- 14.11.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №46 (15 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Татарстандагы тел мәсьәләсен шәрехләде. Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсе республика җитәкчелеге карамагында, дип белдерде ул. Аның сүзләрен «Интерфакс» китерә.
«Без күп милләтле, күп конфессияле ил. Шул ук вакытта ил бердәм, ул – Русия Федерациясе. Президент Владимир Путин һәрвакыт милли телләрне ихтыяри уку турында сөйләп килде», – ди Песков. Ул президентның кирәкле барлык күрсәтмәләрне дә бирүен әйткән. «Хәзер бу, мөгаен, белем бирү оешмалары һәм тикшерү органнары эшедер. Бу очракта президент үз позициясен берничә тапкыр белдерде, ул анык һәм эзлекле», – дип белдергән Песков. Ул шулай ук мәсьәләнең Татарстан җитәкчелеге карамагында булуын телгә алган.
Татарстан Дәүләт Шурасының чәршәмбе иртәсендә узган 33нче утырышында мәктәпләрдә татар телен укытуның Мәскәү белән яраклаштырылган компромисс варианты турында сүз барды. Татар теле, дәүләт теле буларак, 1-9нчы сыйныфларда атнасына ике сәгать мәҗбүри, югары сыйныфларда ихтыяри булачак, диелде.
Укытучылар үз хокукларын яклардай бәйсез һөнәр берлеге оештыра аламы?
Ана теле мәсьәләсендә соңгы вазгыять сәбәпле, татар теле укытучылары арасында эшсез калу, хезмәт хаклары күпкә кимү куркынычы янаганда, республиканың һөнәр берлеге (профсоюз) яклау белән чыкмады, кануни яктан да, әхлаки яктан да терәк булмады, дип белдерүчеләр бар. Һөнәр берлеге рәисе Юрий Прохоров исә үзләрен төп терәк дип саный. «Азатлык», укытучылар бәйсез һөнәр берлеге оештыра аламы, дигән сорауга җавап эзләде.
Казанның 15нче мәктәбендә эшләүче Фидания ханым, ана теле кимрәк укытылу сәбәпле, сәгатьләр кыскару, эшсез калу, хезмәт хаклары кимү укытучыга яңа елдан соң китереп бәрәчәк әле, дигән фикердә. Әлегә барлык укытучылар да эшле, эшләмәсәләр дә, сәгатьләре кимесә дә, ике ай дәвамында уку елы башында билгеләнгән хезмәт хакларын ала. «Кайбер мәктәпләрдә укытучыларның сәгатьләре бермә-бер кимеде», – ди Фидания ханым.
Ана теленә карата шундый вазгыять килеп туып, укытучыга аз хезмәт хакы алу, йә булмаса бөтенләй эшсез калу куркынычы янаганда һөнәр берлекләре кануни яктан да, рухи яктан да терәк булдымы? «Азатлык» әлеге сорауны Фидания ханымга юллады. Аның фикеренчә, Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлеге – системага яраклаштырылган оешма. «Мәктәптә һөнәр берлеге рәисе – ул сайлап куелган укытучы. Ул нишләсен инде? Шул туган көннәрдә чәчәк бирәләр. Ни дип яклый алсын инде ул безне, ул да гадәти укытучы. Мәктәп җитәкчелеге сүзеннән чыга аламы инде ул? Райондагы һөнәр берлегенә килсәк, операция булган укытучылар матди ярдәм сорап анда бара. Аларга икешәр мең сум бирәләр бугай. Дөресен әйткәндә, (хокукларыбызны яклап – ред.) мөрәҗәгать иткәнебез юк. Һөнәр берлегенең көчле яклавы астында яшибез дип авыз тутырып әйтә алмыйбыз», – ди Фидания ханым.
Аның фикеренчә, илдәге системадан бәйсез ниндидер оешма төзү икеле. «Бездә бит һәрнәрсә бәйле: газета чыга икән – ул бәйле; журнал чыкса – ул бәйле. Бу зарлану да түгел, бездә бөтен нәрсә бер системага буйсындырылган. Элекке коммунистик системадан калган», – ди укытучы. Нинди генә оешма төзелмәсен, аңа үз сүзен әйттермәс өчен, хакимиятләр төрле ысуллар табачак дигән фикердә ул.
«ҺӨНӘР БЕРЛЕГЕ ҮЗЕ ПИКЕТ ОЕШТЫРЫРГА ТИЕШ ИДЕ»
Казандагы бер мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан, ана теле сәгатьләре кыскартылгач эшсез калган укытучы Гөлшат ханым Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлеге бу вазгыять туа башлау белән үк урам чаралары оештырырга, укытучыларның хокукларын якларга керешергә тиеш иде, дип белдерә.
«Безнең һөнәр берлеге беркайчан да кешенең хәленә керми. Берәр проблема турында аларга килеп әйтсәң дә, иң башта җитәкчеләрне яклыйлар. Минем беркайчан да, дәүләт күләмендә көтелмәгән үзгәрешләр булганда, һөнәр берлекләренең протест белән чыкканын күргәнем юк. Татар теле укытучыларының сәгатьләре кимү куркынычы янаганда ук һөнәр берлеге, хакимият белән килештереп, бөтен укытучыларны җыеп, урамга пикетка чыгарга тиеш иде. Ә укытучылар, канунга каршы була, дип, пикетларга чыгарга курыкты. Әнә шул сәбәпле беркем дә чыкмады. Һәркем үзенең утырган урынында алга таба ни булыр икән дип көтеп тора», – ди Гөлшат ханым.
Аның сүзләренчә, ана теле белән бәйле вазгыять кискенләшә башлагач, ул эшләгән мәктәптә бер генә документ та, прокуратура таләпләре дә, мәгариф идарәләреннән төшкән тәкъдимнәр дә укытучыларга күрсәтелмәгән, сер булып калган. Һөнәр берлеге мондый хилафлыкларга юл куйдырмаска тиеш иде, ди Гөлшат ханым.
Аның фикеренчә, хакимият һәм җитәкчеләр бәйсез һөнәр берлеге оешмасын төзү өчен төрле ысуллар табарга мөмкин. «Мин үзем һөнәр берлегендә эшләгән вакытта, берничә кеше килеп, бәйсез һөнәр берлеге оештырыйк әле, дип әйтте. Шуннан миңа өстән, җитәкчелек белән каршылыкка килеп эшли торган оешма кирәкми, дип белдерделәр. Дөрес, бәйсез оешма төзелергә мөмкин, әмма аның эшчәнлеген, актив кешеләрнең эшен күрсәтмәскә тырышу да булачак. Укытучылар оештыра ала, әмма бездә кешедә куркаклык та бар. Укытучылар кемгә дә булса ияреп йөрергә күнеккән», – ди укытучы.
Ул татар теле белән бәйле вазгыять кискенләшкәч, социаль челтәрләрдә, аерым алганда Whatsapp-та укытучыларның берләшүен уңай күренеш дип саный. Икенче яктан, күп очракта бу Whatsapp берлеген күңелне бушату, «менә Миңнеханов ялдан кайтып үз сүзен әйтер әле», «физкультура укытсак та ярый» һәм башка шундый алдагы көнгә ышану язмалары урнаштырып пар чыгару урынына әверелүне көчсезлекне күрсәтү, куркаклык дип бәяли.
«МИН КЕМНЕ ЯКЛАРГА ИКӘНЕН БЕЛМИМ»
Бүген Татарстанда мәктәптә белем биргән укытучының уртача хезмәт хакы 22 мең 385 сум тәшкил итә. Татарстанстат «Азатлык»ка, бу сан сентябрь ае хисабы, дип белдерде. Һәр мәгариф хезмәткәре ай саен хезмәт хакының бер процентын һөнәр берлегенә күчереп тора. Әлеге сан хезмәт хакы квитанциясенә языла, тотып калу да гомум бухгалтерия аша үтә. Бу хәл дә һөнәр берлегенең мәктәп җитәкчелегенә бәйле икәнен күрсәтеп тора. Алай гына да түгел, һәр мәктәп турыдан-туры җирле үзидарәгә карый. Шулай булгач, һөнәр берлекләре дә хакимиятләргә буйсындырылган булып чыга.
Татарстанның фән һәм мәгариф хезмәткәрләре һөнәр берлегендә бүген 200 мең кеше әгъза булып тора. Аның 32 меңе – мәктәптә эшләүчеләр. Бу санны «Азатлык»ка берлекнең башлыгы Юрий Прохоров әйтте. Татарстанда мәктәптә эшләүчеләр ай саен оешмага 7 млн 168 мең сум акча күчереп тора. Прохоров сүзләренчә, аның 22 проценты республика оешмасына килә, ә калганы район һәм мәктәп оешмаларында кала.
Прохоров, үзләренең берлеген абруй казанган, укытучыларга терәк оешма, дип саный. Ана теле сәгатьләре кыскаргач, күп булмаса да, безгә мөрәҗәгать итүчеләр бар ди ул. «Проблема туа да алар безгә шалтырата. Бездә туры элемтә дә бар. Интернетта алар сорау яза, без җавап бирәбез. Мисал өчен, элек сәгатьләрем 30 иде, хәзер 18гә калды, миңа 1нче ноябрьдән 18 сәгать өчен генә түлибез, дип әйтәләр, дип язды берәү. Без аңа моның хезмәт канунын бозу икәнен аңлатабыз. Бу эш бирүче ягыннан канун бозарга тырышу очрагы булып тора. Мондый шалтыратулар күп түгел. Хәзер министрлыклар да күп аңлату эшләре алып бара, урыннарда да аңлаталар. Президентның, ел ахырына кадәр беркем дә эштән җибәрелмәячәк, дигән сүзе укытучыларны тынычландырды», – ди Прохоров.
