- 14.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №41 (14 октябрь)
- Рубрика: Архив
Айдар Галимов хоббиларының берсе — машинада йөрү. Шуңа күрәдер, җырчы иң яхшы һәм сыйфатлы машиналар сайлый. Күптән түгел ул үзенең машинасы – «Acura MDX”ны сатып «Land Rover Discovery 3» исемле Бөекбританиядә чыга торган легендар “джип” алган.
Нишләп тагын «внедорожник» сайларга булдың дигән сорауга Айдар Гани улы болай диде:
– Бер тапкыр биек машинага утыргач, кире тәбәнәккә төшәсе килми. Чөнки өстә утырганда, үземне ышанычлырак хис итәм. Шуңа күрә янә “джип”алырга булдым. Ә беренче машинам «алтылы» иде. Туган районым үзәге Кыргыз-Миякәдә чыгыш ясаганда, һич көтмәгәндә, сәхнәгә район хакимияте башлыгы чыкты да: «Менә безнең быел яхшы уңыш җыеп алган өчен алдынгы эшчеләребезгә берничә машина кайтты, шуларның берсен Айдарга бирсәк, ничек карыйсыз?» – дип сорады. Халык дәррәү килеп кул чапты. Шул машина миңа бик арзан хакка эләкте. Шуннан соң күп район артистларына машина бүләк ителде. Ә аннары мин машина алыштырдым. Аны сайлаганда минем өчен төп шартлар: ышанычлы, иркен, уңайлы, кызу йөри торган булсын. Чөнки гомеремнең күп өлеше машинада үтә. Өч шоферым булуына карамастан, бигрәк тә ерак юлга чыкканда үзем рульдә йөрергә яратам. Үзе бер рәхәт ул. Яңа җырларымны шунда тыңлыйм, планнар корам, телефоннан аралашам, кыскасы, машинам минем өчен икенче офис кебек».
Айдар, чынлап та, машиналарның затлысын сайлый һәм, ни кызык, ул аларны ике ел саен алыштырып тора. Соңгы ике тимер аты шулай ук “внедорожник” — «Акура» һәм «Инфинити» машиналары иде. Хәзер җырчы «Ленд Ровер»да йөри. «Безнең кино» дип исемләнгән яңа концерт программасы белән Айдар шул машинасы белән Русияне иңеннән-буена йөреп чыккан инде. Хәзер, соңгы пунктлардан булып, 22-27 октябрьдә Казанга киләчәк.
Илнар ҖИҺАНГИР
Комментарии