- 14.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №24 (15 июнь)
- Рубрика: Архив
25 ел элек 1991нче елның 12нче июнендә Татарстанның беренче президенты сайланды. Һәм беренче 5 еллык мандатка Минтимер Шәймиев ия булды. Аннан соң ул республика белән 18 ел җитәкчелек итте.
Әлегә Минтимер Шәймиевның сәяси эшчәнлегенә йомгак ясарга, тарихи роленә бәя бирергә иртәрәк, чөнки ул әле дә сафта, Дәүләт киңәшчесе вазифасында сәяси эшчәнлек алып бара. Бүгенге республика һәм федерация тормышында катлаулы чор җитү нәтиҗәсендә вәзгыять беренче президенттан киләчәктә дә аерым роль уйнауны таләп итәргә мөмкин.
Шулай да Минтимер Шәймиевның чирек гасырга якын президентлык эшенә нәтиҗәләр ясап карарга мөмкин, ләкин ул барып чыгармы… Чөнки 2017нче елда президентлык вакыты чыккач, әнә Барак Обамага бәя бирә алырбыз. Шулай ук хәзерге вазифасы вакыты үткәч, Рөстәм Миннехановка да бәя биреп булыр. Ә беренче президентлык мөддәтенең үзенчәлеге бөтенләй башка. Ул тарих яңа дәүләтчелекнеке дә (Татарстанныкы гына түгел). Мондый очракларда тарихи бәя идарә иткән вакытта, эшчәнлек алып барган чорда бирелә алмый. Чөнки бу эшчәнлеккә тарихи бәя вакыт үткәч, дәүләтчелек үсеше нәтиҗәләре буенча гына бирелә ала. Бу йорт төзелеше белән бер. Беренче берничә рәт кирпеч катламы сыйфатын төзелеш барганда ук ачыклап була, әмма фундаментның ныклыгы бары тик күпмедер вакыт узгач кына беленә.
Мисал өчен СӘЯСИ ТОРМЫШ турындагы мәсьәлә. Әгәр без бар җәмгыять мәнфәгатен кайгыртуны, халыкка мул яшәү шартларын булдыруны, аларның хокукларын тәэмин итүне һәм дәүләтнең эволюцион үсеш перспективаларын максат итеп куйган дәүләт идарәсе нигезен тәшкил иткән нәтиҗәле демократиягә тетрәнүләрсез барып җитсәк, Минтимер Шәймиев тарафыннан корылган «көчле власть» тупланган система ничек күренер? Әйтик, «үзәкләштерү» сәясәте алга сөрелгәндә, һәм өлешчә демократияле Русиядә республиканы һәм аның мәнфәгатьләрен саклап калырга нәрсә ярдәм итте? Киләчәкнең нәтиҗәле демократиясе өчен дәүләт базасы сакландымы?
Әгәр безнең сәяси режим латино-американ моделендәгечә талау, коррупциягә, баюга корылган кланлы клептократиягә әверелсә, М.Шәймиевка бәя капма-каршы булачак. Чөнки демократик булмаган режимнар мәңгегә нәтиҗәлелек саклап кала алмый; аларны авторитар, технократ, дип төрлечә атарга, төрле төсләргә буярга мөмкин. Ләкин аларның эш механизмы берүк: билгеле бер вакыттан соң аның үзгәрешләргә дучар булуы. Ул уңаймы, тискәреме, монысы бүгенге вәзгыятьтән тора.
ДӘҮЛӘТЧЕЛЕК МӘСЬӘЛӘСЕ
Әгәр хәзерге тарихи чорда, Мәскәү белән үз позициябезне якларлык ныклык тотып, Татарстан белән килештерми үзгәртеп булмый торган килешүләр нигезендә сөйләшү моделенә килә алабыз икән, бу икенче вәзгыять. Мондый очракта беренче президентның идарә чоры, дәүләтчелекнең ныклы нигезе нык булу һәм катлаулы чор аша минималь мөмкинлекләр белән дәүләтчелегебезне ныгыту буенча күчеш транзит чоры дип, уңай бәяләнәчәк. Әгәр булган мөмкинлекләр катлауланып, теге яки бу дәрәҗәдә Татарстан дәүләтчелеген сүтүгә китерсә, бәя дә капма-каршы куелыр. Йомшак нигез салынган, мөмкинлекләр файдаланылмаган, диячәкләр. Һәм артка чигенешне туктату өчен ниләр эшләнмәгәнен киләчәктән карап әйтерләр.
МӨЛКӘТКӘ ИЯ БУЛУ
Ул өстәге сорау кебек үк мөһим мәсьәлә. Һәр сәяси процесс нигезендә җәмгыять байлыгын бүлешү ята. Шәхси милеккә кагылгысызлык институтыннан башка теләсә нинди дәүләтнең икътисади үсешен тәэмин итеп булмый.
Әгәр без шәхси милек кагылгысызлыгына барып җитә алсак, Минтимер Шәймиевка бәя уңай булачак. Ни өчен? Чөнки республика байлыгын аз санлы махсус кешеләр төркеме арасында бушлай бүлешү булмады. Әгәр кемдер килешмәсә, Русиягә күз салсын. Анда эре дәүләт активлары ул чагындагы Русия Президентына якын булган бик аз санлы кешеләр кулына тиеннәр бәрабәренә эләкте. Әле ул тиеннәр дә Русия бюджетыннан алынды. Ягъни эре дәүләт активларын ачыктан-ачык бушлай бүлештеләр. Бу операция залоглы аукционнар кебек булды. Мондый тарихлы илдә кагылгысыз шәхси милек институтын ничек булдырырга мөмкин? Без белмибез. Бу сорау тарихның киеренке мизгелләрендә бер генә тапкыр күтәрелмәячәк. Һәм ул җитди нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин. Татарстанда исә мондый башбаштаклык булмады. Һәрхәлдә андый масштабларда.
Минтимер Шәймиевның эшчәнлегенә нигә бүген үк уңай бәя биреп булмый? Әнә мал бүлешү мисалын исәпкә алгач та булмыймы?.. Чөнки эш киң масштаблы мал бүлешү булмауда түгел, аның булмавы нигезендә кагылгысыз милек хокукы институтына килү. Без аңа барачакбыз, әгәр милеккә ия булу шул кешеләргә генә аерым статуслы хокуклар, канун алдында өстенлекләр бирмәсә, кемдәдер булган байлык башка кешегә үз хезмәте, сәләте аша аңа хуҗа булырга комачауламаса. Әгәр иҗтимагый-сәяси һәм салым структурасы хәзерге заманга ярашлы материаль катламнарга аерылырга булышса. Ягъни социаль гаделлек тулы куәтенә эшләргә тиеш. Димәк, байлар баюын, ярлылар хәерчеләнүен дәвам итмәсә, шартлар тигез булса. Искәртергә кирәк – ерак киләчәк перспективада шәхси милеккә кагылгысызлык, җәмгыять күзлегеннән караганда, гадел милеккә хокукның синонимы булырга тиеш.
Һәм соңында милеккә кагылгысызлык хокукына элемтәләре булган эре эшмәкәрләр генә түгел, алардан соңгы катлам да ия булса гына мондый гаделлек барып чыгачак. Монда башлыча сүз урта һәм кече эшмәкәрлек турында бара. Ә бүген эре эшмәкәрләрнең элемтәләре мөмкинлекләре алдан йөри.
Менә шушы шартлар үтәлгәндә, теге яки бу милеккә кем хуҗа булуын беркем дә исенә алып карамаячак. Чөнки бар сораулар да өстә ята: эре һәм башка эшмәкәрлек ничек һәм күпме салым түли, дәүләт тендерлары ничек гадел һәм конкурентлык таләпләренә җавап бирә, антимонополия кануны ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшли… болар барысы да ачык һәм һәркем белеп тора. Шәхси милеккә кагылгысызлык хокукының ниндидер кәгазьгә язылуы мөһим түгел. Аның үтәлүе кирәк. Колумбиядә дә ул язып куелган. Анда бүген эшмәкәр шәхси милеккә ия, иртәгә аны конкурентлары яисә дәүләт үзе тартып алырга мөмкин. Русия империясендә дә кәгазьгә язылган иде ул һәм бар халыктан тартып алдылар. Гражданнар алдында гадел ачыклык, килешү булганда гына бу ният барып чыга һәм нәтиҗә бирә. Мондый принцип җәмгыятьләргә үсәргә, чәчәк атарга мөмкинлек бирә. Әгәр без шул дәрәҗәгә ирешә алсак, халык аңлаячак: мондый үсешкә беренче президент чорында нигез салынды.
Якын киләчәктә латиноамерика-африка халәтенә төшсәк, халык хәерчелектән интеккән мохитта байлыгын мирас итеп буыннан буынга күчерүче миллиардерлар белән яшәрбез. 1990нчы еллардагы дәүләт милкен бүлешүне беркем дә хәтерләмәячәк, ә менә шул вакытта барлыкка килгән унлап миллиардер хәтердә калачак.
Шулай итеп, республикада беренче президент идарә иткәндә милләт-ара тынычлык һәм толерантлык саклану кебек сораудан башка мәсьәләләрне бәяләү бик четерекле һәм бик тиз үзгәрүчән. Ул үзгәрешләрне еш кына якын үткәндәге карарлар белән бәйләү дә кыен булырга мөмкин. Монда хәтта беренче президентның да якын киләчәктә яңа дәүләтчелек өчен җавап тота алмавы ихтимал. Өстә әйтелгән принципларны саклау, җәмгыятебезнең тулаем булмышы тулысынча бүгенге көнгә, җитәкчеләрдән алып гади гражданнарга бәйле.
Әнә Ататөрекне аның үз вакытындагы эшчәнлеге өчен түгел, ул салган нигезләр – бүгенге Төркия, күп гасырлар булмаган байлыкка ирешү, белемгә ия булу, дөньяда көчле позицияле һәм киләчәккә зур перспективалы илгә нигез салганы өчен яраталар. Джордж Вашингтонны америкалылар милли каһарман дип саный. Чөнки ул идарә иткәндә америка халкы мантыды, ә ил кодрәтле, ирекле һәм бай булып җитеште.
Минтимер Шәймиев президентлык иткән чорда Татарстанның ерак киләчәк дәүләтчелек үсеше өчен ныклы фундамент салынганмы? Бу сорау үткән тарихныкы түгел, киләчәкнеке. Моны гаделселек дип санарга мөмкин. Ләкин бу бар яңа дәүләтләр лидерларының язмышы. Тарихи бәя мондый кешеләргә шәхси эшләре буенча гына бирелми.
Тулырак язма aurupatatarstan.org сәхифәсендә

Комментарии