- 14.12.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №49 (15 декабрь)
- Рубрика: Архив
Казанда ипигә бәяләр күтәрелде. Уртача ике-өч сумга. Икмәк пешерү комбинатлары моны он кыйммәтләнү белән аңлата. Шул ук вакытта иң очсыз, ягъни социаль күмәч сортларына бәя үзгәрешсез кала. Чөнки аларга он хакын дәүләт компенсацияли. Очсыз он күпмегә җитәр – анысын әйтүче юк.
“Хәерчеләр базары” ябыла
Бүген иртәнге сигездә суд приставлары Казанның данлыклы Вьетнам базарын ябарга килергә тиеш. Әлеге гамәл суд карары белән бер айга эшләнә. Тикшерү вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган, шуларның яртысын бетерер өчен, биналарны яңабаштан сүтеп корырга кирәк. Халык инде хәзер үк очсыз кием-салымны һәм Яңа ел бәйрәменә утлы-шартлаткыч уенчыкларны кайдан алырбыз дип уфтана.
Җилдәй җитез поездлар
2018 елга, ягъни Русиядә футбол буенча дөнья чемпионатына, Казаннан тизйөрешле поезд маршрутлары ачыла. Алар башкалабызны Мәскәү, Самара һәм Ульяновск белән тоташтырырга тиеш.
Кыш Бабай кунакка көтә
18 декабрьдә Арча районы Яңа Кырлай авылында татар Кыш Бабаеның резиденциясе эшли башлаячак. Ул 20 гыйнварга кадәр ачык булачак. Биредә кунаклар өчен төрле кышкы уеннар оештырыла, әкият иленә сәяхәт тәкъдим ителә. Хуҗалар әйткәнчә, туристлар өчен махсус номерлар да бар, шуңа Кыш бабай биләмәләрендә кунып калу да мөмкин.
Депутатка ит җитмәгән
Югары Ослан районының Борнаш авылы җирлеге депутаты Григорий Ромадоновский 2,5 килограмм ит һәм 2 килограмм фарш урлап тотылды. 21 сентябрь кичендә 45 яшьлек ир-ат әлеге продуктларны “Казан” тау чаңгысы комплексы кафесыннан “чәлдерә”. Кафега мең ярым сумлык зыян салынган. Депутатка исә суд ике ел шартлы срок бирде.
Европаның иң биек мәчете
Яр Чаллыда Европадагы иң биек мәчет төзелергә мөмкин. Аның проектын Татарстанның атказанган архитекторы Айвар Саттаров ясаган. Мәрмәр белән тышланган бина эчендә кондиционер, лифт кебек заманча җайланмалар каралган. “Кама буенда урнашып, икесе – 48, икесе 78 метрлы дүрт манаралы корылма ерактан күренеп торачак”, – диләр. Татарстанның иң зур җәмигъ мәчете булу өстенә, континентта аннан биегрәге дә булмаячак. Әйтик, “Кол Шәриф” мәчетенең манаралары 58 метрлы.
Армия урынына – колония
Яр Чаллыда 2001 елдан бирле армия хезмәтеннән качып йөргән егеткә карата суд карары чыгарылды. Ул медицина комиссияләрен үтмәгән, ләкин чакыру кәгазенә имзасын куйган. Имза янына тозлы-борычлы сүзләр дә өсти. Прокурор егеткә 1 ел колония-җирлек таләп итте. Ләкин суд, гаебен тану һәм эш урыныннан алынган уңай характеристикаларны истә тотып, 6 ай колония-җирлек срогы билгеләде. Хәзер Яр Чаллы судында тагын 8 шундый эш каралырга тора.
Түләмәсәң – идән юасың!
Казан хокук яклау үзәге ярдәме белән башкалада яшәүче Светлана Фадеева прокуратурага мөрәҗәгать итте. Ул башкаланың 96нчы гимназиясе җитәкчелеген туктаусыз акча җыюда гаепли.
Сүз уңаеннан, әлеге уку йорты быел Татарстанның иң шәп мәктәпләре исемлегенә кертелгән. Анда Светлананың ике кызы укый. Акча таләп итү алар укырга кергәч тә, 2009 елдан ук башлана. 1 сентябрьдә ул класска телевизор һәм ди-ви-ди плеер алу өчен, ике кызына җәмгысе 4 мең сум тапшырырга мәҗбүр була. Ике ай үтмәс борын, тагын 3 мең сум сорыйлар. Хәл әледән-әле кабатланып килә. Балаларын ялгызы үстергән Светлана өчен мондый суммалар күтәрмәслек дәрәҗәдә зур. Быел акча тапшырудан баш тарткач, Светланага шалтыратып, я акча бирергә, я айга ике тапкыр класс идәнен юып торырга тәкъдим итәләр.
