- 15.01.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №2 (16 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Казанда татар телендә белем алучы укучыларның күбесе 7-8нче сыйныфка җиткәч, урыс мәктәпләренә күчә. Моны берәүләр урыс телендә биреләчәк БДИга сылтаса, икенчеләре татар мәктәпләренең начар биналарда урнашуы белән аңлата.
Казанның 2нче татар гимназиясендә белем алган Азат Кудашев 7 сыйныфка җиткәч, якындагы 122нче инглиз гимназиясенә күчкән. Азат бу адымын, беренче чиратта, инглиз телен тирәнтен өйрәнергә теләү белән аңлата-аңлатуын, әмма сәбәп монда гына түгел икән.
– Тиздән Бердәм дәүләт имтиханын бирәсе бар, ә ул урысча. Икенче гимназиядә алгебра, геометриядәге терминнарны, теоремаларны без татарча өйрәнә идек, ә имтиханда мин аны ничек языйм? – ди ул.
Татар гимназиясеннән китүчеләр тагын бар икән.
– Минем сыйныфтан тагын өч кеше башка мәктәпкә күчте, – дип сөйли Азат.
Әгәр ул укыган татар гимназиясендә бер сыйныфта 19 кеше булса, яңа мәктәптә 27 икән.
Бәлкем, балалар азрак булгангадыр, Азат татар гимназиясендә укытучылар укучыларга игътибарлырак булуын әйтә. Азат элекке мәктәп укытучыларын мактап искә алса да, яңа мәктәптәге сыйныфташлары күбрәк ошый икән.
– Алар белән аралашуы кызыграк, – ди ул.
Казанда 18нче татар-инглиз гимназиясендә белем алган Айгөл 7нче сыйныфта 24нче гомумбелем бирү мәктәбенә күчүне татар телендә уку авырлыгы һәм бинаның начар булуы белән аңлата.
– Татарча математика авыр булды, өй эшләре эшләргә кыен иде. Аннары 18нче гимназиядә 1-4 сыйныфлар элекке балалар бакчасы бинасында укый, ә өлкәннәр 42нче мәктәпнең өченче катында. Шул бөтен дәресләр өченче каттагы бер кабинетта уза. Ашханә исә, башлангыч сыйныфлар укыган бинада урнашкан. Ашыйсың килсә, урамга чыгып икенче бинага йөгерергә кирәк, спорт залы да бик кечкенә, – ди Айгөл.
Ул яңа мәктәпнең инглиз телен тирәнтен өйрәнү сыйныфын сайлаган. Монда күбрәк инглизчә аралашуга өстенлек бирүләрен әйтә.
– Калган сыйныфлар урыс телен тирәнтен өйрәнү белән бугай. Татар мәктәбендә урыс теленә таләпләр алай югары түгел иде, ә монда урыс теле авыр. Шуңа билге төшеп китте, – ди Айгөл.
18нче мәктәптә 16 кеше белем алса, хәзер укый торганында – 27 укучы.
Бүген татар мәктәпләре урыс, инглиз телләрендә белем биргән уку йортлары белән көндәшлеккә чыдый алмый, балалар санын тутыра алмый азапланалар. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты башлыгы Ринат Закиров: «Әгәр дә Казандагы татар мәктәпләре яңа заманча биналарда урнашкан һәм анда белем бирү югары дәрәҗәдә булса, татар гимназиясендә балаларны укыту өчен чират булачак», – дип әйткән иде.
– Казанда татар мәктәпләре нинди биналарда урнашканын сез үзегез дә беләсез. Җимерек хәлдәге, спорт залы, актлар залы булмаган мәктәпкә нинди ата-ананың баласын бирәсе килсен? 177нче мәктәп ачылды, ә шунда, ичмасам, татар сыйныфы да булдырылмады. Аннары татар мәктәбендә балаларны югары профессионал һәм эшенә иҗат белән караган оста, сәләтле, заман белән бергә атлаган мөгаллимнәр укытырга тиеш. Менә шушы шартлар үтәлсә, татар гимназиясенә эләгер өчен зур конкурс узарга туры киләчәк. Универсиаданы каршылап, Казанда Универсиада авылы янында IT мәктәп ачылды. Татар гимназиясе ник заманнан калышырга тиеш? – диде ул.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин барыннан да бигрәк милли мәктәпләрнең кимүен Бердәм дәүләт имтиханнарының урыс телендә тапшырылуы китереп чыгаруын әйтте.
– Бу ата-аналарны үз балаларын урыс мәктәпләренә укырга кертүенә этәрә һәм милли мәктәпләргә ихтыяҗны киметә, – диде ул.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Ата-ана мәктәпне төзекләндерә?
Зур төзелешләр, казанышлар белән мактанучы Татарстанда җитәкчелек мәктәпләрне төзекләндерү эшен ата-ана җилкәсенә йөкләргә тәкъдим итә.
Мәктәпләрне төзекләндерү эшендә әти-әниләр дә актив катнашырга тиеш. Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин бу фикерне башкаланың 3нче гимназиясендә әйтте. Быел әлеге белем йорты капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. 2013 елда Казанда әлеге программа нигезендә барлыгы 19 мәктәпне төзекләндерү күздә тотыла. Метшин бу эшкә иганәче һәм меценатларны, ягъни хәллерәк әти-әниләрне җәлеп итү ягында.
3нче гимназия мөдире Наталья Уваровадан шәһәр башлыгы әти-әниләр мәктәпкә иганәчелек ярдәме күрсәтәме, дип кызыксынды. Бу сорау тиктомалдан түгел. Шәһәр үзәгендә урнашкан мәктәптә күп кенә «хәллеләр»нең балалары укый. Мөдир иганәчелек ярдәмен актив күрсәтүчеләрнең берсе буларак Татарстанның «Челтәр компаниясе» ачык акционерлар җәмгыяте мөдире Илшат Фәрдиевне атады. Бу мәктәптә аның улы укый икән.
3нче гимназиянең эчтән дә, тыштан да тузуын исәпкә алганда, төзекләндерүгә шактый акча кирәк булачак. Смета нигезендә дәүләт 21 миллион сум бирергә әзер. Әмма бу акча гына җитмәячәк. Шуңа да шәһәр башлыгы төзекләндерү эшләренең бер өлешен әти-әниләр җилкәсенә салмакчы.
– Төзекләндерүнең бер өлеше республика бюджетыннан, бер өлеше шәһәр казнасыннан финанслана, һәм өлешчә – иганәчеләр ярдәме. Әти-әниләрдән җыелган акча хисабына төзекләндерү эшләренең исемлеген киңәйтергә була. Мондый тәҗрибә бездә инде бар, – диде Метшин.
Казан шәһәре хакимиятенең чираттагы инициативасы артында нәрсә ята? Мәктәпне финанслау акрынлап әти-әниләр җилкәсенә калмасмы? Һәрхәлдә, шәһәр башлыгы төзекләндерү эшләренә акча җыю мәҗбүри түгел дип ышандыра. Барысы да әти-әниләрнең үз иркендә булачак. Мөмкинлеге бар икән – булыша, юк икән – юк.
Мэр тәкъдименә әти-әниләр каршы. Бүген һәр мәктәптә диярлек хәйрия оешмалары, кайгыртучылар шурасы, ата-ана комитетлары һәм башка күп төрле фондлар эшли. Моңарчы бу оешмалар бүлмәләрне төзекләндерү өчен акча җыйса, хәзер инде мәктәпне төзекләндерүгә дә булып чыгамы?
Казан шәһәренең 2нче гимназиясендә мөдирнең хуҗалык эшләре урынбасары Алмаз Нәҗипов: «Безнең мәктәп быел шулай ук бу программага кертелде. Аны төзекләндерүгә 50 миллион сумга якын акча кирәк. Торбалар ага, түбә тишек, канализацияне алыштырырга кирәк. Кыскасы, эш фронты зур. Акчаны дәүләт җитәрлек бирерме, юкмы, алдан әйтә алмыйм. Ләкин мин бу эшкә әти-әниләрне катнаштыру ягында түгел», – ди.
Белешмә: Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы Татарстанда 2012нче елда башланды. Ул өч елга исәпләнгән. Бу программа нигезендә республикада барлыгы 753 белем йорты төзекләндереләчәк. Дәүләт хисабына мәктәпләрдә түбәне төзекләндерү, тәрәзәләрне һәм су, җылылык үткәргечләрне алыштыру каралган.
Марсель ӘСКӘРОВ.
Казан.
Глобаль эшсезлек
Дөньядагы илләрнең төрлесенә төрле дәрәҗәдә йогынты ясаган икътисади кризис бигрәк тә яшьләр тормышына тәэсир итте. БМОның халыкара хезмәт оешмасы мәгълүматларына караганда, 15-24 яшьлекләр арасында 75 миллион кеше эшсез. 2007 елда кризисның иң югары ноктасында да бу сан 4 миллионга кимрәк иде. Эшкә урнашканда аларның тәҗрибәсе юк дип алмый калдыралар. Кыскартулар башлангач, иң беренче булып яшьләр эшсез кала. Европа берлеге илләрендә биш яшь кешенең берсе – эшсез. Иң авыр хәл Испания белән Грециядә. Анда югары уку йортларын тәмамлаган һәр икенче яшь кеше эш таба алмый. Якын Көнчыгыш белән Төньяк Африкада дүрт кешенең берсе эшсез.
