- 14.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №27 (10 июль)
- Рубрика: Архив
Әлеге конкурска килгән хатларны укыган саен: «Бигрәк уңышлы конкурс булды бу», дип көлешә идек. Шуңа күрәдер, конкурска нәтиҗә ясау озакка сузылды – хатлар әле дә килә бит. Чыннан да, тормышта нинди генә кызыкларга тарымыйсың да, нинди маҗараларга юлыкмыйсың. Шуның өчен дә тормыш ул!
Кемнәрдер бу конкурска бер генә түгел, ә берничә хат юлларга җитеште. Мәсәлән, Югары Ослан районыннан Нина апа, Казан шәһәреннән Рамазан Мортазин, Вакыйф Кыямов, Мамадыштан Гөлнур Васыйлова, Рузилә Гатина, Мөслим районы Иске Карамалыдан Ф.Мәүлиев һәм башкалар. Бәйгегә нәтиҗә ясау да бик авыр булды. Беренчедән, әйткәнемчә, аның артык озакка сузылуы бик күп язмалар арасыннан сайлап алу бурычын алдыбызга куйды, икенчедән, газетада басылган язмалар болай да сайлау аша узган булганга, аларның барысы да кызык.
Озак уйлашканнан, киңәшләшкәннән соң бер фикергә килдек тә, беренче урынны Баулы районы Татар Кандызы авылыннан Гөлгенә Сафинага бирергә булдык. Аның «Ничек исән калгансың?» (28 ноябрь, 2012 ел) язмасында, төнлә өйдә үзе генә калып, өй почмагына кемнәрдер суккалый башлагач, бакча буйлап чыгып чабуы турында язылган. «Бераз йөгергәч, артыма карыйм: куып килүче юк. Шуннан әкрен генә койма буйлап өй түренә килеп карыйм, ә анда бер эт башын бидонга тыккан да, шуннан башын ала алмыйча, өй почмагына бәрә икән», – ди ул.
Икенче урынга Түбән Кама шәһәреннән Суфиян Минһаҗевның «Мунча җеннәре» (13 март, 2013 ел) бик лаек. Кызлар куркытам дип, туннар киеп, мунча ләүкәсе астында утырган, аннары үзләре үк кызлардан куркып калып, ләүкәдән аккан судан авыр туннарны күтәреп тирләп-пешкән, ялгыш төчкергән… Аннары укытучы апасының Суфиянга төрттереп, аның кызлар биологиясен бик яхшы белүе турында искәртеп куюы…
Мөслим районы Иске Карамалы авылыннан Ф.Мәүлиевның язмалары күп басылды. Ул ертык чалбары белән көрәш мәйданында йөрүен дә, хатынының эчке киеме размерын белмичә, башка бер хатынга туры китереп эчке күлмәк алуын да, хастаханәдә хатын-кызлар бәдрәфенә кереп үзеннән көлдерүен дә… Тагын әллә ниләр язды. «Пирожки» турындагы язмасын газетабызга кертмәгән өчен гафу итәр дип уйлыйбыз…
Әлеге җиңүчеләрнең редакциягә 89046714090 телефонына шалтыратулары сорала. Редакциядә сезне беренче урынга 1500, икенче урынга 1000, өченчегә – 800 сумлык бүләкләр көтә.
Әйткәнебезчә, конкурста катнашучылар бик күп булды. Хатлар әле һаман килә тора. Аларны да укучыларыбызга тәкъдим итәрбез. Һәм йомгак ясалганчы чак кына соңарган, бүгенге санга эләккән Киров өлкәсендәге укучыбыз Г. Хәсәновага махсус бүләк бирергә булдык. Шулай ук шушы конкурсны оештыруга сәбәп биргән Казаннан даими авторыбыз Роза апа Әблиевага укучыларыбыз исеменнән рәхмәт белдерәбез. Нинди бүләк ясады бит?! Аңа да, идея авторы булганы өчен, редакциянең махсус призы бар. Чынлап, бу конкурс бик кызыклы килеп чыкты, аларны укып сезнең дә кәефләрегез күтәрелгәндер, дип уйлыйбыз.
Хөрмәтле укучыларыбыз, әйдәгез, газетабызны тагын да мавыктыргычрак итик. Сездән яңа конкурсларга яңа идеяләр көтәбез.
Без, өрәкләр!
Эх, балачак, яшьлек! Яшьлектәге истәлекләрен гомерләр үтеп барганда гына барлый кеше, искә ала, сагына.
Мин дә балачагымдагы бер истәлек белән уртаклашырга булдым әле. Гүзәл туган илебезнең Мамадыш районы Түбән Ушмы кызы мин. Туган авылым Түбән Ушмы белән Югары Ушмы – күрше авыллар, бер-берләреннән кыз алып, кыз биреп кодалашып бетәләр, шулай булса да, әле дә кызлар өчен авыл егетләре барыбер тукмашкалап ала торган гадәтләре калган, күрәсең. Безнең чорда да шулай иде.
Ике авыл арасын бер җыр, бер моң гына аерып тора кебек. Ә моң дигәнем, җырларда җырлана торган Хафизовка (Ник Күчтем) авылы.
Югары Ушмы, Түбән Ушмы
Уртасында Ник Күчтем.
Йөрәгемнең януына
Әрем кайнатып эчтем. – Бу җыр безнең иң яраткан җырларыбызның берседер, мөгаен. Балачагыбызда бу авыл кечкенә булса да, бик җырлы иде, гөрләп торды.
Без җәйге каникулда әниләргә, апаларга ияреп, сыер саварга Күчтем лагерына йөри идек. Җылы июнь аеның «ак төннәрендә» бездән дә йокы кача. Әниләрдән ялына-ялына, апайлар уйнаган «вечер»ны карарга дип, шул лагерьда куна калабыз. Ияреп йөрүчене кем яратсын инде, безне дә Күчтем егетләре бик хуп күреп тормадылар шул, ә безнең ачуыбыз чыга. Ярый, кызык итәбез әле без сезне диеп, караңгыланганны көтәбез һәм өстебезгә ак җәймәләр бөркәнеп, авыз кырыена фонарь яктыртып, ямьсез әче, кыргый тавышлар чыгарып, лагерь фермасының төз түбәсе өстендә апайлар янына төшүче егетләрне каршы алабыз. Имеш, без өрәкләр! Куркытабыз, имеш. Үз тавышларыбыздан үзебез куркып, түбә буйлап йөгерешә башлаган идек тә, егетләр әллә каян гына каршыбызга килеп чыктылар да безне куа башладылар. Дүрт кыз, дүрт якка сибелешеп, түбәдән төшү ягын чамалыйбыз. Берсе мине эләктереп алды да, танырга дип йөземне ача башлады, мин еларга тотындым, миңа булышып башка кызлар еларга керештеләр. Тарткалаша торгач, түбәдән егылышып төштек тә, апайлар янына йөгердек. Кунак өенә килеп керсәк – егетләр-кызлар бездән көләргә тотындылар. Барыбыздан да әче ис килә, яшелгә буялып беткәнебез (сыер тизәгенә), күзләр кызарган, ярсудан нишләргә белмибез. Әнә шулай итеп Күчтем егетләрен үзебезгә игътибар иттердек, янәсе. Ә алар безне күргән саен: «Әнә, битең яшелгә буялган», – дип безне үртәделәр. Шуннан соң, үзебез үк «вечер»дан баш тарттык. Күчтем егетләрен үзебезгә каратабыз дип, үзебез көлкегә калдык.
Гөлнур ВАСЫЙЛОВА.
Мамадыш.
КАЗ ЙОЛКУЧЫ МАШИНА
6-7 яшьләремдә булганмындыр, күрше Нурҗиһан апаларга кердем. Алар каз йолкый иде.Мин керүгә: «И, Зөлхия, ничек кердең әле. Мәрьям апаларда каз йолкый торган машина бар икән, шуны алып төшеп бирче», – диделәр. Ә мин Мәрьям апаларга мендем дә: «Сездә каз йолкый торган машина бар икән, биреп торыгызчы», – дидем. Ул шундый матур итеп: «Балам, бар иде андый машинабыз, тик без аны Шәкүр абыйга бирдек шул», – диде. Мин Шәкүр абыйларга төштем дә сорадым инде. Аларның бакча башларында гына урман иде. Шәкүр абый кет-кет көлеп: «Биргәннәр иде шул. Мин бит аны урманга алып менеп чыршы башына элеп куйдым», – диде. Менә шулай каз йолкый торган машина эзләп йөреп, көлкегә калдым.
Хәзер алар бар да мәрхүмнәр инде. Бу язмам алар рухына дога булып барып ирешсен иде.
Исемнәрен дә үзгәртми яздым. Оныклары бар, сагынып искә алырлар.
Зөлхия ГӘРӘЕВА.
Арча районы, Яңа Кенәр авылы.
Бәдрәфсез шәһәр үзегезгә булсын
Зәйдән Казанга, автобус белән, 240 чакрымны 3 сәгать бардык. Казанга кергәч, «бөке»гә эләктек. «Кольцо» дигән үзәккә сәгать ярым бардык. Казанга килеп җиткәнче үк кысталган идем, ул сәгать ярымда җаным чыга язды. Өч рәт булып барабыз, без урта рәттә. Өч атлам барабыз да туктыйбыз, кырый рәтләр икесе дә безне узып китә. Безнең шофер кырый рәткә чыккан иде, уртадагысы безне узып китә башлады (хәерчегә җил каршы). Килеп җиткәч, бәдрәф күренми. Монда бәдрәф булмый калмас, дип ресторанга кердем. Швейцар: «Бәдрәф монда эшләүчеләр өчен генә», – дип кертмәде. «Әнә аска төш, анда бар», – диде. Аска төшеп сорый торгач, таптым. 10 сум түләп кереп чыктым. Хәзер шәһәрдә бәдрәфләр куйганнар ди бугай инде, тик ул чакта – шәһәрнең үзәк урамы буйлап чабып, кешедән сорап бәдрәф эзләп йөргәндә, бер дә рәхәт түгел иде.
Шуннан соң барасы җирне эзли башладым. «Суворов училищесы кайда?» – дип кешеләрдән сорыйм. (Миңа «Регионара газ» оешмасы кирәк иде, ул шуның белән бер йортта икән. Авылыбызның мәчетенә газ кертү буенча йөрим). Белүче юк. Такси белән барырга булдым. Берәүдән сорыйм: «300 сум», – ди. Борылып китә башлагач, икенчесе: «Мин 200гә алып барам», – диде. Шулай итеп 200 сум түләп барып җиттем. Юлым уңды.
Бәдрәфсез шәһәрегездә үзегез яшәгез, дип кайтып киттем.
Салих ЗИННӘТОВ.
Зәй районы, Аксар авылы.
«БҮРЕК КАРАГЫ» БУЛДЫМ
1984нче елны мәктәпне тәмамлап шәһәргә киттем. Техникум тәмамлап заводта эшли башлаган вакыт.
Эш өч сменалы, яхшы гына түлиләр. Акча алуга, шәһәрчәрәк киенеп җибәрергә булдым. Кеш якалы озын матур пәлтә алдым. Ул вакытта хәзерге кебек чалбар белән кыска курткадан гына йөрү юк. Кышлар салкын, кар күп була.
Пәлтәсе булгач, башка кияргә дә кирәк бит инде. Икенче хезмәт хакымны алгач, мең бәла белән, базардан пәлтә якама пар итеп кеш тиресеннән тегелгән бүрек тә алдым. Ул чакта андый баш киемнәрен талап салдырып алу очраклары бар иде. Алуын алдым да, үзем шүрлим, ничекләр киеп йөрермен. Салкын көндә яланбаш калдырып китсәләр нишләрсең. 3 смена эшләгәч, бер җиргә дә чыккан юк. Кызлар матур итеп киенеп киләләр, мактанышалар. Кем кайдан нәрсә алган. Минем дә теге матур бүрегемне эшкә киеп киләсе килә бит.
