Татарстанга Украинадан тагын бер табут кайткан

Татарстанга Украинадан тагын бер табут кайткан

Русия Президенты Владимир Путин шимбә көнне Саклану министрлыгына Ростов өлкәсендә булган гаскәрләрне үзләренең даими торган урыннарына кайтару турында фәрман бирде. Русиянең рәсми мәгълүмат агентлыклары белдерүенчә, шимбә Иминлек шурасының ашыгыч утырышы үткән. Бу утырыштан соң Русия хәрби көчләре башлыгы Путин Саклану министры Сергей Шойгуга Ростов өлкәсеннән гаскәрләрне үз урыннарына кайтарырга дигән күрсәтмә биргән. Русиянең рәсми мәгълүмат чаралары, гаскәрләр монда китерелгәннән бирле, алар анда «күнегүләрдә генә», дип белдереп килде.

Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, сүз «җәй көне Ростов өлкәсендә күнегүләрдә булган» 18 меңгә якын хәрби турында бара.

Русия хәрбиләренең күнегүләрдә генә түгел, ә Украинаның көньяк-көнчыгышында сугышларда катнашканлыгы турында дәлилләр көннән-көн арта. Бу бәрелешләрдә һәлак булган өч хәрбине Башкортстанга кайтарып җирләделәр. Сарманнан Фәнис Хәсәншин, контракттагы хәрби буларак, «Азатлык»ка Украинада сугышуын яшермәде («БГ» 8 октябрь). Шулай ук интернетта gruz200.net сайты Украинадагы сугышта һәлак булган, әсирлеккә төшкән, язмышлары билгесез һәм ялланып сепаратистлар ягында сугышкан русиялеләр исемлеген туплый.

Украинада һәлак булгач, Дондагы Ростов шәһәренә моргка китерелгән һәм аннан соң туган ягы Бөгелмәгә кайтарып күмелгән Захар Тимин – Русия хәрбиләренең бу сугышта катнашуына тагын бер дәлил.

Ирина Тимина ире Захарның һәлак булуы турында 16нчы августта хәбәр ала. Аның янына хәрби комиссариат майоры килеп Захарның хәрби вазифасын үтәгәндә һәлак булуын җиткерә. Ирина «Новая газета»га иренең 13нче августта һәлак булуын, аннан соң 8 көн үткәч, цинк табутта Бөгелмәгә кайтарып җирләүләре турында сөйли.

Ирина Тимина сүзләренчә, Захар Тимин взвод командиры булган, әле күптән түгел генә өлкән лейтенант дәрәҗәсе алган. Чечнядагы 27777нче хәрби бүлектә хезмәт иткән.

«…24нче июльгә каршы төндә көтмәгәндә аннан Ростовка баруы турында СМС килеп төште. Аннан соң ул телефоннан төне буе йокламаулары, юлга җыенулары турында да сөйләде. Бу көтелмәгән хәлне, кая баруларын ул үзе дә аңламаган иде. Әмма, мин аның белүен, әйтергә ярамаганга, бу хакта сөйләмәвен дә кире какмыйм. Аннан соң, Новочеркасскига кайткач, ул, барысы да әйбәт, дип, мине тынычландырды… Һәм өч тәүлеккә югалды. Элемтәгә чыккач, телефон батареясын тутырырга мөмкинлек булмады, лагерьда ут булмый торды, дип сөйләде… 11нче августта ул миңа соңгы тапкыр шалтыратты. Без, гадәттәгечә, бөтен нәрсә турында да сөйләштек. Соңыннан ул миңа кайчан элемтәгә чыгачагын бөтенләй белмәвен әйтте», – дип сөйли Ирина.

Аның сүзләренчә, Захар Иринага бервакытта да Донбасска барабыз дип әйтмәгән. «Минем ирем контрактчы та, хәрби хезмәттәге кеше дә түгел, ул – офицер. Офицерлар ни дә булса белсәләр дә, бу хакта беркайчан да әйтмиләр», – ди Ирина. ​

Наил АЛАН.

Чиркәү «яндыручылар» эше мәхкәмәдә карала башлады

Татарстанда чиркәүләр яндыру нигезендә ачылган җинаять эше белән бәйле ике мөселманга карата мәхкәмә утырышы узды.

Узган елның ноябрендә Татарстанда чиркәүләр яндыру һәм «ТүбәнКаманефтехим»га ракета ату нигезендә ачылган җинаять эшендә Чистайдан 24 мөселман террор гамәлен оештыруда (205нче маддә) гаепләнә. Быелның февралендә тоткарланган Илнур Садтаров белән Рушан Хөснетдиновтан террор гамәлен оештыру гаепләве августта алынган иде. Алар 30нчы сентябрь көнне икесе дә корал саклау һәм йөртү (222нче маддә) нигезендә мәхкәмә каршына басты. Шулай ук Хөснетдинов ялган мәгълүмат таратуда да гаепләнә.

