- 14.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №49 (14 декабрь)
- Рубрика: Архив
4нче декабрьдә үткән сайлаулар Татарстан өчен хурлыклы тәмамланды: халыкның 80 процентка якыны «Бердәм Русия» партиясе өчен тавыш бирде. Ни өчен «хурлыклы»? Чөнки бу партия хакимияттә вакытта татар халкы зур югалтулар кичерде: 309нчы федераль закон нигезендә, безне милли мәктәпсез калдырдылар. Шулай итеп, ана телендә белем алудан мәхрүм иттеләр, бу исә киләчәктә телнең юкка чыгуына китерергә мөмкин, ә тел юкка чыкса, милләт тә бетә. Путин һәм «Бердәм Русия» хакимияткә килгәч, илдә ислам диненә каршы ачыктан-ачык һөҗүм башланды: күпчелек ислам китаплары хөкем ителде һәм закон белән тыелды, меңнәрчә мөселманнар бер гаепсезгә кулга алынды, төрмәләргә ябылды, ислам диненә килгән яшьләр төрлечә мәсхәрәләнде, кыйнап, гарип калдырылды… Ил буйлап террор гамәлләре башланды, махсус органнар оештырган шартлатулар мөселманнарга сылтанды, «антитеррор» битлеге астында дәүләт үзе ислам дине тоткан милләтләргә каршы террор башлап җибәрде.
Хакимияттә Владимир Путин һәм «Бердәм Русия» булган ун ел вакыт эчендә төбәк җитәкчеләрен сайлап куюлар бетте, шул исәптән, Татарстан Президентын да Мәскәү Кремле билгеләп куя башлады, инде сүз милли республикаларның үзләрен дә, президентларын да бетерү турында бара. Соңгы ун ел эчендә Русиядә демократиянең «д» хәрефе дә калмады, түрәләр караклыкка һәм коррупциягә кереп батты, халыкның гаделлеккә ышанычы бетте. Русия халкы фәкыйрьлекнең, алдануның, талануның соңгы чигенә килеп җитте, өметсезлеккә төшкән милләт эчтән таркала, аягүрә чери башлады. Моннан соң ике генә юл калды: бетүең белән килешү, я башыңны күтәреп, сыртыңнан бу канэчкечләрне бәреп төшерү. Сайлаулар, вәзгыятьне фаҗигага әйләндермичә, тынычлык белән хәл итәргә юл ача иде…
Урыслар моны аңлады, бу сайлауларда хакимият партиясенә каршы тавыш бирделәр, Владимир, Вологда, Ярославль, Пермь төбәкләрендә «Бердәм Русия» иң аз тавыш җыйды, Себердә дә шул хәл күзәтелде. Бу сайлауларда «Бердәм Русия» партиясен хакимияттән алып ыргыту мөмкин иде, бу исә Путинның да җиңелүе була иде. Бу эшне эшләргә милли республикалар – Чечня, Ингушетия, Дагыстан, Татарстан, Башкортстан ирек бирмәде, алар «Бердәм Русия»гә 80-90 процент тавыш биреп, шушы хакимиятне саклап калдылар. Ни өчен? Югыйсә, без, урыслардан аермалы буларак, тел һәм дин ягыннан бик нык кыерсытылган идек һәм бу хакимияткә иң беренче булып без – милли республикалар каршы чыгарга тиеш идек. Әмма моның нәкъ киресе булды – үзен төрмәдә тотучы империяне, инде менә ничәнче тапкыр, урыс булмаган милләтләр, шул исәптән, татарлар да саклап калды…
Әлбәттә, бу сайлауларда хәрәмләшүләр, фальсификацияләр дә бик күп булды, әмма татар авыллары районы-районы белән, ярыша-ярыша «Бердәм Русия» партиясенә 99 процент тавыш бирде. Мондый «бердәмлек» бары тик бер хокуксыз колларда һәм бик надан, үз язмышына битараф халыкларда гына булырга мөмкин. Без шуның кайсы икән? Кемне алдадык, дип беләләр? Үз-үзләрен алдыйлар, балаларының киләчәген урлыйлар бит! Кемнән куркалар? Нигә урыс курыкмый, нигә татар курка? Нигә татар түрәләре, үз урындыкларын саклап калу өчен тырыша? Татар түрәләре бүгенге көндә Русияне дә, Татарстанны да, татар халкын да сакламый, ә үз байлыкларын саклап калу өчен көрәшә.
Әмма бүген – 21нче гасыр, һәм Русия халкы, бигрәк тә, урыслар бу алдаулар белән килешмәячәкләр. Русия халкы ачлыкка да, ялангачлыкка да, туңу-өшүләргә дә озак түзә, әмма үзен шул дәрәҗәдә алдауга, талауга, хокукларыннан мәхрүм итүгә түзмәячәк. Бигрәк тә интернет төбендә утырган яшьләр, бу сайлау дигән фарстагы оятсыз алдаулар белән беркайчан да килешмәячәкләр, алар, хокукларын даулап, урамнарга чыгачак. Һәм чыгалар да. Алар хакимияткә дә киләчәк. Бәлки, моның өчен тагын канлы бәрелешләр булыр, корбаннар булыр, әмма Русия халкы 21нче гасырда гаделсезлек белән килешмәячәк. Димәк, бу сайлауларның дәвамы әле алда булачак…
Ә безгә, шушы гаделсезлекне яклап чыккан Татарстанга, татар халкына нишләргә? Хәзер бездән бөтен демократик илләр, дөнья җәмәгатьчелеге йөзен читкә борды. Без, татарлар, заманында Сталинны яклап чыккан кыргый, артта калган милләт булып күренәбез. Без, татар милләтчеләре, азатлык өчен көрәшеп, милләтебезнең халыкара дәрәҗәсен күтәргән идек, ә татар түрәләре аны тагын аяк астына салып таптады… Русиягә яңа хакимият, яңа көчләр килгәч, алар Татарстанга, татар халкына бу 80 процентны искә төшерәчәкләр әле…
Алда тагын сайлаулар – монысы инде Русия Президентын сайлау. Заманында без, татар милләтчеләре, Татарстанда Русия сайлауларын уздыртмас өчен, мәйданнарда ач яткан идек. Без 20 ел буе Русия сайлауларына бойкот игълан иттек, аларда катнашмадык. Ә халыкны, бугазына басып, эш, печән-салам белән куркытып, 20 ел буе сайларга мәҗбүр иттеләр. Бу сайлаулар шуны күрсәтте: татар халкы сәяси милләт түгел икән әле, ул үз язмышына битараф, аны башкалар кулына уйламыйча да тапшыра, хуҗалар әйтте дип, үз башына теләсә кемне сайлап куя, аннан үкереп елый… Гасырлар буе, еллар буе шушы фаҗига дәвам итә. Әлбәттә, мондый ваемсыз милләтнең киләчәге икеле. Үзенең дәүләте, теле, дине, азатлыгы, хокуклары өчен көрәшмәгән милләтне башкалар аяк астында тузан булу язмышы көтә… Татар халкын мондый куркыныч киләчәктән Аллаһы Тәгалә Үзе сакласын!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА.
Тарихчы, язучы.
Сайлаулар – алдаулар... ,
Комментарии