Казан дәүләт гуманитар педагогика университетының физика факультетын 2012 елда тәмамлаган Кукмара егете Рамил Нигъмәтуллин әлегә укыту эшенә керешмәгән, быел ул КФУга аспирантурага кергән. Рамил бәйрәм һәм туйларда төшерелгән видеоларны монтажлап, матурлап бирүче булып эшли. Аспирантурада беренче ел укыганда башка эштә эшләп булмый, вакыт күп түгел. Аннары бу эш миңа ошый, ди ул. Рамил, бу эшкә үзлегеннән өйрәнгән. Аның сүзләренә караганда, Казанда яшьләргә эш бар, ләкин ул эш урыннары күпчелек очракта укыганда алган һөнәр белән бәйле түгел.
– Ширкәтләр арта тора, эш урыннары җитәрлек. Эшкә чакыручы игъланнар күп, ә эшсезлек югары. Бездә кадрлар әзерләү сәясәте дөрес алып барылмый дип уйлыйм. Элек университетлар да алай күп булмаган, укып бетерүчеләрне шунда ук вакытлыча булса да эшкә җибәргәннәр. Ә соңгы елларда һәр шәһәрдә, район үзәкләрендә дә югары уку йортлары филиаллары ачылды. Шулкадәр күп бертөрле белгечләр кирәкме? Алар аннары нинди эш табачак? Менә шуларны уйлаучы юк хәзер, – ди ул.
Диплом һәм курс эшләрен сатып алу, аларны язып студентларга тәкъдим итү кәсебенең киң таралуын да Рамил нәкъ шуның белән аңлата.
– Университетлар шулкадәр күп, анда укучылар күп булгач, уку-укыту эше дә сыйфатсыз, коммерциягә корылган. Ул дипломны алгач, эшләргә дә кирәк бит әле. Мин аны сатып алсам, балаларга дәресләрдә нәрсә дип сөйләрмен?
Кадрлар сәясәте дигәннән, Рамил үзе татар төркемендә укыган.
– Укырга кергәндә үк әйттеләр, сез – татар төркеме, терминнарны татарча гына өйрәнәсез. Безне татар мәктәпләре өчен укытып чыгардылар. Хәзер эш эзли башлагач, күбебез Казанда калырга теләде, ләкин Казанда физиканы татарча укыткан ничә генә укытучы кирәк инде? Татар мәктәпләре Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә юк диярлек бит.
Рамил үзе аспирантураны тәмамлагач, укытучы булып эшләргә тели. «Балачактан булган хыялым ул минем», – ди. Яшәргә торак вәгъдә итсәләр, ул Татарстанның берәр районына да китәргә әзер.
Алсу КОРМАШ.
Мәчет бинасы шәһәргә бирелә
Казан прокуратурасы таләбе нигезендә, шәһәрнең Җир һәм милек комитеты «Әл-Ихлас» мәчете белән килешүне берьяклы өзү турында хат юллады. Бу хакта Казан матбугат хезмәте хәбәр итә.
2004 елның 14 сентябрендә Казанның коммуналь милек белән идарә итү комитеты, элек җылыту корылмасы булган Декабристлар урамындагы бинаны, киләчәктә төзекләндерү һәм дини максатларда куллану өчен, «Әл-Ихлас» мәхәлләсенә биш елга бушка куллану өчен бирә.
Ләкин аларның хәзергә кадәр килешү шартларын үтәмәүләре, ягъни бинаны төзекләндерү проекты архитектура идарәсе һәм район хакимияте белән килештерелмәгәнлеге әйтелә. Ут, су, җылылык булмавы ассызыклана. Шул сәбәпле бинаны шәһәр идарәсенә кайтару таләп ителә.
Узган елның ноябрендә «Әл-Ихлас» мәхәлләсе мәчетне саклап калу өчен пикет оештырмакчы иде, ләкин Казан хакимияте моңа рөхсәт бирмәде.
Аннан элегрәк Казан башкарма комитеты «Әл-Ихлас» мәчете мәхәлләсенә Җиңү паркында Корбан гаетенә багышланган бәйрәм чарасын уздырырга рөхсәт бирмәгән иде.
17 октябрь көнне «Әл-Ихлас» мәчетендә махсус хезмәтләр тентү уздырды. Бинага битлек һәм кораллар белән 10га якын хезмәткәр килгән. Хокук саклаучылар мәчет идарәсенең эшен тикшергән.
Мәчет 2005 елда Декабристлар урамындагы элекке җылыту корылмасы бинасында ачылган иде. Аның имамы Рөстәм Сафинны 2009 елда Русиядә экстремист дип табылган оешманың бүлеген ачкан өчен ике елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр.
«Әл-Ихлас» мәчете Татарстан мөфтияте җитәкчелегендә саналмый. Татар мәктәбеннән – урысныкына,

Комментарии