Аерылмагыз, булса да сәбәпләре

Беркөнне иртүк бер танышым шалтырата, беләсеңме, ди, Галия белән Закир аерылышкан бит. Юкны сөйләмә, дим, нишләп аерылышсыннар инде. Дөрес, ди, танышым. Аптырап калдым, аерылышу була торган хәл инде ул, тик алар бит инде аерылырга тиеш түгел кебек.

Ул гаиләне күптәннән беләм, элегрәк аралашып яшәдек. Алар читтән кайттылар, ике кечкенә балалары бар иде. Колхозларның тузып бара торган чагы булса да, аларга торырга йорт бирделәр, ире тракторга утырды, хатыны фермага сыер саварга керде. Балалар гел икәү булдылар. Абыйсы сеңлесен бер адым да калдырмыйча ияртеп йөрде. Айлар буе хезмәт хакы түләнмәгән еллар иде ул. Икесе дә шул кадәр тырышып эшләп тә, очын-очка ялгый алмыйча җәфаландылар. Галиянең туганнары булышты. Аннары Закир колхоздан китеп яхшы эшкә кереште. Район үзәгендә зур итеп йорт салдылар һәм күчеп киттеләр. Балаларының икесе дә югары белем алды, аннары уллары өйләнде, кызлары кияүгә чыкты, инде оныклары бар. Гөрләп яшәүләрен ишетеп тора идем. Менә бит, кеше авырлыкка түзә, рәхәткә – юк. Закирның эше командировкалы иде, ә Галиянең эше җиңелрәк булган, күрәсең…

Сүз уңаеннан, адәм балалары гына түгел, хайваннар да рәхәткә түзми икән. Бер тавыгыбыз сигез чеби чыгарды, аерым ябып, тәмле ашаттык үзләрен. Чебиләренә баштарак тары боткасын да «чәйнәп» биргән тавыгыбыз ай ярымнан тәмам үзгәрде – азык янына килгән чебиләрен куа башлады, көн саен йомырка сала үзе. Күрәсең, аны бу тормыш туйдырды, беркөнне азык салырга дип ишеген ачсам, чыкты да әтәчкә ияреп китеп тә барды. Ояга әйләнеп тә карамады.

Мин, авыл Советында эшләгәнлектән, аерылышучыларны күп күрдем, күп аердым, дисәм дә була. Кайчагында үгетләүләр колакларына керсә, киленнәр китмичә дә кала иде. Һәрберсе диярлек иң алдан тәрәзә пәрдәләрен, чаршауларны йолкып алалар да идән уртасына җәймә җәеп шунда өяләр. Әйтерсең бөтен дөнья шул чүпрәкләргә терәлгән. Аннары йортта нәрсә бар, шуның исемлеген төзеп, акт яза идек. Бер уйласаң, ике як та хаклы кебек, тик берсе дә үз гаебен танырга теләми. Бик яратышып озак вакыт йөреп өйләнешүчеләр арасында да аерылышучылар була торган иде шул. Аерылышуны иң авыр кичергәне – балалар, аларга аталары да, аналары да якын.

Үз тәҗрибәмнән чыгып беләм, әтиләре үлеп, ятим калган балалар белән аерылышып ятим калган сабыйлар арасында аерма бик зур. Әтиләре үлгәннәрнең әниләре, әтиләре турында гел матур сүзләр генә сөйләп, аларны тормышка яраклаштырып үстерсә, ире ташлаган хатын, балалары алдында ирен гел каргап, аталарына карата гел нәфрәт уятып яшәргә тырыша. Ата белән бала аралашып яшәсә, ир кеше, аерылган хатынын яманлап, баласына начар күрсәтергә тырыша. Аннары анасына баланың: «Син үзең гаепле булган, әти белән яши алмагансың, ә бит теге хатын әйбәт яши», – дигән очраклар да бар.

Бигрәк тә ир балаларга әти тәрбиясе кирәк шул. Юктан гына гаеп табышып аерылышучылар бар, ә гомерләре үкенеп үтә. Бер танышымның улы Казанда эшләүче кызга өйләнгән иде, хатынның – авылда яшисе, ирнең ялгыз әнисен карыйсы килмәде. Ир дә кабат өйләнмәде, хатын да кияүгә чыкмады, улларына инде 20 яшь, гомерләре заяга үтеп бара. Андыйлар бик күп шул. Бәхетне эзләп табып булмый, кулыңдагы бәхетеңне сакларга кирәк. Яшьлектә яратышып кавышкан парлар аерылышса да, бер-берсен оныта алмыйлар, кабат тормыш корып карасалар да, бик сирәге генә яшәп китә. Тол ир белән тол хатын кавышса, бер түшәктә дүрт кеше ята, диләр.

Бергә гомер итәргә, дип тормыш корган кешеләр беркайчан да вәгъдәләрен бозмасыннар иде, тормышта төрле хәлләр була, чөнки иблис адәм баласының кан тамырларында йөри. Пәйгамбәребез гафу итүчеләрне сөйгән.

Аерылмагыз, аерылмагыз,

Булса да сәбәпләре.

Гомерләрне кыскарта ул

Аерылу сәгатьләре…

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии