рәвешендә аралашам. Эштән кайткач ук бер сәгатемне аның белән уздырам.

Гаиләдә әти-әни татарча сөйләшмәсә, бала сөйләшмәячәк, бөтен җирдә урыс мохите. Татар мультфильмнары күп булырга тиеш. Бүгенгә кадәр Youtube-та сыйфатлы тәрҗемә ителгән мультфильмнар юк. Минем улларым мультфильмнарны шуннан карыйлар. Аларга шул машиналар, роботлар, этләр кызык. Шундый мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итсәләр, уңышлы булыр иде.

Аннары минем проектым бар, әгәр ул уңышлы барып чыкса, мин үземнең улларым белән «Шаян ТВ» каналы өчен тапшыру әзерлим. Минем өйдә камера да бар һәм әтиле-уллы уеннарны татарча уйнап, Youtube-та урнаштырырга телим. Әлегә моңа вакытым гына җитми.

– Ул популяр булачакмы?

– Әйе, оештырып җибәрә алсаң, караучысы булачак, чөнки ихтыяҗ бар. Безнең татар халкы бик тыйнак һәм ул тавыш куптарырга, нәрсәнедер таләп итәргә курка. Хәтта татар балалар бакчасында татарча булмаса, ул аны таләп итәр урынга икенче урынга барып, түләүлегә йөртәм, ди. Татар теле белән шундый хәлләр башлангач күңелем төшкән иде. Хәзер инде, киресенчә, үсәчәкбез дип уйлыйм.

Сбербанк татарча хезмәт күрсәтә, әмма татарчасын аңларлык түгел

Русиядәге Сбербанк үз эшчәнлеген башлыча урыс телендә һәм беркадәр инглиз телендә башкарып килде. Күптән түгел банкның Татарстандагы бүлекләрендә татарча хезмәт күрсәтүче җиһазлар да барлыкка килде.

Сбербанк татарча хезмәт күрсәтүне электрон чират җиһазы программасына кертте. Бу аның татарча хезмәт күрсәтүдә беренче адымы. Төрле түләүләр, акча салу, акча алу, пенсия белән бәйле хезмәтләрне башкару өчен, хәзер электрон таблодагы татарча сүзләр язылган дүртпочмакларга басып, чират саны күрсәтелгән кәгазь алырга мөмкин.

Без шушы җиһазның татарча дигәнне аңлаткан дүртпочмагына басып карадык. Аннан инде исемнәре татарча язылган хезмәтләр исемлеге пәйда була. Ләкин бу хезмәтләр исемлегенең зур өлеше кабаттан урысча булып чыкты, татарча дигәннәрен исә аңлавы кыен.

Сбербанкның Чаллыдагы ике бүлегендә татар телендәге таблода «Ис. тө. наличных, пенсия», «Кулдагы акча кертү», «Түләмнәр» дигән язулар сорау тудырды.

«Азатлык» банк эшчәнлегендә шушындый «татарча хезмәт күрсәтүләр» кайчан барлыкка килүе белән кызыксынды. Банк хезмәткәрләре бу сорауга төгәл җавап бирә алмады. Шулай да «декабрь ае азакларында шикелле» диделәр.

Банкның Чаллыдагы бүлекләре җитәкчеләренә бу турыда сорауны гомумән биреп булмады. Алар Мәскәүгә, 900 номерына һәм интернетта күрсәтелгән телефонга шалтыратырга кушты.

Сбербанкның гади хезмәткәрләре белән сөйләшүдән аңлашылганча, әлеге «татарча программа» Мәскәүдәнме, Казаннанмы – бар Татарстан буенча үзәкләштерелгән рәвештә кертелгән. Сбербанкның Казандагы баш бүлегеннән дә ниндидер аңлатма алып булмады.

Чаллыда яшәүче Алмаз Имамов узган елның февраленнән бирле Сбербанк белән судлашып йөри. Ул банктан татар халкына туган телендә хезмәт күрсәтүне таләп итә. «Урыс телле программаны безгә татар телле дип тәкъдим итүләрен аңлый алмыйм. Алга таба да шулай барса, бу рәвешле татарча хезмәт күрсәтүләрнең хаҗәте шул кадәр генәдер», – диде Имамов «Азатлык»ка.

«Ак барс» банкының Чаллыдагы терминалындагы татарча язулар да әллә ни мактанырлык түгел. Анда «Корпоративные клиенты», «Акча күчерү», «Башка операцияләр», «Вкладлар», «Чит ил акчасы алыштыру», «Кредитлар түләү», «Түләүләр», «Пластик карталар буенча касса операцияләре» дигән бүлекләр бар.

Гафиулла ГАЗИЗ

Комментарии