- 14.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №49 (14 декабрь)
- Рубрика: Архив
Соңгы ун елда хакимият үзгәрмәсә дә, без шактый үзгәргәнбез икән. Моңа кадәр дә сайлаулар бик үк гадел үтмәде, ләкин меңнәрчә кеше урамга чыгып, бу вакыйгага протест белдермәде бит. Ә менә соңгы сайлаулардан соң Русиянең дистәләрчә шәһәрләрендә шундый галәмәт күзәттек. Мәскәүдә 10-15 мең кеше катнашында булган протест акциясеннән соң, башкалар да, шул исәптән, Казан да алар үрнәгенә иярде.
Шимбә көнне, көндезге сәгать 3тә, Ирек мәйданында булачак митинг турындагы хәбәр социаль челтәр аша таралды. Катнашырга теләүчеләр саны өч меңнән артып китте. Бар кешенең телендә булган сайлаулар һәм шул митинг иде. Башкалабызның Эчке эшләр министрлыгында хәтта бу уңайдан матбугат конференциясе дә оештырдылар. Әлеге митингның законсыз булуын хәбәр итүче чара булган ул. Законсыз чара булу сәбәпле, митингта кулга алулар да булачак, чөнки полиция хезмәткәрләре закон сагында торырга тиеш дип, үз-үзләрен акларга тырышканнар, дип аңлыйм инде мин моны.
Митинг буласы көнне иртәнге якта, үзәккә барганда, адым саен полиция хезмәткәрләре торуын күреп гаҗәпләндем. Тирә-якта тып-тыныч, машиналар бик аз. Әйтерсең, инде бөтен кешене утыртып бетергәннәр дә, безне генә көтеп торалар… Әллә ничек, куркыныч булып китте. Митингтан соң гына бу куркуларымның ниндидер бер эчке сиземләү булуын белдем, чөнки, чыннан да, шул чакта ук күпләрне тоткарлаганнар икән.
Өч тулмаган иде әле. Митингка барырга чыктык. Шул арада КФУ студенты шалтыратып, соңгы яңалыкларны җиткерде:
– Бүген безгә митингка чыкмаска куштылар. Чыксак, куачаклар икән. Бер укытучыдан: «Безнең анда чыкканны-чыкмаганны алар каян белә соң?» – дип сораган идек, ул: «Андый әйбер бик тиз ачыклана ул», – дип әйтте. Шуңа күрә безнең төркемнән берәү дә бармаячак. Без инде сөйләштек һәм әлегә бер кафеда утырабыз. Ирек мәйданы аша өйгә кайтырга да куркам, – диде ул, чын-чынлап борчылып.
Мәктәп укучыларына шимбә көнне сәгать 3тә контроль эшләр эшләтүләре турында да җиткерүчеләр булды.
Шул арада каршымда гына басып барган апа борылып, кисәтү ясады:
– Кызлар, бармагыз анда! Башыгызга сугарлар, егылып калырсыз, кем сукканын да белмәссез. Полиция хезмәткәрләре резин таяклары белән кыйнап ташлар! Ике улым бар, аларга да өйдән чыкмаска куштым. Кая, шалтыратыйм әле, өйдә микән алар?
Без килеп җиткәндә, Ленин һәйкәле янында халык: «Позор!» дип кычкыра иде. «Позорниклары» күп булган илдә яшәгәч, бу сүзнең кемгә багышланганына ачыклык кертәсем килде һәм шул мәйдан тирәсенәрәк елыштым. Санкцияләнмәгән митинг булса да, мәйдан тимерләр белән уратып алынган, машина хәрәкәте ябылган монда. Кемнәрдер уртада кайнаша, ә берәүләр шул тимернең читендә. Ә «читән» буйлап, адым саен икешәр полиция хезмәткәре басып тора. Шуларның берсе юлымны бүлеп, уртага уздырмаска маташты. Матбугат хезмәткәре булуым да уңай йогынты ясамады. Анда катнашу өчен ниндидер аерым бейджиклар тагып килергә тиеш булганмын икән. «Бу санкцияләнмәгән митинг, закон бозып йөрмәгез, өегезгә кайтып җылы чәй эчегез дә, одеял астында ятыгыз», – диде ул хезмәткәр киң елмаеп. Ихластан әйтәм, шушы минутта эчемә җылы йөгерде. Полициядән шундый кайгыртулы киңәш кайчан ишетер идем әле. «Менә мин кайтып кына ятар идем дә бит, монда тәртип саклап, 15 градус суыкта басып торырга кирәк», – дип тә өстәде ул.
Икенче почмакта башка хезмәткәрләр яшьләрне өйгә кайтып китәргә үгетли иде.
– Монда йөреп нәрсә үзгәрә дип беләсез инде сез? Камералар сезне 100 тапкыр төшерде инде. Кычкырасын сездән башка да кычкыралар, бар кайтыгыз!
Шундыйрак матур сөйләшүләрне күп ишеттем ул кичтә.
Ничек итсәм-иттем, мәйданга үттем бит. Ленинны чолгап алган яшьләр полициягә «позор!» дип кычкыра икән.
Без килеп җиткәнче үк, Эчке эшләр идарәсе башлыгы Рөстәм Кадыйров чыгып, митингның законлы булмавын әйткән һәм таралышырга кушкан булган. Шул сүзләргә «хөрмәт» йөзеннән менә шундый җавап ишеттергәннәр аңа.
Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров та митингка килгән халыкны тынычландырырга тырышып карады, әмма килеп чыкмады. Аңа да «позор!» гына яңгырады.
Спецназлы автобуслар, этләр, формадан һәм формадан булмаган полиция хезмәткәрләре даими әзерлекле торды. Тимер читән артында яше-карты артканнан-арта барды.
Каршымда торган яшьләрнең студентлар булуын аңлап алып, дәшми кала алмадым. Алар КФУдан булып чыкты.
– Сезгә биредә катнашмаска кушылган иде бит?
– Без кушканны гына эшләп йөрүчеләрдән түгел, кушмаганны да эшлибез. Сайлауга бардык. Танышларымнан берсе дә «Бердәм Русия»не сайламаган, ә ул нинди зур процентлар белән алга чыкты. Интернетта сайлаулардагы закон бозу очраклары турында күпме видео бар. Кемнеңдер сезне алдавын белә торып, эндәшмичә кала аласызмы соң? Бу да шул ук очрак бит инде, ләкин бу очракта әлеге кемдер – ул хәзерге хакимият, – диде исемен әйтергә курыккан бер кыз.
– Без монда чыгып, сайлауга гына түгел, чәчәк атучы коррупциягә, алдауларга, көннән-көн үсүче бәяләргә, фатир өчен түләүләргә ризасызлык белдерергә, юньле белем бирү системасын кире кайтарырга, ябылган мәктәпләрне ачтырырга… телибез. Болай дәвам итсә, бу илнең киләчәге юк, – диде икенчесе.
Берничә кеше авызларына «эчтәлекле» лейкопластырь ябыштырган килеш ике-өч сәгать йөрде. «Мине тавыштан мәхрүм иттеләр!» дип язылган иде ул лейкопластырьга.
Бу митингның төп шигарьләре: «Гадел сайлаулар!», «Тавышларны кире кайтарыгыз!», «Чуровны отставкага!» булды. Килгән халык яңадан сайлаулар оештыруны, сайлаулар вакытында булган закон бозу очракларын тиешенчә тикшерүне таләп итте. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуровны отставкага җибәрү, бар фиркаләргә дә матбугат чараларында бертигез урын бүлеп бирү, март аенда булачак президент сайлауларын гадел итеп оештыру турында да сүз барды.
Әйтергә онытканмын, мәйданда ак тасмалар тараттылар. Бу, үзенә күрә, хәзерге хакимияттән риза булмауны аңлатучы тасмалар иде. Күпләр аннан баш тарту яклы булды, чөнки ниндидер төсле революция булыр, дип фаразладылар. Революция була да, имеш, АКШ үз гаскәрләрен безнең илгә кертә, безне яулап ала, Русия таркала… Кыскасы, кемнең фантазиясе нәрсәгә җитә – шуны сөйләделәр.
Фиалка Бадыкова митингка килүчеләргә үз участогында гадел сайлаулар уздыру мөмкинлеге бирелмәү турында сөйләде. Өстәмә тавышларның ничек ясалуын да хәбәр итте. Бу нисбәттән, полиция хезмәткәрләре аның гаризасын да кабул итми тилмерткән әле. Казан шәһәре, Совет районындагы сайлаулар буенча җаваплы рәис Козлова Валентина Ивановна дигән хатынны Фиалка ханым судка биргән һәм 14 декабрьдә суд булачак.
1000нән артык кешелек митингта лидерлар булмау сизелде. Баксаң, аларны инде төшкә кадәр үк тотып япканнар икән. КПРФ фиркасе әгъзасы Евгений Иосипов, әлеге митинг лидерларының берсе А.Бердниковны өеннән чыгармыйча, ишек төбендә полиция хезмәткәрләре саклап торуын, соңыннан аны кыйнауларын, ашыгыч ярдәм машинасы алып китүен сөйләде. Шулай ук Айрат Җәмиловның да кулга алынуы турында әйттеләр, хәтта аны азат итү өчен шундагы төркем белән Зур Кызыл урамга барырга дигән тәкъдим дә яңгырады. Халык үз аягы белән полиция участогына барырга теләмәде, әлбәттә.
Полиция хезмәткәрләре митинг башланганчы ук лидерларны «чистартып», бик акыллы эш иткән икән. Халык басып торыр-торыр да, китәр, дип уйлаганнардыр инде. Ике сәгатьтән артык суыкта басып торган кешеләрнең генә якты киләчәк төзү турындагы теләге алар уйлаганнан зуррак булып чыкты. «Ябылып» бетмәгән активистлар барлыкка килде һәм әйтәсе сүзләр әйтелде. Калганнарны митинг беткәч чүпләделәр. Кайбер мәгълүматлар буенча шул көнне 200ләп кеше кулга алынган.
Дөресен генә әйткәндә, полициядә дә яхшы кешеләр эшли һәм алар да бу сайлауларның ничек үткәнен аңлый кебек тоелган иде миңа. Шуңа күрә алар митингта тәртип бозуларны гына күзәтеп, бер гаепсез кешеләрнең курткаларын ерта-ерта машиналарга тутырмаслар дип уйладым. Аларга да гадел сәясәт, якты киләчәк, балаларына сыйфатлы белем, гади халык белән дус-тату эш йөртү кирәктер кебек тоелды. Ялгышасы килмәгән иде. Ахыр чиктә, беркем дә үз урынында мәңгелек түгел.
Митингта күргәннәрне монда гына сыйдырып булмый. 18 декабрьдә кабат шундый ук рухтагы митинг булачак. Бу юлы инде законлысы. Законлы булгач, лидерларның барысын да ябып куймаслар, дип өметләнәсе килә. Халык та күбрәк булыр, мөгаен.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
«Революция түгел, гаделлек сорыйбыз!» ,

Комментарии