Йөзьяшәр әбидә кунакта

Бу язмага тотынганчы, сүзне нәрсәдән башларга белми озак утырдым. Аптыраш, юкса әллә ни кыен тема да түгел инде. Шулай да аны үзенчәлеклерәк, башкачарак башлыйсы килгән иде. Героем да гади кеше генә түгел бит, ә бер гасыр гомер кичергән Хаҗәр апа Мәсгүтова. Аңа быел август аенда 100 яшь тулган.

– Бу арада бераз сырхаулап тора әле, – диде аны тәрбияләп, карап торучы килене Флера апа, мине ишек төбендә каршылап. – 100 яше тулу уңаеннан кунаклар җыярбызмы дигән идек – булмады. Башта таеп китеп – кулын, хәзер менә аягын сындырды. Соңгы бер ел эчендә күзләре дә начарланды. Әле бер-ике ел элек кенә чабып йөри иде. Әйтсәм ышанмассыз: 91 яшендә түбәгә менеп кар көри иде. Гел җитез, хәрәкәтчән булды. Бер минут эшсез тора белмәде.

Йорт эченә уздым. Мич белән генә ягыла торган дүрт почмаклы йорт. Биредә Хаҗәр апа килене һәм улы Наил тәрбиясендә көн итә. Ветераннарны фатирлы итәбез дип шапырынган булалар үзе. Әмма 100 яшьлек Хаҗәр апага да бирмәгәч, аны кем генә ала икән дигән сорау туды. Нишләптер, бу йорт 3 кеше өчен гаять кысандыр кебек тоелды миңа. Күңелдә булганны кычкырып әйтә торган гадәтем монда да үзенекен итте, фатир турында сорадым.

– Документлар илтеп бирелгән. Казаннан җавап көтәбез. Шактый вакыт узды инде. Акча юк диләрме шунда, белмим дә. Без аны башта ук белмәдек бит, соң гына билгеле булды. Районнан: “Сезгә фатир тиеш”, – дип әйтәләр үзе, – диде Хаҗәр апаның улы Наил абый. Димәк, болар да фатир өмет итеп яшәүче меңләгән халык рәтендә.

Наил абый да 80нче яше белән бара икән. Гомер буе Казанда заводта, тавышлы цехларның берсендә эшләгән һәм шуннан чукрак калган. Хатыны Флера апа исә төзелештә хезмәт иткән. Үзләре яшенә җиткәч, әниләре Хаҗәр апаны тәрбия кылырга дип икесе дә авылга күчеп кайтырга карар кылган.

Хаҗәр апа, әйткәнемчә, үзенчәлекле кеше. Язмыш аны бар яклап сынаган. Сындыра алмаган. Ул алга таба яши, еш кына үткәнен, ирен, балаларын искә ала. Гомер юлы Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” әсәрендәге төп геройныкына охшаш. Хәтта күзләре сукыраю да шул әсәрдәге кебек. Менә бүген, мин барында язмыш аның каршына килеп тезләнер дә үзе аннан гафу сорап, алдына ятып елар кебек.

Колхозлаштыру чорында берәүгә дә җиңел булмагандыр. Шулай да Хаҗәр апага бигрәк тә кыенга туры килә. Кияүгә чыккач та, аларның мунчасы, каралты-курасы колхозга тартып алына. Шуңа да карамастан янә үз көче белән аякка баскан.

Яши торгач, бер-бер артлы биш бала дөньяга аваз сала. Дүрт малай һәм бер кыз. Тиздән Бөек Ватан сугышы башлангач, Хаҗәр апаның ире Галиәскәрне дә сугышка алалар. Әле ул чакта итәк тулы бала-чага белән утырып калган хатын тормышында ниләргә юлыгасын күз алдына да китерә алмагандыр. Гомумән, Хаҗәр апаның тормыш юлы гел -хәсрәттән генә торган кебек тоелды миңа. Гәрчә яшьлегемнең һәр минуты матур, кадерле дип күз яшьләре белән искә алса да.

Ике улы 8 һәм 16 яшендә скарлатина авыруыннан вафат була. Тагын бер улы 23 яшендә шахта ишелеп, җир астында кала. Кызы Миләүшә дә озак яшәми. Менә 1942 елда ире Галиәскәрнең үлеме турында да хәбәр алына. Хаҗәр апа бу вакыйгаларны ничек кичерүен үзе генә беләдер. Бердәнбер улы Наил абыйны Ходай аның бәхетенә саклап калган, ахры.

31 яшендә тол калган хатын башка кешегә кияүгә чыкмый. Йортны, хуҗалыкны алып бара. Улын кеше итәргә тырыша. 60нчы елларда тагын бер кайгы килә аңа. Авылда янгын чыгып, бик күп йортлар көлгә әйләнгән чакта, Хаҗәр апа мунчасыз кала. “Ә ни өчен тагын бәхетне сынап карамадыгыз?” – дип кызыксынгач, “Яратып чыккан идем шул”, – диде Хаҗәр апа.

– Башка кешене үз яныма якын да китерә алмадым.

Әле дә йөрәк 18дә сыман. Урамга чыгып җир җимертеп эшлисе килә, тик ятуымнан үземә үк уңайсыз, – ди ул.

Ул тулысынча үз акылында булуы, тормыш хатирәләрен вак детальләренә кадәр хәтерләве белән дә гаҗәпләндерде.

100 яшькә кадәр яшәүнең серен: “Хәрәкәттә – бәрәкәт һәм күңел тынычлыгы булу кирәк”, – дип аңлатса да, бу фикере белән килешә алмадым. Күпме югалтулар аша үткән Хаҗәр апаның җаны бер генә минутка булса да тыныч булды микән?!

Минем урында берәр ир кеше булса, бәлки, аны тәрбияләп, карап торучы килене Флера апаны игътибардан читтә калдырыр иде… “ кеше – ким кеше”, – дияргә яратучы каенаналар бар, тик бу йортта – иң зур кеше. Бер шиксез әйтәм: Флера апа да Хаҗәр апа бәхетенә туган.

– Үз гомеремдә бер тапкыр да каенанам белән сүзгә килмәдем, – диде Флера апа. – Ул искиткеч дәрәҗәдә сабыр, түзем, аз сүзле, үрнәк хатын. Бүген аны тәрбияләп торам икән, бу минем аңа булган хөрмәт һәм яратуым күрсәткече генә. Кияүгә чыккач, безнең яхшы мөнәсәбәтләрне күреп, үз әнием бервакыт сорап та куйган иде: “Кызым, сиңа кайсыбыз якынрак?” “Икегезне дә бер дәрәҗәдә күрәм”, – дип җавап бирдем шулвакыт. Һәм бу гомер буе шулай булды.

…Урман-таулар, киң кырлар артында, төгәлрәк әйтсәк, Яшел Үзән районы Татар Әҗәле авылында бер кечкенә генә йорт бар. Анда бик бәхетле Хаҗәр апа яши. Бәхетле, чөнки картлыгы тыныч. Бәхетле, чөнки кайберәүләр кебек йортында түгел, ә үз йортында гомер итә. Бәхетле, чөнки ул ялгыз түгел, ә яраткан улы һәм килене тәрбиясендә. Бәхетле, чөнки ничәмә миллион кеше арасыннан ул гына чын бәхетнең тәмен, төсен, ямен белә һәм бәхет төшенчәсен аңлый.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

-Яшел Үзән-Татар Әҗәле-.

Әдәп-әхлак аксый

Өлкәннәр хәзер чор бозылды, ди. Янәсе, яшәү авыр, бөтен җирдә җитмәүчәнлек. Дөньяның бер почмагын карасаң, тормыш көзгесе киресен күрсәтә. Урам тулы машина, шәһәр читендә икешәр-өчәр катлы коттеджлар үсә. Өлкән һәм түбән класс укучыларының кулында кәрәзле телефон. Аннан соң техника, компьютер эшне җиңеләйтте. Тик тормыш рәтләнә барса да, безне әллә акча боза, әллә дәүләтнең идеологиясе булмаганга, күңелләребез мүкләнә барамы?

Яшьләрдә әдәп-әхлак мәсьәләсе аксый. Әйтик, акча эшләү өчен үз тәннәрен сату модага керде. Казанда гына да бу эш белән 10-15 мең яшь кыз шөгыльләнә, диләр. Казанда фахишәләр кичләрен урамга чыгып баса. Күбесе урта яки югары белемгә ия. Эш булмау сәбәпле, кызлар тәнен сатып яшәргә мәҗбүр, ди күпләр. Бу фикер белән килешә алмыйм. Чөнки йөз меңнәрчә кызларыбыз нормаль тормышта яши, укый, тырыша.

Тагын бер статистиканы китерергә була. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, һәр елны 50 мең бала әти-әнисеннән куркып, өеннән кача. Шуларның 2 меңе үлә. Эчкече гаиләләрдә әти-әни үз баласын фахишәлеккә этәрә. 13-14 яшьлек кыз бала шул юл белән акча эшли башлый. Алардан нинди юньле ана чыксын инде?! Әле балигълык яшенә дә җитмәгән килеш, бозыклык казанында кайнаган балалар, яшүсмерләр – җәмгыятьнең киләчәге генә түгел, бүгенгенең күрсәткече дә!

Авылны искә төшергәч, анда үскән акыллы, хезмәт сөюче яшьләрне күз алдына китерәбез. Соңгы елларда шәһәргә күчеп килгән авыл яшьләре дә бозыклык юлына баса. Тулай торакларда яшәүче яшьләрнең әдәп-әхлак ягы шулай ук бик югары дәрәҗәдә дип әйтеп булмый.

Авыл кызлары да шәһәргә килгәч, берничә ел гына дөньяга карашы белән аерылып тора да аннан кала тормышына яраклаша башлый. Яннарында әти-әни юк. Димәк, күзәтү дә юк. 17-18 яшьлек кызларны кыйммәтле машиналар, чибәр егетләрнең тәмле теле упкынга өстери.

