Шәһитләргә һәйкәлне күрә алырбызмы?!

Бөтентатар иҗтимагый үзәге 2010 елның 15 октябрендә 1552 елда Казанны саклап шәһит киткән сугышчыларына һәйкәл кую турында мөрәҗәгать кабул иткән иде. Польша хөкүмәте татарлар хөрмәтенә һәйкәл куйганнан соң, алар аңа үзгәрешләр кертте. Документ Президенты һәм Президенты Дмитрий Медведевка юллана. Хатның икесе ике төрле. Үзәк рәисе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, Польшада татарларга куелган һәйкәл ачылышына Татарстан Президенты һәм хөкүмәттән бер кешенең дә бармавы аларны нык рәнҗеткән.

– Безгә дәүләт югарылыгында хөрмәт күрсәтелгән, шунда бары татар конгрессыннан гына кеше барган. Бу мөрәҗәгатьне кабул иттек, чөнки Р.Миңнеханов – Татарстанның премьер-министры, М.Шәймиев Президент булганда, 1552 елда Казанны саклап һәлак булган татарларга һәйкәл салу карары кабул ителде. Ләкин аңа инде 15-16 ел узды, ә әле дә үтәлгәне юк, – ди ул.

Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге бу карарны үтәсә, Мәскәү нинди дә булса чара күрер дип курка.

– Монда күрерлек чара калмады, чөнки татарның суверенитеты юк. Татар халкы, гомумән, бернинди яклаусыз торып калды. Аның Конституциясе дә, Русиянең үзенеке дә үтәлми. Шулай булгач, Русия башка илләр турында “двойной стандарт” алып бара дип сөйли, ә үзендә 99 стандарт булып чыга. Безнең татар халкын ничек тә булса бетерү, мәгарифен юкка чыгару бара. Шул ук вакытта үзләре башка халыклар демократиясе хакында сүз йөртә. Демократия Русиядә юк һәм булмады да, – ди ул.

Нуриәхмәт әфәнде татарның барлык истәлеген, хәтерен юкка чыгарып бетерделәр, дип саный. Ул хәзерге Бауман, Кремль, Черек күл, Карл Маркс, Ершов, Воровский, Урицкий урамнарының элек башкача аталганын әйтә.

– Шул Казанны саклап һәлак булганнарга һәйкәл куйсак, “Казанның үзенең дә горурлыгы, халкы булган, алар үзләре өчен көрәшкән”, – дип искә алырлар иде. Без шуңа һәйкәл куюны таләп итәбез, – ди ул.

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге бу һәйкәл Татарстан бюджеты хисабына куелырга тиеш дип саный. Ләкин татарга нәрсәдер кирәк булганда һәрчак акча юклыкка сылтыйлар. Шуңа да алар һәйкәлне җыелып бергә куярга да риза булуларын әйтә.

Бу һәйкәл куелмаса, халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәчәген белдерә алар. Ә үзәкнең кайбер вәкилләре шәһит киткән ата-бабаларыбызга монумент ясалмаган шартларда рус басып алучыларына Казансу уртасында һәйкәл тору дөрес түгел дип тә белдергән.

– Кайбер иптәшләр урыс басып алучылары һәйкәлен юк итү җаен табарбыз диләр. Чөнки хөкүмәт үз карарын үтәргә тиеш бит инде. Тукай йортын, Иске һәйкәлләрен җимереп ташладылар. Татар хатирәләрен системалы рәвештә юкка чыгару барганда нишләп әле Казанда урыс баскынчылар һәйкәле торырга тиешле? – ди ул.

Ландыш ХАРРАСОВА

Транспортка бәя дөресме?!

11 декабрьдә Казанда җәмәгать транспортында йөрү өчен бәя күтәрелүгә каршы пикет узды. Студентлар да, мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә килгән. Җәмәгать транспортына бәя 10 декабрьдә күтәрелде. Казанда кызыл автобус пассажирына хәзер 15 сум урынына – 18, трамвай пассажирына – 10 сум урынына – 12, троллейбус һәм метрода 12 сум урынына 15 сум түлисе.

Плакатларда “Казанның транспорт комитетында коррупция”, “Транспорт картасын – бушлай” дип язылган иде. Каршылык күрсәтүчеләр “Халыкны талауны туктатыгыз”, “Коррупцияне бетерергә”, “Билет бәяләрен арттырмаска” дип кычкырып торды. Бераздан “Метшин өчен өч сум” дип, акча да җыя башладылар. “Метшинның акчасы аз, ахры, дип, өчәр сум җыйдык та, хакимияткә илтеп куйдык”, – диде пикетта катнашучыларның берсе.

“Биредә татар яшьләре 6-7 кеше, ә гомумән, 30дан артык идек. Шулкадәр студентның каршылык чарасына чыкканы юк иде әле. Бердәмлек хисе туды һәм алга таба көрәшергә ниятләдек”, – ди Татар милли хәрәкәте активисты Наил Нәбиуллин.

Пикетта кабул ителгән резолюция Мэриягә һәм Татарстан Президентына җибәрелгән. Аны әзерләүчеләр бәяләрне төшерү, ташламалар һәм укучылар, пенсионерлар өчен бушлай йөрү мөмкинлеге сораган. Пикет ике сәгатьләп дәвам итте. Ахырдан Мэрия каршына җыелучылар, җәмәгать транспортларына утырып, өйләренә кайтып китте.

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА

Куылганнар кайта

2003 елда Башкортстандагы Президент сайлауларында Мортаза Рәхимовка көндәш булган Сергей Веремеенко республикага инвестицияләр җәлеп итүгә рөхсәт алды. Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткәндә, Башкортстанда теләнмәгән иде ул. Сайлауларда Веремеенко сайлаучыларның 25% чамасы тавышын җыюга иреште. Шул сәбәпле Мортаза Рәхимов беренче турда җиңә алмады. Фәкать икенче турда, Мәскәү Кремле ярдәме белән генә Президент итеп сайланды. Шуннан соң Веремеенкога Уфага юл ябылды.

Хәзер вәзгыять башка һәм Сергей Веремеенко үзе җитәкләгән Төбәкләр үсешенә ярдәм итү фонды бүлеген Уфада ачуы хакында хәбәр итте һәм Башкортстанда башка юнәлешләрдә дә инвестицияләр кертәчәген белдерде.

Тумышы белән Илеш районыннан булган, 2003 елгы сайлауларда шулай ук Рәхимовка көндәш – Ралиф Сафинга да Уфа якларына юллар ачылды. Президент Рөстәм Хәмитов бер ай чамасы элек булган журналистлар белән аралашуда аңа аерым тукталды. Ралиф Сафинга узган елларда хәтта үзенең туган ягы Илеш районында да эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә рөхсәт ителмәгәнен искә төшерде ул.

– Хәзер Ралиф Сафин Башкортстанга һич каршылыксыз кайта һәм бизнес эшчәнлеген җәелдерә ала, – дип белдергән иде Президент.

Мәгълүм булуынча, Ралиф Сафин да, Сергей Веремеенко кебек үк, Башкортстанга инвестицияләр кертү эшләрен башларга җыена.

Фәнис ФӘТХИ

Самарада руслаштыру галәмәте көчәя

Самарадагы соңгы вакыйгаларны барласаң, бер нәрсәгә игътибар итәсең. Милләтләргә кагылган һәр гамәл диярлек хупланмый, чишмәсенең коруына китерә. Иң соңгы ун елга әйләнеп карау да җитәр кебек.

– 2002 ел – Русиядә 11 телдә сөйләүче бердәнбер “Радио 7” станциясен яптылар;

– татар авылларындагы мәктәпләрне ябып, балаларны рус, чуаш, мукшы авылларына тараттылар;

– беренче сыйныфта “Әлифба” укытуны тыйдылар;

– атнасына 5-6 сәгать урынына татар телен бер генә сәгать укыта башладылар;

– бүген 8-9 сыйныфларда да татар телен бетереп баралар;

– Самарда милләтләр яшәешен яктырткан “Этнос и культура” журналын да басма рәвештә чыгарудан туктаттылар.

“Этнос һәм мәдәният” басмасының тукталуы уңае белән милли хәрәкәтнең аксакалы Азат Надыйров үз фикерен белдерде:

– Татарны телсез, моңсыз, гореф-гадәтсез калдырыр, милләт буларак юк итәр өчен, Русиядә байтак карарлар кабул ителде.

Вертикаль безгә нәрсә бирде? Мәктәпләрдән әкренләп татар теле кысрыклап чыгарыла. Моңа мең сәбәп табалар. 2007 елны мәктәпнең милли-региональ компонентларын Дәүләт Думасы ярдәмендә юк иттеләр. Милли республикаларны бетерү сәясәте көчәя бара. Дмитрий Рогозин: “Милли республикаларны бетерүне Татарстаннан башларга”, – дип әйтте. Жириновский моны көчәйтте. Милли телләрне укытмау халыкның үзаңы бетүгә нигез буласын аңлап эшлиләр.

Илдә Президент исемен бер генә кешегә калдырып, тормыш яхшырса иде! Дәүләтне 20 кисәккә бүлү белән генә икътисад сикереш ясамаячак. Моның максаты ул түгел. Максат – татарны юк итү. Русия конституциясенең телләрне саклау турындагы 68нче маддәсе үтәлми. Быел Самарада чыга торган “Этнос һәм мәдәният” журналын электрон вариантта гына калдыру – руслаштыру сәясәтенең бер кыйпылчыгы. Милләтләр турында берни язылмасын, берни ишетелмәсен. Милләт юк һәм проблема да юк.

