«Бияләрне савучы булса, кымыз ясар идек»

«Бияләрне савучы булса, кымыз ясар идек»

«Йөз сум акчамыни инде ул, дигән кешегә аптырыйм мин. Акча булмагач, миңа бир алайса, дим. Юк бит, дип җилкә сикертә. Акчасы булыр иде – эшләргә теләми. Ә кулы эш белгән кешегә авылда шөгыль җитәрлек», – ди Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында яшәүче Әхмәтдин абый Ягъфәров. Ул үзе әнә колхоз таралды дип аптырап калмаган – атлар асрый башлаган.

Татар Каргалысы – зур авыл. Дүрт меңгә якын кеше яши, диделәр. Ә каргалылар үзләре авылның 13 мең кеше яшәгән чагын да хәтерли әле. 50 ел колхозда терлекчелек өлкәсендә хезмәт куйган Әхмәтдин абый да сагынып искә ала ул чакларны: «Каргалы колхозы гөрләп тора иде. 47 сыер савучы гына бар иде монда! Атларны да күпләп тоттылар. 60 кымыз биясе бар иде. Шушында ук кымыз ясый торган комплексы, ял йорты эшләп тора. Эшчеләр шунда ял итә, кеше башына 30ар литр кымыз бирәләр. Ял йортының әйләнә-тирәсе юкәлек – сөйләп туймаслык матур инде менә!» Хәзер бу хакта үткән заманда гына сөйләргә калган. Колхоз таралган, малларны алып китеп бетергәннәр, ял йортыннан да җилләр искән.

Нишләргә? Эшсез утырып булмый бит. Уйлана торгач, Әхмәтдин абый атлар үрчетеп карарга уйлый. 2014нче елда Башкортстаннан 28 бия белән 28 тай алып кайта. Ике ел эчендә бияләренең саны 55кә җиткән, барлыгы 85 ат бүген Әхмәтдин абыйның кулы астында. Каргалыда алай күпләп ат асраучы юк, шуңа күрә тирә-яктан бөтен кеше аңа килә.

Атларны көтүгә куган чакка туры килдем. Кар ятканчы көн дә шулай болынга алып чыгалар икән. Көтүче – Әхмәтдин абыйның 20 яшьлек оныгы Альберт. Ул үзе дә ат өстендә, янында койрык болгап ярдәмчеләре – сакчы этләр йөри. «Мәктәпне бетергәч, кая да булса укырга керү турында уйламадым да. Атлар карыйсым килә!» – ди Альберт. «Барысы да шушылар кулына каласы инде. Миңа гыйнварда 67 яшь тула бит», – дип өстәп куя Әхмәтдин абый. Сүз уңаеннан: аның олы улы да үз эше белән шөгыльләнә. Каенеше Илмир белән чеби үстереп саталар. Быел чебешләрнең санын ике меңгә җиткергәннәр.

Альберт бер җирдә дә укымаган, дисәк, дөрес булмас. Тормыш мәктәбен узган ул. «12 яшеннән ат өстендә инде бу бала. Атны ничек карыйсын, нәрсә ашатасын, ничек дәвалыйсын – барысын да кечкенәдән белеп үсте. Әйтик, тирләп-пешеп көтү көтеп кайткан атка шундук су бирәсең икән – егыла да үлә. Ашарына бирсәң дә шулай», – ди Әхмәтдин абый.

Атлар офыкта эреп югалгач, сорап куям: «Бүреләр бармы әллә монда? Кемнән саклыйсыз?». «Бүреләр күренми. Ерткычның ике аяклысы күп монда. Бу атларның берсе дә кулга ияләштерелмәгән, шуларны тотып урлыйлар», – ди Әхмәтдин абый.

Кайчандыр колхоз фермасы булган җирләрне сатып алган ул. 64 гектар пай җире бар икән. Шунда печән чәчәләр, аны җыеп алырга үз техникалары бар. «Атларга кыш буе печән ашатабыз. Солы бирмибез. Анысын сатып алырга кирәк, алай бик чыгымлы була», – ди Әхмәтдин абый. Малларны симертеп, иткә саталар. Колыннарны тере килеш сатып алып китәләр икән. «Кымыз да җитештерергә булыр иде, тик бияләрне савучы юк», – дип уфтана әңгәмәдәшем. Колхоз заманында кымыз эчеп рәхәтләнгән ял йортын исенә төшерә, күрәсең. Ат итен казылык ясарга дип алучылар да күп икән. Заманында Әхмәтдин абый үзе дә ясаган аны, хәзер генә ясаудан туктаган.

Совет чорын, гөрләп торган колхоз заманнарын сагынасызмы соң, дип сорамый кала алмыйм. «Ул вакытта тыныч иде, иртәгәге көнгә ышаныч белән яшәдек. Тик хәзерге заман – безгә әбиләр әйтә торган җәннәт инде. Нәрсә телисең, шуны эшләргә була бит. Әйтик, элек бер сыер да бер башмак тана гына тотарга ярый иде. Ат тотсаң, колхоздан биреләсе ашлыкны киметеп бирәләр. Хәзер исә рәхәтләнеп җаның теләгән малны асрап була. Мин дә бияләрнең баш санын 100гә җиткерергә уйлыйм», – ди Әхмәтдин Ягъфәров.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Оренбург – Казан

Комментарии