Маңкортлашкан «Рубин»

“Рубин”-“Барселона” уены – гаҗәеп күренеш. Дөньяның иң көчле командасы, безнең белән дүрт тапкыр уйнап, берсендә генә ота алды. Хәтта берсендә оттырды да. Мин бу ике команда көрәшендә спорт факторыннан бигрәк миллилекне күрдем. Каталоннар үзләре үк: “Барса” ул – футбол клубыннан күбрәк мәгънәгә ия”, – дип юкка гына әйтмиләр.

Татарлар белән каталоннар – бер-берсенә охшаш халык. Каталония – Испаниянең бер автоном төбәге. Татарлар сыман каталоннар да дөнья буйлап сибелгән, борынгы тарихлы, мәдәниятле халык. Безнең кебек үк бәйсезлеккә омтылган. Әле узган гасырның 79нчы елында гына автоном статус алуга ирешкән. Аннан каталон телен рәсми төстә таныткан . республика булып, юридик яктан күбрәк бәйсез булса да, автономияле каталоннар чынбарлыкта күпкә күбрәк хокукка ия. Аларда 65 % каталон (бездәге вәзгыятькә бик охшаш. – А.Ш.) яшәвенә карамастан, уку йортларында дәресләр каталон телендә алып барыла. Ләкин бүген аларның дөньяга танылулары иң элек спорт белән бәйле. Футбол аша танылу тәҗрибәсен иң отышлы файдаланган милләт – каталоннар. “Барселона” Испания иленеке булуга карамастан, алар хакында һәрчак каталоннар яисә Каталония дип игълан итәләр. Ни өчен? Монысы хакында бераз соңрак. Ә футбол сөючеләр бүген, 10 яшьтән узган буынны санап, уртача 2,9 миллиард дип исәпләнә. Бу барлык спорт төрләре арасыннан иң югары күрсәткеч! Менә сиңа милләтеңне дөньяга таныту чарасы.

Әлбәттә, бу күрсәткеч буш урында тумаган, каталоннарга тарихы, мәдәнияте, милли үзаңы тынгы бирми. Нәтиҗәдә, “Барса” – милли команда. Моңа “Рубин”-“Барселона” уенын күзәткәч, тагын бер кат инанасың. Мисал өчен, “Рубин”-“Барселона” белән очрашуга бер уен кала уза торган матбугат очрашуын алырга була. Бирегә каталон командасы вәкилләре керүгә, “Барселона” матбугат сәркатибе журналистларга шундук үз шартын куя: “Иң элек биш сорауны тәрҗемәсез каталон телендә кабул итеп җаваплыйбыз, аннан соң русча-каталонча сорый аласыз. Безнең тәрҗемәче каталончадан русчага тәрҗемә итәчәк”. Шулай итеп, “Рубин” вәкилләре катнашындагы очрашу тәрҗемә белән русча-каталонча бара. Ни өчендер, беркем дә каталоннарны милләтчелектә гаепләми. Ә Корбан Бәрдыев һәм башка берәр “Рубин” футболчысы матбугат очрашуында конференцияне татарча алып бара алыр идеме? Каталониядә яки башка чит илдә безнекеләр татарча сорау бирү шартын белдерә алыр идеме? Юк, чөнки алар үзләре дә дәүләт теленең берсен генә белә. Икенчедән, аларны милләтчелектә гаепләрләр, сепаратистларга әверелдерерләр иде. Өченчедән, безнең түрәләр бу хакта инде күптәннән онытты һәм иң аянычы – ул аларга кирәкми.

Тагын бер проблема – “Рубин”да төп составта чыгыш ясаучы бер генә футболчысы да юк. “Барселона” үзе интернациональ команда, шулай да 4 футболчысы һәм баш тренеры – каталон. Яхшы футболчылары бүген читтә уйный, ә без бердәнбер фамилияле Бохаровтан “шәп” бизнес эшләдек. чемпионаты тәмамлануга ике тур кала “Рубин” футболчылары төрле милләт спортчылары белән чыгыш ясады. Бу очракта татарча эндәшү урынсыз саналды, чөнки футболчылары юк. Монда әле сәбәп футболчыларның милләттәшләребез булмавында гына түгел, ә милли стратегия югалуында.

“Рубин”нан бүген бераз гына мөселманлык исе сизелә. Ярый әле футбол кыры янәшәсендә “Кол Шәриф” мәчетенең мәһабәт манаралары күренә, ярый әле Бәрдыев намаз укый, ярый әле бер төрек уенчысы бар. Шулай да Көнбатыш матбугаты “Рубин” турында язганда, Корбан Бәрдыевны тәсбих тоткан килеш сурәтләде. Әмма тәсбихта да тәре ясалган булып чыкты. Күпме намаз гына укысаң да, безне, кызганыч, рус, православ команда итеп беләләр…

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии