«Сөт калыр, Ватан китәр»

«Сөт калыр, Ватан китәр»

(Дәрдемәнд)

Гомерем буе бәйсез булдым,

Әйттем уйлаганымны.

Шуңа күрә күпләр белә

Ничек кыйналганымны.

Ләкин, чир китә, гадәт китми, диләр. Күпме тапкырлар үземә әйткәнем бар, дәшмә, башкалар да бар бит, башкалар әйтсен. Юк, башкалар хор белән җырлауны хубрак күрә. Тавышың ишетелмәсә дә, башыңа сукмыйлар.

Минем күзәтүем буенча, халыкны буйсындырырга кыен булса да, алдарга җиңел. Кеше үзе дә алдаганны ярата. Юк, дисезме? Мәсәлән, мин үзем дә фокус карарга яратам. Авыз ачып, шаккатып, үлә-егыла юктан бар булганны, бардан юк булганны карап утырам. Күңелле! Ә менә 1991нче елда бер бөтен совет халкы авызын ачып Ватансыз калды. Бер илдә йокларга яттылар, икенчесендә уяндылар. Менә бу фокус! Кайберәүләр әле хәзергә кадәр: «Империя җимерелде!» – дип шатлана. Көн-төн телевизордан шулай дип сөйләп торсыннар да, ничек шатланмыйсың. Тик нәрсәгә шатланганнарын гына әйтә алмыйлар. Исләрең китәр! Хәйран гына урыс шулай дип шатлана. Рус империясе җимерелде, ә ул шатлана. Космополит милләт вәкилләре шатланганны аңлыйм. Аларны СССРдан чыгармый азаплыйлар иде. Хәзер хөррият. Ә урыс шатланганны аңламыйм.

Менә әле күптән түгел бик зур бер җитәкче халык алдында: «Карагыз, ничек матур яшибез! Кибеткә керсәң, ни теләсәң, шул бар!» – дип чыгыш ясады. Чынлап та, бик дөрес сүзләр бит. Кибеткә керсәң нәрсә генә юк? Ә мин кире беткәннең башына келт итеп уй килде: «Ә суыткычларда?..» Чөнки ХХ гасырның 70нче елларында шундый анекдот бар иде. Чит илдән килгән берәү әйтә ди: «Аңлый алмыйм, ничек кибетләре буп-буш, ә суыткычлар тум-тулы».

Мин интернетта еш күренә торган: «Совет вакытында бөтен нәрсәгә талон иде, хәзер ни теләсәң шул бар», – дигән комментарийларга гаҗәпләнмим, чөнки интернетта күбрәк яшьләр утыра. Алар хәтерендә калган вакыт – 80-90 еллар. Хаос еллары. Әйе, мин аларны чуалчык еллар дип атар идем. Хакимияткә Горбачев килгәннән соң илдә тәртипнең бетүен, ахыр чиктә моның илнең таркалуына китерүен кем инкарь итәр икән. Ә 90нчы еллар җинаятьчелекнең чәчәк аткан еллары. Дөресрәге, җинаятьчеләрнең җимеш җыйган чоры. Хакимияттә утырган эрерәк җинаятьчеләр җимешләрнең дә эрерәкләрен җыйды (нефть, газ, завод-фабрикалар, фондлар…), уртакулларга базар-кибет эләкте, ә вак-төяк – кеше талап, берсен-берсе үтерү белән шөгыльләнде. Билгеле, бу шартлы бүленү. Ул елларда эшмәкәрлек һәм конкурентларны юк итү берсе белән берсе хәйран бәйләнгән иде. Ләкин күп кенә яшьләр шушы вакытлардан чыгып Советлар Союзы турында фикер йөртә.

Мин авыл хуҗалыгы белгече буларак һәм СССР Госстандартының азык-төлек өлкәсендә тикшерүчесе булып эшләү тәҗрибәмне исәпкә алып, гәҗит мәкаләсе күләмендә бу өлкәдә Советлар Союзында һәм Русиядә, шул исәптән Татарстанда да эшләрнең ничек торышына тукталмакчы булам.

Уйлавымча, укучыларның күбесе итнең агачта үсмәгәнен һәм сөтнең чишмәдә акмаганын яхшы белә. Бу азык-төлекнең күләме турыдан-туры мал саны белән бәйләнгән. Шуңа күрә иң башта мин шушы күрсәткечкә тукталам.

