«Кечкенә кешеләр» җыены яки Аккош, Чуртан һәм Кысла Кремль янында митингта

«Кечкенә кешеләр» җыены яки Аккош, Чуртан һәм Кысла Кремль янында митингта

9нчы декабрь көнне республика халкына үз ризасызлыгын белдерергә мөмкинлек бирелде. Кайда диген әле – Кремль янында! Шәһәр хакимияте митинг уздырырга рөхсәт итте. Анда аккош, чуртан, кысла һәм башкалар катнашты.

МОНДА ҖЫЕЛУ – ҮЗЕ ҖИҢҮ

Белдерүдә митинг Меңъеллык мәйданында була, дип әйтелде. Ләкин без килгәндә Меңъеллык мәйданы буш иде. Бактың исә, митингка дип килүчеләр Үзәк стадион ишек төбендә җыелган икән. Ләкин бу Меңъеллык мәйданы түгел. Ул мәйдан – Кремль дивары янында. Казан картасы да шулай ди. Үзәк стадионның ишек төбен Меңъеллык мәйданы дип атау, бәлки, оештыручылар хатасыдыр, дөрес аңлатмаганнардыр. Ә, бәлки, митингны оештырырга рөхсәт биргән Казан шәһәре башкарма комитеты бер көнгә Меңъеллык мәйданын киңәйтеп торырга булгандыр. Бәгъзе адәмнәр: «Без Меңъеллык мәйданында митинг уздыра алдык!» – дип куансыннар өчен. Хәер, мәйданның Меңъеллыкмы-түгелме икәненә игътибар итеп торучы булмады кебек. Җыелырга рөхсәт алу үз үк зур җиңү иде шул.

Иҗтимагый оешмаларның күптән болай Кремльгә якын җирдә җыелганы юк иде инде. Меңъеллык мәйданында соңгы митинг 2011нче елның 24нче декабрендә үткән булган. «Гадел сайлаулар өчен» дип аталган ул. Менә хәзер – «Хакимият башбаштаклыгына каршы һәм гаделлек өчен» дигәне. Шунысы кызыклы: 2011нче елдагы митинг та декабрьдә үткән булган, быелгысы да. Яңа ел алдыннан хакимият юмартланып алырга ярата, күрәсең.

Татар иҗтимагый үзәге редакциябезгә юллаган белдерүдән, митинг татар телен генә яклап уздырылачак, дип аңлашылган иде. Ләкин урынга килгәч, ТИҮдән кала тагын 10лап иҗтимагый оешманың килгәнлеге мәгълүм булды. Татарстан әләмнәре белән беррәттән Русия әләмнәре дә җилферди иде. Митинг уздыру турында гаризаны ТИҮ активисты Равил Мөхәммәтҗанов биргән. Бу юлы барлык иҗтимагый оешмалар берләшергә булганнар. Үзәктән урын бирелүгә, бәлки, шул да сәбәпче булгандыр.

Безгә: «Сез ни өчен хәзерге хакимияттән канәгать түгел? Нигә гел сүгәсез? Матур яшибез бит! Пенсия алабыз!» – дип әйтүчеләр бар. Андый кешеләргә, «Беренче канал»ны сүндереп куеп торып, менә шушы митингка килергә кирәк иде. Илдә нинди хәлләр булып ятканын белерләр иде ичмасам. Ләкин мондый митинглар турында «Беренче канал»дан да, «ТНВ»дан да хәбәр итмиләр, дәүләт басмалары да язмый шул. Татар телле басмалардан «митинг була» дигән белдерүне «Безнең гәҗит» бирде дә, «Азатлык» радиосы бирде. Калган коллегалар митингта да күренмәде. Оештыручылар чарага 720 кеше җыелды, диде. Арада мәктәп укучылары да бар иде.

ТАТАРСТАН УЛ МИҢНЕХАНОВ ТҮГЕЛ…

Хәтерлисезме, Татарстанда 7 проблема бар, дип язып чыккан идек (№18, 3 май, 2018). Без уйлап чыгарган проблемалар түгел, республика хакимияте таныганнары. Май аенда республикада «публичные приоритеты» дип аталган документ кабул ителде. Менә анда кергән проблемалар:

– бәяләрне һәм тарифларны «тезгенләп» тору, ә товар һәм хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту;

– халыкның керемен арттыру;

– ришвәтчелек һәм коррупциягә каршы көрәш;

– наркомания һәм эчкечелекне киметү;

– эшсезлекнең тамырына балта чабу;

– кешеләрне торак белән тәэмин итү;

– әйләнә-тирә мохитне саклау.

Кызганыч, республика хакимияте 9нчы декабрьдә узган митингка килмәгән иде. Килсәләр, халыкны бу җиде проблема гына түгел, әллә нәрсәләр борчуын күрерләр, ишетерләр иде. Хәер, алар аны барыбер ишетәчәк. «Э» Үзәгенең берничә вәкиле (әле болары без таныганнары гына) бөтен чыгыш ясаучыны, митингка килгән һәр кешене бик җентекләп фото-видеога төшереп бардылар бит.

Митингны алып баручының: «Хәтерләсәгез, Путин Русиядә бердәм милләт булдыру турында Карарга кул куйды. Ләкин кечкенә кешеләрнең – минем, сезнең, безнең сүзне ишетмәгәч, без нинди бердәм милләт соң? Монда килгән барлык кечкенә кешеләрне сәламлим!» – дигән сүзләре яңгырады. Без – кечкенә кешеләр – чыгыш ясау урынына якынрак елыштык.

Беренче булып агач поддоннардан өелгән «сәхнә»гә «Ачык Русия» активисты Дмитрий Егоров менде. Ул кулына «Надоел» дип язылган әләм тоткан, анда Путин башы сурәтләнгән иде. Аерым бер проблеманы күтәрмәде Дмитрий.

– Бүген кеше хокукы бозылмый кала торган бер генә өлкә дә, бер генә институт та юк. Безгә берләшеп эш итәргә өйрәнергә кирәк. Хокукларыбызны берләшеп якларга. Һәм тагын бер нәрсәне аңларга: Русия Путин түгел ул, Русия ул – без. Татарстан да Миңнеханов түгел. Татарстан ул – без барыбыз да, – дип сөйләде.

Аның фатихасы белән, иҗтимагый оешма һәм хәрәкәт вәкилләре үз проблемаларын яңгырата башлады.

ЙӘ, ҖЫЕЛДЫГЫЗ, ШУННАН НӘРСӘ?

ЧҮП ЯНДЫРУ ЗАВОДЫ. Активист Вера Керпель чыгышын ни өчен татар активистлары белән берләшүләрен аңлатудан башлады:

– 90нчы елларда нишләделәр: татар телен укуны мәҗбүри иттеләр, моңа бик күп көч, күп акча керттеләр. Ләкин начар килеп чыкты. Акча түгелде, нәтиҗә булмады. Ләкин моны аңлау өчен күп еллар кирәк булды. Ә тел үлә барды. Чүп яндыру заводы белән дә шулай ук. Хәзер безгә зур акчага бөтенләй нәтиҗәсез завод салырга тәкъдим итәләр. Без барыбыз да аннан зыян күрәчәкбез. Бер салгач, ул заводны яптырып булмаячак. Шуңа күрә хәзердән үк каршы торырга кирәк. Башка юлы бар бит: чүпне аерып җыю һәм эшкәртү. Русиядә чүп эшкәртә торган заводлар бар. Ләкин аларга чимал җитми. Чөнки хәзер барлык чүп-чар полигоннарга илтелә, – дип чыгыш ясады ул.

Чүп яндыру заводына каршы активистлар кешеләрдән имзалар да җыйды. Гомумән, иң активлар шулар иде.

ТАТАР ТЕЛЕ. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев бер генә проблеманы күтәрмәде. Татар теленең гомуми хәле турында сөйләде:

– Хәзер Казанда бер генә тел – урыс теле генә калып бара. Казан Думасында татарчага синхрон тәрҗемә дә юк. Ягъни шәһәр хакимияте Татарстан составына керми, татар телен танымый булып чыга. Татарларны коткару юлы бармы соң? Бар! Әле 1994нче елда ук Татарстан Югары Советы Татар милли университеты кирәк дигән карар чыгарган иде. Ләкин ул һаман ачылмады. Югыйсә, татарча дәреслекләр дә, программалар да, укытучылар да бар бит.

Югары белем турында әйтелде, ә менә татар теленең мәктәпләрдәге хәле турында әйтүче булмады. Татар ата-аналары чыгышы җитмәде бу митингта.

ИНВАЛИДЛАР. Агач «сәхнә»гә берьюлы ике кеше чыгып басты. Инвалид бала атасы Юрий Никишин: «Инвалидны караучылар яшәү минимумыннан да азрак акча ала бит», – диде. Ике инвалид бала анасы Жанна Халтурина аның фикерен дәвам итте: «Инвалид баланың пенсиясе 12 мең сум, аны караучыга 5500 сум түләнә. Ул акча гына яшәргә җитми. Ә бала пенсиясенә кагыла алмыйбыз, ул тернәкләндерүгә тотылырга тиеш. Без ничек яшәргә тиеш? Әнә Тольяттида ялгыз ана инвалид баласы белән тәрәзәдән ташланды. Чөнки болай яшәр чамалары калмаган. Рөстәм Нургалиевич безгә игътибар итсен, өстәмә түләүләр булдырсын иде!»

ИДЕЛНЕҢ КОМ БЕЛӘН КҮМЕЛӘ БАРУЫ. Юлия Фәйзрахманова «Идел һәм халык каршы» һәм «Гаврилов урамында Казансуны саклау» инициатив төркемнәре исеменнән сөйләде.

– 2015нче елда мин Санкт-Петербургка барып Путин белән шәхсән күрештем, аңа Иделнең ком белән күмелә баруын сөйләдем. Ул бик аптырады. Ләкин елганың күмелүен бары тик халык кына туктата алды. Шуннан соң Татарстанда Иделне саклау буенча махсус проект әзерләнде. Ләкин республиканың Экология министрлыгы һәм хакимият бу проектка тормышка ашарга ирек бирми, чөнки бу җирләрне үз кулына алган зур кешеләрне яклыйлар. Хәзер Гаврилов урамы янындагы 25 гектарлы урманны кисәргә һәм анда торак йорт төзергә җыеналар. Аның бер өлеше койма белән әйләндереп алынган инде. Сакласа, аны бары халык кына саклап кала ала.

НУРЛАНЫШ АЛГАН ПРОДУКТЛАР. Атом-төш коралына каршы җәмгыять рәисе Альберт Гарапов менә шундый проблема күтәрде:

– Сатып алучы сайлый алсын өчен, нурланыш алган продуктларга «РАДУРА» билгесен куярга кирәк. Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы безне хуплады. Ләкин бу җавапны алганга ярты елдан артты, бернәрсә дә эшләнмәде. Бездә ГОСТ та бар, тик аны үтәргә генә җыенмыйлар.

НАХАК ГАЕПЛӘҮЛӘР. Законсыз рәвештә хөкем ителгәннәрне яклау берләшмәсе лидеры Надежда Шакирова: «Бүген берәү дә миңа җинаять эше ачмаслар дип ышанып әйтә алмый. Хәтта бер гаебе булмаса да», – дип белдерде. Мисаллар китереп сөйләде ул. Әйтик, аның абыйсы Сергей Григорьевны акча талауда һәм кеше аркасына кызган үтүк белән басуда гаепләп, 5 елга колониягә озатканнар. Бернинди дәлилсез. Яки Сергей Журавлев мисалы. Ул бер компаниядә гадәти менеджер булып эшләгән, ә директоры төрле махинацияләр белән шөгыльләнгән. Бу ачыклангач, җинаять эзәрлекләве башланган. Директор асылынган һәм бөтен гаепне Сергейга аударып калдырганнар. Ул инде 2 ел СИЗОда утыра.

«Мин бу исемлекне бик озак дәвам итә алам. Халык суды булдырырга кирәк. Хөкемдарларны халык сайлап куйсын. Утырышлар онлайн күрсәтелсен, хөкем карары ничек чыгарылуын һәркем күрә алсын. Төрмәләрдә камералар куелсын – җәзалаулар булмасын өчен», – дигән тәкъдимнәр әйтте Надежда.

АВАРИЯ ХӘЛЕНДӘГЕ ЙОРТЛАР. Дания Перминова Яшел Үзәннән үк килгән.

– 2011нче елда, ялганлап, йортларыбызны авария хәлендә дип таныдылар һәм безне урамга куып чыгардылар. Авария хәлендә түгел иде безнең йортлар! Ярты шәһәр, 93 яшьлек әнием белән мин дә бомж хәлендә калдык, – дип чыгыш ясады ул.

Кеше хәле кешегә кирәкми, дигән сүз дөрес шул. Берәр сәгать үткәч, митинг башында әйтелгән «берләшик!» дигән сүзләр онытылды. Проблемасын яңгыратканнар таралыша башлады. Ә чыгыш ясарга өлгермәгәннәр микрофон өчен сугышуга кадәр барып җитте. Бер абзый, исемен әйтми-нитми генә «сәхнә»гә менеп басып, пенсия реформасына законлы юллар белән каршы чыгарга өндәде. Аннан соң шулай ук исемен әйтеп тормаган апа Милли-мәдәни үзәкне яклап чыгыш ясады: «50 мең экспонат булган музейны юкка чыгаралар. Аны саклап калдырырга кирәк», – дип сөйләде. Шуннан соң митингны алып баручы көч белән микрофонны тартып алып, чыгыш ясарга дип язылганнарга сүз бирүне дәвам итте.

АЛДАНГАН ӨЛЕШЧЕЛӘР. Ирина Князева алданган өлешчеләрне тәкъдим итә. Аларның темасы башкарма комитетка кертелгән гаризада күрсәтелмәгән булган, шуңа күрә алып килгән плакатларын ачарга рөхсәт бирмәделәр. Ләкин сүз әйтергә рөхсәт иттеләр: «Ничә еллардан бирле фатирларыбызны ала алмыйбыз. Бөтен түләүләрне түләп бара торган өлешчеләргә бернәрсә юк», – дип ачынып сөйләде ул. Гаризага язылмады дип кенә проблема юкка чыкмый шул.

АЛДАНГАН КЕРТЕМЧЕЛӘР. Равил Зәйнуллин –«Татфондбанк» һәм «Интехбанк» ябылудан зыян күргәннәрнең берсе.

– Йорт салырбыз дип, тиенләп акча җыйган, аны банкка салып барган идек. Акчасыз калдык. Ике банктан бергә 132,5 млрд сум акча юкка чыкты, диелде. Аларның күбесе – бөтенләй эшләмәгән оешмаларга бирелгән кредитлар. Акчаны үзара бүлешкәннәр дигән сүз бит инде бу. Тикшерү комитеты бернәрсә эшләми, юкса барысы да чиста гына түгел монда, – дип сөйләде ул.

Аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр, өстерәп диярлек төшерделәр. Микрофонны ТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт йолкып алды. Үзе сөйләгәннән соң, шагыйрә Нәҗибә Сафинага бирде. Митингны оештыручылар Нәҗибә ханымнан микрофонны тартып алмакчы иде – чөнки ул чыгыш ясаучылар исемлегендә күрсәтелмәгән, ләкин 4-5 кеше, аны саклап, «сәхнә»не уратып алды. Этеш-төртеш, кычкырыш-талаш астында шагыйрә үзенең шигырен укып бетерә алды. Шуннан соң җыенның тәмам рәте китте. Күпләр үз проблемасын яңгырата да алмады.

Берләшү барып чыкмады. Цирк бинасы янында узган митинг Яңа ел бал-маскарады кебек лотерея белән тәмамланды – катнашучылар арасында экологик зарарсыз сумка уйнаттылар. Кем җиңгәндер – анысын көтеп тормадык. Ләкин бу көнне иң төп җиңүче булып митинг оештырырга рөхсәт бирүчеләр калды. Кремль тәрәзәсеннән карап торсалар, аларның йөзләрендә «йә, җыелдыгыз, шуннан нәрсә инде?» дигән мәгънәдәге елмаюны укып булыр иде…

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии