- 15.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №2 (13 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Әлеге дә баягы, Кәлимулла таягы дигәндәй, күңелне тырнап, йөрәкне әрнеткән, инде чәйнәп-чәйнәп, күпләрнең «теше үтмәгән» мәгариф системасында елдан-ел катлаулана барган проблемалы хәлләргә менә «ГТО нормалары» дигәне килеп өстәлде. Без мәктәптә укыган чакларда да бар иде ул барын. Әмма дә ләкин ГТОга бала сәламәтлек ягыннан үтә аламы, дип, өстәмә рәвештә медицина тикшеренүе үтеп йөргәнне бер дә хәтерләмим. Бернинди күз буяусыз, бөтен класс белән тапшыра идек ГТО нормаларын. Күрсәткечләр буенча тиешле билгене ала идек. Ә безнең балалар йөрәк яздырып, анализлар тапшырып, наркологның махсус өрдергече аша (!) узып кына үтә ала икән бит ГТОга. Нәрсә бу, чираттагы мөгезме? Бу тикшеренүне балаларның укуын, дәресләрен өзмичә, җәйге ялларда үтү ярамаганмы?
Әле тикшеренү узганда чират торулар, тавыш-гауганы яза башласаң…
Болай да БДИлар, ГИАлар белән баш катырып, балаларны хастага әйләндереп бетерәләр ич инде. Инде хәзер байга-ярлыга, сәламәткә-авыруга бүлгәли башладылар…
Бераз читкә китебрәк, күңелем һич кенә дә кабул итә алмаган тагын бер тискәре күренешкә тукталасым килә. Бүген адым саен диярлек башына яулык япкан, озын күлмәк-итәк кигән «мөселман» татар (!) ханымнарын, туташларын күрәбез. Куштырнаклар эченә алып язуым шуннан гыйбарәт, никтер әлеге мөселманнар туган телендә түгел, урыс телендә аралаша. Син татарча сөйләшеп, берәр сорау биргәндә дә, алар: «По-русски пожалуйста», – дип ачуны чыгара. Балаларын да баштан-аяк пәрәнҗәгә урыйлар. Алары да үз ана телендә бер авыз сүз белми (барысы да түгел, әлбәттә!). Мода артыннан куам дип ана телен санга сукмагач, Хак Тәгаләгә якынаеп буламы икән ул? Үз телеңне онытуны мин гомумән хурлык һәм наданлык дип саныйм.
Газета укучылар арасында бәлки минем фикерләрне куәтләүчеләр табылыр. Каршы якны да ишетү комачауламас иде…
Гөлчәчәк ХАҖИЕВА.
Азнакай шәһәре.

Комментарии