«Хыянәт итмәгән ир юк ул!»

«Хыянәт итмәгән ир юк ул!»

Бер танышым мәкальләрнең ахырын үзгәртеп сөйләргә ярата. «Өйләнүнең ние бар – кочаклыйсы да йоклыйсы» дигәнен дә: «Аннан милек чутлыйсы, аерылып туктыйсы», – дип бетерә. Хәзерге заманга бик туры килә бу сүзләр – күпчелек никахларның ахыры әнә шул милек бүлешеп, аерым яшәүгә кайтып кала бит. Статистика мәгълүматларына гына күз салыгыз: Русиядә кавышкан парларның һәр икенчесе аерылыша икән. Һәм иң төп сәбәпләрнең берсе – ирләренең «сулга каеруы». Шуңа күрә, иллешәр ел бергә яшәгән парларны очраткач та, ирексездән, «Элек хыянәт итү дигән нәрсә булмагандыр ул, шуңа гаиләләр ныклы булган!» – дип нәтиҗә ясыйcы килә.

Чаллы шәһәрендә яшәүче Сания апа Фәйзуллина белән танышып киттек. Ире белән кавышканнарына да 57нче ел киткән инде. Сабыр карашлы бу ханымга үземне күптән кызыксындырган сорауны бирдем:

– Сания апа, ә сезнең заманда хыянәт дигән нәрсә бар идеме?

– Хыянәт итмәгән ир юк ул! Безнең арада да булды, яшермим. Тик хатын кеше сөяркәдән акыллырак булырга тиеш, әнә шул вакытта гына гаиләне саклап кала аласың!

КИЯҮГӘ ЧЫКМЫЙМ, ДИГӘН

Сания апа тумышы белән Чаллы шәһәреннән. Тик яшь вакытында бөтенләй чит районга – Мөслимгә шәфкать туташы итеп эшкә җибәрәләр аны. Шулай бервакыт, дарулар алып кайткан чагында, арбалы ат җиккән ир туктый кыз янына. «Әйдә, утыртам!» – дигәч, күрәчәге булгандыр инде – утыра Сания апа. Басу юлыннан кайтып барган чакта, ат сискәнеп китә дә, өч метр чамасы тирәнлектәге чокырга очып төшәләр.

– Чокырга беренче мин егылдым. «Аллага шөкер, ярый әле өстемә арбасы-ние белән ат капланмады!» – дип уйлап кына бетергән идем, ат та килеп төште бит! Аяклары тәртә арасына кысылган булгач, тора да алмады, билемә ятты. Чокыр өстенә карасам – теге ир башын кашып карап тора. «Абый, анда нишләп торасыз, үләм бит хәзер!» – дим. Чокырга сикереп төште бу да. Көч хәл белән мине сөйрәп алуы булды, авыртудан аңымны югалттым!

Бу вакытта оча сөяге сынган була әңгәмәдәшемнең. Ул, табибларга күренми генә, медпунктка дип алган даруларны ышкып, үзен-үзе дәваларга уйлый. Сынган урынны мазь белән генә төзәтеп буламы соң – икенче көнгә аяклары гөбе кебек шешеп чыга Сания апаның. Теләсә-теләмәсә дә, больницага бармыйча җае калмый инде. Тик ул заманда гипс салу дигән әйбер булмаган – сынган оча сөяге белән шул килеш кайтарып җибәргәннәр кызны.

Бу хәлдән соң, ул кияүгә чыгып, бала табудан тәмам өметен өзә. Гарип калырмын, башка йөри алмам, дигән уйлар да килә башына. Тик яшь сөяк тиз ялгана диләр бит – акрынлап аякка баса. Шулай да, барыбер кияүгә чыкмыйм дип, башына киртләп куя кыз. Әҗәл көтәр, никах көтмәс ди бит – язмышыңда язылган кешене очраткач, чыкмыйсыңмы соң инде?! Үзе эшләгән авылдагы кызларның йөрәген яндырып, Мөдәррис исемле бик матур һәм акыллы егет армиядән кайтып төшә бит бервакыт! Хәер, аның турында алданрак та ишеткән була инде кыз, чөнки егетнең апаларында фатирда тора. Дус кызлары да егетнең исемен әйтеп, колак итен чәйнәп бетергән булалар:

– «Эх, тиздән Мөдәррис кайта – кемне кияүгә алыр икән? – ди бит берсе. – Шулкадәр әйбәт, кешелекле ул», – ди. Яхшы итеп тасвирлады инде. Минем дә бераз күңел кызыгып куйды бу егеткә! Шулай да, сер бирмим: «Аптырама, мин аның апаларында торам бит, армиядән кайткач, сине кыстармын, сиңа өйләнер», – дим. Күңеле булып, теге кыз минем медпункт идәннәрен юып чыгып китә иде инде! Бер мәлне кайтып төште егет хәрби хезмәттән. Авылга кайткач, бер очтан медпунктка да керде, һәммәбез белән исәнләшеп чыгып китте. «Шушымыни инде мактаган кешегез?» – дим кызларга. Әллә ни исем китмәде, күрдем дә оныттым.

КИСКӘН ИКМӘК ЯБЫШМЫЙ

Бервакыт авылга кино күрсәтергә киләләр. Андый чарадан калырга ярамый инде – Сания апа да китә иптәш кызы белән. Кинодан кайткан вакытта исә артларыннан Мөдәррис абый да иярә. Кызны капкадан кергән чагында туктатып, «Сиңа сүзем бар, ашыкма әле», – дип эндәшә.

– Аптырап киттем. «Менә бу өй сиңа ошыймы?» – дип, өйләренә төртеп күрсәтте бу башта. «Өй өй төсле инде, нәрсәсе начар?» –дидем. Бу җавапны бик яраткан Мөдәррис, чөнки ул өй бик иске, череп беткән иде. Карап торды-торды да: «Миңа кияүгә чык әле?» –ди. Ул вакытта миңа 27 яшь тулган иде. Аңа 24 кенә. Шаярып сөйләшә дип уйлап, ачуландым: «Син ник мине мыскыл итәсең», – минәйтәм. Ә үзем шатландым инде – аның турында ишеткән беренче көнне үк, үзен бер мәртәбә күргәнем булмаса да, ошатып калган идем. Күңел белән минеке булды да куйды ул әнә шул вакытта ук.

Аннан соң яше дә җиткән була бит инде кызның. Теге вакытта оча сөяген сындырган булу аркасында гына, бала да таба алмам, дип, егетләр ягына әллә ни карамаган була. Тик бу юлы күңелендәге хисләргә урын бирә Сания. Менә шул рәвешле, Мөдәррис белән, озак та тормый, никах укыталар. Бу хакта әниләренә әйтергә генә ояла кыз.

– Ул заманда әхлак көчле иде бит, шуңа кыенсынганмындыр инде. Бер атнадан ирем белән әнкәй янына кайттык. Уклавын тотып, басып тора иде. «Ник безгә әйтмичә кияүгә чыктың?!» – ди. Нәрсәдән оялганмындыр, үзем дә аңламыйм. Әнкәйнең дус кызы килеп: «Алай ачуланма, Шәмсекамал, бик әйбәт яшиләр, катгый торма!» – дигәч кенә йомшарды.

Ә яшьләр, чынлап та, матур яши. Ике елдан соң, көттереп кенә уллары, соңрак кызлары туа. Бераздан кабат Чаллы шәһәренә кайтып урнашалар. Тик гаиләдә барысы да фильмнарда күрсәтелгәнчә матур һәм җай гына бармый шул. Төрле чаклары була яшьләрнең. Һәм теләсә нинди авырлыктан чыгарга борчулы мәсьәләләрне тыныч кына уртага салып сөйләшү булыша:

– Бервакыт эчә башлады ирем. Минәйтәм: «Мөдәррис, син юкка чыгасың, эчмә». Йөк ташучы булып эшли иде – эш урыныннан да тора бит күп әйбер. Башка җиргә урнашырга үгетләдем. Сүземә колак салды, вакытында айныды. Хыянәт тә керде арабызга. Анысы болай булды: шушы эшеннән чыккач, кибетләргә товар ташучы шофер булып урнашкан иде. Сатучы кызның моңа күзе төшкән, шуның белән чуала башлаган. Кибет мөдире минем танышым иде. Берсендә әйтә бу читләтеп кенә: «Мөдәррисне бик яраталар бит монда!» – ди. Яраткач, начар түгел бит инде, эшен югары бәялиләр димәк, дип аңладым. Ә бер көнне ирем эшеннән ачкычларга тага торган брелок күтәреп кайтты. «Нәрсә бу», – дим. «Бәйрәм уңаеннан бүләк иттеләр», – ди. Кибет мөдире янына бардым да, «Сез бирдегезме бүләк?» – дип, рәхмәт әйткән булам. «Юк, аны сатучы кыз бирде», – димәсенме! Йөрәк чәнчеп куйды инде. Авыр икән андый сүзне ишетү. Иң беренче эш итеп, Мөдәррисне табибларга күрсәттем. Чир йоктырган булуы ачыкланды. Ярый әле миңа йокмаган – сулга йөри башлагач, бик арып кайта иде бит. Шушыны белгәч, аралары өзелде сатучы хатын белән. Табиблар яныннан кайткач, балконга чыктык та, тыныч тавыш белән генә сүз башладым. «Мөдәррис, нишлибез хәзер – аерылышабызмы, әллә сулга йөрмичә, әйбәт кенә яшәргәме исәбең? Өйләнәсең килсә, шул хатынга барасың, мин сиңа киртә корып тормыйм», – дим. «И, Сания, мин сине шуңа алыштыраммы!» – дигән була. Салпы якка салам кыстырып, җайлап куйды да, берни булмагандай кабат яши башладык. Гафу итәргә авыр булды анысы, тик шулай да, бу хакта кабат исенә төшермәдем. Хатын-кыз ул турыда гел искәртеп тормаска тиеш. Исенә төшергән саен, ул кабат күңеле җилкенеп, сулга йөри башларга мөмкин бит. Шуңа аңа ул хакта кабат әйткәнем булмады. Матур кешегә күз төшә бит инде ул. Матурлыгы булмаса, акчасына төшә, хатын-кызга сабыр итәргә кирәк. Хыянәтсез гаилә бармы соң ул? Безнең чорда да бар иде, киләчәктә дә булачак. Безгә – хатыннарга акыллырак булырга кирәк. Ирнең вакытлы мавыгулары аркасында гаиләне җимерергә ярамый!

Сания ханым дин ягыннан да хатын-кыз юл куючан булырга тиеш, дип аңлатты. Бу өлкәдә белемнәре шактый аның – Чаллы шәһәрендә балаларга 11 ел буе гарәп графикасы укыткан, дистәләгән шәкертен дин нигезләренә өйрәткән кеше бит ул. Әле хәзер дә биш вакыт намазын укый, ураза тота. 56 ел буе гаилә учагын сүндерми саклап кала алган Сания Фәйзуллина һәрбер гаиләгә бәхет теләде. Аның соңгы сүзләре дә күпләргә киңәш булып яңгырарлык: «Хәзер яшьләрнең серкәсе су күтәрми, берәр нәрсә булдымы, аерылабыз, диләр. Бер кискән икмәк кире ябышмый, аны кискәнче уйларга кирәк!»

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан-Чаллы-Казан

Комментарии