Авызына тәмәке капкан, кулына сыра тоткан яшьләр киләчәгебез була аламы?! Меңләгән фахишәнең ана булырлык хокукы бармы? Хәзер җәмгыятьне шушы сорау борчырга тиеш. Сораулар, сораулар… Кабат заманга сылтыйбызмы, түбән төшү сәбәбен аның вәкилләреннән эзлибезме?

Гаеп атта да, тәртәдә дә бар дигәндәй, монда да шул ук хәлдер, мөгаен.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ

Ышанычны аклармын

2008 ел – Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Бу тикмәгә түгел, чөнки җәмгыять нигезен ныклы гаилә тәшкил итә. Ә гаилә нык булсын өчен, ул тулы булырга, ягъни әбидән, бабайдан, әтидән, әнидән һәм балалардан торырга тиеш. Гаиләдә һәр кеше үз вазифасын башкарырга һәм гаилә әгъзалары арасында хөрмәт, ихтирам хисләре булу зарур.

Үз гаиләм турында язарга телим. Минем гаиләдә әти, әни һәм без, аларның өч кызы. Әбием белән бабам хәзер исән түгел инде. Алар безнең күршедә генә яшәде. Әбиемнең вафатыннан соң, бабам, безнең белән бергә биш ел яшәп дөнья куйды. Әти белән әни, аларның икесен дә тәрбияләп, кадерләп, соңгы юлга озатты. Ә алар исән чагында, аерым яшәсәләр дә, яккан мунчаның беренчесен алар юынды, кунак килсә, табын түрендә алар булды. Көндәлек пешергән икмәгеннән, яңа сауган сөтеннән дә өзмәде әнием. Әле без хәзер дә әби белән бабайның әйткән сүзләрен искә төшереп, аларны сагынабыз. Мин үзем, мәчеткә йөреп, догалар өйрәнәм. Әгәр дә әби исән булса, аның белән бергәләп тә укыр идек дип юксынам. Әби белән бабайның вафатыннан соң, аларның өе дә ятимләнеп калды. Мәктәпкә барганда аның турыннан үтеп йөрим һәм әби белән бабайны сагынып искә төшерәм. Безне кадерләп, җил-яңгыр тидермичә үстергән әти-әниебезнең дә өлкән яшькә җитәселәре турында уйланам. Безне үстергәннәре, кеше иткәннәре, биргән тәрбияләре өчен аларга рәхмәт әйтә, аларны олылый алсак иде дип телим.

Кем ул әти? Әти – җил-давыллардан саклаучы канат, яклаучы, терәк. Әти – тормышны ачып бирүче, үз үрнәгендә яшәргә өйрәтүче остаз. Аның никадәрле олпат җан, кадерле кеше икәнлеген бигрәк тә ул югында аңлыйсың. Минем әтием Фәндәс Себергә йөреп эшли. Ул бер ай буе эшендә булганда, аны һәрвакыт сагынам. Аның киңәшләрен юксынам.

– гаилә учагын сүндерми саклаучы һәм табигате белән сабыр зат. Әнием Ферадия Мәсгут мәктәбе укучыларын тәмле ашлары, боткалары белән сыйлый. Шуның өстенә ул бик чиста, пөхтә, уңган, булган: мәктәптә һәм өйдә матур гөлләр үстерә, күп төрле киемнәр бәйли. Беркайчан да иренмәс, иртән без торуга, аның инде берничә төрле ризыгы пешеп өлгергән була. Җәй көне бакчадагы аллы-гөлле чәчәкләр әниемнең уңганлыгына баш ияләр сыман. Түтәлләрдә тәгәрәп яткан эре-эре кыярлар, кып-кызыл булып пешеп утыручы помидорлар әниемнең оста куллары белән кыш буена җитәрлек итеп эшкәртелеп куела. Тормышта нинди булырга тиешлегенә мин әнидән күреп өйрәнәм.

Ике апам да бар. Алар икесе дә, югары белем алып, Казан шәһәрендә эшли. Әти белән әни һәрвакыт аларның хәлен белеп, киңәшләр биреп, ярдәм итеп торалар.

Безнең гаилә тату, дус һәм кешеләргә үрнәк дияр идем. Бер-берең турында кайгырту бездә язылмаган закон кебек. Олы апамны укырга урнаштырырга әти йөртсә, икенче апам олы апам янына сыенды. Мин дә, мәктәпне тәмамлагач, Казанга, апаларым янына барырга исәпләп торам.

Гаиләбезне әтинең кайгыртучан, йомшак карашыннан, әнинең таләпчәнлегеннән, апаларымның, мине сагынып, матур-матур бүләкләр, киемнәр белән сөендерүеннән башка күз алдына да китерә алмыйм. Шулай булгач, ничек инде мин дә аларга яхшылык эшләмим, ди, яки борчу китерим, ди. Әлбәттә, иң якын кешеләремне гел сөендереп торырга, яхшы укырга, тәртипле булырга, аларның ышанычын акларга тырышам.

Гөлия ИМАМОВА.

Азнакай районы, Мәсгут авылы.

Комментарии