- 15.01.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №2 (16 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Үзәк федераль каналдан барган «Голос» проектын күп милләттәшләребез тын алмый карагандыр, мөгаен. Шулай булмый ни, сайлап алу турында гына да 12 мең кеше катнашкан, шуларның нибары 1500е сайлап алынган, әле аларның да бары тик 100е генә сәхнәгә чыгарылган гаҗәеп зур тамаша иде ич бу! Ә менә шушы ярты ел буе дәвам иткән проектның җиңүчеләре итеп ике татар кызы танылу искиткеч бер вакыйга булды. Аларның финалдан соң сәхнәдә җитәкләшеп басып торуы безнең милләт кызларын тагын да бизәде кебек.
Димәк, Русиянең алтын тавышы кемнәрдә?! Әйе, татар кызларында!
Алар Мәскәүдән кайтып бераз ял иткәч, ниһаять, Татарстан журналистлары белән дә очрашып, сорауларга җавап бирде.
Аралашу барышында Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина үзләрен тыйнак, гади, юмор хисле, бик үткен кызлар буларак та танытты.
Кастинг вакытында «Каз канаты»н, инде финалда «Син сазыңны уйнадың» җырын башкарып татар халкының мәхәббәтен яулаган Эльмира Кәлимуллина милли матбугат чараларыннан яңгыраган сорауларга саф татарча җавап биреп сокландырды. Аның үз милләтеннән оялмавы, аның белән горурлануы нур өстенә нур булды! Шулай да, матбугат очрашуы күпчелек русча барды, чөнки бу очрашуга хәтта чит шәһәрләрдән дә журналистлар килгән иде. Биредә без кызларның ни өчен татар сәхнәсенә чыкмавын да, Мәскәүдә ничек эшләүләрен дә, нинди укытучыларда укуларын, җиңү яулагач булган хис-кичерешләрен – барысын да белдек! Соңыннан, рәхәтләнеп, аерым-аерым фотоларга төштек!
– Кызлар, киләчәктә татарча җырлар башкару теләгегез юкмы?
Эльмира:
– Минем балачактан килгән бер хыялым бар. Әби-бабаларыбыздан, инде борынгыдан калган җырларны туплап, диск чыгарырга телим. Бу татар сәхнәсе өчен үзгә, яңа бер дулкын булыр иде. Алайса, хәзерге шоу-бизнеста «моң» калмады. Бу сүзне русчага ничек тәрҗемә итәргә дә белмим. Хәер, татарда шоу-бизнес та юк кебек, чөнки хәзерге сәхнәдәге хәлләрне мин берничек дип тә атый алмыйм.
Динә:
– «Universal music» студиясе белән килешү төзелгәндә, алар мине ниндидер кысаларга куып кертмәс дип өметләнәм, чөнки минем дискка да татарча җырлар керүен телим.
– Проектта катнашканчы сезгә Татарстаннан моның кадәр ярдәм булыр дип уйладыгызмы?
Динә:
– Юк, һич уйламадык. Яшел Үзән шәһәреннән дусларым, танышларым гел интернет аша язып, безнең хактагы язмаларга сылтамалар җибәреп торды. Без чыгыш ясаган көннәрдә Яшел Үзән шәһәре тынып кала торган булган.
Эльмира:
– Хәтта башкортлар да безнең өчен күпләп тавыш биргән. Мин үзем өчен күпме тавыш булуын күргәч, үз күзләремә ышанмадым. Миңа ярдәм иткән һәр кешегә чын күңелемнән рәхмәт әйтәм.
– Нишләп бу проект шундый популярлык казанды дип уйлыйсыз?
Эльмира:
– Чөнки кеше гадәти җырлардан, сәхнәдәге сикерүләрдән, шау-шудан туйды инде. Тыңлардай җыр калмады. Шуңа да бу проект сусаган җанга бер йотым чиста су кебек булды. Җыр ул кешенең тавышы гына түгел, аның эчке дөньясы да. Кызганыч, бүген күпләр шуны аңламый ахры.
Динә:
– Миңа калса, хәзер элеккеге кебек тирән мәгънәле җыр текстлары юк. Бәлки, бардыр да, әмма аны үзе аша үткәреп җырлый белүче, халыкка җиткерә алучы юктыр.
– Сезне Татарстанда ничек каршы алдылар?
Эльмира:
– Мин төнлә генә кайткач, әти-әнием, туганнарым каршы алды. Котлаулар инде Мәскәүдә үк башланган иде. Иң зур очрашу әти-әнием белән булды, чөнки мин аларны бик нык сагынган идем.
Динә:
– Мине шәһәр хакимияте каршы алды. Яшел Үзәнгә кайтып киттек. Анда шәһәрне кергәндә «Яшел Үзән» дигән язу каршында мине шарлар, төрле плакатлар, чәчәкләр белән каршыладылар. Анда минем белән бергә укыган кешеләр дә, дусларым, якыннарым, укытучыларым, тагын әллә кемнәр бар иде. Бу минем өчен зур сюрприз булды!
Динә Гарипова Яшел Үзән шәһәреннән. Туган көне – 1991 елның 25 марты. Казан Федераль университетының Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтының (2012 ел ахырына кадәр журналистика факультеты дип атала иде – Э.Ф.) 5 курс студенты. Әти-әнисе медицина өлкәсендә, абыйсы Булат «Золотой микрофон» җыр театрында эшли. Кыз үзе музыка белән 6 яшьтән шөгыльләнә. «Голос» проектына бер күлмәк, бер пар түфли һәм теш щеткасы гына сыя торган сумка белән килеп төшеп бар катнашучыларны гаҗәпкә калдыра, хәтта көлдерә дә. Ләкин кемнең көчлерәк көлә алуын проект нәтиҗәләре күрсәтте инде.
13 гыйнвар көнне Яшел Үзәндә Динә Гарипова исемендәге хәйрия фонды ачылды.
– Динә, «Universal music» килешү төзү өчен 25 гыйнварда Яшел Үзәнгә килә икән дигән сүзләр дөресме?
– Бу студия һәрвакыт җырчының ватанына килеп килешү төзи һәм Яшел Үзән турында да сүзләр булды. Тик аның аерым бер көне билгеле түгел әле. Бу килешү 5 елга төзелә.
– Бу проектта катнашу сезгә нәрсә бирде?
– Иң беренче чиратта, үз-үземә ышаныч! Мәскәүдә вакытта армый-талмый эшләү, гел камералар каршында йөрү куркуны бетерде, кыюлык, ышаныч барлыкка китерде. Икенче яктан, бу минем өчен зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге дә.
– Сәхнәгә чыкканда каушадыгызмы, әллә шул ышаныч инде куркуны бастымы?
– Һәрвакыт каушадым. Ничек чыгуымны, кайда басасымны күз алдына китерә идем. Чыгып басып җырлый башлагач, җыр эченә кереп китәсең дә кайда басып торуыңны онытасың. Менә шуңа күрә тизрәк чыгып җырлый башларга кирәк. (Көлә.)
– Проектта булган остазыгыз Александр Градский турында да берничә сүз әйтегез әле. Ул нинди кеше?
– Ул бик йомшак күңелле, шул ук вакытта кырыс кеше. Һәркайсыбызга үз баласына карагандай карады. Хәтта аның командасында булмаган кешеләргә дә барып, үз киңәшләрен бирә иде. Без аның өендә җыелышып, һәркемнең чыгышы турында сөйләшеп утырдык. Бу бер җылы сөйләшү һәм бер зур дәрес тә була. Ул безгә: «Мин сезнең берегез белән дә хушлашмыйм», дия иде һәм, чыннан да, шулай булды. Ул һәркем белән аралашып тора. Искиткеч кеше ул!
– Президент биргән фатирны Казанның кайсы районында алырга уйлыйсыз?
– Мин Казанда яшәргә теләмим, шуңа күрә фатирны да Яшел Үзәндә алачакмын. Тик әлегә фатир сайларга да вакытым юк. Гыйнварның 20ләрендә яңадан Мәскәүгә китәргә туры киләчәк.
– Хәзер сез ниләр белән мәшгуль?
– Хәзер бер тамчы да вакыт юк. Булганда да тизрәк интернетка кереп үземә яуган сорауларга җавап бирергә ашыгам. Вакытыбыз күбрәк рәсми очрашуларда уза. Президент белән дә, министрлар белән дә, журналистлар белән дә…
Эльмира Кәлимуллина Түбән Кама шәһәреннән. Туган көне – 1988 елның 25 гыйнвары. 2012 елда Казан дәүләт консерваториясенең академик вокал бүлеген тәмамлаган. Икенче югары белеме бар: Казан дәүләт университетының икътисад һәм финанслар факультетын читтән торып тәмамлаган. Әти-әнисе төзүчеләр. Музыка белән 6 яшьтән шөгыльләнә, чөнки моңа ике сәбәп бар: апасы фортепианода уйнагач, кечкенәдән музыкага тартылу була, икенчедән, музыка мәктәбе өй янәшәсендә генә урнашкан. Эльмираны музыка мәктәбен тәмамлаганнан соң музыка училищесына алмыйлар, сәләте юк дип табалар һәм ул юридик лицейда укый.
Эльмира, проектта ничек катнашырга булдыгыз?
– Мин кастинг турындагы хәбәрне интернетта күреп алдым һәм үз җырларымны да интернет аша юлларга булдым. Интернет белән озак изаландым, язмаларым теркәлми интектерде. Уннарча мәртәбә тырышып караганмындыр, азактан көч-хәл белән юлладым. Кастингны узганны белгәч, шатлыгымның чиге булмады.
– Нишләп соң сез моңарчы татар сәхнәсендә күренмәдегез?
– Иҗат кешесе ирекле булырга тиеш. Ә татар милләтен, телен, мәдәниятен күтәрү өчен башка дәрәҗә, башка юл кирәк, ә бүгенге татар сәхнәсе түгел. Бүгенге татар сәхнәсендә билгеле бер кысалар бар һәм син шуларга сыешырга тиешсең. Ә Мәскәүдә бу кысалар юк.
– Финалдан соң ниләр кичердегез?
– Шатландык, билгеле, ләкин икенче көнне тавыш бөтенләй булмады. Үзебезнең атказанган җырчы исеменә лаек булуыбызны ишеткәч, Динәгә СМС яздым. Мине «Универсиада йөзе» дип игълан итүләрен белгәч тә, шатлыгымнан фатир буйлап сикереп йөрдем. Әле ул вакытта бу зур исемнең нәрсә икәнен дә аңламый идек…
– Эльмира, әгәр башка бер остазга эләккән булсаң?
– Әгәр укытучым Пелагея булмаган булса, мин бу проектта җиңә дә алмаган булыр идем, мөгаен. Ул, әнисе Светлана белән берлектә, шулкадәр күп эшләтте, өйрәтте ки, алар әйткәнчә эшләмичә «өстемнән төшмәделәр». Нишләп син гел шундый тыныч соң, дип ярсыйлар иде хәтта. Хәзер без алар белән бик яхшы аралашабыз. Әле бүген иртән генә Пелагея Португалиядә төшкән фотосын җибәрде.
БУ КЫЗЫКЛЫ
14 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллинага Татарстанның атказанган җырчысы исемен бирүче документларны һәм торакка сертификатлар тапшырды.
– Сезнең уңышыгыз бөтен ил өчен зур бер вакыйга булды, чөнки ул безнең республиканың мөмкинлекләрен ачып салды. Бу безнең республиканың уңышы, – диде ул. – Бу җиңү сезнең зур хезмәт җимешегез. Анда барып яхшы чыгыш ясау гына түгел, көрәшкә һәм конкуренциягә дә әзер булу кирәк.
Ул аларның әти-әниләрен, кызларны укыткан укытучыларга да, шулай ук проектта кызларның остазлары булган Александр Градский белән Пелагеяга да рәхмәт сүзләре әйтте.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Русиянең алтын тавышы – татарларда!,

Комментарии