Шулай 3нче сменага барасы көнне салкын җил чыкты, буранлый да башлады. Ә мин шәһәр читендәге бер әбидә яшим, автобус тукталышына ерак. Уйладым-уйладым да матур бүрегемә резинка тактым. Янәсе башымнан тартып алсалар, бүрегем резинкага эләгеп калачак. Резинканы йонлач якам каплый.
Резинка тегеп утырып соңга кала язганмын, йөгердем тукталышка. Җил арттан этә, буран күзне дә ачырмый. Йөгерә торгач арттан кеше килгән кебек тоелды, борылып карасам, бер яшь кенә ир кеше тиз-тиз генә артымнан атлап килә. Башка килгән беренче уй: «Әһә, бүрек талаучы, бу буранда төнлә юньле кеше йөрмәс». Бүрегемне бер кулым белән тоттым да, адымымны тагын да тизләттем. Чаба торгач, кар каплаган бозлы шугалакка аркам белән килеп төштем. Теге кеше миңа абынып, минем янга ук әйбәт кенә «кунаклады». Мин егылган килеш бүрекне капшыйм – алып йөгермәсен янәсе. Башта бүрек юк. Урам бик караңгы кулларым белән капшап бүрекне таптым да, кия-кия торып чаптым. Автобуска тиз генә йөгереп мендем дә кычкырам йөртүчесенә: «Абый, зинһар ябыгыз ишекне, ул кеше мине куа, таларга җыена!» – дим. Ишек тиз генә ябылды, ә автобуска кереп өлгермәгән теге кеше миңа нидер кычкырып, йодрык болгап калды.
Барам автобуста, кешеләр миңа карап-карап алалар, кайберләре елмаеп та куя. Мин гафу үтендем, дөбер-шатыр бәреп кергәндә кайсыларынадыр бәрелгәнмендер, өстем дә гел кар гына.
Шулай итеп «бүрек талаучы»дан котылып, заводның чишенү бүлмәсенә йөгереп кердем. Кызлар барысы да миңа карап тордылар да көлешә башладылар. Мин: «Сезгә авыз ерырга гына булсын, беренче киюдә үк чак кына бүрексез калмадым», – дим боларга. Алар мине аркамнан этеп көзге янына бастырдылар: «Син үзең түгелме соң бүрек талаучы?!» Көзгегә күзем төшсә… Башымда кап-кара бик матур ирләр бүреге, ә аркамда резинкада үземнең кеш бүрегем эленеп тора.
Мин бит таеп егылгач, кар өстеннән теге ирнең бүреген алып йөгергәнмен икән. Шундый салкында аны урам уртасында яланбаш калдырганмын.
Менә шулай итеп оятка да, көлкегә дә калган чак бар иде.
Ә ул абый, мескенем, шушы ук заводта, ләкин икенче цехта эшләүче, минем кебек үк 3нче сменга дежур автобуска утыручы кеше булган.
Берничә айдан соң гына белдем мин бу турыда. Гафу үтенеп бүреген кайтардым.
Эх, бар иде уч тутырып акча алып «шәһәрский» итеп киенеп йөргән чаклар. Ә хәзер… кара эшченең хезмәт хакы ашарына да җитми. Ул заманда идән юучы 70 сум алса, начальнигы 120 сум алды. Ә хәзер… начальник белән җыештыручының хезмәт хакы аермасы – җир белән күк арасы.
Ярый, монысы инде башка тема.
Газетагызны яңа гына ала башладым. Конкурсның кайчан төгәлләнәсен белмәсәм дә, ятып калганчы атып кал дигәндәй, җибәреп карыйм дидем.
Эшегездә уңышлар телим.
Г. ХӘСӘНОВА.
Киров өлкәсе.
Комментарии