- 14.12.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №49 (15 декабрь)
- Рубрика: Архив
Җир җимертеп эшләп йөргән кешенең үлеме хакында ишеткәч, күңелдә коточкыч бушлык барлыкка килә. Шушы ноктада фәлсәфәгә бирелеп, сәгатьләр буе уйланып ятарга, үз-үзеңә әллә никадәр җавапсыз сораулар бирергә мөмкин. Ни өчен Аллаһы Тәгалә япь-яшь кешенең җанын алган, нигә фәлән исерекнекен түгел? Аның барыбер якын кешесе юк, үзе дә гомеренең кадерен белми, фәлән-төгән… Ә теге бала яшәргә тиеш иде, аның әти-әнисе дә шулкадәр кайгыга лаек түгел! Бу үлем язмышның зур ялгышлыгы, менә-менә төзәтеләчәк хатасы булып тоела…
ХӘСРӘТНЕҢ ДӘ ХӘСРӘТЕ
Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында яшәүче Гөлҗиһан апаның да хәлен язып-аңлатып бетерә торган түгел. Бер ай элек 30 яшьлек кызын – Миләүшәсен югалта ул. Ана кешенең еламаган көне, тынычлап йоклаган төне юк. Мондый хәсрәттән барыбызны да Аллаһы сакласын.
– Бәбкәм җир астында ята! Моңа һаман ышана алмыйм, ишек ачылган саен, кызым килеп керер төсле. Еракка киткән дә кайтыр кебек, – диде дә Гөлҗиһан апа кычкырып елап җибәрде. – Йортсыз-җирсез, бернәрсәсез урамда калыр идем, тик ул гына хәзер яныбызда булсын! Исән килеш күрәсем килә баламны!
Миләүшә Камалетдинова Республика клиник хастаханәсендә 10 ел шәфкать туташы булып эшли. Шунда ук тулай торакта яши. Бервакыт кунакка кайткач, “Бөтен кеше югары белем ала, миңа да кирәктер инде”, – ди ул әнисенә. Шуннан соң КДУның журналистика факультетына укырга керә. Читтән торып аны тәмамлый. Насыйп ярын очраткач, бу елның октябрендә кияүгә чыга. Кызганыч, пар канатның бәхете кыска гомерле була. Өйләнешүләренә бер ай да тулырга өлгерми, язмыш аларны мәңгелеккә аера…
Бу бәхетсез көн – 13 ноябрь. Ялларга кияүнең туган ягы Минзәләгә кайтканда, машиналары “КамАЗ” астына килеп керә. Рульдәге Миләүшә шунда ук җан-тәслим кыла. Янәшәдәге пассажир утыргычындагы Илдусны “Ашыгыч ярдәм” машинасында хастаханәгә озаталар.
“ТӨШТӘ БУЛСА ДА КҮРЕШИК”
Фаҗигане алдан сиземләү дигән нәрсә бар халыкта. Йә сәер төш керә, йә эч поша, йә эшкә кул бармый. Авариягә кадәр Миләүшә дә Мәскәүдә яшәүче туганы төшенә керә. “Ап-ак киемнән каршыма килеп чыкты. Сезне борчымас өчен сөйләмәдем”, – ди Гөлҗиһан апаның абыйсы соңыннан. 13е көнне Миләүшәнең бертуган энесе Марсның да күңеле тыныч булмый. “Төшемдә дустымның мәрхүм бабасы машинама кереп утырды. Бүген юлга чыкмыйм”, – ди ул әти-әнисенә. Ләкин язмыштан узмыш юк шул, күрәчәгеңнән качып булмый.
– Һәрнәрсәгә кинәнеп яшәде балам. Бик сак, акыллы, гадел булды. Матур җырлый иде. Кунакка кайткач, өйне җыештырып чыкмыйча, чәй эчәргә дә утырмый иде бит, балам. Машинада барганда телефонын сүндерә, музыка тыңламый иде, тизлеген беркайчан да 70-80 км/сәгатьтән арттырмады. Теге көнне Минзәләгә кайтып җитәргә 10 гына чакрым ара калган булган… Билгесез номердан шалтыратып: “Апа, авария… Миләүшә үлгән”, – диде берәү. “Ю-у-ук”, – дигәнемне генә хәтерлим, аңымны югалтып егылганмын. Шул көннән бирле күздә яшь кипкәне юк, елыйм да елыйм. Тынычлану өчен дарулар эчәм, балам рухына дога кылам. Кызым бер минутка да башымнан чыкмый, киемнәренә, әйберләренә карый алмыйм. Кан тама йөрәгемнән. Ничек чыдарга икән? Ходай зиһеннән генә аермасын инде үземне, – ди Гөлҗиһан апа.
– Төшегезгә кергәне бармы? – дип сорыйм әнисеннән.
– Күптән түгел Әлмәттә яшәүче иптәш кызының төшенә кергән. “Мине үлгән дип әйтәләр, мин бит ярты сәгать кенә йоклап алдым. “КамАЗ” йөртүчесен таптыгызмы? Әнигә нык авыр булды, ләкин түзде”, – дигән Миләүшәм елый-елый. Аннары апасының төшендә: “Апа, мин бик рәхәт җирдә торам”, – дип әйткән. Баламның җаны чыккан урынга барып, җирне тырный-тырный еладым. Хәлемне үзем генә беләм. Бертуган энесе Марс та нык кайгыра, шулкадәр тату иделәр. Туганнарыма, ярдәм кулы сузучыларга рәхмәт. Авыр чакта ташламадылар, гел шалтыратып, булышып торалар.
БӨТЕН ҖИРДӘ МАКТЫЙЛАР
Вакыйганың нечкәлекләрен ишетер өчен, Миләүшәнең ире – Илдус Әхмәтҗанов янына киттем. Ул хәзер Республика клиник хастаханәсендә дәвалана, ике операция кичергән. Авария вакытында баш мие селкенгән, кулы сынган.
– Чәчәкләр яратты, үзе дә чәчәк кебек иде ул! – диде Илдус, күз яшен сөртеп. – Йомшак характерлы, яхшы, акыллы, чибәр, артык сүз сөйләмәс… Бер күрүдән яраттым мин аны. Өйләнешкәч, бергә бер атна да яшәргә өлгермәдек. Хәзер нишләргә миңа, әйтегезче? Ничек алга таба яшәргә, йөрәгем телгәләнә бит! Кечкенә чакта әнисез калдым, быел әтием үлде, хәзер хатыным…
– Ул көнне яңадан исегезгә төшереп, миңа тагын бер кат сөйләгез әле, зинһар.
– Иртәнге 6лар тирәсендә юлга кузгалдык. Туктап, ял итеп алдык, кофе эчтек, бензин салдык. Яр Чаллыны узгач, Минзәләгә җитәрәк булды бу хәл. Баштан каршы як полосада “КамАЗ” машинасы күренде. Күземне бераз читкә алган идем, Миләүшәнең: “Илдус, беттек!” – дип кычкыруына сискәнеп киттем. Безнең полосадан каршыбызга икенче “КамАЗ” килә иде. Беренчесен узуы булганмы, әллә тәгәрмәче тишелеп, йөртүчесе идарәне югалтканмы – төгәл әйтә алмыйм. Ипи тотып ант итәм, үзе безнең як полосага чыккан иде ул! Авариягә “КамАЗ” йөртүчесе гаепле! Шуннан соң аңымны югалтканмын, больницада уяндым. “Хатыным кайда?” – дип сорагач, табиблар: “Китте бит ул”, – диделәр. Өйгә кайтып киткән дип уйлап, больницадан качтым, аннары гына эшнең нидә икәнен аңладым, – дип сөйләде Илдус.
Миләүшә Камалетдинованың эшләгән җиренә барып, хезмәттәшләре белән дә сөйләштем. Биредә дә аны мактап туя алмадылар. Больница коридорында Миләүшә фотосы берничә көн эленеп торган, өчесен дә хезмәттәшләре шушында үткәргән.
– Намуслы, җитез, тәртипле хезмәткәр иде. Үзенә максат куеп, шуңа ирешә белде, бөтен эшен план белән башкарды, – дип искә алды өлкән шәфкать туташы Әлфия Гайниева. – Югары белем дә алды, квалификациясен күтәрергә дә вакыт тапты. Сессия биргәндә дә, диплом язганда да эшләде, төнгә дежурлык куймауны сораган көннәре бик сирәк булды. Фаҗига турында ишеткәч, аны белгән һәр кеше, хәтта баш табиблар да шок хәлендә иде. Хәзер якыннарының хәлен бөтен больница сораштырып тора, чөнки Миләүшә һәркайсы белән яхшы мөнәсәбәттә иде.
ЗИРАТ УРЫНЫ БУ
Күргәнебезчә, Илдус “КамАЗ” йөртүчесе гаепле дип саный. Аның алар каршына килеп чыгуын кат-кат әйтә. Ләкин тикшерү эше башка төрлерәк нәтиҗә ясаган. Юл һәлакәтеннән соң ике көн үтүгә, тикшерүче М.Х.Галиев “җинаять эше кузгатылмый” дигән карарга кул куя. Чөнки “КамАЗ” йөртүчесе А.В.Титов та, юлда туктаган шаһит В.Ф.Силюхов та М.Камалетдинованы гаепли. Барысын да үлгән кешегә сылтап калдырумы бу, әллә, киресенчә, дөреслекнең нәкъ үземе? Чынлыкта бәхетсез датада ни булган?
Анатолий Титовка шалтыратып, аңа да сорауларымны бирдем.
– Минзәлә драмтеатрында шофер булып эшлим. 20 елдан артык тәҗрибәм бар, бер дә моның ише авариягә очраганым булмады. Ул көнне Мәскәүгә гастрольгә китүебез иде. “ВАЗ – 21099” машинасы (Миләүшә белән Илдус шунда була – Л.З.) каршы як полосадан якынча 100 км/сәгать белән бара иде, минем тизлек 80 км/сәгать чамасы булгандыр. Алар алдында берәүне дә күрмәдем, ягъни узарлык машина юк иде. Шул мәлне “99”лы кинәт рулен борып, секунд эчендә минем тәгәрмәчкә килеп бәрелде. Көпчәгем шартлады. Шул сәбәпле “КамАЗ” белән идарә итү мөмкинлеге юкка чыкты һәм машинамны сул якка каера башлады. Нәтиҗәдә, “КамАЗ” юл кырыеннан төшеп китте… Ә “99”лы 180 градуска борылып, юл кырыенда тора иде. Бер “Джип” туктады, соңыннан аның йөртүчесе В.Силюхов шаһит буларак барды. Тиз арада ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм “Ашыгыч ярдәм” килеп җитте. Рульдәге хатын-кызның үлүен әйттеләр.
– “99”лыдагы пассажир Илдус Әхмәтҗанов әйтүенчә, сез үзегез каршы як полосага чыккансыз.
– Әгәр алай булса, аларның машинасы юл кырыенда калмыйча, юл читенә үк төшеп китәр иде. Онытыла торган хәл түгел бу, ул бәрелеш искә төшкән саен, эсселе-суыклы булып китә.
– Соңыннан зарар күрүче якның хәлен белергә бардыгызмы?
– Юк, алар Чуашстаннан ук бит, адресларын да белмим. Туганнары ябырылды инде миңа. Тик 10 мең сум хезмәт хакым белән ничек ярдәм итим соң? – диде А.Титов. – Ул урында юлы да начар түгел, ләкин барыбер атлаган саен авария. Шул фаҗигадән соң өч көн үтүгә, тагын коточкыч бәрелеш булган, анысында яшь егет үлгән. Бу җирдә элек зират булган дигән сүзләр йөри.
КЕМ ГАЕПЛЕ?
Кыскасы, аварияне миңа ике як ике төрле сурәтләде. Тикшерүчеләр, шаһит һәм “КамАЗ” йөртүчесе А.Титов бөтен гаепне Миләүшәгә аудара. “Юл кагыйдәсен бозып, үзе каршы як полосага чыккан. Шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан бәрелеш бу”, – диләр бертавыштан. Зарар күрүче як – Камалетдиновлар фикере үзгә. “Алдында транспорт юк килеш нишләп каршы як полосага чыксын соң әле кызыбыз? Бәлки, “КамАЗ”ның баштан ук көпчәге шартлап, аннары ул үзе җиңел машина өстенә менгәндер? Нигә тикшерүчеләр Илдус сүзләренә колак салмады?” – менә шушы сорауларына җавап эзлиләр.
– Безнең кызыбыз үлде, йортыбызга шундый олы кайгы килде. Ә А.Титов судан коры килеш чыкты, үз гаебен танымый. Эшне тиешенчә тикшереп тормыйча, кул селтәп, җинаять эше ачып та тормадылар. Ярдәм сорап, түрәләрнең ишеген дә кактым. Юньләп сөйләшеп тә тормыйлар, кая керсәң дә мыскыллы караш. Минзәләдә: “Әле авариядә 4-5 кеше үлгән очраклар бар, сез кызыгызны гына югалткан”, – диде берсе. Мондый “яхшы” юатудан соң сөенергә тиеш булдым микән?! Хокук саклаучыларның шундый җансыз, коры булулары, тамчы да хәлгә керә белмәүләре шаккатыра, – ди Гөлҗиһан апа.
Рульдә йөргән кеше минем белән килешер: ялгыш секунд гомерне хәл итә. Кем гаепле, кем хаклы икәнен үзем дә кистереп әйтергә кыймыйм. Ләкин тикшерүчеләр колагына: әлеге эшкә нокта куярга иртәрәк кебек. Нишләп төп шаһит Илдус Әхмәтҗанов күрсәтмәсе һавада эленеп калган? Авто-техник тикшерү кайда? Һәм әлеге дә баягы кешелеклелек хакында. А.Титовның: “Үзем дә 10 мең сум хезмәт хакына эшлим”, “Адресларын белмим” ише аклануларын ишеткәч исем китте. Үземә шалтыратыгыз инде аптырасагыз, Чуашстанның кайсы якта икәнен аңлатырмын…
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Җәяүле яклауны Страсбургтан эзли
“Безнең гәҗит”тә “Җинаятьме, бәхетсез очракмы?” (2 декабрь, 2009) дигән язмам чыккан иде. Сүз Сабада 2008нең җәендә булган юл һәлакәте турында. Элекке ЮХИДИ хезмәткәре Илфат Гатауллин җәяүле Алмаз Ишморатовны машинада бәрдереп, 30-50 метр өстерәп бара. Алмазны тиз арада больницага озаталар – аяк-куллары чәрдәкләнеп бетә, баш миенә зарар килә. Шаһитлар аңлатмасын исәпкә алсак, җәяүле дә, машина йөртүче дә фаҗига алдыннан исерткеч эчемлек кулланган дияргә җирлек бар. А.Ишморатов исә тротуар булган өстенә, юл кырыеннан барган. Ә юл йөрү кагыйдәләре буенча бу очракта ул тротуарны сайларга тиеш. Димәк, биредә кем гаепле соң? Юлда тәртип сакларга тиеш булган өстенә кеше таптаткан Гатауллинмы, әллә җәяүле Ишморатовмы? Язмамда ике якка да үзара уртак тел табарга кирәклегенә басым ясап, эшне артык зурга җибәрүне нервы бетерүгә тиңләгән идем. Чөнки моның ише юл һәлакәтләре миллионлаган һәм алар, гадәттә, үзара килешү белән тәмамлана да. Тик чынлыкта нәкъ киресе килеп чыкты…
Язмам чыкканнан соң да зарар күрүче як белән араны өзмәдек, бу эш белән бәйле һәр кечкенә яңалыкны да җиткереп тордылар. Алмаз җиңәчәгенә ныклы ышаныч белән үз хокукларын даулады. Ләкин авариядән соң ике ел үтеп тә киткән һәм шуңа күрә бу эш барыбер туктатылды. РФ Җинаять-процессуаль кодексның 212нче маддәсе нигезендә тикшерү срогы чыгу белән бәйле рәвештә.
Ишморатов фикеренчә, әлеге эш барыбер кирәкле дәрәҗәдә тикшерелмәгән, аның хокуклары бозылган. Русия судыннан өметен өзгән бу егет сентябрьдә Европа судына мөрәҗәгать итте. Русиядән матди компенсация сорый ул – 50 мең евро. Алмаз хатына җавап алган. “Мөмкинлек булгач та, суд Сезнең дәгъвагызның кабул ителү кысаларына туры килүен тикшерергә алыначак”, – диләр аңа Страсбургтан.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Комментарии