Фәридә Кудашева исеме мәңгеләштерелде
Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов легендар җырчы Фәридә Кудашева исемен мәңгеләштерү турында Указ имзалады. Аның нигезендә Уфада узучы “Дуслык моңы” татар-башкорт җырларын башкаручыларның халыкара фестиваленә бөек шәхес исеме биреләчәк. Шулай ук туган авылында музей да оештырылырга тиеш. Указ нигезендә мемориаль такта урнаштыру, искә алу кичәләре үткәрү, моңлы сандугачыбыз турында документаль фильм төшерү дә күздә тотыла.
Грузиядә коррупция кими
Transparency International оешмасы игълан иткән еллык хисабыннан күренгәнчә, дөньяда ришвәтчелек очраклары арта. Көньяк Кавказ төбәге иле Грузиядә исә киресенчә. Оешма уздырган сораштыруда халыкның 78%ы илдә дәүләт урыннарында коррупция очрагының кимүен әйткән. 77% халык хакимиятнең ришвәтчелеккә каршы күргән чараларын «уңышлы» дип саный. Бу саннар элекке совет илләреннән шактый аерыла. Мисал өчен, Русиядә халыкның нибары 26%ы гына хакимиятнең коррупциягә каршы җитди көрәш чаралары алып баруына ышана. Украинада бу күрсәткеч 16 % кына.
Бәхәсләш ни, бәхәсләшмә ни…
Мәскәүдә гаугалы Химки урманы аша юлны барыбер төзиячәкләр. Бу хакта карарны махсус хөкүмәт комиссиясе кабул итте. Инде урман киселгән, хәзер соң дигәннәрдер, күрәсең. Моңа алмашка яңа, киселгәннән дә күбрәк агач утыртып, Химки урманының калган өлешен аерым саклауга да куймакчылар. Ә юл кисеп үткән ара хайван-җәнлекләрне бер-берсеннән аермасын өчен, трасса астыннан аларга махсус туннельләр ясамакчылар. Әлеге урман тирәсендә гауга 2006 елда ук башланды. Шул вакыт эчендә юл төзелешенә каршы чыгучы берничә кеше нык итеп кыйналган. Соңгысы – “Коммерсантъ” журналисты Олег Кашин. Берничә кешенең үлеменә дә нәкъ менә әлеге каргышлы проект сәбәпче булган, диләр.
Соңга калма!
2011 елның беренче яртысына вакытлы матбугатка язылу өчен санаулы көннәр калды. Шул уңайдан татар телендәге кайбер газеталарга Татарстанда 6 айга язылу бәясен игълан итәбез.
Газеталар:
“Мәгърифәт” – 162 сум.
“Сабантуй” – 172 сум 98 тиен.
“Көмеш кыңгырау” – 192 сум.
“Туганайлар” (керәшеннәр тормышы) – 223 сум 20 тиен.
“Ирек мәйданы” – 240 сум.
“Безнең гәҗит” – (индексы – 16299), 261 сум.
“Акчарлак” – 291 сум.
“Мәдәни җомга” – 300 сум.
“Кәеф ничек?” – 354 сум.
“Шәһри Казан” – 372 сум.
“Ватаным Татарстан” – 184 сум 80 тиеннән 381 сум 66 тиенгә кадәр (чыгу ешлыгы һәм язылучыга карап).
“Татарстан яшьләре” – 384 сум 32 тиен.
“Юлдаш” – 396 сум.
Айлык басмалар:
“Аҗаган” – индексы – 84 сум (айга 1 чыга).
“Ачык дәрес. Мәктәп” – 180 сум (айга 1 чыга).
Айга 2 тапкыр чыгучылар:
“Ислам нуры” – 117 сум 78 тиен
“Ислам info” – 118 сум 02 тиен.
“Безнең спорт”– 156 сум.
Башка газета-журнал турындагы мәгълүматларны почта бүлекчәләрендәге каталогтан табарга мөмкин. Берочтан яңадан искәртәбез. Киләсе елда “Безнең гәҗит” редакциясе яңа басмалар нәшер итә башлаячак. Аларның бәясе арзан. Исемнәре үк эчтәлеген әйтеп тора. Менә алар:
1. “Могҗизалы дөнья”. (Индексы – 16215. Каталогта 81нче бит). Язылу хакы – 10 сум. 16 битле.
2. “Мыштым тема” (Индексы: 16108. Каталогта 82нче бит).
Бәясе – 3 сум 50 тиен. 8 битле.
3. “Серләр гәҗите”. (Индексы: 16109. Каталогта 85нче бит).
32 битле сериаллар газетасы. Бәясе – 20 сум.
4. “Шифалы гәҗит” (Индексы: 16080. Каталогта 89нчы бит).
16 битле. Бәясе –10 сум.
Тик шунысы: бу газеталар “БГ”ны алыштырмый. Һәм аларга Татарстаннан читтә язылып булмый. Шулай да “БГ” редакциясе аша хат белән соратып алырга мөмкин. Бу газеталар бары тик апрель аенда гына ярты елга бер тапкыр халык соравын белешү өчен чыга. Ихтыяҗ булганда, 2011 елның икенче яртысында ай саен нәшер ителергә планлаштырыла.
Республика исемнәре
9 декабрьдә “Татмедиа”да “Республика исемнәре” проектына багышланган конференция узды. Аны “Татарстан” журналының баш мөхәррире Диләрә Байчурина алып барды. Бирегә конкурста җиңүчеләр дә кунак буларак чакырылган иде. “Табиб” номинациясе вәкиле Илгиз Абдулла улы Ибәтуллин, “Яклаучы” номинациясендә җиңүче Михаил Петрович Девятаевның кызы Нэля Девятаева, “Галим” номинациясендә лауреат казанган Евгений Константинович Завойский тарафыннан аның исемен йөрткән музей-лаборатория директоры Игорь Силкиннарны күреп сөйләшү насыйп булды тамашачыга. Алар, үз чиратында, мондый мөмкинлек биргән өчен, “Татарстан” журналына рәхмәтләрен җиткерде.
Бу масштаблы проект быелның 8 октябрендә старт алган. Аны “Татарстан” журналы игълан иткән. Әлеге басма үзенең 90 еллык юбилеенда беренчеләрдән булып мондый проектны булдыра. “Республика исемнәре” безгә эпоха символлары булган исемнәрне барларга ярдәм итә.
Бу проектның лауреатларын ачык рәвештә тавыш биреп сайлыйлар. Анда Русия һәм Татарстаннан 1732 кеше катнаша. Тавыш бирү өч ай дәвамында www.tatarstan.ru.com һәм www.tatar-inform.ru сайтларында үткәрелә. Консультантлары – ТРның Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм ТР татар энциклопедиясе институты.
Проектка нәтиҗәләр 3 декабрьдә “Татарстан” журналының юбилеена багышланган кичәдә ясалган. Менә алар түбәндәгеләр:
“Сәясәтче” номинациясендә – ТРның беренче Президенты, ТРның дәүләт киңәшчесе М.Ш.Шәймиев.
“Вакытка бәйле түгел” номинациясе – шагыйрь Г.Тукай.
“Сәнгать эшлеклесе” номинациясе – Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлил.
“Эшмәкәр” номиниациясе – “Бәхетле” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Мөслимә Хәбри кызы Латыйпова.
“Укытучы” номинациясе – галим, академик, уку әсбаплары һәм гарәп сүзлеге авторы Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов.
“Галим” номинациясе – физик, Казан магнит радиоспектроскопия фәнни мәктәбенә нигез салучы Евгений Константинович Завойский.
“Яклаучы” номинациясе – Советлар Союзы Герое, очучы-истребитель, Гвардиянең өлкән лейтенанты Михаил Петрович Девятаев.
“Авыл хуҗалыгы” номинациясе – ТР премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов.
“Табиб” номинациясе – профессор, медицина фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, анатомия клиникасы мәктәбен булдыручы Илгиз Абдулла улы Ибәтуллин.
“Спортчы” номинациясе – Зинайтулла Хәйдәр улы Билялетдинов.
“Массакүләм мәгълүмат чаралары” номинациясе – язучы-документалист, әдәби тәнкыйтьче, журналист, 40 китап авторы Р.А.Мостафин.
Боларга тагын әллә нихәтле исемнәр өстәп булыр иде. Мәсәлән, ТРның алдынгы сыер савучысы, алдынгы механизаторы кебек номинацияләр кызык тоелыр иде. Гади кешеләр эшчәнлеген дә бәяләп, шундый урыннар булдырылса, ничек шәп!
Лилия ЙОСЫПОВА
Комментарии