Аның сүзләренчә, укытучылар, һөнәр берлегенә шалтыратып, нинди дә булса проблеманы күтәргән вакытта исемнәрен әйтүдән курка. Алар «куркытылганмы» дигән сорауга, Прохоров: «Сез дөрес әйтәсез, әмма бу сүзне кабатламыйм», – гына диде. Үзенең эш телефонының һәркемгә дә ачык икәнен белдерә.
«Мәктәпләрен дә әйтмиләр. Бу хәл ниндидер чара күрүгә киртә булып тора. Кем икәнен белми торып, аларны ничек яклап булсын инде. Мин кемне якларга икәнен белмим. Әгәр белсәм, конкрет чаралар күрер идем», – ди Прохоров.
Дәүләт Шурасы ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьләсен караганда, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов 200ләп укытучының кыскару ихтималлыгын телгә алды. Республика һөнәр берлеге аларны яклап, эшле итү өчен нинди чаралар күрәчәк? «Азатлык» әлеге сорауны Прохоровка юллады. «Әгәр кыскартылалар икән, бары тик канун нигезендә генә булырга тиеш. Әгәр кыскарту канун бозып эшләнә икән, без аны шикаять итәчәкбез, гаделлекне кайтарачакбыз», – ди берлек җитәкчесе. Прохоров сүзләреннән аңлашылганча, берлек укытучыларны эшле итү, мәктәпләрдә, белем һәм тәрбия бирү оешмаларында саклап калу өчен нидер кылырга җыенмый. Ул бу эшләрне мәгариф министрлыгы хәл итәргә тиеш дип исәпли. «Хәзер һәр оешма белән җентекле эшлиләр. Һәр укытучы белән һәр сорауга сөйләшенә. Кемне башка белгечлек алырга җибәрергә, кемнедер башка эшкә җибәрү һәм башкалар турында», – ди Прохоров.
Укытучылар бәйсез һөнәр берлеге оештырса, сез моңа ничек карар идегез, дигән сорауны да бирдек. «Өч укытучы җыелып та берлек оештыра ала. Әгәр бер мәктәптә генә оеша икән, ул бер-береңә акчалата ярдәм итү оешмасына әйләнеп калачак. Алар берни дә хәл итә алмаячак. Хакимият хәзер көчле һәм белемлеләр белән генә хисаплаша. Без үз көчебезне дәлилләдек инде, чөнки без Татарстан Конституция мәхкәмәсендә хөкүмәт белән өч тапкыр мәхкәмәләштек һәм өчесендә дә җиңдек. Пенсия белән тәэмин итү, 1997нче елда мәгариф хезмәткәрләре күпләп кыскартылганда аларны яклау, хезмәт хакларын һәм өстәмә түләүләрне кайтару өчен мәхкәмәләштек. Шуннан соң Рөстәм әфәнде (президент – ред.), сез безне өч тапкыр диварга чәпәдегез, хәзер инде социаль партнерлар кебек эшләячәкбез, дип әйтте һәм ул сүзендә тора», – ди Прохоров, хакимият белән кулга-кул тотынып эшләүләрен дәлилләп.
Хакимият канаты астындагы һөнәр берлекләренең Татарстандагы байтак мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын күбрәк укыту мөмкинлеге биргән вариантны сайлау, белем бирүчеләр кыскартылмасын, сәгатьләре кесәгә сугарлык киметелмәсен өчен дәшмәүләренә укытучыларның һөнәр берлекләренә ачуы чыккан. «Һөнәр берлеге мәктәп җитәкчесенә безне кыскарту турында белдерү кәгазен акыллы итеп язарга кирәк дип өйрәтеп ята. Моңа без бик гарьләндек. Һөнәр берлегенә укытучылар да кермимени соң? Без акча түлибез бит һөнәр берлегенә. Ни өчен түлибез икән соң? Алар мәктәп мөдирләрен яклау өчен генә тырышучылар. Күп мәктәпләр хәзер әнә шундый хәлдә», – диде исемен күрсәтергә теләмәгән бер укытучы.
Наил АЛАН
РБК: Путин президент сайлауда катнашырга ниятли
Владимир Путинның киләсе президент сайлауга үз кандидатын тәкъдим итәргә ниятләве һәм Кремльдә бу хакта кайчан һәм кайда хәбәр ителәчәгенә кагылышлы берничә сценарий бар, дип яза РБК.
Басма чыганагы сүзләренә караганда, бу хәл Федерация шурасы сайлау кампаниясе көннәрен билгеләүгә кадәр яки аннан соң да булырга мөмкин. Канун буенча, кампания турындагы карар 7нче декабрьдән 17нче декабрьгә кадәр кабул ителергә тиеш.
Кремльгә якын чыганак сөйләвенчә, Путин үз кандидатын сайлауга чыгару турында декабрьнең икенче яртысында узачак «Бердәм Русия» һәм «Гомумрусия халык фронды» (ОНФ) җыеннарына кадәр белдерергә мөмкин. Тагын бер сценарий нигезендә Путинның бу хакта гыйнвар башында белдерү ихтималлыгы бар.
Комментарии