СССРда мал саны даими рәвештә артып барган. Билгеле Гражданнар сугышы елларында һәм Бөек Ватан сугышы чорында бу күрсәткеч күпкә кимегән. Коллективлаштыру елларында малларны колхозга бирмәс өчен крестьяннарның терлекләрне күпләп суюы да мал санының кимүенә китергән. Хрущевның, без коммунизмга барабыз, шуңа күрә хосусый милек бетәргә тиеш, зур хуҗалыгы булган крестьянның колхозда эшләргә вакыты да, теләге дә калмый, дигән фикерләре аркасында шәхси хуҗалыкларның җирләрен кыскартып, терлекләрен ала башлыйлар. Бу икеләтә зыян китерә. Бер яктан, халык, үзенең малын бирмәс өчен, аны күпләп суя башлый. Икенче яктан, ит комбинатларының мөмкинлекләре булмау сәбәпле җыелган мал үлеп бетә. Шуның аркасында вак терлекләр (сарык, дуңгыз) саны бер ел эчендә генә дә 25 миллионга кими. Ә колхозларда мал санын яңа фермалар төземичә генә шулай ук арттырып булмый. Билгеле инде 60нчы еллар башында ит, сөт җитештерү дә кими.

Монда, читкәрәк китеп булса да, тагын бер әйбергә тукталмыйча булмый. Мин үзем чирәм җирләрне күтәрүгә уңай карыйм. Ләкин бу кирәкле эш бер нинди хәзерлексез, материаль яктан нигезсез, «әйдә, әйдә» принцибы белән эшләнә. Урып-җыяр өчен техника һәм кадрлар җитми. Ындыр табаклары, ашлык киптерү җайланмалары, элеваторлар төзелмәгән. Ашлыкны чыгарыр өчен юллар юк. Шуның аркасында җыеп алынган ашлык та череп юкка чыга. Җитмәсә ил буенча бодай, арыш чәчелә торган мәйданнарга кукуруз утыртыла. Нәтиҗәдә СССР, ил тарихында беренче тапкыр, чит илдән ашлык сатып ала башлый. Бу турыда: «Ашлыкны чирәм җирләрдә чәчтеләр, Канадада урып алдылар», – дигән анекдот йөри башлый. Ә Черчилль: «Элек картлыктан үләрмен, дип уйлаган идем, хәзер күрәм – көлүдән үләчәкмен. Русияне чит илдән ашлык сатып алуга илтеп җиткерү – бу гениально!» – дип, Хрущевның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге сәясәтенә бәя бирә.

Нәтиҗәдә кибетләрдә ит, сөт, май, колбаса гына түгел, хәтта ак ипи дә юкка чыкты. Мин үзем шәхсән хәтерлим, 1963нче елда безнең авылга (бездә совхоз иде) ике тапкыр гына ак ипи китерделәр. Берсе – 1-Майга, Октябрь бәйрәменә – бәйрәмнән соң. Минем уйлавымча, монда ниндидер саботаж да булган булырга тиеш. Чөнки 1964нче елда, Хрущевны «төшергәннән» соң болар бар да кибетләрдә пәйда булдылар.

Ил белән Брежнев җитәкчелек иткән вакытны Горбачев торгынлык еллары дип атады. Ләкин мин бу вакытны тотрыклылык еллары дияр идем. Бөтен әйбер дә чагыштырып караганда беленә бит. Әйткәнемчә, бер үк сүз, кем авызыннан чыгуына карап, төрле мәгънәгә ия булырга мөмкин. Бу сүзне илдә тәртип кертә башлаган Андропов әйткән булса, бер хәл иде, ә «үзгәртеп кору» дип ил җимергән Горбачев авызыннан бу бөтенләй башкача яңгырый.

Гомумән, минем күзәтүемчә, кем үзенең эшен үзеннән алда эшләгән җитәкчене тәнкыйтьләүдән башлый, шуннан өметеңне өз. Ленинны Ленин иткән кеше – Сталин. Ул аны күкләргә күтәрә. Сталинны репрессияләрдә гаепләгән Хрущев эшчеләрне аттыра. Хрущевны артына тибеп «төшерсәләр» дә, Брежнев вакытында аның турында артык сүз куертмадылар. Брежневны совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүдә гаепләгән Горбачев илне канга батырды. Горбачевны тәнкыйтьләгән Ельцин Чечняда, үз илендә, чын сугыш алып барды. Горбачев белән Ельцин шәхесләренә тукталып тормыйча гына Путин (ә ул аларның кем икәнен сездән, бездән яхшырак белә) нәрсәдер эшләргә маташа, һәрхәлдә халыкның хәле Ельцин вакытына караганда яхшырак.

Шунысын да әйтергә кирәк, ач халык ипи сорый, тук халык «демократия» таләп итә.

Нәкъ менә Брежнев җитәкчелек иткән елларда илдә мал саны үзенең максимумына җитте дияргә була. Шул елларда салынган нигез аркасында бу күрсәткеч әле тагын берничә ел күтәрелеп бара. 1982нче елда мөгезле эре терлек саны 1964нче ел белән чагыштырганда 30 миллионга арта. Шул исәптән, төп күрсәткечләрнең берсе булган, сыер саны – 5 миллионга. Дуңгыз – 40 миллионнан 73 миллионга җитә. Сарыкларның баш саны 20 миллион чамасы арта һәм 142, 3 миллионга җитә.

Үзебезнең татар гәҗитенә язуымны исәпкә алып, монда Татарстан күрсәткечләренә дә тукталып китәм. Ярый әле минем китапханәмдә «Терлекчелекнең статистик бюллетене (1983 ел)» («Для служебного пользования, № 32») дигән документ сакланып калган. Бу җитди документ буенча 1983нче елның 1нче гыйнварына ТАССРда 1 миллион 300 мең мөгезле эре терлек булган. Шул исәптән 410 мең сыер. Дуңгыз башы – 978 мең, сарык саны – 810 мең, тавыклар, түгәрәкләп алганда – 8 миллион. Ләкин бу саннар белгеч булмаган кешегә берни дә сөйләми. Бар да чагыштырганда беленә. Мине нидә булса да гаепләмәсеннәр өчен Министрлар кабинетының 2015нче ел 12нче сентябрь мәгълүматларына таянам. Бу мәгълүматлар буенча, Татарстанда 746 мең 7 йөз мөгезле эре терлек, шул исәптән 245 мең 7 йөз сыер, 440 мең 2 йөз дуңгыз, 54 мең 2 йөз сарык-кәҗә, 13 миллион 2 йөз мең тавык бар. Ягъни, мөгезле эре терлек саны 550 меңгә (43 %), сыер – 165 меңгә (40%), дуңгыз – 538 меңгә (55 %), сарык – 750 меңгә (92 %) кимегән. Тавык саны 5 миллионга (62 %) арткан. Минем уйлавымча, комментарий артык. Укучыларның күбесе, авыл халкы буларак, аңлыйлардыр, итнең, сөтнең каян килгәнен.

Ләкин, бар ялган, зур ялган һәм статистика, дигән әйтем бар. Авылда торып-үсеп, авыл хуҗалыгында хәйран кайнаган кеше буларак, төп күрсәткечләрнең берсе булган, сыер санына тукталып китәсем килә. Чөнки сыер санына сөт кенә түгел, ит тә бәйле, дисәм Америка ачмам. Өстә искә алып киткән җитди документта да бер хәйлә бар – сыер саны җәя эчендә «без коров на откорме» дип күрсәтелгән. Аңлаган кешегә аңлашыла – 410 меңнән тыш та ниндидер сыерлар бар икән. Моның мәгънәсе нәрсәдә соң? Совет вакытында сөт җитештерүгә гаять зур игътибар бирелде. Төп күрсәткеч булып бер сыерга тәүлек савым торды. Кайвакытта бу күрсәткеч 100 граммга кимегән өчен колхоз рәисләрен эштән алалар иде. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы җитәкчеләре ничек итеп булса да өстәмә сыер тотарга тырыштылар. «На откорме» дигән сыерлар да сөт бирә иде. Әле «контрольная» дигән, сыер санына кермәгән, группалар да бар иде. Моны тикшерү кыен түгел. Бу документта әле «күпме бозау алынган» һәм «100 сыерга күпме бозау алынган» дигән графалар бар. 1982нче елда 384 мең бозау алынган, 100 сыерга 80 бозау туры килә. Бу саннардан чыксаң, ул вакытта Татарстанда 480 мең сыер булган. Ул елларда эшләгән колхоз рәисе генә түгел, ферма мөдире дә моның дөреслеген раслар.

Ә бүген?! Философиядә төп кануннарның берсе – аң яшәешкә бәйле (бытие определяет сознание). Иманым камил, бүгенге мал саны, сыерларны да кертеп, арттырып күрсәтелә. Ни өчен? Сәбәп бер генә – мал башына субсидия. Мин берәүне дә гаепләргә җыенмыйм. Хуҗалык җитәкчесе булсам, мондый шарт белән субсидия бирәбез дисәләр, мин терлек санына эт белән мәчеләрне дә керткән булыр идем әле. Ә ашлык җитештерүне арттырыр өчен субсидияне гектар саныннан бирәләр. Әйтерсең, ул туфракны ашап була. Шуның өчен сөрми-чәчми генә, ягъни бер тиен акча түкмичә, субсидия алып яткан кешеләр Татарстанда да бар. Минем уемча, субсидия җитештерелгән ашлык, ит, сөт күләменнән түләнергә тиеш. Ә болай 30 литр сөт биргән сыер да, 5 литр сөт биргәне дә, булмаган сыер да бер үк күләмдә субсидия алалар. Бирсәләр!

Ну, безнең халыкны алдап булмый. Субсидияне сөт күләменнән бирсәләр, сөтне генә арттырып язачаклар. Әй, аны бит болай да арттырып язалар. Русиядә 1990нчы елда 20 миллион 556 мең сыер булган, 2015нче елда – 8 миллион 408 мең, баш саны 2,5 тапкыр кимегән, ә сөт күләме – 30 процентка гына. Ә без инде булдырабыз. Сыер саны ике тапкыр кимегән, ә сөтне 1983нче елда 1143 мең тонна, 2015нче елда 1031 мең тонна җитештергәнбез. Бер сыердан ике сыердан сауган кебек савып кара син.

Ләкин шунысы начар, хәтта рәсми мәгълүматлар буенча да, 1990нчы елда Русиядә җан башына 387 кг сөт кулланылган, ә Гайдар реформалары башлануга бу күрсәткеч 2 ел эчендә 100 килограммнан артыкка кими. 1999нчы елда җан башына бары 214 кг сөт туры килә. Шуннан соң сөт куллану акрын гына арта һәм 2012нче елда 249 килограммга җитә. Ләкин соңгы 2 елда бу күрсәткеч яңадан кими башлый. Шулай итеп, 2014нче елда җан башына сөт куллану 1990ел белән чагыштырганда 37 процентка кимегән.

Кайбер мәгълүматлар буенча, 1990нчы елда Русиядә 15,6 млн тонна ит җитештерелгән булса, 1999нчы елда бу күрсәткеч 5,9 млн тоннага кадәр, ягъни 2,3 тапкыр кими. Җан башына чама белән 68 һәм 30 кг туры килә, Ләкин бу олигархларның этләре ашаган бозау итләрен дә (телятина) кертеп чыгарылган сан.

Кызганычка каршы, болай булса да әйбәт булыр иде әле. Ләкин Сөт җитештерүчеләрнең милли союзы президенты Айрат Хәйруллинның әйтүе буенча, Русиядә рәсми мәгълүматлар буенча күрсәтелгән 32 миллион тонна түгел, ә бары 13,5 миллион сөт җитештерелә. Бу бит коточкыч сан. Әгәр Русиядә 1990нчы елда 55 миллион тоннадан артык сөт җитештерелгәнен исәпкә алсак, бу күрсәткеч 4 тапкыр кимегән булып чыга.

Ә бит кибетләрдә сөт бар. Моны ничек аңлатырга. Бардан юк булып булса да, юктан бар булу кыен, ә физика кануннары буенча, мөмкин түгел. Совет вакытында сөтне киптереп сөт порошогы ясыйлар иде. Шуны суга бутап бозауларга да эчерәләр иде. Бүген бөтенләй сөт кабул итми торган сөт комбинатлары бар. Алар чит илдән арзаннан сөт порошогы сатып алып, шуны су белән бутап халыкка сата. Кайберләре пальма маен да өстәп җибәрә. Ярый әле шулар бар, бөтенләй сөтсез калыр идек.

Ит белән дә шул ук хәл. Ә нигә соң алайса кибеттә тулып ята, диярсез. Моңа әллә ни акыл кирәк түгел, бугай. Совет вакытында да итнең тулып яткан җире бар иде. Базар. Аерма – кибеттә итнең бәясе – 87 тиен, ә базарда – 5 сум. Базар мөнәсәбәтләре турында хыялландык бит. Менә, пожалуйста! Теләгән, елан ите ашаган, диләр. Бүген кибетләрдә азык-төлеккә бәяне 5 тапкыр төшер, кибеттә бер нәрсә калмаячак. Билгеле, суыткычларга тулачак.

Әй, хыял, хыял…

Рифат Җамал КОРБАНОВ,

шагыйрь, профессор

Комментарии