- 14.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №32 (15 август)
- Рубрика: Архив
Казандагы Әл-Ихлас мәчете мәхәлләсе бу көннәрдә киеренке хәлдә яши. Узган атна башында Татарстан Диния нәзарәтендә үткән җыелышта башкаланың 11 мәчете имамнары аны ябарга дип тавыш биргән.
Казанның Мәскәү районында урнашкан Әл-Ихлас мәчетенә йөрүчеләр «гыйбадәт йортын ябарга телиләр» дигән яңалыктан соң шомланып калган. Мәчеткә йөрүче хатын-кызлар Әл-Ихласның алар өчен якын урнашуын һәм тирә-якта башка мәчет булмавын әйтте.
– Шушы мәчеттә дини гыйлем алабыз, дәресләр бирәбез. Әгәр бу мәчетебезне япсалар, кая барырбыз? Без, әбиләр, транспортларга утырып башка урынга йөри алмыйбыз. Бик үтенеп сорыйбыз, мәчетебезгә кагылмасыннар, аңа тимәсеннәр.
Бу гыйбадәт йортын без үз кулларыбыз белән эшләдек. Нәзарәт тә, хөкүмәт тә бер тиен дә ярдәм бирмәде. Әбиләр, хәтта балаларга кадәр шушы мәчет өчен тырышты, Рамазан аенда ураза тота-тота эсседә эшләгән яшьләребезгә Аллаһның рәхмәте яусын. Мәчетне ябарга беркемнең дә хакы юк, ул – Аллаһ йорты. Без моңа каршы чыгабыз, – ди Фәүзия Салаватова.
Аның сүзләренчә, Әл-Ихласка ир-атлар да, хатын-кызлар да күп йөри. Мәчеттә аның кебек сабак бирүче, Коръән ашларына йөрүче дистәләгән абыстай бар икән.
Әл-Ихласка ачылган көненнән башлап йөрүче Әлфия Бәширова да әлеге гыйбадәт йортының халык хисабына яшәвен әйтте.
– Бу мәчеттә без хөрмәт иткән Рөстәм хәзрәт эшли. Бик шатланып җомга намазына, тәрәвихка йөрибез. Ул безнең мәчет. Нишләп аны һаман җәберлиләр, нигә Рөстәм хәзрәтне дә, безне дә кыерсыталар, – ди Әлфия Бәширова.
Әл-Ихласның икенче имамы Рөстәм хәзрәт Сафин исә бу хәбәрне алдан көткән булган. Ул моны мәчетнең иҗтимагый активлыгына бәйли.
– Ошбу вакыйгалар элеккеге вакыйгаларның дәвамы булып тора. Бу бик зур сәясәт. Митингта чыгыш ясаганда Татарстанның махсус органнары имамнарны җыячаклар, алар белән эшләячәкләр дип әйткән идем. Менә бу хәбәр инде ачык дәлил булып тора. Мәскәү сәясәте – Татарстанны буйсындыру. Моның өчен төрле ысуллар кулланыла. Республика, янәсе, тынычлыкны булдырган, утыртсалар утыртсыннар, ләкин сез имамнар битараф булырга, бу эшләргә тыкшынмаска тиеш. Ни кызганыч, бар авырлык Ихлас мәчетенә эләкте, – ди Рөстәм Сафин.
Аның сүзләренчә, әлеге мәчет 2004 елда халык көче белән булдырыла, ул Диния нәзарәтенә бәйле түгел. Шуңа да имамны да үзләре сайлап куя ала икән.
– Югарыда утыручы руханилар үз кешеләрен куярга теләде, әмма халык кабул итмәде. Ә халык монда шактый, җомгага 300-400 кеше җыела, – ди Сафин.
Бүген аңа канунга каршы килгән җыен үткәргәне өчен админстратив эш кузгатканнар. Шулай ук Әл-Ихлас мәчете дә Казан полициясе тарафыннан, традицион булмаган исламчылар – сәләфиләр җыелган урын дип, махсус күзәтү астына алынган.
«Иң хәтәре – алар йогынтысын арттыра бара, тарафдарлар җәлеп итә. Сәләфиләрнең иң радикал карашта булганнары Татарстанда бүген үк кораллы җиһадка әзер», – ди Казан шәһәренең полиция идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Аманов.
Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин белдерүенчә, юридик яктан мәчетне ябып булмый, тик идеологик юнәлештә ниндидер чаралар күреләчәк, ди ул.
Әл-Ихлас мәчете мәхәлләсендә исә сәләфи, ваһһаби дигән төшенчәләрне белмибез, без бары тик ислам кушканча яшәүчеләр, диләр. Алар фикеренчә, бу юнәлешләр бары тик мөселманнарны үзара дошманлаштыру максатын үти.
13 августта Казанның Ихлас мәчете мәхәлләсе мәчетне яптырмау өчен җыелыш үткәрде. Күбесенчә хатын-кызлардан торган мәчет җәмәгате алдында Рөстәм Сафин чыгыш ясады. Ул мәчетне яптырмас өчен җыелган халыкны шәһәр түрәләренә, прокуратурага һәм башка урыннарга мөрәҗәгатьләр белән чыгарга өндәде.
Җыелыш алдыннан мәчеткә прокуратурадан ике вәкил килде. Ләкин алар мәчеткә кермәде, урамда Рөстәм Сафинга прокуратурага килүне сораган документ тапшырды.
Рөстәм Сафин сүзләренчә, Ихлас мәчете тоткарланган мөселманнарны яклаганнан соң, башка мәчетләр аларга теләктәшлек күрсәтмәгән, киресенчә, пычрак яга, Ихлас мәчетен ябарга тели башлаган.
Ихлас мәчетенең икенче имамы җыелыштан соң «Азатлык» хәбәрчесенең сорауларын җаваплап, җыелышта мәчетне саклап калуны гына түгел, Ислам динен саклап калу мәсьәләсен дә тикшерүләрен белдерде.
«Ислам диненә күптән куркыныч яный. Безгә Русия дәүләтенең динен кертмәкче булалар. Чын Ислам урынына Русия хөкүмәтенә, Русия системасына яраклашкан ислам динен тәкъдим итәләр. Чын Ислам исә Коръән һәм сөннәтне торгызудан гыйбәрәт», – дип белдерде ул.
Мөселманнар читкә китмәкче
Татарстанның башка шәһәрләренә караганда, Казан мөслимәләрнең һәм мөселман егетләренең күп булуы белән электән үк аерылып тора иде. Соңгы елларда аеруча яулыклы кызларның арта баруы билгеле. Диндә булмаучы яшьләрнең күпчелеге нәкъ Казанда дингә килеп, шәригатьчә киенә башлаган. Мәчетләрдә һәр намаз саен халыкның күпләп җыелуы да күренә иде.
Мөфти Илдус хәзрәт белән Вәлиулла хәзрәткә булган һөҗүмнәрдән соң барлык мөселман шик астына алынгач, урамнарда аларның кимүе сизелде, мәчетләргә көн дәвамында намазга килүчеләр дә күп түгел икән. Тәравихларга узган еллардагы кебек кеше агылып тормый. Мөселманнар урамда төннәрен йөрүдән дә сакланырга тырыша.
«Элек мондый хәлнең булганы юк иде. Тәравихларда кешеләр тулып тора иде, хәзер намаздан соң мәчетләрдән автобуслар буш китә. Мөселманнар кичләрен урамга чыгарга шикләнә. Мин үзем шәһәр үзәгендә эшлим, монда мөселман яшьләре күбрәк очрый, шәһәрнең башка якларында, әлбәттә, алар кимегәндер», дип сөйләде мөслимә Айгөл Садретдинова.
Петровский җирлеге мәчете имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зарипов та мәчеткә кешеләрнең азрак йөрүен раслый.
«Минемчә, мәчеткә йөрүчеләр азайды. «Алай-болай эләкмим», дип шикләнәләр. Читтән килгән халык кимеде. Нинди генә бәла-каза булмасын, ул – сынау. Яңа Русия төзелгәч, мондый хәлләр булмады. Бу беренчедән, мөселманнарга сынау булса, икенчедән, дәүләткә дә сынау иде. Дәүләт сынауны үтмәде. Икенче яктан, мөселманнарга да моны аңларга кирәк. Дәүләт тә ни эшләргә кирәклеген белмәде.
Кайберәүләр полицияне генә гаепли, бу дөрес түгел, аларның да эше бар, гаеплеләрне табарга тиешләр. Әмма бер генә нәрсә: алар мөселманнарны рәнҗетмәсеннәр иде», – ди Сөләйман хәзрәт.
Мөслимәләр әйтүенчә, һөҗүмнәрдән соң башта мөселманнарның үзләрендә генә түгел, мөселманнарга карата да кешеләрдә шик туган. «Автобуста барганда миннән читләшәләр иде», – ди Айгөл Садретдинова. «Хәзер карашлар бераз йомшара төште, шулай да җәмгыятьтә шик мохите саклана», – ди мөслимәләр.
Әле кайчан гына мөселманнар арта барган саен, җәмгыятьнең дә яраклашу процессы башланган иде. Дин кушканча яшәү мөмкинлекләре тудырылды: хәләл кафелар ачылды, мөслимәләр өчен төрле киемнәр кайтарылды, махсус мөселман кибетләре күбәйде. Хәзер инде, бигрәк тә соңгы вакыйгалардан мөселманнар ислам дине таралган илләргә чыгып китү ягында. Мөслимә Ләйсән Заманова алда мөселманнар тормышы яхшырыр дип санамый. «Бәлки, бу хәлләрдән соң мөселманнар тормышында артык тискәре үзгәрешләр дә булмас, әмма яхшы якка үзгәрер дип тә уйламыйм», – ди ул.
«Мин үземне бу җәмгыятьтә чит итеп хис итәм. Күңелемнең бер почмагында берәр Ислам иленә китү теләге ята. Хакимияттә дини яктан гыйлемсез кешеләр булганда, җәмгыятьтә фетнә башлана», – ди Алсу Әхсәнова.
Лондон-2012 тарихка кереп калды
12 август кичендә Лондонда Җәйге Олимпия уеннары тәмамланды. Алтын медальләр саны буенча беренчелекне АКШ җыелмасы алды. Икенче урында Кытай, өченчесендә – Британия. Русия Олимпиаданың соңгы көннәрендәге тырышлыклары белән генә дүртенче урынга күтәрелүгә иреште.
XXX Олимпия уеннарын ябу тантанасы Казан вакыты белән төн уртасында башланды. «Британ музыкасы симфониясе» дип аталган бу чара британ музыкасының соңгы ярты гасыр дәвамында дөньяга көчле тәэсир иткәнен хәтерләтергә тиеш иде. Ябылу тантанасында 4 меңгә якын кеше катнашты, аларның 3,5 меңе – үз теләкләрен белдергән волонтерлар.
Олимпия стадионында узган бу тамашаны бер миллиардка якын кеше күзәткән. 3 сәгать дәвам иткән чарада Лондон симфоник оркестры, күренекле британ рок һәм поп-музыка төркемнәре катнашты. Элтон Джон, Джордж Майкл, Джесси Джей, The Spice Girls, Muse кебек танылу алган башкаручылар күпләргә таныш. Формасы ягыннан тантана зур концертны хәтерләткән иде.
204 илне тәкъдим иткән спортчылар ябылу тантанасында бер төркем булып барды. Бу – Олимпия кардәшлегенең бердәмлегенә ишарәләде. Чарада өч байрак күтәрелде: Олимпия уеннарның бишеге булган Греция байрагы, 2012 елгы Олимпия уеннарының хуҗасы – Британия байрагы һәм 2016 елгы Олимпия уеннарын кабул итәчәк Бразилия байрагы.
СПОРТ НӘТИҖӘЛӘРЕ
Олимпия бәйгеләре нәтиҗәләренә килгәндә, алтын медальләр саны белән дә, гомум медальләр исәбе белән дә беренче урынга АКШ иреште. Беренче унлыкның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Ил Алтын көмеш бронза гомум
АКШ 46 29 29 104
Кытай 38 27 22 87
Британия 29 17 19 65
Русия 24 25 33 82
Көньяк Корея 13 8 7 28
Алмания 11 19 14 44
Франция 11 11 12 34
Италия 8 9 11 28
Австралия 7 16 12 35
Бәйгеләр нәтиҗәсенә тукталганда, безнең илне телгә алырга кирәк. Лондон уеннары башланганнан бирле Русия спортчыларына карата тәнкыйть уты ява. Матбугатта беренче урында торган ССРБ нәтиҗәләрен еш кына искә төшерәләр. Шулай да, уеннарның соңгы көнендә Русия Пекин Олимпиадасы нәтиҗәләрен уза алды дип хәбәр ителде.
Әле алай гына түгел, Русиянең медальләрен яулап алган спортчылар арасында, гадәттә, мыскылланучы азчылык халыклар аеруча күп. Кавказ халыклары вәкилләренең уңышка ирешүе социаль челтәрләрдә карагруһчыларга карата шаян сүзләр язуга китерде. Гадәттә, мыскылланып аталучы милләтләр кинәт кенә «россияннарга» әйләнде.
Әлеге Олимпия уеннарында татарлар да уңышка иреште. Татарстаннан киткән 22 спортчы 10 медаль алып кайтты. Facebook челтәрендә Idel-Ural-Qirim берләшмәсе хисаплап чыгарганча, Татарстан аерым дәүләт булып чыгыш ясаса, ул бу олимпиадада 26нчы урын алган булыр иде. Ә дүрт медаль яулаган Алия Мостафина исә, гомумән, татарларның каһарманына әйләнде кебек.
ЧИРАТТА РИО-ДЕ-ЖАНЕЙРО
Олимпия уты һәм байрагы тантаналы төстә Бразилиягә тапшырылды. 2016 елгы Җәйге Олимпия уеннарын Рио-де-Жанейро кабул итәчәк. Бразил халкы моны инде бәйрәм итәргә дә өлгерде – Лондон уеннарын ябу тантанасында бразил биюләренә 8 минут бирелгән иде.
Лондон мэры Борис Джонсон: «Минем коллега, Рио-де-Жанейро мэрына Олимпия эстафетасын каршылыклы хисләр белән тапшырам. Бер яктан, мин Лондонда бу чараны бик яхшы үткәрүебезгә канәгатьлек һәм шатлык хисләрен кичерәм. Икенче яктан, уеннар тәмамлану сәбәпле миңа күңелсез дә», – дип белдерде.

Комментарии