ИРЕК НОГМАНОВ: «ҖЫРЧЫ ТҮГЕЛ, ХИТ КИРӘК!»

Монысы әңгәмәбезнең шоу-бизнеска кагылган өлеше генә. Дәвамы – психология. Продюсер яшәү мәгънәсе, дингә мөнәсәбәте, кеше белән аралашу үзенчәлекләре турында озак сөйләде. Хәтта “Ничек баерга?” дигән сорауга да җавап таптык. Һич югында – “акчам юк” дип көн саен такылдамаска кирәк. Ирек Ногманов дөрес яшәү хакында китап та яза башлаган. Ходай биргән иҗат чишмәсе беркайчан да саекмавын телисе генә кала.

Белешмә

Туган ягы: Башкортстан, Учалы районы, Миндәк авылы

Туган вакыты: 1973 елның 3 гыйнвары

Гаилә хәле: өйләнмәгән

Девизы: “Әдәп кысаларына сыйдырып, тормыштан барысын да ал!”

Ярата: гаделлекне

Яратмый: саранлыкны

Кызык: җырчы Ирек Ногманов биографиясендәге өчле санына күз төште. Өчендә туган, өч ел Томск татарлары белән яшәгән, аннары өч ел тамашачысын яулаган… Бүген ул – Уфадагы “Моң” студиясенең генераль продюсеры, җырчы. Көннәрдән беркөнне Ирекнең Казанга килүен белгәч, өчле санына тәмамланучы номерына шалтыраттым. Искиткеч, аның белән нәкъ өч сәгатьтән соң очраштык!

Тик әңгәмәбез мәктәптә алган “3”леләр, мистик саннар турында түгел иде. -башкорт музыкасы, эстрадасы, аның уртак һәм аермалы яклары кызыксындырды мине.

– Татар белән башкорт минем өчен бертигез, аларны бүлеп караучыларга мөнәсәбәтем начар, – дип башлады ул сүзен. – Ә тамашачы, яхшы җырласаң, бөтен җирдә бер. Супер җырчы кайда да зал җыя. Дөрес, кайбер артистлар Башкортстандагы тамашачы җылырак каршылый, дип саный. Бу күренешне анда җырчылар саны азрак булу белән аңлатырга мөмкиндер. Ә Татарстанда – чамадан артык.

Ләкин шоу-бизнеста конкуренция булырга тиеш…

– Бүгенге ише “йолдыз”ларны чыгару берни тормый. Җырчы аз, хит күп булырга тиеш. Тамашачыны радио аша гына яраттырып булмый. “Ласковый май”ның “Белые розы” җырын искә төшерик. Менә ул хит, ичмасам! Өйдән өйгә таралды, ул җырны ишетмәгән кеше калмады бит. Хәзер дә оныта алмыйлар. Айдар Галимовның “Моңнар кайтсын авылга” альбомын халык ничек эзләп алды! Ә бит ул бернинди студиясез, концертта гына язылган кассета иде. Бүген җырчылар саны чамадан артып китте. Сәхнәдән югалсалар, бер айдан алар искә дә төшмәячәк. Чөнки күбесе – бер көнлек җырчы!

Сәхнәгә күтәрелеп, концертларына халык җыя алгач, димәк, аларның ниндидер “изюминка”сы бар. Килешәсезме?

– Күтәрелү? Нәрсә соң ул? Диск чыгару белән җырны радиога кую берни тормый. Ул меңәрләгән данәдә сатылсын, халык аны эзләп табып алсын! Юк икән, димәк, җырчы булучы башка эш белән шөгыльләнергә, эстраданың дәрәҗәсен төшереп йөрмәскә тиеш. Хәзерге татар һәм башкорт җырчыларының белемсез һәм интеллектуаль яктан түбән булулары журналистларга биргән интервьюларында ук ярылып ята. Әнә рус җырчылары белән генә чагыштырыйк! Шуңа карамастан үз урыннарын белеп сәхнәдән китәләрме соң?! Авылдан килеп, “йолдыз” булгач, яңадан бер дә җиргә төшәселәре килми – күк белән җир арасында асылынып калалар. Авылдашлар өчен – “йолдыз”, монда – беркем түгел. Шоу-бизнес ул – сазлык. Анда кереп батканчы уйларга кирәк. Сәләт, матур тавыш теләсә кайсы авылда бар. Ә эстрадага үзенчәлек, яңалык кирәк. “Җырчы булам” дип килгән кеше үзенең “изюминка”сын белергә тиеш. Мәсәлән, Витасны Кытай халкы үлеп ярата. Тамашачыны эләктереп алу, үзенә карату серен белә дигән сүз.

Сезнеңчә, чын “йолдыз”ны ничек ясарга соң?

– Җырчы шул урманда үскән зур агач булырга тиеш. Виктор Цойны үрнәк итеп китерәм. Үзе композитор, үзе җырчы… Яки Майкл Джексон! Җырларының авторы да, режиссеры да, продюсеры да үзе, ә биюен дөньядагы бер биюче дә кабатлый алмый. 30 ел элек үлгән Элвис Пресли узган ел 48 миллион доллар табыш китергән. Аның альбомнарын бүген дә кырылып алалар, исеме акча эшли һәм якыннары шул исәпкә яши. Ничек шулай буламы? Үз вакытында аның белән яхшы белгечләр эшләгән, шактый акча салынган. Җырчы ике юл белән “мегайолдыз” булып китәргә мөмкин. Я ул Виктор Цой кебек шәп талант, я аның белән генә эшләүче менә дигән команда бар. Ә бездә иртәге көн турында уйламыйча, бүген акча эшләүне генә кайгырталар. Кулыңда акчаң булмыйча, “Альбом сатылу дәвамында түлим”, – дисәң, диск та чыгармыйлар хәтта. Берәү аранжировка штамповкалый, шагыйрьләр текстларын тәкъдим итеп йөри… Нәтиҗәдә, бер компаниядән дистәләгән бертөсле җырчы чыга. Алай булмый шул!

Безнең җырчыларны Элвис Пресли, Майкл Джексон белән чагыштыру объектив та түгел кебек. Татарның да Оскар Усманов, Зөфәр Хәйретдинов кебек композиторлары бар.

– Әйе, Зөфәр Хәйретдинов, Фирзәр Мортазин, Илгиз Закиров һ.б. Татар шоу-бизнесында зур рольне Оскар Усманов уйнады, аңа күп артист үз популярлыгы белән бурычлы. Ләкин Оскарның ялгышы – иҗатын бөтен җырчыларга тарату. Күп кеше иҗат чишмәсе чиксез, дип уйлый һәм ялгыша. Ходай андый сәләт ияләренә билгеле күләмдә хит язу мөмкинлеге бирә, ләкин акыллы итеп куллансаң, ул гомер буена җитәрлек. Кемдер моңардан файдалана, кемдер сәләтен әрәм итә…

Башкортстанда Ризван Хәкимов, Роберт Тимербаев, Рим Хәсәнов, Зифа Нагаева, Наил Шәймәрданов кебек композиторлар бар. Сезгә исемнәре берни сөйләмәсә дә, җырларын һәркем белә.

Бүгенге җырчылар эстраданың дәрәҗәсен төшерә, дидегез. Бәлки, бөтенесен рәттән сәхнәгә менгезмәскә генәдер?

– Анысы миннән торсамы… Берәр төрле рейтинг, газеталарда сораштыру уздырыр идем. Халык мәхәббәтен яулый алмыйлар, сынауны үтә алмыйлар икән – җырлатмаска. Дәүләт Думасына әллә нинди партияләр үтәргә тели, ләкин анда “5 процентлы барьер” дигән нәрсә бар, теләсә кемне кертмиләр. Ни өчен шоу-бизнеста да шулай итмәскә? Мәсәлән, билгеле күләмдә дисклары сатылмаган икән, гафу үтенеп, саубуллашырга.

“Оскар рекордс” компаниясе белән уртак проект әзерлисез, дип ишеттем.

– Башкортстанда җырлары айлар буе хит-парадта торган, шактый танылган җырчылар бар. Ләкин халкы аларны бөтенләй белми. Ике арадагы киртәне юкка чыгару өчен татар-башкорт концерты уздырабыз. Былтыр Уфада үтсә, быел Казан тамашачысы өчен көтелмәгән бүләк булачак ул. Узган ел Уфага Зәйнәп-Зөфәр, Хәния Фәрхи, Илсөя Бәдретдинова, Җәвит Шакиров килеп, башкортлар белән бер сәхнәдә җырлаганнар иде. Быел Башкортстаннан Хәсән Усманов, Гөлсем Бикбулатова һ.б. катнашыр дип көтелә. Проектның продюсеры – Илфак Шиһапов.

Татар һәм башкорт эстрадасын үстерү өчен тагын ниләр эшләргә кирәк, дип саныйсыз?

– Әлбәттә, эстрадаларга нокта куелмасын өчен телне үстерергә кирәк. Туган телдә сөйләшү модада булса, безнең әдәбият та, шоу-бизнес та яшәячәк. Томскта яшәгәндә, андагы халыкның татарларны хөрмәт итүен күреп соклана идем. Казаннан 2,5 мең км ераклыкта урнашкан Себер авылларында балалар русча бер сүз белмичә, туган телендә сөйләшеп үсә. Чөнки әти-әнисе өйдә чиста татарча аралаша. Хәзерге яшьләрнең туган телен белмәве – татар белән башкортның уртак проблемасы. Баку, Ереван кебек башкалаларда ситуация бөтенләй икенче. Ул халык кая барса да, оялмыйча үз музыкасын тыңлый, үз мәдәниятен алга чыгара.

P.S. Монысы әңгәмәбезнең шоу-бизнеска кагылган өлеше генә. Дәвамы – психология. Продюсер яшәү мәгънәсе, дингә мөнәсәбәте, кеше белән аралашу үзенчәлекләре турында озак сөйләде. Хәтта “Ничек баерга?” дигән сорауга да җавап таптык. Һич югында – “акчам юк” дип көн саен такылдамаска кирәк. Ирек Ногманов дөрес яшәү хакында китап та яза башлаган. Ходай биргән иҗат чишмәсе беркайчан да саекмавын телисе генә кала.

Әңгәмәдәш – Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Артистлар – күңел юанычы

Мин бик күп якынымны югалткан кеше. Артистлар турында язмагыз, дигән кешеләр белән килешмим. Алар минем шикелле кешеләрнең олы юанычы. Артистлар, бер яктан, үз халкына хезмәт итсә, икенче яктан сәхнә – аларның яшәү чыганагы. Шуларга карап, бик азга булса да онытылып торасың, күңел күтәрелә. Аннан, һәрбер кеше баласы зур сәхнәгә эләгә алмый әле. Артист сәхнәгә менгәнче, олы катлаулы юл үтә.

Мин “Мәдәният дөньясы” тапшыруын карарга яратам. Барлык журналистлар да исән-сау эшләсен. Һәр язма, һәр тапшыру – үзенә күрә бер олы ачыш бит.

Нурихан МӘРХӘНОВ.

Зәй районы, Бура Киртә авылы

Мин дә артист булыр идем, юк…

Газета-журнал эче-тышы артистлар портреты белән тулы. Инде моннан һәр кеше туйды бугай. Акча түләп сәхнәгә менәсең һәм компьютерда эшкәртелгән фонограммага сикерәсең дә сикерәсең. Хәзер телерадиода җырлаучы кайбер артистлар кадәр мин үзем дә җырлый алам. Талант бар. Арттан бераз этеп җибәрүче көчле кул белән яшел кәгазьләр генә юк.

Сабый Пума сәхнә двигателенә әйләнде. Бишек баласы мәхәббәт җырлары җырлый. Топ-символ. Әнә ничек шәп яңгырый. Акчалы халык шуларны тыңлап, акылдан яза.

Фәридә НУРУЛЛИНА.

Яшел Үзән районы, Мулла Иле авылы.

Комментарии