Хәтер исән… Тик ничә кешедә?

Хәтер исән… Тик ничә кешедә?

– Девушка, вы тоже пришли пострадать?

минем өчен шулай башланып китте. Чара буласы җир – Казансу буендагы Милли-мәдәни үзәк янындагы мәйдан тимер рәшәткәләр белән каймалап алынган иде. Ике-өч җирдә керү юлы калдырылган, аларның һәрберсен өч-дүрт ОМОН вәкиле каравыллады. Берсендә хокук сакчылары мине менә шундый сүзләр белән каршы алды. Боларны әйткәндә, форма кигән хатын-кызның йөзендә кызгану катыш гаҗәпләнү чаткылары җемелдәп алды – билләһи менә! Халыкка таратырга дип алып килгән «Безнең гәҗит» салынган пакетымны һәм сумкамны җентекләп тикшергәннән соң, үткәреп җибәрделәр. Форма кигән теге хатынның артымнан: «Йөриләр инде бу салкында… Картлар ярар, яшьләргә нәрсә калган инде монда?» – дигәне ишетелеп калды.

ОМОН вәкиле әйткән «страдать» дигән сүзне юри тәрҗемә итмичә китердем. Тәрҗемә итсәм, сорауның мәгънәсезлеге югалыр, дидем. Хокук сакчылары берәмтекләп диярлек пакетымдагы газеталарны тикшергән арада: «Нишләп «страдать» булсын? Бүген – татар халкының Хәтер көне. Әби-бабаларыбыз рухына дога кылып, Казанның шанлы һәм канлы үткәнен хәтерләрдә яңартыр өчен җыелалар монда», – дип җавапладым, тик мине «бернинди аерма да юк» дип бүлдерделәр. Чара дәвамында уйланып йөрдем дә, кайткач, «страдать» сүзенең мәгънәсен сүзлектән карадым. Фуат ага Ганиев редакциясендә эшләнгән сүзлектә бу сүзнең «азаплану, җәфалану, интегү, кайгыру, җан әрнү, өзелү» кебек тәрҗемәләре бирелгән. ОМОН вәкиле соравындагы сүзне сүзлектә китерелгән кайсы татар «кардәше» белән алыштырсак, Хәтер көнен сурәтли торган фигыль килеп чыга? Кайгыру көне, дисәк, дөресрәк буламы, җәфалану чарасы, дисәкме? Азаплану дисәк, берничә сәгать буе урамда аягөсте басып тору күз алдында тотыламы? Мондый мәгънәсез сорауларны бик күп китерергә булыр иде. ОМОН вәкилләренең Хәтер көне турында бернәрсә дә ишеткәне булмаган, шимбә иртәсендә нинди чарага җибәрелгәннәрен дә аңламаганнар, дисәң генә инде…

АУЛАКТА УЗГАН ЧАРА

Менә сәгать 11дә башланасы чарага 10 тулганчы ук килгән кешеләргә Хәтер көненең асылын аңлатып торасы юк – ничә елдан бирле йөри-йөри, каннарына сеңгән инде ул аларның. Бер сәгать алдан килүчеләр арасында барысы да таныш йөзләр: милли хәрәкәт активистлары, 90нчы еллардан бүгенге көнгәчә «азатлык» дип яшәгән урта һәм өлкән буын вәкилләре. Шулай да, аларга караганда, хокук сакчылары күбрәк иде, дисәм, ялгышмам. Һәм алар чараның соңгы секундына кадәр үз урыннарында кала бирде. Бер полиция хезмәткәре ерактан гына видеога төшереп торды. Чыгышлардан бер-бер гаеп эзләве булгандырмы, интернетка элеп, дуслары алдында мактаныр өчен генә төшергәндерме – анысын бераз соңрак беләчәкбез инде. Хәтерегездә булса, яз көне узган Корылтайдан соң, милли хәрәкәт активистларына штраф кәгазьләре килгән иде. Имеш, чыгышларында «ярамаган» сүзләр кулланганнар. Бу очракта да кайберәүләргә шуның ише «сәлам хатлары» килеп төшмәгәе…

Хәтер көненең үткәрелү урыны буенча сүзләр шактый булды. Чараның Ирек мәйданында, Камал театры каршында уздырылганы бар иде. Быелгысы исә аулактагы Милли-мәдәни үзәк янында үтте. «Азатлык» татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, Хәтер көнен Ирек мәйданында да, Камал театры каршында да, Кремль дивары янында да уздырырга рөхсәт бирмәгәннәр. «Кешеләр һәм машиналар хәрәкәтенә комачаулый, дигән сылтау таптылар. Шуңа күрә шушы урынга ризалашырга мәҗбүр булдык», – дип аңлатты ул хәлне. Казанга эреле-ваклы түрәләр килгәндә дә, хәрәкәтне рәхәтләнеп туктатып торалар югыйсә, монда барлы-юклы ике сәгатькә юлны ябу проблемага әйләнгән. Сүз уңаеннан, оештыручылар белдергәнчә, чарага 500ләп кеше җыелган булган. Үткәрелү урыны да халык санына йогынты ясамый калмагандыр дип уйларга җирлек бар. Үзәктә булганда, үткән-сүткән кешеләрнең килеп кушылу мөмкинлеге дә бар иде бит.

Теләге булган кеше кайдан узса да килә инде. Быелгы Хәтер көнендә яшьләр дә шактый күренде. Кызык, ОМОН вәкилләре, миңа әйткән кебек, барысының да артыннан: «Нәрсә калган инде монда сезгә?» – дип калдымы икән? Язучылар шактый күренде. Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Нәҗибә Сафина, Ркаил Зәйдулла, яшьләрдән Рүзәл Мөхәммәтшин белән Булат Ибраһимов чыгыш та ясадылар, калганнар читтән генә күзәтте. Берән-сәрән журналистлар да очрады. Эстрада һәм театр артистлары күзгә-башка чалынмады, әллә мин генә игътибар итеп бетермәдемме икән? Баштарак, булачак, дип вәгъдә ителгән Диния нәзарәте вәкилләре дә килмәгән иде. Югары җитәкчелек, түрәләр, бигрәк тә яңа гына «халык сайлаган» депутатлар турында әйткән дә юк инде – күренмәделәр…

СӘЕР «ОЧРАКЛЫЛЫКЛАР»

Хәтер көне Явыз Иван Казанны яулап алганда шәһит киткән әби-бабаларыбыз рухына дога кылу белән башланды, «Туган тел»не җырлап тәмамланды. «Страдать» итү турында сөйләнеп калган ОМОН вәкиле якынрак килеп караса, чараның асылын аңлаган булыр иде, бәлки. Бу көнне милләт, дәүләт бәйсезлеге, тел һәм дин турында шигырьләр укылды, «Сәйдәш» ансамбле берничә җыр башкарды, «татар әле үлми» рухында ялкынлы чыгышлар яңгырады. Башкортстаннан һәм Татарстанның төрле районнарыннан җыелган татарлардан тыш, мари һәм чуаш халык вәкилләре дә килгән иде. Күпсанлы байраклар арасында кырымтатар һәм Украина әләмнәре дә җилфердәде. Кыскасы, җырлы, нәфис сүзле, кайнар чыгышларга бай хәтер яңарту кичәсе булды бу. Һәм шушы тыныч чараны бер көтү хокук сакчысы күзәтте.

Хәтер көненең рәсми өлеше башланганчы, яңгыр явып үтте. «Җир елый», – диде күпне күргән өлкәннәр. Аңа карап кына берәү дә таралышмады, хәтта Милли-мәдәни үзәк эченә дә кереп тормадылар. Бәлки, кергән дә булырлар иде дә бит, тик… Хәер, бу турыда бераз соңрак…

Таякка таянып, көч хәлгә атлап килгән олы яшьтәге абзыйларны күргәч, башымда, ник Хәтер көнен урамда, пыскып яуган яңгыр астында уздыралар икән, дигән уй йөгереп үтте. Дөрес, алар берничә сәгать буе бер дә авырыксынмый басып торырга әзер. Тик җылыда, арыган кешегә утырырга урыны да булган бинада узса, берәү дә каршы булмас иде бит.

Чараның андый «җылы» өлеше дә оештырылырга тиеш булган. Наил Нәбиуллин сүзләренә караганда, шул ук көнне, ягъни 11нче октябрьдә сәгать 3кә «Волга» кунакханәсен арендалаган, акчасын да түләп куйган булганнар. Анда җыелып, Хәтер көнен утырыш рәвешендә дәвам итәргә ниятләнелгән. Тик көне килеп җиткәч, кунакханәдә торба шартлады, дип хәбәр иткәннәр. Язын Бөтентатар иҗтимагый үзәге Корылтайны уздырырга дип сөйләшкән мәдәният йортларында ут беткән иде, менә хәзер торба шартлаган. Юк, һич кенә дә, болар барысы да махсус оештырылган, дип, кемнең дә булса бакчасына таш атасым да, гаеплисем дә килми! Булмаганны! Чыннан да, уты да беткән булгандыр, торбасы да шартлагандыр. Тик мондый көтелмәгән хәлләрнең гел-гел БТИҮ чаралары вакытына туры килүен генә әйт әле син! Мистика, прәме!

Сәер хәлләр моның белән генә бетмәде әле. Бер-ике кеше, Милли-мәдәни үзәк эченә кертмиләр, дип борылып килде. Шул ук вакытта бинадан кеше дә өзелеп тормады. Ичмасам, җылынып чыгармын, дип, мин дә барган идем, моңарчы көннәр буе ачык торган үзәкнең ишеге бикле булып чыкты. Шакыдым. Амбал хәтле ир-ат пыяла ишек янына килеп карады, тик ачарга дип кирәк санамады. Бераздан бер төркем яшь кыз килде, аларга ишекне ачтылар, эчкә дә үткәрделәр. Шулар белән кереп шылырмын, дигән идем, теге амбал юлыма төште.

– Кая барасыз? – ди.

– Җылынып чыгарга телим.

– Ярамый!

– Кем әйтте?

– Безгә шулай куштылар.

– Кем кушты? Әнә кызларны керттегез бит. Кемгә керергә ярый да, кемгә ярамый соң?

– Музейга килүчеләргә генә керергә ярый. Ә сез журналистка охшаган…

– Журналистларга белергә ярамаган нәрсә эшләп ятасыз соң сез анда?

Соңгы соравым һавада эленеп калды. Амбал, борын төбендә ишекне ябып (чүттән генә кулым кысылмый калды), кырт борылып кереп китте. Милли-мәдәни үзәкнең ишегенә бернинди рәсми белдерү дә эленмәгән иде, ишекне ачып-ябып торучы әфәнде дә аңлатуны кирәк санамады. Һәм, әлбәттә инде, үзәкнең телефонын алучы булмады, бераздан бөтенләй «занято» дип җавап бирә башлады. Хәлнең язгы вакыйгалар белән аваздаш булуының очраклылыгына ышанмас җиреңнән «ышанырсың»…

Чара ахырында гадәттәгечә резолюция кабул ителде. Анда «Хәтер көнен рәсми рәвештә ял көне итеп игълан итәргә, бу көнне республика күләмендә матәм һәм мәдәни чаралар уздырырга» дигән пункт та бар иде. Таякның ике башы булган кебек, бу таләпнең дә ике ягы бар, әлбәттә. Җитәкчелек колак салып, Хәтер көне Татарстан календаренә кызыл төс белән билгеләнә калса, бу көнне уздырыла торган чараларга күбрәк кеше җәлеп ителер, урынның да яхшырагы сайланыр, ихтыяри-мәҗбүри рәвештә булса да, түрә-кара да килгәләр иде. Шул ук вакытта, Суверенитет көне Шәһәр көненә әйләнгән кебек, Хәтер көненең дә, чын асылын җуеп, чираттагы ял көненә генә кайтып калуы да бар. Монысы инде бездән дә, сездән дә түгел, «өстәгеләр»дән тора.

…Ә Хәтер, чыннан да, исән. Ике сәгатьлек урам чарасы белән генә дә, соңыннан җыелышып Кремль янына бару, Кол Шәрифкә кереп, дога кылу белән генә дә бетми ул. Фәләненче катта җылы кәнәфигә чумган килеш канун чыгарып утыручы түрә дә, ОМОН формасы кигән ханым-әфәнделәр дә Хәтерне тулысынча юкка чыгара алмыйлар. Менә өстенә чүп-чар өеп, күмеп куярга мөмкиннәр, шулай эшләргә маташалар да бугай инде. Тик монысы башка тема…

Хәтер көненә ни өчен бармадыгыз?

Милләт дип лаф орган язучы, артист, журналист һәм җәмәгать эшлеклеләренең күбесе Хәтер көнендә күренмәде. Шулай да бу сорауны аларга түгел, урамда татарча сөйләшеп торганнарын ишеткән гап-гади кешеләргә бирдем. Бернинди кагыйдә буенча да сайлап тормый гына, яннарына бардым да сорадым. Җаваплары да үзләре кебек үк төрле булды.

Лилия СӘЛИМОВА, студент:

– Шимбә Хәтер көне булачагы турында ишеттем, тик барырга уйламадым. Беренчедән, көне салкын, яңгыр да сибәли иде. Икенчедән, көтеп алган ял көнемдә алдан ук туйганчы йокларга планлаштырган идем. Ә сәгать 11дәге чарага барыр өчен 9дан да соңга калмый торырга кирәк бит. Өченчедән, мин бару яки бармаудан гына бернәрсә үзгәрми, милләтем отмый да, оттырмый да. Мин татар кызы булуым белән горурланам, тик Хәтер көненә чыгып, «безгә бәйсезлек кирәк» дип сөйләнеп торып кына бернәрсәне дә үзгәртеп булмый. Шуңа күрә анда баруны мәгънәсезлек дип исәплим.

Фәнил ГАЯЗОВ, һөнәрен әйтергә теләмәде, «зур урында эшлим» дип кенә әйтте:

– Хәтер көне булдымыни? Белми дә калдым. Әгәр алдан хәбәр итсәләр, җитәкчем кереп: «Барып кайт инде, пажалысты», – дисә, ашыгыч эшләр килеп чыкмаса, сугылып та чыккан булыр идем, бәлки. Мин газета укымыйм, телевизор карамыйм. Шуңа күрә шундый-шундый чара була дип хәбәр итүнең башка ысулларын да табарга кирәк.

Альбина КИЛЕЕВА, хуҗабикә:

– Телевизордан караганым гына бар, үземнең Хәтер көненә бер дә чыкканым юк. Болай чараның мәгънәсе бик әйбәт, тик үткәрүнең башка ысулларын табарга кирәк. Казанны алган көн – шулай ук тарихыбызның бер өлеше, аны хәтердән сызып ташларга ярамый.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии