- 14.11.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №46 (15 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Владимир Ильич Ленин
РСФСР һәм СССР Совнаркомы рәисе 1917нче елның 9нчы ноябреннән 1924нче елның 21нче гыйнварына кадәр (1922нче елдан каты авырды).
Иосиф Виссарионович Сталин
1922нче елның 3нче апреленнән 1953нче елның 5нче мартына кадәр КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы рәисе. Ул идарә иткән чорда Куйбышев ГЭСы, Төп Төрекмән каналы, Сталинград ГЭСы, Волга-Дон каналы, Цимлян ГЭСы, Каховка ГЭСы, Көньяк Украина каналы – Днепрда, Төньяк Кырым каналы төзелде.
Репрессия елларында эчке эшләрдәге Ежов, Ягода, Л.Берия кебек җитәкчеләр аның кулы, аның исеме белән эш иттеләр, шунлыктан аңа кара исем ягылды.
Бөек Ватан сугышында немецлар Мәскәүгә килеп җиткәч тә, ул үзенең эш урынын ташламады, шуннан идарә итте, солдатларга рухи көч өстәде, аның девизы – «Бер адым да чигенмәскә!»
Ул партиябезнең, халкыбызның ышанычын яулады, завод-фабрикаларда, «Бар да – фронт өчен, Җиңү өчен!» дигән девизда, фронтка кораллар, җылы өс-баш киемнәре, азык-төлек җитештереп озатылды. Аннары сугыш хәрабәләре торгызылды. Бишьеллык, алтыеллык планнар төзелде, завод-фабрикалар тулы куәтенә эшли башлады. Колхоз-совхозларда иген уңышы елдан-ел артты. Ул идарә иткәндә, район җитәкчеләре, прокурор, судьялар биш елдан артык бер урында эшләтелмәде. Алар һәр җирдә фатирларда яшәделәр. Хәзерге кебек, хан сарайлары салу булмады. Ул заман өчен ришвәт, коррупция дигән сүз ят иде.
Георгий Максимлианович Маленков (алты ай)
Бу вакыт эчендә халкыбыз көнкүреше яхшырды, ай саен әйберләрнең бәясе түбәнәйде.
Бу уңган-булган җитәкчебезне урыныннан алгач, илдә ризасызлык туды, югарыдагыларга ышаныч калмады.
Никита Сергеевич Хрущев (11 ел) 1953нче елның 7нче сентябреннән 1964нче елның 14нче октябренә кадәр КПСС Үзәк Комитетының Беренче секретаре, СССР Министрлар Советы рәисе.
Колхоз-совхозларда таякка эшләү хезмәт көнен акчага күчерде, пенсия ясады. Казахстан, Алтайда яткан чирәм җирләрне эшкәртеп, иген үсешен арттыруда, икътисадны күтәрүдә зур көч куйды. Галәмгә Юрий Гагарин очты.
Леонид Ильич Брежнев (18 ел)
1964нче елның 14нче октябреннән 1966нчы елның 8нче апреленә кадәр КПСС Үзәк Комитетының Беренче секретаре. 1966нчы елның 8нче апреленнән КПСС Үзәк Комитеты генераль секретаре. 1982нче елның 10нчы ноябренә кадәр эшләп, илебезнең икътисадын үстерүдә, оборона куәтен ныгытуда, Социалистик илләр, Варшава килешүен йөгәндә тотуда аның эшчәнлеге бик зур. Чит илләргә йөреп, дуслык элемтәләрен ныгытуы, һәр тармакта аралашып яшәве игътибарга лаек. «КамАЗ» төзелешендә Леонид Брежневның хезмәте чиксез. Ул үзенә мәңгелек һәйкәл калдырды. Чаллы дип исемләнсә дә, Леонид Брежневның салдырган заводы калды.
Бу чорда 1 сумга алты ипи алып була иде. Автобуста йөрү – 5 тиен, трамвайда – 3 тиен иде.
Соңрак сәламәтлеге какшау сәбәпле, сөйләм теле үзгәрде, ләкин һәрбер сүзен, җөмләсе дикъкать белән тыңланды, игътибар үзәгендә булды. Леонид Брежнев үлгән көннәрдә дә, Владимир Ленин һәм Иосиф Сталин үлгәндәге кебек, илебез халкы зур кайгы кичерде. Аның соңгы юлга озату, күмү күренешен барлык телеканаллардан карап, күреп утырдык.
Бүген дә күпләребез аны сагынып искә алабыз. Коммунизмда яшәгәнбез икән, дигән сүзләрне еш ишетәбез. 2013нче елда иҗтимагый фикер белешүдә катнашып, сораштырылучылар аны Русия-СССРда 20нче гасырдагы иң яхшы дәүләт җитәкчесе дип бәяләде.
Юрий Владимирович Андропов (1 ел)
Үзенең әзерлекле, белемле, корыч куллы чекист икәнлеген исбатлады. Ул һәр тармакта тәртип кертте, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә өстәмә эш йөкләнде. Кибет, ашханә, рестораннарда тикшерү эшләре башланды, урамнарда, эш урыннарында эленке-салынкы йөрү, эчүчелек күзгә күренеп кимеде. Ул, КГБ башлыгы буларак, нечкәлекне белеп эш итте, йөгәнне нык тотты. Әмма көндәшләре дә күбәйде, үзара көндәшлек тә артты, шулар башына да җитте. Янәдән коррупция калка башлады.
Константин Устинович Черненко (1 ел)
Баш идеолог, киңәшче, тирән белемле шәхес, КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре булып 1984нче елның 13нче февраленнән 1985нче елның 10нчы мартына кадәр эшләү дәверендә башка җитәкчеләр кебек үзен яхшы яктан гына күрсәтергә тырышты, ләкин көчле авыру ихтыяр көчен җиңде, озак эшли алмады, бу елларда бер-бер артлы җитәкчеләр алмашынып торды.
Михаил Сергеевич Горбачев (8 ел ярым)
Төрле законнар кертеп, «коры закон» керткән булып, эчүчелеккә каршы көрәшәбез дип, Кавказ, Азия союздаш илләре, Краснодар, Ростов өлкәсе виноградлыкларын кистерде. СССРны таркатты.
Борис Николаевич Ельцин(8 ел ярым)
Русия Федерациясенең Беренче Президенты. Дөресен генә әйткәндә, таркалган хакимият белән бу елларда коррупционерлар, йонлач куллар идарә итте. 1999нчы елның 31нче декабрь кичендә ил язмышын Владимр Путинга тапшырды.
Владимир Владимирович Путин
2000нче елның 26нчы мартында Русия Президенты булып сайланды.
Дмитрий Анатольевич Медведев (2008-2012)
Русия Федерациясенең өченче Президенты. Аннан соң вәкаләте чыгып, янәдән Путин сайланды. Бүген дә бергәләп, алмаш-тилмәш идарә итәләр. Ил дилбегәсен Путин нык тота. Халкыбыз көнкүреш шартларын ныгытырга, оборона куәтен үстерергә тырыша.
Төрле чыганаклардан файдаланып,
Нурислам ГАЛИЕВ әзерләде.
Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

Комментарии