Сезнеңчә, бу вәзгыятьтә нәрсә эшләп була һәм кемгә ышанырга?

– Татарның үзенә. Интеллектуаль көчләр, эшкуарлар белән берләшергә тиеш.

– Самарада татар милли хәрәкәтенә – 20 ел. Бүгенге халәтен узган еллар белән чагыштырсак, үзгәреш кайсы якка?

– Милли хәрәкәтнең башлангычында хисләр дөрләде, милли бизнес юк иде. Бүген милли бизнес үзен көч итеп танытып килә, милләтчелек сабырланды. Бу шартларда киңәшеп, берләшеп, җиң сызганып, рухи дошманнардан да көчлерәк тупланып, милләткә хезмәт итүне көчәйтергә кирәк. Татарның эчке мөмкинлекләре зур. Бу сынауны татар сынмый, югалмый узарга тиеш.

Әңгәмәдәш – Шамил БАҺАУТДИН

Гаепле һәр кеше табылачак

Шимбә көнне “Спартак” җанатарлары һәм үтәмилләтче оешмалар вәкилләре (барлыгы биш меңләп кеше) оештырган урам җыены көч куллану белән тәмамланды.

Якшәмбе кич Русия Президенты Twitter челтәрендә: “Илдә һәм Мәскәүдә вазгыять контрольдә. Көч кулланучыларның барысы белән дә эш итәрбез, шигегез булмасын”, – дигән язу калдырды. Һәм: “Расачыл, милли һәм дини нәфрәт тудыру өчен оештырылган чаралар дәүләтне таркату белән яный. Мондый чараларга каршы торганда, канунда каралган бар вәкаләтләрен куллана ала һәм кулланырга тиеш”, – дип тә белдерде.

Чара “Спартак” җанатары Егор Свиридов үлемен искә алу өчен оештырылган иде. Җыенда катнашучылар мәйданда күренгән славян чырайлы булмаган берничә кешене тотып кыйнагач, пикетчыларга каршы ОМОН чыкты. Милиция яраланган кешеләрне яклап чыккач, пикетчылар милициягә һөҗүм итте. 65 кеше кулга алынды, 30 кеше яраланды.

Футбол җанатарлары интернеттагы сәхифәләрендә Егор Свиридов үлемен тикшерү барышына ризасызлык белдереп, яңадан җыелачакларын хәбәр итте.

Урам җыены 15 декабрьдә Киев вокзалы янында үтәчәк. Шунда ук урнашкан “Европа” сәүдә үзәге каршында илнең көньягыннан килүчеләр дә үзләренең җавап чарасын оештырмакчы. Әмма бу мәгълүматларны Мәскәү эчке эшләр идарәсе провокация, дип атады.

“Спартак” җанатарлары исеменнән клуб җитәкчесе Әмир Хөслетдинов Манеж мәйданындагы тәртипсезлекләргә аларның катнашы булмавын һәм киләчәктә андый чаралар уздырырга җыенмауларын белдерде.

Русия футбол берлеге башлыгы Сергей Фурсенко да футбол оешмаларын милләтчеләрдән читләштерде.

– Футбол сәясәттән ерак. Бер сәяси фирка һәм хәрәкәт тә безгә үз шигарьләрен тага алмаячак, – диде ул.

Эчке эшләр министры Рәшид Нургалиев көч куллануда рус милләтче оешмаларын гаепләп чыкты.

Киеренкелек арткан көннәрдә Мәскәүдә Кыргызстан ватандашының үтерелүе турында хәбәр ителде. 37 яшьлек Алишәр Шәмсиевка урамда унбишләп яшь кеше һөҗүм иткән. Башта каты кыйнаганнар һәм соңыннан эченә пычак кадаганнар. Бу җәрәхәтләрдән ул үлгән. Оппозиция җитәкчесе Гарри Каспаров: “Тыныч узган урам җыеннарын таратып кына ерак китеп булмаячагын аңласын иде хакимиятләр. Шимбә көнне чын көч куллану, чын ризасызлык чараларының нәрсә белән беткәнен күрдек. Хакимиятләр акылга килер, дип ышанам”, – диде.

Милиция: “Шимбә көнне кешеләргә һөҗүм итүчеләрнең кем булганы билгеле”, – дип хәбәр итте. Хәзер һөҗүмнәр булган урам һәм метродагы камералардан рәсем һәм видеолар тикшерелә.

Алсу КОРМАШ

Комментарии