- 14.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №41 (14 октябрь)
- Рубрика: Архив
Әле кичә генә “Бердәмлек!” дип кычкырып йөргән татарлар тәки уртак тел таба алмады һәм аларның бер өлеше Хәтер көнен кабат 12 октябрьдә билгеләп үтте. Инде ничә еллар буенча сузылган бәхәс быел да актуальлеген югалтмаган ләбаса. 1989 елдан 15нче октябрьдә үтә башлаган Хәтер көне датасын астрономик исәпләүләр буенча ялгыш дип бәяләп, 12сендә үткәрү дөрес була, диючеләр барлыкка килде. Ничек булган шулай калсын, диючеләр күпчелекне тәшкил итсә дә, бер төркем аерылып чыгып, үзе билгеләгән көндә хәтер барлады һәм барлавын дәвам итә.
Дөрес, соңгы елларда аны тарихи көненә карамыйча, якшәмбегә туры китерә башладылар. Быелгысын да, ял көнендә – 11 октябрьдә оештырдылар. Һәм ул башка еллар белән чагыштырганда күпкә зуррак масштабта билгеләп үтелде. Шуңа карамастан, 12сенә тугры калып, икенче көнне Сөембикә манарасы янына җыелышучылар булмады түгел. Башлап йөрүче кеше КАИ белгече Раил Имамов Хәтер көненең 11ендә дә, 15ендә дә түгел, ә нәкъ менә 12сендә үтүе яклы. Ул аны болай дип аңлатты:
– Зиннур Әһлиуллин бу чараны беренче тапкыр 1989 елда Яр Чаллы шәһәрендә 15 октябрьдә үткәрде. Ләкин исәпләүләр буенча, фәнни яктан карасаң, аның төгәл датасы – 12 октябрьдә. Лобачев китапханәсендә айлар буе утырып, төрле фәнни хезмәтләр актара торгач, моның шулай булуына инандым. Немецлар нинди генә төгәл халык булмасын, Цезарьнең юбилеен уздырганда датаны исәпләү белән ялгышканнар. Татар иҗтимагый үзәге дә исәптә ялгышкан икән, монда бернинди дә оят эш юк. КДУ галимнәре дә Хәтер көне 12нче октябрьдә үтәргә тиеш дип саный. Зәки Зәйнуллин, Фәүзия Бәйрәмовалар бу фикер белән әле дә килешергә теләми. Кичә дә якшәмбегә туры килә дип 11енә куйдылар, имеш кеше күп була. Булдымы соң?! Дүшәмбегә куйсалар күбрәк тә буласы иде. Ял көне кемнең өеннән чыгасы килсен?! Бу көн җомга, шимбә, якшәмбегә бәйле булырга тиеш түгел. Әрмән, яһүд, Кырым татарлары – барлык халыкларның да Хәтер көне бар, берсе дә якшәмбегә күчерми. Бүген кояш, иртәгә яңгыр дип тә йөрми. Дини бәйрәмнәр күчми бит. Бездә генә шулай! Шушы хәлне сезнең баш мөхәррирегез дә (сүз И.Фәйзрахманов турында, авт.иск.) аңларга теләми.
– Кайчаннан бирле шулай аерымлашып, 12се көнне билгеләп үтә башладыгыз?
– 1992 елда шул датаны үзгәртәбез дип йөри-йөри интегеп беттем. Инде кул болгадым да, үзем оештырырга булдым. 1993 елда мулла таптым да, 10-15 кеше җыелып, Хәтер көне оештырдык. 1994 елдан башлап Исхак хәзрәт Лотфуллин килә иде. Ә менә хәзер аның улы Сәетҗәгъфәр хәзрәт һәр елны безнең белән бергә.
– Биредә берәр чара буламы бүген?
– Кичә зурлап оештырылганга, бүген монда дога кылабыз да, мәчеткә барып намаз укыйбыз һәм таралышабыз. Безнең максат, 1552 елда шәһит булган ата-бабаларыбызны искә алу. Бәлки ахырдан Шәрык клубы бинасына барып чәй эчәрбез.
Кабан арты мәчетенең имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Хәтер көненә халык аз җыелуны иман ныклыгына бәйләп аңлатты. “Биредә безнең ата-бабаларыбыз, мөселман кардәшләребез шәһит булган. Без барыбыз да Адәм г.с.нән. Без барыбыз да туганнар. Шуларның рухын искә алу, дога кылу – һәр иманлы кешенең изге бурычы. Бирегә килмәгәннәр икән, бу кешеләрнең иманы нык түгел дигән сүз. Халыкның инициативасыз булуы сәясәтебезгә дә бәйле. Халыкка мәгълүмат җитми. Ә бу көн кирәкме дисез икән, кирәк әлбәттә. Бу тарихны истә тоту гына түгел, кешенең иманын ныгыту өчен дә менә дигән чара”.
Бирегә килүчеләр арасында төрле фикер ияләре бар иде. Хәтер көнен принципиаль рәвештә 12се билгеләп үтү ягында булган Марсель әфәнде, мәсәлән, эшеннән сорап киткән икән.
– Кичәге җыенда катнаштыгызмы соң? – дим кызыксынып.
– Кичә үтүен белмәдем дә. Ел саен шушы көнне уздырабыз һәм көннең нинди булуына карамастан, бирегә 12 октябрьдә киләм.
Ә менә студент кыз Ләйсәнгә барыбер булып чыкты. “Кайсы көнне узса да, узсын гына. Шул кеше башын бутамау өчен гел 15е генә уздырсалар да була иде. Бу бит безнең тарих, ә аны онытырга ярамый. Кичә дә бар идем, бүген дә килдем. Әле, бәлки, 15е дә килербез”, – диде ул. “Азатлык” яшьләр оешмасы җитәкчесе Наил Нәбиуллин да шул фикер ягында. “Әмма фәнни яктан аның төгәл билгеләнгән датасы бар, ул – 12се. Казан 41 көн камалышта булган. Шул көннәр эчендә күпме кан коелган. Шул 41 көн дәвамында хәтер барлау да артык түгел. Иң мөһиме бу тарихи факт онытылмасын гына”, – дип уртаклашты ул.
Кайсы якка карасаң да, һәркем үз ягына каера. 12се үткәрүчеләр дә хаклы сыман, 15е узса да дөрес кебек. Хәер, Наил Нәбиуллин әйтмешли, кайчан булса да булсын, әмма онытылмасын гына. Шулай ук халык бу вакыйгада уртак фикергә килсен һәм инде, ниһаять, бердәм яшәсен иде.
Эльвира ФАТЫЙХОВА
Чаллыдагы беренче Хәтер көне
1989 елның 15 октябрендә Казанда һәм Чаллыда беренче Хәтер көннәре уздырыла. Әлеге тәүге чаралар беркадәр онытыла да башлаган. Чынбарлыкта алар ничек булган?
Чаллыдагы беренче Хәтер көнен уздыруны ачыклау шактый кыен эш булды. Югыйсә әлеге чарадан соң нибары 20 ел вакыт узган. Бу хакта беренче мәгълүмат ул чордагы “Таң йолдызы” газетасында булырга тиеш иде. Ләкин газетаның 40 еллык төпләмәләре арасында 1989 елгысы юк иде. Чаллы татарларының беренче Хәтер көнен уздырган елныкы. Чаллы үзәк китапханәсендә дә, Чаллы архивында да аны табып булмады. Ни өчен дигәндә, ул чорда бары шушы газета гына татар проблемаларын татарча яктырта иде. Беренче Хәтер көне хакында аны оештыручылар, анда катнашучылар беркадәр мәгълүмат бирде. Милли хәрәкәт активисты Мөнир Ситдыйковта Хәтер көнендә ясалган чыгышның нөсхәсе саклануы да билгеле булды. Ул вакытларда партия эшен ташлап, милли көрәш юлына баскан Фаик Таҗиев та Хәтер көнендә катнаша.
– Чаллыда беренче Хәтер көне урам җыены рәвешендә, төзелеп килгән “Тәүбә” мәчете янында 1989 елның 15 октябрендә узды. Анда Габбас Шәмгунов зур чыгыш ясады. Катнашучылар саны 90-100 тирәсе булгандыр. Араларында шымчылар да, партия хезмәткәрләре дә бар иде. Курку хисе беркадәр булды. Вәзгыять бүгенге шикелле үк катлаулы, “донос”лы иде, – диде ул.
– Ким Сафиуллин ясаган Сөембикә рәсемен яңа шәһәрдән Хәтер көненә күтәреп бардым. Биредә Габбас Шәмгунов тарафыннан бик көчле сүзләр ишеттем. Шуларның берсе – рус тарафыннан татарга карата геноцид кылынуы хакында иде. Дөрес, куркытулар булды, яшьлек белән моңа игътибар итмәдем. Әлбәттә, Хәтер көненең иң көчлесе Чаллыда 1990 елда узды, – дип искә алды Мөнир Ситдыйков.
1989 елның 15 октябрендәге Хәтер көнендә Габбас Шәмгунов ясаган чыгышта мондый сүзләр дә булган:
– Бу көнгәчә яшәп килүче империалистик сәясәтне рус бик күптән, 1552 елда, Казан ханлыгын ерткычларча басып алудан башлаган иде. Аннан соң алга таба да бик күп халыкларны ул канлы канаты белән сыдырып узды. Инде заманалар үзгәрде. Хәтта Мәскәү булып Мәскәү дә милли мәсьәләләрдә ниндидер үзгәрешләр кертергә кирәклеген аңлый башлады. Тик империя сәясәтеннән һаман да тулысынча баш тартырга уйлаган юк. Колониаль сәясәт, руслаштыру кичәгегә караганда да хәйләкәррәк юллар белән дәвам итә”, – диелгән Габбас Шәмгунов ясаган чыгышта.
Күргәнебезчә, моннан 20 ел элек әйтелгән сүзләрне милли хәрәкәт вәкилләре бүген дә күтәрә. Ләкин зур саклык хисләре белән.
Гафиулла ГАЗИЗ
azatliq.org
аzatliq.org интернет форумында калдырылган фикерләр:
ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА, ЧАЛЛЫ:
– 1992 елда Милли Мәҗлес татарлар яшәгән бөтен җирдә Хәтер көне уздыру турында карар кабул иткән иде, әмма соңгы елларда бу хәрәкәт бетте. Кайберәүләр төп көчне Казанга бирергә, бар халыкны анда җыелырга чакыра. Бу да дөрес, әмма урыннарда Хәтер көнен башка көннәрне дә уздырырга була бит һәм төрле формаларда. Казанда урам йөрешләре булса, башка урыннарда фәнни-милли-дини конференцияләр, җыеннар ясарга мөмкин. Әйтик, Магнитогорск шәһәрендә бу көнне сөргенгә сөрелгән татарлар нәселен җыеп, Хәтер ашы уздыралар, корбан чалалар. 2002 елда мин дә шундый мәҗлестә катнашкан идем, бу тетрәндергеч күренеш! Татарстанда да бу көнне мәктәпләрдә татар тарихы дәресләре рәвешендә уздырсаң, балалар өчен бик яхшы һәм гыйбрәтле булыр иде. Моның өчен өстән күрсәтмә көтәргә кирәкми. Шушы айның теләсә кайсы көнендә татар балаларын җыеп, Казан ханлыгы тарихын, аның җимерелү фаҗигасен, милләтебезнең бүгенге хәлен, алда торган максатларны сөйләргә була, теләк кирәк, милли рух кирәк!
БУЛАТ,
ЧАЛЛЫ:
– Сөембикәбез рәсеме патшабикәләрне хәтерләтә. Баштарак мин бу рәсемне Рус патшабикәсе дип кабул итмәкче идем. Бераз уйлагач, аңладым: рус патшабикәләре татар ханбикәсе Сөембикәгә охшатып киенергә тырышкан. Ул вакытта ук татар хатыны Сөембикә элита саналган Русия хатын-кызларын көнләштерерлек чибәр, акыллы һәм лаеклы киенгән.
Хәтер барлау… Кирәкме?
11нче октябрьдә үткән Хәтер көне өчен көн матур килде. Башка елларда яңгыр астында торырга туры килсә, бүген кояш та елмаеп торды. Аннан халык саны да күбрәк булды.
Казанны саклауда шаһит булганнар рухына дога кылганнан соң, микрофон каршына бер-бер артлы җәмәгать эшлеклеләре, Сәяси һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Чаллыдан, республикабыз районнарыннан, Башкортстаннан килгән вәкилләр сүз ала.
Без исә Хәтер көнендә катнашучыларның кайберләре белән үзебез дә сөйләшеп алырга булдык.
Гамил Камалетдинов, Яр Чаллы:
– 1552 елдагы яулап алулар вакытында татар халкы талана, ир-атлар үтерелә, хатын-кызлар көчләнә һәм коллыкка сатыла… Без бүген алар рухына дога кылырга, искә алырга килдек. Чаллыдан 50дән артык кеше биредә. Ләкин монда халык бик аз йөри, бу аяныч хәл. Таркау шул без бүген. Киләчәктә яшьләргә берләшеп, хаклык өчен бабайларыбыз кебек көрәшергә кирәк.
Татарстанда тик бер генә дәүләт теле булырга тиеш, ул да булса – татар теле!
Әминә Кәримова, Казан:
– Мин 1989 елдан бирле йөрим, бер тапкыр да калдырганым юк. Түземсезлек белән көтеп алабыз, чөнки бу – искә алу көне. Шулай ел да билгеләп үтү бик кирәк, чөнки монда татар халкы, иң мөһиме, яшьләр берләшә.
Зөһрә Кинзебаева һәм Шамил әфәнде, татар иҗтимагый үзәге, Уфа:
– Бик зур көн. 1990 еллардан бирле йөрибез. Бүген кырыкка якын кеше килдек. Уфада Хәтер көне үткәрелми, анда татарларны бер яктан рус, икенче яктан башкорт кыса. Кызганыч, әмма безнең хәтта эшләр бинабыз да юк. Халык санын алу вакытында да татарларны башкортлар дип яздылар. 500гә якын мәктәп ябылып, 53 башкорт гимназиясе калды, ә миллион ярым татарга нәрсә? Татар мәктәпләре ябылып, күпме укытучылар эшсез. Бик сирәгәйгән татар мәктәпләрендә дә татарча имтихан бирү мөмкинлеге беткән.
Рөстәм Исхаков, Казан, журналист:
– Кызыксынучы яшьләр бик аз, интернеттан да белдерү тараткан идек, ләкин аларга бу кызык түгел. Киләчәктә яшь лидерларга акча тупларга һәм бу эшне үзләренә башлап җибәрергә кирәк. Шәхсән үзем беренче булып тотынырга риза!
Фәнил Гыйләҗев, Чирмешән, КДУ студенты:
– Быел беренче килүем, тагын 3 дус егетем дә биредә. Киләчәктә тагын да күбрәк кешене моңа җәлеп итәргә тырышачакмын һәм татар халкы өчен көчемнән килгәннең барын да эшләргә риза.
…Ирек мәйданындагы ялкынлы чыгышлардан соң, халык Кремльгә юл тотты. Соңыннан Кол Шәриф мәчетендә өйлә намазы укылды, татар зиратына зиярад кылынды.
Алсу САТТАРОВА,
КДУ студенты.
Комментарии