Картлар авылында күпер юк

Картлар авылында күпер юк

Кама Тамагы районының Бишалаб авылы сукыр эчәге кебек файдасыз, арбаның бишенче тәгәрмәче төсле кирәксез бер җирлек кебек тоелды. Моңа кадәр дә җитәкчеләрнең игътибарыннан читтә калган ташландык авылларны күргән бар иде анысы. Гадәттә, алар район үзәгеннән еракта, ниндидер авыллар арасында урнашкан була. Ә Бишалаб авыллар арасында адашып калмаган – олы юл читендә генә урнашкан. Әмма олы юлдан авылга таба бер адым атлауга, асфальт юл бетә, кара балчыклы пычрак урамнар һәм чын мәгънәсендә үз көннәрен үзләре күреп яшәүче авыл кешеләренең берән-сәрән генә калган йортлары пәйда була.

КАРТ-КОРЫГА НИ КИРӘК?

Авыл халкы әйтүенчә, Бишалаб исеме «биш алып» сүзеннән килеп чыккан. «Монда элек алыплар яшәгән, диләр. Хәзер вагайганбыз инде. Вагаю гына да түгел, картайдык», – дип уфтана алар. Чынлап та, заманында авыл чәчәк атып утырган, әмма колхозларны берләштерү сәясәтеннән соң мөстәкыйльлеген югалткан, рәте киткән. Кайчандыр 60 хуҗалык булган булса, хәзер биредә 16 йорт калган, аларда 20 кеше яши, шуларның 15е – пенсионерлар. Кыскасы, Бишалаб, читтән караганда, картлар йортына охшаган.

Авыл уртасыннан гына Шакаян дигән елга ага. Яз-көз аның ярлары тулып, суы ташый, һәм халык ел саен берәр айга су уртасында кала. Март урталарын-апрель башларын – кыскасы, кар эрегән вакытны халык куркып көтә.

– Шушы чорда кеше үлсә, күмеп тә булмаячак. Әнә иң ахыргы йортта 29нчы елгы тәтәң яши, яз көне үлсәм, нишләрмен инде, дип куркып ята. Үзем дә балаларга, үлсәм, өй янына күмәрсез дә шунда рәшәткә корып куярсыз дип әйттем, – дип сөйләде авылның мулласы.

Лилия һәм Идрис Мусиннар Бишалабка район үзәгеннән күченеп кайткан. «Ни өчен шулай эшләдегез?» – дигән соравыма алар: «Безнең авылның күпере генә юк, башка җире менә дигән!» – дип җавап бирде.

– Әле безнең бакчага йөрүче бер балабыз бар. Монда күченеп кайтуыбызга 4 кенә ай бит, ташулар вакытында нәрсә булганын ишетеп кенә беләбез. Әгәр чынлап та утрау эчендә калачакбыз икән, димәк, яз-көз еш кына балабыз бакчага йөрмәячәк дигән сүз, – дип уфтанды Лилия. Сүзгә аның ире дә кушылды:

– Җитәкчеләр бу авылның бетүен телиләр дә бит – тиз генә бетмәс шул. Менә без кайттык, әле тагын өч яшь гаилә күчеп кайтырга җыена. Авыл хуҗалыгын үстерәбез, диләр. Яшьләрне авылга кайтарабыз, дип сөйлиләр. Яшьләр кызыксынсын өчен, башта күпер салып бирегез сез! Су уртасына кем күчеп кайтсын соң?

Мин сөйләшеп торган арада, түбәтәй кигән картлар, таякларына таянган карчыклар җыелыша башлады. Елга өстенә күпер буларак җәелгән кара балчык яңгырдан соң аякка ябыша, атларга ирек бирми. Алай да авыл халкы туктап ял итә-итә, әкрен генә «күпер» аша чыгып, үз зарларын сөйләп калдырырга ашыга. Беренче чиратта бөтенесе күпер булмауга борчыла. Авырый калсак – ашыгыч ярдәм, ут-мазар чыга калса, янгын сүндерүчеләр килеп җитә алмас, дип борчыла алар.

– Әле ике генә көн элек берәүнең мунчасы янды. Гел булып тормый бит ул, бер була. Ярый, су ташымаган вакытта булды, су ташыса, янгын сүндерүчеләр мәңге дә кереп җитә алмый иде… Кайчандыр монда он тегермәне, клубы, кибетләре бар иде, ул вакытта авылның күпере дә бар иде, аны су агызып киткәндә дә, ел саен төзәтәләр иде. Бу күпернең хәзер беркемгә кирәге юк. Узган ел акча җыештык, күпер салдырыйк дип уйладык, беркем дә моны оештырмады. Ә бит югыйсә, күпер салу өчен Казаннан торбалар алып кайтырга әзер булган авылдашларыбыз бар иде… Аларны ташырга транспорт кына таба алмадык, безгә ярдәм итүче булмады. Менә шулай яшибез инде, – дип сөйләде бишалаблылар.

КҮПЕР ДӘ ЮК, БАШКАСЫ ДА…

Авыл халкын күпер булмау проблемасы гына борчымый. Монда урамнарны яктырту мәсьәләсе дә хәл ителмәгән. Урамнарның якты булуын теләсәң, лампочкаларны… үз хисабыңа сатып алырга кирәк икән. Авылның зираты да төзекләндерелмәгән булган. Монысын да үзләре акча җыешып эшләп чыкканнар.

– Менә күптән түгел генә үзара акча җыешып, зиратның коймаларын тоттык, авыл җирлеге башлыгы бездән бераз гына кырыйдарак калды. Теләсәгез нишләгез, үзегез ясагыз, диде, – дип сөйли Нияз Зиннуров.

Авыл халкының элек суы да булмаган. Кая гына мөрәҗәгать итмәгән алар! Проблемаларын беркем хәл итмәгән. Ахыр чиктә су кертүне дә авыл халкы үз җилкәсенә алган.

– Күрше авыл ашханәсенең юынтык сулар түгә торган зур бер савытын алып кайттык та аны җиргә урнаштырдык. Шулай итеп, авылга су казаны ясадык та су керттек. Бик авыр булды, мең мәшәкать белән башкарып чыктык бу эшне, – дип сөйли картлар.

Су кертеп, бераз гына яшәгәннәр дә – суга акча җыя башлаганнар. «Хәләл көч белән үзебез булдырган әйбергә акча түләргә тиешме без?» – дип сорый алар.

Менә шулай моңа кадәр беркемнән берни теләнмичә, булдыра алганча, үз көннәрен үзе күреп яшәсә дә, Бишалаб карчыкларына һәм картларына хәзер читтән ярдәм кирәк. Әмма алар ярдәм түгел, игътибар да өмет итә алмыйбыз, дип зарлана. Чөнки 90 процент кешесе өлкән буын булуга да карамастан, җитәкчеләр арасында авылга килеп, Өлкәннәр көне белән котлаучы табылмаган. «Күрше Казиле авылында бу уңайдан зур бәйрәм оештырганнар иде. Безне анда чакыручы да булмады. Авыл җирлеге башлыгы Тәлгать исемле бер гарип авылдашыбызга: «Казиледә бәйрәм уздырмадык бит без», – дип алдашып киткән. Нигә алай мыскыл итәргә? Без кайда бәйрәм уздырганнарын белмибезме? Бүләк сорыйлар дип уйламасыннар, бүләкләре түгел, игътибарлары кирәк иде», – ди алар.

БАШЛЫК АВЫЛЫНДА ПРОБЛЕМА ЮК

Авыл җирлеге үз эченә дүрт авылны алган. Шулар арасында, Бишалаб белән беррәттән, район башлыгы Зөфәр Гарәфиевнең туган авылы да бар. Иске Казиле дип атала ул авыл. Килгәч-килгәч, «глава»ның туган нигезен күрми китмәдем инде. Казилегә килеп керүгә, күзем маңгаема менде: авылның буеннан-буена асфальт җәелгән! Урамдагы бер карттан сорашкан булам – минәйтәм, сездә юллар әйбәт икән! «Шулай булмый ни – безнең «глава» өенә кадәр үк асфальт салдырды!» – дип мактанды абзый. «Өе кайда соң аның?» – дигән идем, яңа танышым авылның читенә үк төртеп күрсәтте. Шунда ук кылт итеп Бишалабны исемә төшердем. Менә бит, әгәр дә теләк булса, акча табыла икән! Анда биш метр күпер салырга акча таба алмаганнар, ә монда башлык өенә – авылның әллә кай читенә – елның теләсә кайсы вакытында машина белән теркелдәп кенә кереп була. Зөфәр Гарәфиевне әңгәмәдәшем бик мактады, теге авылда да йорты бар, монда да йорты бар, теге авылдагы йортын фәлән миллионга сатты, бу авылдагысын төгән меңгә җибәрде, безнең «глава» бик «чумарный» җегет ул, дип куйды.

БӘЛКИ БУЛЫР, БӘЛКИ ЮК

Проблеманы хәл итүдә ярдәм күрсәтүен сорап, авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев янына баргач, ул, күпер булачак, дип ышандырып кына әйтмәде. Аның сүзләренчә, әкияттәге кебек, кемнеңдер килеп, күпер салып китәчәгенә өметләнергә кирәкми. Бары тик авыл халкы бергәләшеп эшләгәндә, ягъни һаман да үз көче белән акча җыешканда гына проблеманы хәл итеп булачак.

– Бу проблема язгы ташу вакытында гына килеп чыга – аның турында районда беләләр. Безнең бюджетта акча юк. Район бюджеты белән хәл итеп булса гына. Әмма башлык бу күперне төзү бик чыгымлы булачагын һәм аның кадәр акчаны табуы авыр икәнен әйтте. Зөфәр Гарәфиев авыл халкы белән очрашулар уздыра, әмма Бишалабтан кешеләр бу очрашуларга йөрми. Проблеманы мин әйтеп кенә булмый бит, үзләре дә күтәрсәләр, яхшырак булыр иде. Халык теләге булганда, алар берникадәр акча керткәндә, моны төзергә мөмкин. Ил төкерсә, күл була. Авыл халкына, бер мәртәбә меңешәр сум акча җыешыйк, дидем, әллә ни алга китеш булмады. Җыелыша алмадылар – диде Илдус Сәгъдиев.

Бу сүзләргә ышанырга да, ышанмаска да белмичә кабат Бишалабка бардым. «Сезгә бит күпер төзү өчен меңешәр сум акча җыешырга тәкъдим иткән булганнар? Ник шулай эшләмәдегез соң?» – дигән соравыма, бер карт хәтта үпкәләп китеп барды. Авыл халкы беравыздан: «Безгә килеп беркем дә, күпер төзү өчен акча җыегыз, димәде, – дип кабатлый. – Бу эшне оештыручы юк. Оештыручы булса, без акча кызганып торган булыр идекме? Күпер бит барыбызга да кирәк…»

Бишалабта өлкәннәр яшәвен исәпкә алып, авыл җирлеге башлыгына, бәлки, һәр йортка кереп аңлату эшләре алып барырга һәм акчаны үзенә җыеп алырга кирәк булгандыр? 80 яшьтәге кешегә үзбелдеклеләнеп нәрсәдер оештырып йөрү авыр икәне аңлашыла, югыйсә.

«РЕФЕРЕНДУМДА КАТНАШМАДЫЛАР»

Авыл җирлеге башлыгы: «Районда проблеманы беләләр», – дип кабатласа да, башкарма комитетта Бишалабта яшәүчеләргә күпер кирәк булуын белмиләр булып чыкты. Ышанып әйтә алам: әгәр дә проблема буенча районга берничә мәртәбә мөрәҗәгать итәләр икән, ул хакта хакимияттәгеләрнең барысы да белә башлый. Ә бу очракта, димәк, күпер салдыру артыннан бик тырышып йөрүче булмаган.

Башлык Зөфәр Гарәфиевкә күпме генә шалтыратсам да, элемтәгә чыгып булмады. Эше күп булды, ахрысы, минем белән сөйләшергә вакыты булмады. Районның башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдан Шәймурзин Башалабта яшәүчеләргә күпер кирәк булуы турында беренче мәртәбә генә ишетүен әйтте.

– Быел җәй көне бөтен авыллар арасында да үзара салым буенча референдум уздырылды. Халыктан 300 сум акча җыеп алдык, дәүләт бу акчаларны дүрт мәртәбә арттырып кире кайтарды. Бу акчаларга күпчелек авыллар үзләренең проблемаларын хәл итте. Кемнәрдә юл юк иде – алар юл сала башлады, кемнәрдер зиратларын төзекләндерде. Бишалаб авылыннан халык бер тиен дә бирмәде, бер сум акча да җыймады. Әгәр җыйган булсалар, аларның акчалары проблемаларын хәл итүгә булышкан булыр иде. Шулай да бу мәсьәләне авыл җирлеге хәл итә ала. Халык җыелырга һәм үзе дә ниндидер ярдәм күрсәткән очракта, әлбәттә.

Кама Тамагына барып кайтканнан соң, Бишалаб җирлеккә караган башка авыллардан бераз гына мөстәкыйльрәк һәм аерымланыбрак яши кебек тоелды. Авыл кешеләре моны үзләренә тиешле игътибар булмауга үпкәләү белән аңлата, ә җитәкчеләр фикеренчә, бишалаблылар үзләре беркем белән дә уртак тел табарга теләми. Тату туганнар таштан койма корганнар ди халык. Ничек кенә булмасын, биредә проблеманы хәл итүнең юллары бар. Бары тик хакимият һәм халыкка кушылып, бердәм булып эшләргә генә кирәк.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Кама Тамагы – Казан.

Комментарии