Мәхкәмә Чистай шәһәрендә узды һәм ике мөселманның эше гомуми түгел, ә махсус тәртиптә каралды, чөнки аларның икесенең дә үз гаебен таныганы һәм тикшерү белән махсус килешү имзалаганы әйтелде.

Тикшерүчеләр фикеренчә, әлеге егетләрнең икесе дә бер юнәлештә гаепләнә. «Чистай җәмәгате» төркеме башлыгы Сабиров һәм төркемнең әгъзасы Гафуров, Хөснетдинов яшәгән өй ишегалдына килеп, аны төркемгә керергә үгетләгәннәр һәм саклау өчен корал алуын үтенгәннәр. Хөснетдинов, имеш, төркемгә керүдән баш тарткан, ә корал булган пакетны алган. Ул әлеге пакетны берничә көн үзендә тоткач, саклау өчен Садтаровка биргән. Соңыннан алар аны Чистайда җимерелгән йортта яшергәннәр.

Мәхкәмә барышында Садтаров башта үз гаебен тануын әйтсә, соңгы сүз вакытында «үзенә һәм башкаларга карата яла ягуын» белдергән. Шуңа да карамастан, хөкемдар соңгы сүзгә игътибар итмичә, аңа ике ел төрмә хөкеме чыгарган. Рушан Хөснетдинов исә мәхкәмә утырышында алдан ук бар гаепләүне кире каккан һәм бу эшнең беренче битеннән соңгысына кадәр ялган булуын әйткән. Әлеге белдерүдән соң хөкемдар аны 12нче декабрьгә кадәр сак астында калдыру карарын чыгарган.

Без Хөснетдиновның хатыны Гүзәл белән сөйләштек.

– Рушанга ике маддә нигезендә җинаять эше ачылган. Шуларның берсе – корал саклау. Бу коралны ул кайда саклаган?

– Бу бит тикшерүчеләр сүзе. Алар үзләре сораганны үтәсә, аңа шартлы хөкем чыгарачакларын әйткән. Рушан бу гаепне үз өстенә алган булса, үзенә дә, башка мөселманнарга да зыян салыр иде. Бу хәл дөрес булса, мин аңа хәтта төрмәгә әйберләр дә ташымас идем. Монда бит булмаган әйберне бар дип әйттерәләр. Тикшерүчеләрнең бернинди дәлилләре юк. Шуңа алар сузалар да сузалар.

– Тикшерүчеләр нәрсә таләп иткән?

– Рушаннан террор гамәле кылынган коралны саклавы турында әйтүен. Рушан «төрмәгә утыртсагыз-утыртыгыз, әмма бүтән кеше эшләгән әйберне үз өстемә алмыйм», диде.

– Илнур Садтаров белән Рушанның җинаять эше бер юнәлештә. Ни өчен Рушанга шартлы хөкем бирәчәкләрен әйткәннәр, ә Садтаровны, гаебен таныса да, ирегеннән мәхрүм иттеләр?

– Без үзебез дә аңламадык. Тикшерүчеләр әйткәнен үтәми. Аллаһ кына белә. Адвокатлар да берни аңламый.

– Чиркәүләрне яндыру һәм «ТүбәнКаманефтехим» ширкәтенә ракета ату җинаять эше нигезендә тоткарланган 24 кеше сак астында Чистайда тотыламы?

– Рушан белән Илнур Чистайда. Башкалар кайсы кайда: Казанда, Бөгелмәдә, Чаллыда, Минзәләдә…

– Алар янына якыннарын кертәләрме?

– Белмим. Бөтен кешене куркытып бетерделәр, шуңа беркем беркем белән сөйләшми.

– Рушан янына адвокатларны һәм сезне кертәләрме?

– Адвокатларны кертәләр. Мәхкәмәдә Рушан үзенең гаебен кире каккач, мине хәзер кертмиләр. Элек айга ике тапкыр аның белән күрешергә рөхсәт иттеләр.

– Рушан белән күрешкәндә ул үзен ничек хис итә иде?

– Сәламәтлеге начар. Бөерләре авырта, төрмәдә кардиологта хисапта тора. Йөрәге начар эшли. Кайвакыт аяклары эшләми.

– Бөерләре авырта дисең, кыйнаганнар мәллә?

– Кыйнау турында берни әйтмәде. Без бит пыяла аша телефоннан гына сөйләшәбез, андый әйбер әйтә башласа, телефонны сүндереп куячаклар.

«Доллар үсә башлагач, сатып алучылар 30%ка кимеде»

Казанның Вьетнам базарында 15 елга якын сәүдә итүче Гүзәл Мөхетдинова «Азатлык»ка менә шулай дип белдерде. Ул Мәскәүгә Кытайдан китерелгән өс киемнәрен, җылы кофталарны Казанга алып кайтып сата. «Доллар күтәрелгәч, Мәскәүдәге бәяләр дә ким дигәндә 10%ка артты. Алучылар да, сатучылар да зарлана», – ди сәүдәгәр.

Базарда Мөхетдинованың күрше-тирәсендә сәүдә итүчеләр Төркиягә товарга йөри, күннән һәм тукымадан тегелгән киемнәр ташый. Алар Төркиядәге товар бәяләренең әз генә, ә китерткән өчен йөк бәяләренең кисәк 33%ка артканлыгын әйткән. «Төркиядән бер килограмм йөк кайтарту 16,5 доллар тора. Ә доллар үсә бара», – ди Мөхетдинова. Бу артуларның сату бәясенә өстәлгәнлеген, сатып алучы янчыгына сукканлыгын әйтә.

Гөлчәчәк ханым Яшел Үзән базарында туннар, пальтолар һәм пуховиклар сата. Ул 10нчы октябрь көнне иртән Мәскәүдән товардан кайткан. Шулай ук кайбер товарларга бәянең якынча 10%ка артканлыгын белдерә. Сәүдәгәр Яшел Үзәндә дә кием-салым базарына йөрүчеләрнең 30%ка кимегәнлеген белдерә.

«РИА Новости» язуынча, финанс һәм дөнья базарын тикшерүче Standard & Poor’s белгечләре кыш алдыннан Русиядә азык-төлеккә бәяләрнең кискен артачагын белдергән. «Внешэкономбанк» рәисе урынбасары Андрей Клепач та бәяләрнең туктаусыз күтәрелүе 2015нче елның язына кадәр дәвам итәчәк дип әйтә. Белгечләр, бер яктан, долларның бәясе үсү читтән китерелгән товар һәм азык-төлекнең кыйбатлануына китерсә, икенче яктан, Русия Көнбатыш товарларына чикләүләр керткәнгә, бу товарларны башка илләрдән китерүчеләр бәяләрне күтәрә дип белдерә. Хәзер Русиядә инфляциянең 8% икәнлеге әйтелә.

Ә дөньяда азык-төлеккә бәяләр төшә. БМОның «Азык-төлек фаразлары» хисабына караганда, бүген дөньяда бәяләр 2010нчы елның августында булган кебек төшкән.

Наил АЛАН.

Мединский Русиядә милләтара мөнәсәбәтләрне күзәтәчәк

Русия Мәдәният министрлыгы каршында Путиннан урыс теленә өстенлек бирүен сораган Владимир Мединский җитәкләгән милләтара мөнәбәтләр мәсьәләсен күзәтеп барачак үзәк төзеләчәк.

«Коммерсант» язуынча, Мединский милләтара низагларны туктату һәм милли сәясәтне тормышка ашыруның мөһимлеген ассызыклаган. Мөгаен, Мединский моны тормышка ашыруны шул урыс теленә генә өстенлек биреп, башка милләтләрне санга сукмыйча эшләргә уйлыйдыр. Билгеле булганча, июль аенда Русия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Мединский, Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, мәгарифтә милли телләр белән чагыштырганда, берсүзсез, урыс теле өстенлектә булырга тиеш, дип белдергән иде.

Менә урыстан башка милләтләрне кимсетеп караучы министр хәзер инде милли мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк булып чыга. Җитмәсә, әле шул ук утырышта Мединский бер зур тарихи ачыш та ясады. «Русиядә күп гасырлар дәвамында халыклар һәм диннәр тынычлыкта гомер кичергән, динара сугышлар беркайчан да булмаган. Тынычлык сөюче урыс мәдәнияте халыкларны килештергән, катлаулы вазгыятьне җайлаган», – диде ул.

Мединский Русиянең бөтен тарихында дини тынычлык хөкем сөргән дигән тезисны тиккә генә дөньяга чыгармады, чөнки, аның фикеренчә, Русия православ булган һәм «бердәм мәдәни-тарихи киңлек» нигезендә дә православие ятачак. Бу тезистан православие дәүләт төзүче дин дәрәҗәсен алырга тиеш дигән нәтиҗә килә дә чыга.

Мединскийның утырыштагы белдерүеннән соң, Татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре – Фәүзия Бәйрәмова, Галишан Нуриәхмәт – министрны эшеннән алу таләбе куярга җыенуларын белдергән иде. Татар яшьләре форумы әгъзалары Мединскийның урыс теленә генә өстенлекләр биреп, сәгатьләр санын күбәйтү турындагы фикерен куркыныч гамәлләрнең башы буларак бәяләде. Аларга үч итеп дигәндәй, Мединскийга хәзер милли мәсьәлә өлкәсендә тагын да зуррак вазифа йөкләнә.

Милләтара мөнәсәбәтләрне күзәтәчәк үзәк төзелү турында сүз булган утырышта катнашкан Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мединскийның урыс теленә өстенлек бирергә чакыруына ниндидер канәгатьсезлек белдермәгәндер, мөгаен. Мөхәммәтшин анда Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләр тыныч һәм тотрыклы булуга басым ясады һәм бары тик даими рәвештә кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара низаг турында төрле шикле рейтинглар басылып чыгуын әйтте. Шуңа ул объектив рейтинг булдыру өчен бердәм методика булдырырга чакырды.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии