Чын халык табибы вафат

Чын халык табибы вафат

Медицина зур югалту кичерә. 73нче яшендә Татарстанда трансплантологиягә нигез салучы, РФ һәм ТР атказанган табибы Ринат Галеев каты авырудан соң вафат булды. Ул 1991нче елда республикада беренче тапкыр бөер күчереп утыртты. Аннан соң Русиядә донордан беренче бөерне күчерү операциясен уңышлы башкарды. 40 еллык табиблык хезмәтенең 30 елын Республика клиник больницасында урология һәм бөер күчереп утырту бүлеген җитәкләде. Сидек юллары авыруларын дәвалау буенча 500ләп күчереп утырту операциясен үткәрде, ул уйлап тапкан алымнар бүген медицинада уңышлы кулланыла. Ренат Галеев медицинадагы җитешсезлекләр, җиһазлар, медикаментлар проблемасына бик борчылып яшәде һәм авыруларга ярдәм итү буенча бик күп эшләде. Икенче гомер биргән меңәрләгән авырулар, коллегалары күңелендә новатор табиб мәңге исән булып калыр.

Комментарии