- 14.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №41 (14 октябрь)
- Рубрика: Архив
Соңгы атнада милләттәш спортчыларыбызга уңыш елмаймады. Динара Сафина «Дөньяның беренче ракеткасы» исеменнән колак какты. Ә Германия белән киеренке уен уздырган Русия футбол җыелма командасы составына Данияр Билалетдинов алынмады. Хоккейда бар да элеккечә. Зиннәтулла Билалетдинов командасы һаман үз урынын таба алмый.
Теннис. Милләттәшебез Хатын-кызлар теннис ассоциациясе рейтингыннан төшеп калды. Ул беренчелекне АКШ теннисчысы Серена Уильямска тапшырды. Көндәшебез 6 октябрьдә Русия спортчысы Катя Макарованы отуга иреште. Пекинда узучы әлеге China Open-09 турнирында Динара Сафина уңышсыз чыгыш ясады.
Билгеле булганча, татар кызы Динара «Дөньяның беренче ракеткасы» исемен агымдагы елның 20 апреленнән бирле саклап килде. Дөрес, Сафина оттырса да, Русиянең башка теннисчылары WTA рейтингында сынатмый.
Футбол. Русия Дөнья чемпионатына эләгерме? Даими чемпионат тукталгач та, җанатарларны борчыган сорау әнә шул булды. Шимбә көн Русия үз кырында Германиягә 0:1 исәбе белән оттырды. Бу уенда «Рубин»нан Семак запас уенчы гына булып, кырга чыкмады. Ә Бухаров бөтенләй составка алынмады. «Эвертон»да чыгыш ясаучы милләттәшебез Данияр Билалетдинов та команда составына кермәде. Шул рәвешле, Русия командасы сайлап алу турнирыннан 2010 елның җәендә Көньяк Африка Республикасында узачак Дөнья чемпионатына турыдан-туры чыга алмады.
Русиягә Африкага эләгер өчен башка төркемнәрдә икенче урын яулаган команда белән очрашып отарга кирәк. Ноябрьдә бар да билгеле булачак. Ә аңа кадәр 14 октябрьдә Русия Азәрбайҗан командасы белән очрашачак.
Күпчелек Германия белән көч сынашыр алдыннан үз фаразында өстенлекне илебез җыелмасына биргән иде. Әмма вакыйга киресен күрсәтте. Castrol Performance анализы күрсәткәнчә, Русия җыелма командасының проблемасы стандарт торышларны тулысынча үти алмавында. Әгәр команда бу яктан ныгыса, көндәшләргә Русияне туктату күпкә катлаулы булачак.
Хоккей. «Ак Барс» һаман җыела алмый. Соңгы 3 уенны рәттән оттырдык. Дүшәмбедә Вильнюста Петербургның «СКА» командасы белән узган уен 3:4 исәбе белән көндәшләр файдасына төгәлләнде.
Өченче периодта 3:1 исәбе белән отып барган Казан командасы берничә тупас хата җибәрде. Ярый әле чукына торган капкачыбыз Галимов бар. Сүз уңаеннан, ул бу уенда көндәш капкачысыннан ике мәртәбә күбрәк алка кабул итте (60тан артык).
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии