Батырларча үлделәр

Буа районындагы Лащы тимер юл станциясе янындагы агачлык 2002 елның 4 февралендә кан коюлы бәрелеш урынына әверелә. Быел сентябрь азагында монда кораллы дезертирларны зарарсызландырганда башларын салган хезмәткәрләре – капитан Гамил Заһретдинов, лейтенант Азат Шәйдуллин, кече лейтенант Шамил Абдрахманов истәлегенә һәйкәлләр ачылды.

– Әгәр шушы егетләр үз гомерләрен биреп туктатмаса, тешләренә кадәр коралланган әлеге бәндәләрнең алга таба ниләр кылачагын күз алдына да китереп булмый, – диде әлеге кайгылы, әрнүле митингта чыгыш ясап, буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров.

Чыннан да, әлеге дезертирлардан барысын да көтеп була. Кызганычка, алар бик күпләргә зыян салып та өлгерә. Ул көн Буа милициясе ныклыкта сынала. Бик зур югалтулар бәрабәренә куркыныч җинаятьчеләр Буа җирендә туктатыла.

… Дошман һәрвакыт көтмәгәндә һөҗүм итәргә тырыша. Ульяновск өлкәсе чигендәге милиция постында торучы милиционерлар да кышкы төндә якынлашып килүче “Жигули”да кораллы җинаятьчеләр утыра дип белми. Чөнки күрше өлкәдәге аерым һава-десант бригадасында хезмәт итүче ике солдатның үзләре белән ике автомат һәм патроннар белән тулы тугыз магазин алып хәрби частьтән качып китүләре турында бернинди хәбәр булмый. Шуңа күрә саклык чаралары күрмичә, машинаны туктатып тикшерергә булалар. Чөнки бу вакытта -Ульяновск трассасында транспорт аз йөри һәм инспекторлар бер машинаны да игътибарсыз калдырмыйлар.

Ләкин “Жигули” туктарга дигән әмергә буйсыну түгел, киресенчә, тизлекне генә арттыра. Сержант Илнур Хәйруллин бу вакытта шоферының документларын тикшереп торган белән “кагыйдә бозучыны” эзәрлекләргә карар кыла. Өч чакрым чамасы узгач, теге машинаны куып җитәләр. Туктап торган “Жигули”га якынлашып килгәндә, аннан ике кеше килеп чыга һәм автоматтан өермәдәй ут ача. Сержант һәм ике пассажир шунда ук үлә. Тегеләр могҗизалы рәвештә генә исән калган шоферны әсир итеп алып, аның пуля тишкәләп бетергән машинасына күчеп утыралар һәм юл читендә өч мәет калдырып, Буага таба юнәләләр. Чөнки Ульяновскида урлаган машиналарының бензины бетә.

Иртәнге сәгать 3 тирәсе була бу. Буш трассадагы мәхшәр турында әле милиция бүлегендә дә белмиләр. Анда бары тик постта туктамыйча үтеп киткән “нарушитель” турында гына мәгълүмат килә. Дежур милиционер ведомстводан тыш сак экипажына аны каршы алырга куша. Үзәкләштерелгән саклау пульты дежурные капитан Рәшит Шәрәфетдинов, сержант Олег Козин һәм яп-яшь стажер Владимир Лихоманов Мещеряково авылы тирәсендә туктап, Ульяновск ягыннан килүче җиңел машинаны көтәргә керешәләр.

Кызганычка, алар да десантчы дезертирлар турында берни белми. ОВО экипажына шулай ук солдатларның инде җәяүләп килүләре дә мәгълүм түгел. Эш шунда ки, теге тишкәләнгән машинаның да бензины бетә башлагач, алар АЗСка туктыйлар. Бу машина хуҗасына гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә. Ул уңайлы мизгелдән файдаланып, төнге караңгылыкка ташлана һәм юк була. Тегеләр исә машинаны кабыза алмыйча ташлап китәләр.

Алар патруль машинасы янына җәяүләп якынлаша. Капитан Р.Шәрәфетдинов үтеп баручы “КамАЗ” уты яктысында шәүләләрен абайлап машинадан чыкканда, соң була инде. Билгесез кешеләр үзләренә таба йөгерә башлагач, капитан да, сержант та пистолетларын чыгарып, машина артында ышыкланып ут ачарга уйлыйлар. Ләкин өлгерә алмыйлар. Автоматтан ясалган чират аларны урып сала. Дезертирлар машинадагы стажерга: “Прости, братан”, – дип ысылдыйлар да башына терәп аталар. Һәм тагын өч мәет калдырып, инде бу юлы милиция машинасына утырып, Казанга таба җилдерәләр.

Ләкин авыр яраланган сержант О.Козин исән булып чыга. Аңына килеп, ул милиция бүлегенә һөҗүм турында хәбәр итә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тревога буенча күтәрелә. Ул арада юлдагы өч мәет турында да мәгълүмат алына. Ашыгыч рәвештә тупланган оператив төркемнәр районның төбәк юлларына таратыла. Әлбәттә, гадәттән тыш хәл турында Казанга, күрше районнарга ирештерелә.

Патруль машинасы Буа районыннан чыга алмаган булып чыга. Күрәсең, егетләр тайгак юлда машинаны “тыңлата” алмаган. Ул юл читендәге канауда табыла. Бу инде кораллы десантчыларның да ерак булмавына өмет калдыра. Аларны эзләүгә милициянең махсус отряды, эчке гаскәрләр тартыла. Ләкин көндез күрелгән чаралар уңыш китерми. Кышкы кыска көн кичкә авыша. Качып йөрүчеләр өчен уңайлык тудыручы караңгы төшә. Ләкин оператив төркемнәр эштән туктамый.

Ул көнне дезертирларга автомобиль һәм тимер юл транспортыннан файдалану мөмкинлеге калдырылмый. Юлларның ныклы контрольгә алынуын качкыннар да күрмиләр. Ә менә кичке сәгать 9лар тирәсендә Лащы станциясе янында ят кешеләр күренүе турында хәбәр алына. Мондый мәгълүматлар алданрак та була, әмма берсе дә эзгә төшү өчен файда бирми.

Бу юлы исә башкалар килеп чыга. Шул яктагы авылларда участок инспекторы булып эшләүче Гамил Заһретдинов төркеме агачлыктагы йортка таба киткән аяк киеме эзләре күреп ала. Аларның хәрби кешеләр эзләре икәне күренеп тора. Бу тирәне камап алу өчен, өстәмә көчләр кирәклеге дә аңлашыла. Капитан төркемдәге иң яшен – сержант Борнашевны ярдәмгә килүчеләрне каршыларга озата.

Кызганыч ки, әлеге урында махсус өйрәтелгән, “кайнар нокталар”да булып тәҗрибә туплаган спецназ егетләре түгел, ә авыл районы милиционерлары туры килә. Беренчеләре әлеге очракта, мөгаен, башкачарак эш итәр һәм нәтиҗә дә бәлки бүтәнчәрәк булыр иде. Бәхетсезлекләренә, дияргә кирәк, Буа милициясенең куркусыз офицерлары ярдәмгә килеп җиткәнче үк, теге бинага таба атлыйлар. Гәрчә инде биш кеше җанын кыйган җинаятьчеләрнең шунда яшеренү мөмкинлеге зур булса да, саклану турында уйлап тормыйлар. Бандитларны зарарсызландыру теләге көчлерәк була, күрәсең.

Кораллы десантчылар, чыннан да, шушы иске бина эчендә була. Г.Заһретдинов, А.Шәйдуллин һәм Ш.Абдрахмановның ояларына якынлашуын күреп торалар, үзләре тирәсендәге боҗраның кысыла баруын да аңлыйлар, әлбәттә. Ниһаять, берсенең түземлеге бетә һәм ул кулларын күтәреп, милиционерларга каршы чыга. Көтелмәгән хәл оператив төркемне бөтенләй шаккаттыра. Дошман атышсыз-сугышсыз гына бирелә, димәк, әлеге мәхшәрнең ахыры якынлаша бит. Саклык чаралары бөтенләй арткы планга күчә…

Аларны берничек тә гаепләп булмый. Милиционерлар кышкы караңгы кичтә үзләре белгәнчә, аңлаганча һәм намуслары кушканча эш итә. Бандитларның монда икәне тәгаен билгеле булгач, аларга тиз генә пулядан ышыкланыр урынга посып, бирелергә килүчене шунда “тартып” китереп, коралсызландыру дөрес булгандыр. Чөнки икенче дезертир да бар бит әле. Ачык урында дустын “мент”лар тенти башлагач, шунысы автоматын эшкә җигә дә инде. Һәм бер мизгел эчендә кәсептәшен дә, өч милиционерны да кырып сала. Өстәмә көчләр килеп җитеп камалышта калгач, котылыр чарасы юк икәнен чамалап, ул үзе дә атылып үлә.

…2004 елның 4 феврале Буада кара көн булып истә кала. Һәлак булучылардан Р.Шәрәфетдинов һәм Г.Заһретдинов – 36 яшендәге типсә тимер өзәрдәй ир кешеләр, Ш.Абдрахманов – 29, И.Хәйруллин – 23, А.Шәйдуллин әле 21 яшендә генә була. Бу җәһәттән, Шамил Абдрахмановның әнисе Фәимә апа йөрәгеннән чыккан шигырьдәге: “…яшьлекләрен кызганмыйча, батырларча үлделәр”, – дигән сүзләр искә төшә.

22 сентябрьдә мәрмәр һәйкәлне кочып елаучылар күп булды. Якыннарын югалткан кешеләр, бигрәк тә улларын мәңгелеккә җуйган ата-ана кичерешләрен, минемчә, Фәимә ападан да хак итеп аңлатып булмастыр. Шуңа күрә мәңгелек җәрәхәт алган җаннан ташып чыккан шигъри юлларга тагын мөрәҗәгать итәсе килә. Тулысынча түгел, кайбер өзекләрен генә, ләкин үзгәртмичә…

…Яннарыма килеп утырдың да,

Төшләреңне миңа сөйләдең.

Синең төшләр шундый хәтәр иде,

Нигә юрарга да белмәдем.

Мин бит сезне кичкә атарлар дип,

Уема да китерә алмадым.

Улым, ниләр уйладың син

Дошман төбәп пуля атканда?

Кемнәр алды сине күтәреп

Кан эчендә егылып ятканда?

Әнием дип өзгәләндеңме син?

Җан ачысы белән яндыңмы?

Әллә бөтен әрнү-газапларны

Минем йөрәгемә салдыңмы?

…Һаваларда йөзә ак болытлар

Яңгыр микән, әллә кар микән?

Бу дөньяда балаң югалтудан

Ачы газап тагын бар микән?!

Нигә, улым, ташлап киттең мине?

Йөрәгемдә мәңге ут яна.

Сурәтләрең йөри күз алдымда,

Күзне ачсам, китеп югала…

Һәйкәлләрне ачуга багышланган башлану белән яңгыр сибәли башлаган иде, таралышыр алдыннан коеп явып алды. Изгегә юрадык…

Наил ВАХИТОВ.

Буа районы.

Комментарии